СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Конспект урока по окружающему миру "Хайваннар нинди була"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Конспект урока по окружающему миру "Хайваннар нинди була"»

Тема: Хайваннар нинди була.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне ачу дәресе.

Максат: хайваннар турында белемнәрне гомумиләштерү; хайваннарны төркемнәргә бүләргә өйрәтү (кошлар, балык, хайваннар, бөҗәкләр); хайваннар төзелешенең аларның яшәү рәвешенә бәйлелеген күрсәтү.

Бурычлар:

1. Хайваннар төзелешенең аларның яшәү рәвешенә бәйләнешен карау;

2. Хайваннар тормышындагы кызыклы фактлар белән таныштыру.

3. Хайваннарга һәм табигатькә сак караш тәрбияләү

.Шәхескә кагылышлы УУГуку эшчәнлеге hәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру.

Регулятив УУГукытучы белән бергә уку максаты кую; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; кагыйдәләрне истә тотып гамәлләр кылу.

Танып белү УУГ: логик фикерләүне үстерү гамәлләре башкару (анализ, синтез); тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру;

Коммуникатив УУГүз фикерләрен төгәл, ачык , аңлаешлы итеп әйтергә өйрәтү.

Җиhазлау: "Нинди хайваннар була" презентациясе, компьютер, телевизор-экран, 2 класс өчен «Әйләнә-тирә дөнья» дәреслеге, эш дәфтәрләре, индивидуаль карточкалар, хайваннар турында китаплар күргәзмәсе.

Дәрес барышы

I. Оештыру моменты.

- Исәнмесез укучылар!

- Исәнмесез.

- Сезгә хәерле имин көннәр телим.

- Ә хәзер бер- берегезгә карап, матур итеп елмаегыз.Кәефләрегез тагын да күтәрелеп китәр, көнегез уңышлы узар.Буген бездә кунаклар.Әйдәгез алар белән дә исәнләшик.

-Укучылар,алар да сезгә үзләренең елмаюларын  бүләк итәләр.Мин сезнең дәрестә актив булуыгызны сорыйм,чөнки дәрес ахырында үз эшегезгә бәя бирәчәксез.(.


II. Актуальләштерү

- Әйдәгез сорау-җавап уены уйнап алабыз. Мин сезгә сору бирәм, ә сез нинди үсемлек икәнен белеп,аны нинди төркемгә кергәнен билгелисез.

  1. Кәүсәсе ак, кара таплары да бар (каен, агач).

  2. Бу үсемлек юл буйларында үсә, яраларны төзәтергә булыша. (бака яфрагы, үсемлек)

  3. Җәй дә кыш та бер төстә, Яңа ел бәйрәме аннан башка үтми. (нарат, чыршы, агач).

  4. Бу җиләк урманда да бакчада да үсәргә мөмкин, салкын тигәндә беренче ярдәмче (кура җиләге , куак) .

  5. Ялгыш кына тисәгез дә,

Елатабыз, чагабыз.

Безгә үпкәли күрмәгез,

Шул — саклану чарабыз ди бу үсемлек. (кычыткан, үсемлек).

  1. Ике сеңел яшел җәйдә,

Көзгә берсе кызара,

Икенчесе карала. (кызыл һәм кара карлыган, куак).

  • Сез молодецлар! Дөрес җавап бирдегез.

III. Яңа тема өстендә эш.

Тактада анаграммалар язылган. Ыкбал, бәлкүәк, чыкпыч, кетөл.

  • Монда нинди сүзләр яшерелгән? (балык, күбәләк, чыпчык, төлке)

  • Санап киткәннәрне нинди бер сүз белән атап була. (хайваннар)

  • Димәк бүгенге дәресебездә, без нәрсә турында сөйләшәчәкбез. (хайваннар турында)

  • Дәресебезнең темасы ничек булыр.(Нинди хайваннар була)

  • Хайваннарны нинди төркемнәргә бүлеп булын, бу төркемнәрнең билгеләрен ничек аерырга һәм чагыштырырга икәнен белербез, хайваннар турында язылган хикәяләрдән яңа мәгълүмат табарга өйрәнербез.

!. Төркемнәрдә эш.

Дүрт конвертка хайван рәсемнәре салынган

  • 1 конвертта - алабуга,чуртан, елан җәен;

  • 2 конвертта – арыслан, төлке, бака, бүре;

  • 3 конвертта – карлыгач, тукран, крокодил, песнәк.

  • 4 конвертта – кырмыска, күбәләк, ташбака, коңгыз

Рәсемнәрне игътибар белән карагыз, артык хайванны талып куегыз. Нинди төркемнәр килеп чыкты.

алабуга,чуртан, җәен- балыклар

арыслан, төлке,  бүре – җәнлекләр

карлыгач, тукран,  песнә – кошлар

кырмыска, күбәләк,  коңгыз – бөҗәкләр.

