СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Ф.Яруллин “Кояштагы тап”

Нажмите, чтобы узнать подробности

6нчы сыйныф рус төркеме өчен дәрес планы. Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әсәрен өйрәнүне йомгаклау, тулы анализ ясау, әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә укучыларның үз карашларын булдыру, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү.

Просмотр содержимого документа
«Ф.Яруллин “Кояштагы тап”»

Тема: Ф.Яруллин “Кояштагы тап”

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Метапредмет – җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү.

Предмет - Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әсәрен өйрәнүне йомгаклау, тулы анализ ясау, әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә укучыларның үз карашларын булдыру, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү.

Шәхескә кагылышлы – әниләргә карата шәфкатьлелек, хөрмәт хисләрен булдыру, яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәтү.

Материал: дәреслек

Җиһазлау. Ф.Яруллин “Сайланма әсәрләр”, компьютер, проектор, дәрескә презентация, карточкалар, фотолар, йолдыз формасындагы төсле (кызыл, сары, зәңгәр) фишкалар, 1 укучы ясаган кояш рәсеме.

Дәрес барышы.

  1. Дәресне оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек?

- Әйбәт. Кәефләрегез әйбәт булсын.

- Сезнең дә кәефләрегез кояшлы көн кебек булсын.

Таңнар саен хәерле көн телим,

Аяз күкләр телим җиремә.

Кояшлы көн телим бар кешегә

Һәм иминлек телим илемә.

Ф.Зиятдинова.

  1. Актуальләштерү. 

Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы. Нәрсә ул яхшылык? Нәрсә ул яманлык?









(укучылар җавабы тыңлана).

Укытучы. -Балалар, ә хәзер үзегез өчен иң- иң кадерле булган 3 сүз уйлагыз әле. Менә шушы карточкаларга шул 3 сүзне матур итеп язып куегыз.

-  Рәхмәт , балалар. Мин күрәм, иң кадерле сүзләр арасында барыбыз өчен дә уртак булган бер сүз бар: ӘНИ сүзе. Ни өчен?

/Көтелгән җаваплар/.

-Чөнки әни иң кадерле кешебез.

-Әни булмаса без дә булмас идек.

-Әни — өйнең матурлыгы, өйнең кояшы.

Әйе, иң беренче торган сүз – әни. Хәзер әни турында яхшы сыйфатларны язып чыгабыз.

(балалар җавабы тыңлана)

Укучылар, нинди матур сыйфатлар язгансыз! Барыгыз да әниләрен бик ярата икән.

Кайсы әсәрдә ана образы, яхшылык һәм яманлык белән очраштык?

-Дәресебезнең темасын билгеләү өчен, игътибар белән экранга карыйбыз. Экранда мәкальләр бирелгән. Мәкальләрдә нәрсә турында сөйләнелә? Аларның эчтәлеген ничек аңлыйсыз?

Өйнең яме ана белән;

Яктылык - кояш янында, яхшылык - ана янында;

Ана җылысы – кояш җылысы;

-Укучылар, бу мәкальләрне нәрсә берләштерә? (Алар барысы да әниләр турында)

- Ә кайсы мәкаль сезгә бигрәк тә ошады, кайсы мәкаль без укыган әсәргә ныграк туры килә?

(Ана җылысы-кояш җылысы)

- Ни өчен ана җылысы кояш җылысы белән чагыштырып бирелә? Әйдәгез шушы сорауга җавап эзлик әле.

Уку мәсьәләсен чишү.

I. : - Укучылар, без үткән дәрестә Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкиятен укып, бүлекләргә бүлгән идек . Бүлекләргә нинди исемнәр бирдек.

1 бүлек. Малайның әнисе авырый.( МАЛАЙ ҺӘМ ӘНИ) Малайның әнисе авырып китә.

2 бүлек. Малай әнисен алдый.(ЯЛГАНЧЫ МАЛАЙ) Малай әнисенә ялган сөйли

3 бүлек. Кояш елмаеп җибәрә.(КОЯШТАГЫ ТАП) Кояш малайны гафу итә.

- Укучылар, әйдәгез әле әсәрнең эчтәлеген искә төшерик.

(Бер укучы әсәрнең эчтәлеген сөйли.)

Сорауларга җавап бирү

- Бу хикәядә төп геройлар кемнәр?

Әни, малай һәм кояш.

Малайның әнисе турындагы юлларны табыгыз әле, балалар.

/Балалар әнисе турындагы юлларны сәнгатьле итеп укып күрсәтәләр. Кояш белән бергә, ягъни бик иртә/.



- Әни кем өчен тырыша соң?

- Көннәрдән беркөнне нинди хәл килеп чыга? Әйдәгез, бу урынны рольләргә бүлеп укыйк әле, балалар.

/Рольләргә бүлеп уку/

-Бу өзектән без малайның нинди сыйфатларын күрдек?

- Ни өчен әнисе суны Көймә тавы артындагы чишмәдән алырга куша? Тексттан шул сорауга җавап табыйк әле.

