СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

“Әдәбият дәресләрендә тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе”

Нажмите, чтобы узнать подробности

Әдәбият дәресләрендә куллану өчен  

Просмотр содержимого документа
«“Әдәбият дәресләрендә тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе”»





Әдәбият дәресләрендә тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе

(мастер-класс)

















Эшне башкарды:

Вилданова Ф.И.

Югары Кәминкә төп гомуми белем

мәктәбенең туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы

Дәресләрдә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану бүгенге көндә аеруча да актуаль. Минемчә, укучы яңалыклар алдында югалып калмаска, мөстәкыйль фикер йөртә, дөрес юл сайлый белергә тиеш. 

Белем бирү системасында тәнкыйди фикерләү төшенчәсе стандарт булмаган фикерләүне, укытуның иң югары дәрәҗәдә камилләшүен ассызыклый. Тәнкыйди фикерләү –  үз позициясеңне яклый  һәм  җиткерә алу, әңгәмәдәшеңне тыңлый белү, аргументларга нигезләнеп, логик фикер йөртә белү сәләте.

Тәнкыйди фикерләүне үстерү  технологиясенең төп максаты: укучыны мөстәкыйль рәвештә белемнәрне үзләштерергә һәм тормышта иҗади кулланырга өйрәтү тора.

Бурычлары:

 1) укучы һәм укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек булдыру;

2) укучыны актив эшчәнлеккә тарту;

3) белем алуга уңай омтылыш (мотивация) булдыру.  

Тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе “киртәләрсез” аралашуга корылган. Әлеге укыту технологиясе укучыларны шәхес итеп үстерүгә, аларны коллектив эчендә тәрбияләүгә басым ясый. Ягъни дәрестә кем белә, шул кул күтәрә түгел, ә һәр бала, үз чираты белән, сорауга җавап бирергә тиеш була. Җаваплар дөрес булмаса да, укытучы тарафыннан кире кагылмый. Укучы биредә тыңлаучы гына түгел, ә актив катнашучы булып утыра. Укучы өчен 3-4 кешелек кечкенә төркемнәрдә үз фикерен курыкмыйча җиткерергә уңайлырак. Үз фикерен белдерергә курыккан укучылар башта парлы эшләрдә, соңрак кечкенә төркемнәрдә аннан соң сыйныф алдында сөйләргә өйрәнә.


1.“Ачкыч сүзләр алымы” (терәк сүзләр). 

“Ачкыч сүзләр” алымы да аралашуга нигезләнгән.Бу алымны парларда,төркемнәрдә,индивидуаль эшләр өчен тәкъдим итеп була.

Укытучы тактага тексттан алып 4-5 ачкыч сүз яза. Укучыларга шушы сүзләрне кулланып, хикәянең үз версиясен язарга кушыла. Соңыннан чыганак текст һәм үз хикәяләрен чагыштыралар. Бу алым фантазияне, күзаллауны бик нык үстерә. Укучыларда игътибар тәрбияли.

Әйдәгез,бергәләп эәләп карыйк әле. Сезгә терәк сүзләр бирелгән. Шушы сүзләр ярдәмендә текст төзеп карагыз әле.

Каз,уңган,оча,йөзә,ахмак.

Хәзер шушы терәк сүзләрне кулланып хикәя төзеп карагыз.



Эш беткәч,үрнәк текст белән чагыштырабыз.


2.”Кластер” алымы.

Нәрсә соң ул кластер? 

«Кластер» сүзе бәйләм, тәлгәш дигәнне аңлата. Бу алымның асылы – булган белемнәрне системага салу. 

Кластер дәрес материалын график калыпка салуны күздә тота. 

Төп мәгънәне белдергән сүз уртага языла, аңардан төрле якка киткән уклар бу сүзне ачыклаучы башка сүз, сүзтезмәләр белән бәйли. Шулай итеп, бер сүзне, төшенчәне ачыклаучы бик күп мәгълүмат җыела. 

Әйдәгез, укылган әкиятебез буенча кластер төзеп карыйк (Каз сүзе уртага языла,аны ачыклаучы сүзләрне уклар ярдәмендә күрсәтәбез)

Димәк, “Булыр-булмас эшне алдан ук шаулап йөрергә кирәкмәс” дигән татар халык мәкале бу очракта урынлы.

Темаларны үткәндә дәрескә кластер алымын кертеп җибәрү укучыларның кызыксыну, фикерләү сәләтләрен тагын да үстерә. Бу алымнарны дәреснең төрле этабында кулланырга була.

3. “Диаманта” алымы.

Әдәбият дәресләрендә әсәрләргә анализ ясаганда бу алым бик кулай. Зур булмаган иҗади эш дәреснең һәр минутын рациональ кулланырга мөмкинчелек бирә.

Аның ярдәмендә ике төшенчә арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләргә мөмкин. Диаманта– җиде юлдан торган  шигырь, беренче һәм соңгы юллары капма-каршы мәгънәне аңлата.

Диамантаны язу тәртибе:

1.Шигырьнең беренче герое- бер исем;

2.Беренче геройны сурәтләү- ике сыйфат;

3. Беренче геройның эше-өч фигыль (сыйфат фигыль,хәл фигыль);

4. Шигырьнең ике героен берләштерүче, мөнәсәбәтләрен ачыклаучы фраза;

5.Икенче геройның адымы- өч фигыль (сыйфат фигыль,хәл фигыль;

6.Икенче геройны сурәтләү -ике сыйфат.

7. Шигырьнең икенче герое – бер исем( беренче геройның капма- каршысы)


Әйдәгез әле, яратып укый торган Фатих Әмирханның “Нәҗип”әсәреннән ике капма-каршы образларны табып,”Диаманта” алымы нигезендә шигырь иҗат итеп карыйк.

Нәҗип(әсәр башындагы)

Көнчел,мактанчык

Ясый, боза, мактана

Кояшның матурлыгы төсе белән,кешенең матурлыгы эше белән.

Эшли,шатлана,үкенә

Тырыш,акыллы

Нәҗип(әсәр ахырындагы)


Мондый иҗади эш башкару – җиңел, күңелле, файдалы. Сөйләм теле камилләшә, авыр төшенчәләр үзләштерелә.

Йомгаклап әйткәндә,критик фикер йөртү технологиясе шәхеснең ирекле үсеше өчен шартлар тудырып кына калмый, баланы мөстәкыйль фикерләргә өйрәтә;укучы дәрестә өйрәнелә торган материалның асылына төшенеп, тулысынча анализлый, нәтиҗәләр чыгара;бу акыл эшчәнлегенең гадидән катлаулыга таба үсешен тәэмин итәргә ярдәм итә.