  • Бу хайваннарны бер-берсеннән аерып торган билгеләрне санап китәрбез.

Тактага карыйбыз. Презентация. Слайд №1

  • Слайдта нәрсәләрне күрәсез? (Кошлар)

  • Кошларга гына хас билгеләр?(Алар оча беләләр).

  • Бөтен кошлар да оча беләме соң? Слайд №2

  • Ә бу слайдта нәрсә?(страус, пингвин)

  • Димәк, кошларның тәннәре каурый белән капланган.

Слайд №3

- Слайдта нәрсәләрне күрәсез? (Бөҗәкләр)

- Бөҗәкләргә генә хас билгеләр. (Очалар)

- Бөтен бөҗәкләрдә оча аламы. Слайд №4

- Болары нинди бөҗәкләр?

- Кырмыска, йөзүче коңгыз- оча белмиләр

- Димәк бөҗәкләр алты аяклы хайваннар.

Слайд №5

Киләсе слайдка күз салыйк әле.

- Слайдта нәрсәләрне күрәсез? (Җәнлекләр)

  • Җәнлекләргә генә хас билгеләр (тәннәре йон белән капланган)

Бөтен җәнлекләрнең дә тәне йон белән капланганмы икән?

  • Ә бу нәрсә?

Дельфин – ул балык түгел, ә нәкъ безнең ише үпкә белән сулый торган имезүче җәнлек. Ул су өстенә күтәрелә, махсус клапанын ачып, үпкәсендәге һаваны тышка чыгара, тагын һава сулый һәм шул запас белән су астына төшеп китә. Анда ул нибары 5-10 минут тора ала һәм, тагын өскә күтәрелеп, барысын кабатларга тиеш була.

  • Димәк, җәнлекләр – тәннәре йон белән капланган һәм балаларын сөт белән туендыручы, имезүче хайваннар.

Слайд №6

  • Тактага күз салабыз. Нәрсә күрәсез? (Балыклар)

  • Балыкларга гына хас булган билгеләр

  • Тәннәре тәңкә белән капланган.

  • Шулай ук балыклар саңаклары ярдәмендә сулыйлар.

Нәтиҗә ясыйбыз: Тактада таблицаны тутурабыз

Бөҗәкләр – алты аяклы хайваннар. Балыклар – тәннәре тәңкәләр белән капланган,саңаклары ядәмендә сулаучы су хайваннары. Кошлар – тәннәре каурый белән капланган хайваннар. Җәнлекләр - тәннәре йон белән капланган һәм балаларын сөт белән туендыручы хайваннар.


Бөҗәкләр

Балыклар

Кошлар

Җәнлекләр


6 аяк

Тәннәре тәңкә белән капланган

Тәннәре каурый белән капланган

Тәннәре йон белән капланган


Физ-ка



  • Укучылыр, без бүген тагы ике яңа төркем белән танышырбыз. Җир-су хайваннары һәм сөйрәлүчеләр.

  • Ике төркемгә бүленәбез. Һәр төркемгә текст бирәм. Сез шул текстны укып, аста язган сорауларга җавап язасыз була.

Җир-су хайваннары.

Болар бакалар, гөберле бакалар. Ни өчен җир-су хайваннары шундый исем алдылар соң? Чөнки алар җирдә дә суда да яши алалар - Бу искиткеч җан ияләре! Кечкенә чагында күпчелек җир-су хайваннары суда яшиләр һәм саңаклары ярдәмендә сулыйлар. Шулай ук ярты ел дәвамында, ашамыйча, эчмичә, уянмыйча йоклый алалар. Үскәч, хайван үпкәләре ярдәмендә сулый башлый һәм җиргә күченә.Алар тире аша да сулый алалар. Җир-су хайваннары бик оста йөзәләр, чумалар, уылдыкларын суга чәчәләр. Шулай ук алар үзләрен коры җирдә дә ышанычлы тоталар.Чебен-черки, личинкалар белән тукланалар. Тән тиреләре юка һәм дымлы.Аларның тиреләрен гел юешләтеп торырга кирәк. Әгәр дә бакаларны коры җирдә озак тотсаң, алар үләргә дә мөмкин.


Текстка карата сораулар:

        1. Алар ________ дә, ________ да яши алганга җир-су хайваннары дип аталалар.

        2. ___________ , _____________, _____________________ белән тукланалар.

        3. Тән тиреләре ____________ һәм __________________.






Сөйрәлүчеләр.

  • Икенче төркемгә – еланнар,кәлтәләр,ташбакалар, крокодиллар керә. Бу төркемне сөйрәлүчеләр төркеме диләр.Чөнки алар аяклары булганнары, булмаганнары да сөйрәләләр, шуышалар. Ә тәннәре коры кабык  яки  панцирь  белән капланган.  