/ Табалар, укып күрсәтәләр/

- Аның суы тәмле дә, салкын да, шифалы да.

- Малай нинди начарлык эшләде?

- Ул әнисен алдады. Уйнады — уйнады да, үзенең эчәсе килгәч кенә, суны якндагы чишмәдән

алып килеп бирде.

Ни өчен кояш ачуланган?

Шул урынны табып укыгыз.

(Укучылар: Кемдер бу дөньяда ялган эш кылган булырга тиеш, улым. Кояшны шул кеше өчен оялудан йөзе каралып чыккан)

Әсәрдән иң төп җөмләне табабыз. (укучылар җавап бирә)

  • Бер генә яманлык та эзсез калмый.

Бу әсәр белән автор нәрсә әйтергә теләгән? (төркемнәр фикер алыша)

  • Начар эш эшләсәң, барыбер беленә.

  • Алдашу – начар гадәт.

Беркемгә дә начарлык эшләргә ярамый

Сабак алган әлеге малай, киләчәктә нинди кеше булыр дип уйлыйсыз?

Мин сезгә гыйбарә укыйм, аның без укыган әкият белән охшаш ягы бар микән?

Бер малай әнисе белән генә тора. Ул, улы начарлык эшләгән саен, рәшәткәгә бер кадак кага бара. Еллар уза, бала үсеп буйга җитә. Беркөнне ул кадакларга игътибар итә һәм әнисе янына килә. Әни, нигә син шулай күп итеп кадаклар кактың? - ди. Әнисе: “ Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы алар?” – ди. Улы уйга кала һәм гел яхшылыклар гына эшләргә сүз бирә. Шулай эшли дә. Менә ул да олыгая, әнисе дә карчыкка әйләнә. Әнисе янына беркөнне килә дә: “ Әни, кара әле, рәшәткәдә бер кадак та калмады. Мин яхшылык эшләгән саен берсен ала бардым. Начарлыкларыма каршы яхшылык эшләдем”, - ди. Ә әнисе болай ди: “ Улым, әйе син күп яхшылыклар эшләдең һәм, шулай итеп, начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик әнә,  кара әле рәшәткәләргә, никадәр кадак эзләре. Аларның эзләре калган бит”, - ди.

  1. Ныгыту.

Синквейн төзү. (Әни, кояш, малай)

(Синквейн - биш юллы шигырь. Тәртибе түбәндәгечә булырга тиеш:

Беренче юл - бер исем сүз төркемендәге сүз;

Икенче юл - ике сыйфат;

Өченче юл - өч фигыль;

Дүртенче юл - Билгеле бер мәгънәле фраза. бер җөмлә-метафора;

Бишенче юл - бер сүз - беренче сүзнең синонимы, нәтиҗә.)



Әни.

Яхшы, гадел.

Булыша, кайгыра, үстерә.

Әнигә һәрвакыт булышырга кирәк.

Бердәнберем.



Малай.

Ялкау, ялганчы.

Тыңламый, елый, алдалый.

Өлкәннәрне тыңларга кирәк.

Өметле.



Кояш

Якты, җылы.

Яктырта, җылыта, иркәли.

Кояшта кара таплар булмасын.

Яшәеш.

  1. Йомгаклау.

Укучылар, малайга киңәшләр бирегез әле.

IV Рефлексия

- Автор кояшны кем белән чагыштыра? (Әни белән.)

- Ни өчен? (Чөнки кояш та бер генә, әни дә.)

- Кояш булмаса, җирдә нәрсә булыр иде? (Берни дә... Җирдә тереклек булмас иде.)

- Ә әни булмаса? ( Без булмас идек, яшәү булмас иде.)

- Нәтиҗә: димәк, кояш та, әни дә бер генә. Шуңа күрә әниләр  - безнең өчен иң кадерле кешеләр. Әйе, балалар, әти-әниләрнең сүзләрен тыңлыйк, хәтерләрен калдырмыйк. Аларга кояш гомере телик. Укучылар, әти-әниегезнең, укытучыларның, олыларның сүзен тыңлагыз. Киң күңелле, мәрхәмәтле булыгыз.

Ә хәзер парталардагы сары кәгазь битләрен алабыз һәм үзебезнең яраткан әниебезгә теләк язабыз.

(бөтен укучы да яза һәм тактага беркетелгән сары түгәрәк янына чыгып беркетә)

V Үзбәя

“5” ле билгесе- барлык сорауларга төгәл һәм тулы җавап биргән укучы кызыл фишкалар ала.

“4” ле билгесе- берничә сорауга җавап тулы булмаса яки 1-2 сорауга җавап бирмәгән очракта уучы сары фишка ала.

“3” ле билгесе - сорауларга җавап һәм төгәл булмаса яки 3-4 сорауга бөтенләй булмаса укучы зәңгәр төстә фишка ала.

VI Өй эше

1.“Һәрвакыт булсын әни” дигән темага миниатюр сочинение язарга.

2. Әниләр турында мәкальләр язып килергә.