СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Карлсон әниләр бәйрәмендә" икенче кечкенәләр төркеме өчен сценарий.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бәйрәмдә Карлсон катнаша. Балаларга төрле төр күңелле уеннар  уйната. Бәйрәм ахырында балалар әниләре белән берлектә төсле посыпкалар белән кекс бизәп, чәй эчәләр.

Просмотр содержимого документа
«"Карлсон әниләр бәйрәмендә" икенче кечкенәләр төркеме өчен сценарий.»

 

Татарстан Республикасы
Биектау муниципаль районы
Ямаширмә «Йолдыз» балалар
бакчасы муниципаль
бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе













Кечкенәләр катнаш төркемендә

әниләр бәйрәме кичәсе













Тәрбиячеләр: Асылгәрәева А.А.

Яруллина А.Р.

Муз.җитәкчесе: Гильмутдинова А.А.










2018 ел

Сценарий: «Карлсон әниләр бәйрәмендә»

3-5 яшьлек балалар өчен

 

Балалар залга парлашып керәләр. Уртага басалар, “Мамочка, милая” көенә бииләр.

А.б.: Март аенда кар өстендә

Кояш нурлар уйната,

– Яз килә,каршы алыгыз,-

Дигән хәбәр тарата!

Альмир

Тышта яз әле

Яңа башлана:

Тамчылар тып-тып

Түбәдән тама.



Яз килә, яз килә,

Сыерчыклар килә. Айсинә

Гөрләшеп, сайрашып

Җырчы кошлар килә.

Җыр: “Яз килә”.



 Без беләбез, җылы язның

Иң беренче бәйрәме –                 Ш.Әдилә

Әниләр, әби-апалар,

Хатын-кызлар бәйрәме.

 

Кояш көлә, мин елмаям,

8 нче Март бүген.                       

Бүген әниләр бәйрәме Айзат

Шуңа күңелем шат минем!

 

Алып баручы Хәерле кич, хөрмәтле әниләр!  Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык.

Ана назы - жирдэ ул мэнгелек,
Мэнгелек жыр - бишек жырыгыз.
Балаларыгыз узасы юлда маяк булып
Гомер буе балкып торыгыз.

Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет, сәламәтлек телибез.



 А.б.: Без бүген бөтен кызларыбызны, әниләбезне, әбиләребезне чакырдык, берсен дә онытмадык!!

 (Ишектән Карлсон килеп керә).

Карлсон: Ничек инде онытмадык! Ә мин? Минем турыда оныттыгыз!!! Әле дуслар дип аталасыз!

А.б.: Бу чыннан да синме?

Карлсон: Әйе, мин шул, личной персоны. В меру упитанный, очень воспитанный. Исәнмесез, балалар! Минем турында оныткансыз! Мин бит ерак тъгел сезнең балалар бакчасында түбәдә генә яшим. Бүген сезгә кунакка килдем.Тәмле ашарга, чәй эчәргә.

Тәрбияче: Ә без бушка ашатмыйбыз, нинди һөнәрләрең бар? Әйдә күрсәт.

Карлсон: Мин бөтен эшне эшли беләм. Тик оялам бит мин.

Тәрбияче: Оялма син Карлсон. Сиңа хәзер балалар ярдәм итәрләр.



Бию: Карлсон бии, балалар музыка коралларында уйныйлар.

 

Карлсон: Уф, күптән биегәнем булмады минем, но мин бик тырыштым. Ә күчтәнәч кая? Мин бит тырыштым!!

А.б.: Карлсон, сине үзгәртеп булмый. Безнең бүген бик матур бәйрәм. Нинди, беләсеңме? Әйдәле, угадай!

А.б.: Почему, почему? Солнце ярко светит?

Карлсон: Потому что Карлсон – лучше всех на свете.

А.б.: Почему, почему? Птицы распевают?

Карлсон: Потому что Карлсона в гости поджидают.

А.б.: Почему, почему? Дети веселятся?

Карлсон: Потому что Карлсона дети не боятся. Дөресме, балалар? Ә сез мине чакырмадыгыз да!! Сездә бүген бик күп кунак җыелган икән. Исәнмесез, әниләр, әбиләр. Ничек мин онытканмын икән? Бүген бит яз бәйрәме, әниләр бәйрәме. Мин үзгәрермен, бүтән онытмам.