Сөйрәлүчеләр җирдә, җир астында, суда яши ала. Сөйрәлүчеләр кош кебек йомырка салалар, ләкин балаларын чыгармыйлар һәм имезмиләр. Безнең илебездә кәлтәләрнең берничә төре яши. Ә безнең үзебездә яшел кәлтәне очратып була. Ул сазлыклы урыннарда яши. Шулай ук тузбаш еланны,  сирәк кенә кара еланны очратырга була.

Текстка карата сораулар

              1. _____________ хәрәкәт итәләр.

              2. Сөйрәлүчеләр ______________, ________________, _______________да яши алалр.

              3. Тәннәре _______________________________яки ________________ белән капланган.

Һәр төркемнән берәр кеше үтәгән эшләрен укып күрсәтә.

  • Әйдәгез таблицаны тутырып бетерик


Бөҗәкләр

Балыклар

Кошлар

Җәнлекләр

Җир-су хайваннары

Сөйрәлүчеләр

6 аяк

Тәннәре тәңкә белән капланган

Тәннәре каурый белән капланган

Тәннәре йон белән капланган

Тиреләре юка һәм дымлы

Тәннәре коры кабык  яки  панцирь  белән капланган.  


IV. Ныгыту:


  • Булдырдыгыз! Хәзерге биремне эшләү өчен урыннарга утырабыз Һәрберегезнең каршысына карточка куелган.Игьтибар белән карагыз.

1. Нинди хайван язылган шуны гына буйыйсыз(Рабочая тетрадь, 42 бит.)

а) кошларны гына буярга; в) бөҗәкләрне генә буярга;

б) җәнлекләрне генә буярга; г) балыкларны гына буярга.

2. Надя исемле кыз сезгә хайваннар турында бирем әзерләгән. Шуңа охшаган биремне сез үсемлекләр турында үткәндә эшләгән идегез.

Үзләре табып буйыйлар.

  • Укучылар, әйтегез әле, кешеләр хайваннар турында кайгыртырга тиешме?

  • Әйе, хәзерге вакытта күп кенә хайванар Кызыл китапка кертелгән. Чөнки аларның кайбер төрләре бик аз санда гына калган. Хәтта бөтенләй юкка чыкканнары да бар.

  • Хәзер мин сезгә Бөтендөнья табигать фонды эмблемасын бүләк итәм.

Эмблемада ни өчен панда сүрәтләнгән соң?

Бөтендөнья табигать фонды (WWF — World Wide Fund for Nature) эмблемасындагы панданың прототибы - Чи-Чи исемле панда. Аны 1961 елда Лондон зоопаркына алып килгән булалар. Панданың сайлануы очраклы түгел: аклы-каралы хайван төшкән рәсемне чыгарту төсле сурәтне чыгартуга караганда арзанрак бит.

WWFка нигез салучыларның берсе Питер Скотт бу турыда: “Без матур да, юкка чыгу куркынычы да янаган, шул ук вакытта, кешеләрнең күңелен дә эретә алырдай җан иясе эзләдек. Аклы-каралы вариантта чыгартканда кыйбат булмавы да безнең өчен мөһим иде”, - дигән.

V. Рефлексия.

- Без бүген тагы нинди яңа төркем белән таныштык?

- Бу төркемнәрдәге хайваннарның нинди үзенчәлекләр бар?

- Таблицага хайваннарның ничә төркеме кертелгән? Бу төркемнәрне атагыз.

- Бу төркемнәрнең вәкилләрен атагыз.

- Балалар, сезгә дәрес ошадымы?

- Дәрес башында куйган максатыбызга ирештекме

Тәрәзәгә карасак тышта инде көз һәм талгын җил парталарыгызга көзге яфраклар сибеп киткән.

  • Әгәр сезнең кәефегез яхшы, бүгенге дәрес материалын аңлагансыз икән сары яфракларны күтәрегез.

  • Сезгә бераз күңелсез, дәреснең бераз аңлашылмаган өлешләре дә булган икән көрән төстәге яфракны күтәрегез.

  • Сезгә бөтенләй күңелсез, дәрестә бернәрсә дә аңламагансыз икән кызыл төстәге яфракны күтәрегез.

VI.Өй эше бирү.

  • Ә хәзер игьтибар белән өй эшен тыңлагыз.

  1. Дәреслекнең 62-63 битендә төрле төркем хайваннары турында мәгълүмат бирелгән . Шул хикәяләрнең берсен сөйләргә була. Динәгә кошлар турында, Илүзә бөҗәкләр турында, Ислам – балыклар, Закирга җәнлекләр турында сөйләргә була. Ә Солтанга бу хикәяләрне укырга була.