СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Әкиятләр иленә сәяхәт"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Проектная работа. Сказки учеников

Просмотр содержимого документа
«"Әкиятләр иленә сәяхәт"»

Эшне башкардылар: 2, 4 сыйныф укучылары.

Җитәкчесе: Галеева Р.Р.

Әкиятләр



Эчтәлек.






Мәче белән аю …………....…………..........3-4 бит

(Әкъмәлов Җиһангир)

Куянкай...............................………..……......4-5 бит

(Билалова Лиана)

Кылый.................................…………….........5-6 бит

(Муллахметов Самат)

Алма.................................................................7-8 бит

(Нурмөхәмәтова Диләрә)

Балык..............................……………...........9-10 бит

(Галиев Данияр)

Чеби..................................……………........11-12 бит

(Фәрхетдинова Адилә)

Ипи...............................................................12-13 бит

(Сәхипкәрәмов Шамиль)











Мәче белән аю.

Борын-борын заманда бер урманда яшәгән ди бер аю һәм мәче. Беркөнне аю имән башына бал куйган икән. Аны мәче сизгән дә, имән башына менгән. Мәче бал ашап торган чакта Аю килгән:

-Нишлисең монда мәче, нишләп минем балым бик аз калды икән?”- дигән.

Мәче әйткән:

-Мин түгел ул, балыңны кабып та карамадым, әнә бер чит аю ашады балыңны- дигән.

-Кая китте ул аю?-дигән аю.

-И туганкаем, чит аю шушы юл белән китте. - дигән мәче.

А ю теге чит аюны эзләп киткән. Озак кына әйләнеп йөргән аю. Ләкин юлында бер генә чит аюда, хәтта аның эзе дә очрамаган. Шуннан сон аю мәченең ялганын анлап, кире имән янына юл тоткан.

Кайтса имән янында мышный-мышный песи йоклап ята икән. Аюның моңа ачуы килгән дә, мәчене уяткан.

-Болай булмый мәче участковый бүрене чакыртырга кирәк. Чөнки мин чит аюны таба алмадым –дигән, аю.

Мәче исә аюның участковый бүрене чакыртуыннан куркып:

- Аю, туганым, гафу ит мине, карным ачты да мин ашадым балны.- дип җавап биргән мәче.

Аю әлбәттә мәчене гафу иткән.

Әле алар хәзердә шул урманда дус булып яшиләр ди. Мәче дә хәзер алдашмый башлаган ди, сорамыйча бал да ашамый икән.

Әкъмәлов Җиһангир 2 нче сыйныф укучысы.



Куянкай.

Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди бер куян. Аның исеме булган ди Озынколак. Озынколак бик кечкенә булган. Ул бөтен әйбердән курыккан. Урманда һәрбер тавыштан, һәрбер шытырдаудан курка торган булган.

Шулай бервакыт агач шаулавыннан куркып, алмагач астына кереп качкан. Анда бер алма ята икән. Куянның бик нык ашыйсы килгән булган. Ул алманы ашаган. Ә ул алма гади алма булмаган, ул алма

тылсымлы булган. Озын колак тиз генә үсеп киткән, һәм шундый көчлегә әйләнгән. Ул бер әйбердән дә курыкмас булган.

К ечкенә вакытта аны бүре дә, төлке дә куа алган, алар аны бик нык куркыта торган булганнар. Инде зур үсеп көчлегә әйләнгәч, ул үзе кебек кечкенәләргә булыша башлый. Аларны җанварлардан саклый, азык табырга булыша, җил - давылдан ышыклый икән. Куяннан хәтта бүреләр курка башлаган. Алар кечкенәләргә тими, кыерсытмый башлаганнар. Шуның белән әкият тә тамам.


Билалова Лиана 2 нче сыйныф укучысы


Кылый.

Борын-борын заманда яшәгән ди, бер куян малае. Аның исеме Кылый булган. Ул бик куркак икән, хәтта өеннән дә чыгарга курыккан. Менә аның

әнисенең туган көне килеп җиткән. Кылыйның әнисенә чәчәкләр бүләк итәсе килгән. Бар көчен җыеп ул өеннән чыккан, тирә-якның матурлыгына с окланган, кошлар тавышын ишетеп хәйран калган, чәчәкле аланда сикереп-сикереп уйнаган. Аның өенә тиз генә кайтасы да килмәгән. Шулвакытта үзенең әнисенә бүләккә чәчәкләр җыярга кирәк икәнлеге исенә төшкән. Болын төрле-төрле матур чәчәкләр белән тулган б улганлыктан, Кылый иң матурларын гына сайлап, әнисенә бик матур чәчәк бәйләме ясаган. Сөенеченнән җырлый-җырлый кайтып бара икән. Көтмәгәндә аның каршысына кайдандыр усал бүре килеп чыккан. Куян малае бик курыккан һәм бар көченә урманга таба чаба башлаган. Ә бүре куян малаен күреп тә кала алмаган. Кылый бар көченә чапкан да чапкан. Урман

эче бик куе агачлык . Уйламаганда куянның колагы бер агач башына эләгә. Ул бүре тотып алды бугай дип хаман тартылган да тартылган. Шулай тырыша торгач кинәт ычкынып киткән , һәм мыш-мыш килеп өенә кайтып кергән. Көзгедән караса , үз күзләренә үзе ышанмаган аның колаклары озынаеп калган.

Ул үзенең исән калуына бик куанган, ә колаклары өчен бер дә борчылмаган. Матур чәчәчкләре белән әнисен туган көне белән котлаган. Үзе эзләп җыйган бүләк бирүенә әнисе бик куанган. Шул көннән башлап бу куян малае көн саен аланлыкка чыгып уйнаган, колаклары озын булгач ул бик сизгер булып калган , ди.