(Әниләр янына бара, кулларыннан тотып исәнләшә. Конфет, пряннек сорап карый.)

Тәрбияче: Ярар, Карлсон. Менә миндә бер банка варенье бар. Ләкин бу банка варенҗены мин җиңүчегәә генә бирәчәкмен.

Карлсон: Ярар, ярар. Мин риза.Нишләргә кирәк?

Уен: “Кем беренче”

( Балалар түгәрәккә басалар, идәндә шалтыравыклар, балалар санына караганда азрак. Музыка куела. Көй туктауга балалар шалтыравыкларны алырга тиеш булалар. Кемгә җитми кала шул бала уеннар чыга)

(Җиңечегә 1 банка варенье бирелә)

Тәрбияче: Әйдәгез әниләргә дә уйнатып алыйк әле шушы уенны.

(Аларга да бүләк бирелә)

А.б.: Әйдәгез әле, балалар, безнең кунакларыбызга шигырләр сөйләп үтик.

 Я поздравить мамочку

С праздником хочу.               Саида

Сделаю для мамы

Всё, что захочу!

 

Бик зур үстем инде мин,

Әнигә булышам.                  Раяз

Үз ботинкамны үзем

Кияргә тырышам.

 

Без сине бик яратабыз,

Бәйрәм белән котлыйбыз.      Әмир

Бүләк итеп үзеңә

Бер матур җыр җырлыйбыз!

 Иделия

Көннәр якты булсын өчен әни кирәк,

Ашлар тәмле булсын өчен әни кирәк,

Дөнья якты булсын өчен әни кирәк!

Лилиана

Сигезенче март бүген

Безнең өйдә зур бәйрәм

Әти чәчәк бүләк итте

Әниемә бер бәйләм.



Ралинә:

Әни пәрәмәч пешерә,

Вак итеп, тәмле итеп

Без табында чәй эчәбез,

Бергәләп тәмле итеп.

Адель

Әни диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга

Таптамагыз, һич ярамый

“Әни” сүзен таптарга.



 Җыр: “Әниләр бәйрәме”.

А.б.: Ә без дә әбиләр турында шигырләр беләбез.

 Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә,                Азамат

Өебезнең нуры ул,

Барыбыздан олы ул!

 

Өйдә аны һәммәбез

Яратабыз, сөябез:                Х.Әдилә

– Син бик кадерле безгә,

Озак яшә, диябез!

 

Карлсон: Ой, молодцы! Булдырдыгыз! Ә хәзер минем күчтәнәчем. Мин бер уен алып килдем сезгә (“Собери цветок” уйныйлар. Дети собирают цветы одного цвета).

Карлсон: Нинди матур чәчәкләр килеп чыкты!! Бик матур! Сезгә ошадымы минем күчтәнәчем? Ә чын чәчәкләр юк безнең….(((((

А.б.: Ничек инде юк. Менә бит алар (балаларга күрсәтә).

Карлсон: Кая?

А.б.: Безнең чәчәкләр – ул безнең балалар. Алар әниләрнең малайлары һәм кызлары.

 

 Раз ладошка, два ладошка биюе 

 

Карлсон: Әйдәгез, мин сезгә бер тәкъдим ясыйм. Уеннар уйнап алабыз

Уен: “Бубен”

(Кечкенә түгәрәктә –балалар, артта – әниләр. Балаларга бубен бирелә. Көй туктагач бубен кемдә кала, шул үз баласы белән берәр төрле көйгә уртада бииләр.)

Карлсон: Әйбәт уйнадык. Миңа бик ошады. Ә сезгә,әниләр?



 

 ___________ бию

 

Карлсон: Әфәрин, кызлар! Ничек күңелле!

 (Балалар әниләренә бүләкләр тапшыралар).

А.б.: Карлсон, кил әйдә, сиңа да бүләк бар. (Варенье бирә). Ә безнең малайлар әниләргә генә түгел, кызларга да бүләк ясадылар!!!


Алып баручы Кадерле әниләр! Сезне тагын бер кат бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, тыныч тормыш телибез! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын сезгә! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!

Изге теләк белән барыгызга

Тәмамлана бәйрәм кичәбез.

Туар көннең кадерен белеп,

Гел шатланып яшәгез!



 

 Мастер класс әниләр һәм балалар белән.

Кекс бизәү һәм чәй эчү.