СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Әкиятләр Юләр угез саткан .

Нажмите, чтобы узнать подробности

                                         Әкиятләр                

                      Юләр угез саткан .

Юләрне базарга  угез сатарга җибәргәннәр ди.Ул угезне мөгезеннән тотып алып киткән. Урманга илтеп ,бер агач төбенә бәйләп куйган да әйткән:

_ Төп ,төп,угеземне сатып ал әле! Купме бирерсең икән ә? Бер утыз сум бир дә , кул сугышыйк !

-Акчам юк ,- дип җавап биргән төп .

-Ә кайчан булыр ?

- Бер – ике көннән килерсең .

Просмотр содержимого документа
«Әкиятләр Юләр угез саткан .»

Әкиятләр

Юләр угез саткан .

Юләрне базарга угез сатарга җибәргәннәр ди.Ул угезне мөгезеннән тотып алып киткән. Урманга илтеп ,бер агач төбенә бәйләп куйган да әйткән:

_ Төп ,төп,угеземне сатып ал әле! Купме бирерсең икән ә? Бер утыз сум бир дә , кул сугышыйк !

-Акчам юк ,- дип җавап биргән төп .

-Ә кайчан булыр ?

- Бер – ике көннән килерсең .

Юләр тынычлап өенә кайттып кайтып киткән . Кайткан абыйлары аңардан сорыйлар:

-Юләр , угезне кая куйдың син, ә?

- Саттым ,- дип җавап биргән юләр .Акчасына соңрак килергә куштылар .

Абыйлары юләрне өйдән куып чыгарганнар .Ул упкәләп урманга ук китеп барган . Теге төп янына килгән .Килсә , угезнең башы гына аунап ята икән .Юләрнең бик ачуы чыккан:

-Йә түлә хәзер ук угез хакын . Үгезне ашагансың ә акчасын түләргә теләмисең! –дигән .Төп дәшмәгән. Юләр бер күсәк алып ,ул алдакчы төпне дөмбәсли башлаган.Дөмбәсли-дөмбәсли чәрдәкләп бетергән

төпне ,калганын тамыры белән кубарып ыргыткан . Ә агач төбе астында бер казан алтын акча яткан булган икән . Юләр казанны күтәреп алган да :

-Кара син аны нинди хәйләкәр! Үгезнең бер казан алтынын бүлешергә теләмәгән булып кыланган булды . Һәм өенә кайтып киткән .

Юләр өенә кайтып кергән ,абыйлары беренче эш итеп:

-Акча алып кайттыңмы?-дип сораганнар .

-Алып кайттым ,- дигән юләр .Абыйларына бер казан алтын акчаны күрсәткән .ә абыйлары куркуларыннан улеп китә язганнар .Юләр эшнең ничек булганын сөйләп бирү белән абыйлары күрсәк тотып урманга йөгергергәннәр ди.Урмандагы төпләрне бәргәли-бәргәли акча эзли башлаганнар .Әле хәзердә алар урманда агач төпләре бәргәләп йөриләр ди.

Әкият

Чегән белән авыл агае акча чәчкән .

Чегән авыл агаена килгән дә болай дигән:

-Баерга телисеңме,агай?

-Ә кем теләми инде аны ?- дигән агай .-Тик мин ничек баерга икәнен генә белмим .

-Ә мин сине өйрәтермен,- дигән чегән .- басуга барырбыз да, үзебез алып барган алтын тәңкәләрне җиргә төртербез .Икенче көнне, күрерсең менә уңышын да җыеп алырга булыр .Агай бик куынган моңа .Яшереп алтын тәңкәләренен берничәсен алып ,чегән белән басуга киткән .Шунда алтын акчаларны җиргә күмеп куйганнар.Икенче көнгә барып карасалар ,акчалары чынлап та икеләтә артканнар , имеш !

-Менә әкәмәт !-дип сөенгән агай .-Рәхмәт сина, чегән сабагың өчен.Без синең белән байыйбыз болай булгач!

-Байлыкмыни бу, агай ?-дигән чегән .-Көннәр әйбәт торганда әйдә , күбрәк чәчеп калыйк!Агай икенче мәртәбәсендә бар булган алтыннын алып килеп,җиргә күмеп бетергән .Иртәгәсен килеп карасалар ,алтын акчалар тагын икеләтә арткан имеш .Агай куанычыннан нишләргә белми.

-Әй,чегән ,тиздән алпавыт булам мин болай булгач ! Кара эле, күпме алтын акча усеп чыккан монда!

-Юкны сөйләп торма эле.агай! Алпавыт булыр өчен йөз мәртәбә күбрәк акча кирәк . Юк, болай барып чыкмый әле бу эш .Бар ,өеңә кайтып ,бар булган байлыгыңны алып кил .Менә шунда байлыгың җитәрлек булыр.

Бу булган бөтен алтын- көмешен утыртып бетергән .Икенче көнне иртән агай басуга килеп җирне казып караган ,ник бер тиен акча чыксын .Агай чегәнгә :

-Бәла бит,чегән ,акчаларым юкка чыккан !-дигән .

- Ә нигә аңа гаҗәпләнәсең?- дигән чегән .-Кичәге көннән бирле туфракка бер тамчыда яңгыр төшмәде.Шулай булгач , безнең орлыклар да улеп беткәннәр инде...

Агай башын иеп ,авылга кайтып киткән,чегән исә есә тулы алтын- көмеш белән үз таборларына юнәлгән.