Муллахметов Самат 2 нче сыйныф укучысы


А лма.

Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди бер алма агачы. Алмагач ел саен май аенда ап-ак шау чәчәккә күмелгән. Шул чәчәкләрдән матур-матур алмалар ү скән. Бер елны бу алмагачының бер генә алмасы булган. Бу алма әле мактанчык та булган. Кырыннан узган җәнлекләргә бик көлеп караган. “Күрәсезме, мин бердәнбер алма!”-диеп мактанып кала торган булган. Алмагач моңа бик нык кайгырган. Ә беркөнне шушы алма агачыннан өзелеп керпе ө стенә төшеп киткән . Керпе сизмәгән дә һәм алмага озак итеп карап торган. Алманың куркуыннан хәтта аяклары үсеп чыккан.

А лма йөгереп киткән. Аның артыннан болан да, әтәч тә, эт тә чапкан, куян да сикереп тотарга тырышкан. Ләкин алманы куып тота алмаганнар. Ә алма исә тәгәрәгәндә, тәгәрәгән. Шуннан сон Алма арып ял итергә туктаган. Ул шулхәтле арыган, артыннан килгән төлкене күрми дә калган. Ә төлке алманы кабып та йоткан. Шулай итеп мактанчык алма да юкка чыккан.



Нурмөхәмәтова Диләрә 4 нче сыйныф укучысы


Балык.

Б орын-борын заманда яшәгән ди бер бабай белән әби. Алар бик тә хәерче булганнар, көне-көне белән ашамыйча да ятып йоклый торган булганнар. Шуңа күрә бабай көн саен балык тотарга йөргән. Ләкин балык кына бабайның кармагына эләгергә ашыкмаган. Балыкчы бабай моңа бик нык кайгырган. Җәйге, кояшлы матур көнне бабай тагын кармакларын алып елга буена киткән. Кармагына карап утыра торгач, ул йоклап та киткән. Төшендә ул үзенең күп балык тотуын күреп, сөенеп уянган. Уянып китсә инде кич җиткән икән. Бабай бик нык кайгырып, тагын балыксыз чиләген күтәреп өенә юл тоткан. Кайткач әлбәттә әбисе аны бик нык ачуланган. Бабай да инде кабат балыкка йөрмим диеп уйлап, ятып йоклаган. Ләкин төшендә күргән балыклар бабайга һич тә тынгылык бирмәгәннәр. Икенче көнне бабай әбисе торганчы диеп тизрәк елга буена ашыккан. Бабай кармагын елгага төшергән дә карап утыра башлаган, озак та үтмәгән бабайның кармагына балыклар тиз-тиз эләгә

башлаганнар. Чиләге тулгач, бабай өенә кайткан. Бер чиләк балык күреп, әби дә сөенгән. Әби белән бабай балыкны пешереп тә киптереп тә ашаганнар. Калган базарга илтеп сатып , ипи алганнар. Хәзер инде әби дә бабайны балык тотарга йөргәне өчен ачуланмый икән.


Галиев Данияр 4 нче сыйныф укучысы.



Чеби.

Б орын-борын заманда яшәгән ди бер тавык. Ул тавык бик тырышбулган. Хуҗалары да аны бик нык яраткан.

Менә шул тавык бер көнне бик матур ап-ак йомырка салган. Тавык шул йомырка өстенә менеп утырганда, йомыркадан кечкенә чеби чыгуын көтә башлаган.

Менә беркөнне йомырканы ватып кечкенә томшыклы сап-сары йомгак килеп чыккан. Тавык исә үзенең нәни, кечкенә сары йомгагын бик нык яраткан. Тәмлерәк ярмаларны һәрвакыт чебешенә бирә торган булган.

Шулай ишегалдында ярма чүпләп йөргәндә чеби әнисен башка тавык белән бутаган да, икенче тавыкка ияреп йөри башлаган. Әни тавык чебешенең үзен бутавына кайгырып елый да башлаган. Шуннан соң чеби килеп, тавыктан сораган:

-Әнием, син нишләп елыйсын? –диеп.

- Ничек еламыйм инде. Син бит мине ташлап, башка тавыкка ияреп йөрисең.-дигән, тавык

-Юк, ла инде әнием. Мин сине кабат беркайчан да ташламам, гафу ит мине! –дигән чеби.

Кабат чеби әнисе яныннан ерак китмәгән,


Фәрхетдинова Адилә 4 нче сыйныф укучысы.



Ипи.

Б орын-борын заманда яшәгән ди, булган ди бер әби, бабай һәм аларның оныклары.

Ә би һәр көн саен ипи пешерә торган булган. Беркөнне әбинең пешергән ипие качкан. Әби шуңа күрә тагын ипи пешергән. Ләкин бу ипи дә качкан. Әби ипиләрне өйдән дә, урамнан да, чоланнан да, ишегалдыннан да, келәттән дә эзләгән. Тик таба алмаган. Шуннан соң әби арып, өенә кереп ятакка ятып торырга булган. Бүлмәгә керсә оныгы белән бабай теге ипиләрне тәмләп ашап утрыганнарын күргән. Әби оныгы белән бабайны бераз ачуланып та алган. Ләкин ипиләренең югалмаганын белгәч, әби тынычланган. Аннары сон чәй куеп, бабасы һәм оныгы белән тәмләп чәй эчкәннәр.

Шул көннән башлап әбинең ипиләре югалмый торган булган.


Сәхипкәрәмов Шамиль 4 нче сыйныф укучысы.