Максат: Балаларны татар халкының милли бәйрәме Нәүрүз белән таныштыру...
Алып баручы:
Нәүрүз-халык бәйрәме.
Бүген көн тиң төннәргә,
Урын юк һич көнләргә,
Без дә тиң,без дә тигез!
-Мөбәрәк Нәүрүз!-дибез. Ә.Гадел
Исәнмесез,килгән кунаклар,балалар.Бездә бүген Нәүрүз бәйрәме.
Март ае – яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе яңа елның беренче ае булып йөргән. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21 – 22 март – Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелгән. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.Нәүрүз сүзенең мәгънәсе фарсыча яңа көн (ел) дигәнне аңлата.Бу көнне өйдән-өйгә кереп, теләк теләп, сый-бүләк җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗаларына яңа елда саулык-иминлек, кырларга бай уңыш, кешеләр бер-берсенә озын гомер теләгәннәр.
Без дә бүген сезнең белән яз кызын чакырырбыз,уйнарбыз,ярышырбыз.
Сез язны сагындыгызмы?
Балалар:Әйе,тизрәк яз килсен иде.
Алып баручы:Әйдәгез әле “Яз килә”җырын җырлыйк.
Җыр “Яз килә”(балалар җыр җырлаганда,чәчәкләр тотып,Нәүрүзбикә килә)
Нәүрүзбикә:Исәнмесез,балалар,ай-яай бигрәк матур җырлыйсыз.Мин яз кызы Нәүрүзбикә булам.
Исәнмесез,дускайларым минем
Газиз җирем,якты кояшым
Гүзәл чәчәкләрем,бөек кешеләрем
Исәнмесез,исәнмесез.
Балалар. Рәхим ит, Нәүрүз,түрдән уз.
Нәүрүз. Бүген бөтен җир йөзендәге кешеләр мине зурлый,Бәйрәм бүген! Бәй-рәм!
Алып баручы. Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз,язгы Яңа елыбыз!
(Кыңгырау,гармун тавышы ишетелә.)
А.б. Ишетәсезме, кыңгырау һәм гармун тавышлары ишетелә.Тагын кунаклар килә ахрысы.Күрегез әле ,балалар,Кыш бабай түгелме бу,рәхим ит ,Кыш бабай, түрдән уз!
Кыш бабай. Бу нинди җыен монда?
миңа әйтми киткәнсең,
кышны җиңәм дигәнсең,
ха-ха-ха!
Бер өрермен-җил исәр,
Шыткан чәчәкне кисәр,
Ике өрсәм-кар ятар,
елга-күлгә боз катар,
кит,Нәүрүз,кит!
Н-з. Шап итсәм җил тынар,
елмайсам-карың елар.
Үзең кит,Кыш бабай!
К.б. Минем җитез тайларым бар,
Гыйнвар,февраль айларым бар.
Н-з. . Минем дә бит тайларым бар,
Җитез апрель, майларым бар!
А.б. Кыш бабай, юкка ачуланасың,безнең балалар да беләләр бит инде, кыш артыннан яз килә.
К.б. Ә шулай да көч сынашыйк. Болай гына урынымны Нәүрүзбикәгә калдыру юк.
Н-бикә. Бөтен шартларыңны да үтәрмен.
К.б. Менә балалардан сорыйк әле,мәкальләрне синең турыда күп беләләрме , әллә минем турындамы?
Б-р. (мәкальләр әйтәләр)
1.Кыштан баш тартсаң,ач калырсың.
2.Кар күп яуса,иген уңар.
3.Яз языл,кыш кысыл.
4.Язның бер көне ел туйдыра.
5.Сары сулар акмый,кыш булмый.
6.Язгы көн-яшь килен йөзе.
А.б. Кыш бабай,Нәүрүзбикә,менә күрәсеңме,балалар икегезне дә яраталар.
К.б. Рәхмәт,рәхмәт.
Менә хәзер карыйк әле ярышып,
Бераз аркан тартышып.
Н-з. Мин риза.
(ярышалар,Н-бикә җиңә.)
А. б. Кыш бабай ачуланма
Яратсакта үзеңне
Быелга син китеп тор,
Нәүрүзгә бир син көнеңне.
К.б. Минем көчем җитәрлек.
Менә кашык,менә күкәй
Тот кулыңа чибәркәй.
Кайсыбыз алдан килер.?(күкәй чабып йөгерәләр)
А.б:Кем тизрәк бу чаналарда баларны тартып чабыр икән,әйдәгез тикшерик.
А.б. Кыш бабай,карт булсаң да,үзең хәйләкәр инде син,яңа ел бәйрәмендә биегән идең бит,әллә биеп карыйсыңмы? (Кыш бабай биеп китә)
К.б. Уф арыдым,сусадым,
Харап булдым,җиңелдем.
Эредем бит,эредем,
Яз алдында хур булдым.
Нәүрүз кызым,көчле,нык бул.
Бу сабыйлар хакына.
К.б. Ярый, балалар, дөрестәндә Нәүрүзбикәгә урынымны тапшырыр минутларым килеп җитте. Хәзергә хушыгыз, киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз.
Балалар. Сау бул, Кыш бабай!
(Кыш бабай китә)
Н-бикә. Котлап сәлам бирдегез,
Мине көтеп алдыгыз,
Тук булсын малларыгыз.
Мул булсын балларыгыз.
Имин йортта торыгыз.
Кәеф-сафа корыгыз.
Инде мине тыңлагыз.
Моңаеп утырмагыз.
Уйнагыз да,көлегез,
Биегез дә,җырлагыз.
Н-з. Дусларым! Көн белән төн тоташкан,тигезләшкән көнне кешеләргә бәхет теләгез, бер - берегезгә ягымлы булыгыз.Кешеләр белән ике кулыгызны биреп күрешегез. Шул вакытта күрмәс күзләрегез күрә башлар,телсезләрнең теле ачылыр, тәнегезгә сихәт, күңелегезгә игелек нуры иңәр.