Муса Җәлил – каһарман-шагыйрь.
(Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә.
Максат: 1. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән тирәнтен
танышу.
2. Шагыйрьнең һәр чор иҗатына хас булган үзенчәлекләрне ачу.
3. Укучыларга патриотик, гражданлык тәрбиясе бирү.
Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. Сәхнә түрендә Муса Җәлилнең портреты, аның шигырьләренә ясалган иллюстрацияләр. Китапларыннан күргәзмә оештырылган. Кичә Муса Җәлилнең тормышына һәм иҗатына багышланган презентация белән үрелеп бара.
Кичә барышы.
1 алып баручы (көй фонында). Бүгенге кичәбез татар халкының бөек улы, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә багышлана.
2 алып баручы. Муса Җәлил дигәндә – татар халкын, ә татар халкы дигәндә, Муса Җәлилне күз алдына китерәләр. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул - чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.
Фоат Галимуллин, әдәбият галиме
1 алып баручы. Кичәбезнең беренче өлеше – “Батырлык кайдан башлана?” дип атала.
Әйтче, Муса,
Мондый батырлыкны
Кай җиреңдә саклап йөреттең?
Кемнән алдың шундый горурлыкны,
Нинди ялкыннарда чыныктың?
Сәйфи Кудаш
2 алып баручы. Муса Җәлилнең туган җире – Оренбург шәһәреннән 120 чакрым ераклыктагы Нит елгасы буенда урнашкан Мостафа авылы. Аның әтисе Мостафа абый балаларын укытырга, белемле итәргә тырыша. Шуңадыр, Муса инде алты яшендә үк авыл мәдрәсәсендә укый башлый.
( Башлангыч сыйныф укучылары башкаруында “Сәгать» җыры яңгырый.)
1 алып баручы. Мусаның беренче укытучысы Габдулла Усманов истәлекләреннән:
“... Гарәп хәрефләренең күпчелеген Муса мәктәпкә килгәндә үк белә иде инде. ... Хәтере дисәң, ис китмәле. Авызыңнан чыккан һәр сүзеңне йотып бара. ... Аның классташлары әле яңа гына әлифне ятлап азапланалар, ә Муса инде шактый шома итеп укый һәм яза... Бер ай да узмады, үз ишләрен нык узып китте. Шуннан аны икенче класска күчерергә туры килде....”
2 алып баручы. Гаилә шәһәргә күчеп килгәч, сабак алуны “Хөсәения” мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Бу елларда ул аеруча әдәби әсәрләрне яратып укый. Тукай, Дәрдемәнд, С.Рәмиев иҗатлары белән якыннан таныша, алар тәэсирендә үзе дә шигырьләр яза башлый. Беренче шигырен Муса тугыз яшендә яза.
1 алып баручы. Мусаның әнисе Рәхимә апа искиткеч сабыр холыклы, шигъри җанлы кеше булган. Ул үзе дә шигырьләр язган, җырлар чыгарган.
(Өлкән сыйныф укучылары Туфан Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” пьесасыннан өзек сәхнәләштереләр. И. Шакиров башкаруында “Әниемә хат” җыры яңгырый.)
2 алып баручы. “1919 ел. Оренбург. “Кызыл йолдыз" газетасы редакциясе. 13 яшьлек Муса үзнең беренче шигырен укый.
Дошманга нәфрәт һәм үч тойгысы белән сугарылган “Бәхет” шигыре “Кечкенә Җәлил” имзасы белән газетада басылып чыга. Еллар үтеп, фашист төрмәсендә тоткынлыкта ятканда да ул шушы сүзләренә тугры кала.
1919-1921 елларда яшь шагыйрь туган авылында һәм Оренбургта яшүсмерләр арасында эшли, бер үк вакытта Оренбург хәрби-сәяси мәктәбендә алты айлык курсларда укый.
1 алып баручы. Шагыйрьнең сеңлесе Зәйнәп Җәлилова сөйләгәннәрдән:
“...Яшьлек елларым искә төшкән саен, мин әле дә Мусаның шундый тынгы белмәс шашкын йөрәкле булуына аптырыйм. Ничек шулай барысына да кулы җиткәндер?! Муса тәкъдиме белән без авылда балалар китапханәсе оештырдык, ... кулъязма журнал чыгара башладык. Журналның редакторы Муса булды.
...Болар өстенә Муса авыл халкы өчен “Алга” исемле стена газетасы да чыгара башлады...”
( “Дулкыннар” җыры яңгырый.)
2 алып баручы. Татарстанның атказанган укытучысы, Муса Җәлилнең туганы Таһир Корбанов истәлекләреннән:
“1919 елның көзендә Муса авылга кайтып төште. Ул, шәһәрдә алты ел торып, бик үзгәргән: чиста итеп шәһәрчә киенә, русча җиңел сөйләшә.
...Бер төркем малайлар белән Муса балалар театры оештырды. Пьесаларны ул үзе яза... Моңа кадәр театрның ни икәнен белмәгән авыл халкы безнең спектакльләрне яратып, көтеп ала иде.
...Озакламый Муса “Балалар түгәрәге” дигән отряд төзеде. Аны башта “Кызыл йолдыз” дип исемләгән идек, аннары “Кызыл чәчәк” дип үзгәрттек...”
1 алып баручы. Соңыннан Оренбург өлкәсендә пионер һәм комсомол хәрәкәтен җәелдереп җибәрүдә “Кызыл чәчәк”оешмасының әһәмияте зур була.
2 алып баручы. 1922 елның көзендә Казанга килеп, «Татарстан» газетасы идарәсенә эшкә урнаша, ә 1923 елдан Татрабфакта укый башлый. Газета-журналларда даими рәвештә шигырьләре, мәкаләләре басыла, 1925 елда исә Казанда «Барабыз» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә.
(7 нче сыйныф укучылары “Күбәүбез” һәм ”Болында” шигырьләрен сөйли.)
1 алып баручы. Халык арасында еш булу, комсомол эшендә чыныгып, зур практик тәҗрибә алу Җәлилгә активлыгын күтәрергә, чорның җанлы күренешләрен гәүдәләндерергә, эзләнүләрендә дөрес юл табарга ярдәм итә. 1929 елда аның “Иптәшкә”, ә 1933 елны “Орденлы миллионнар” исемле җыентыклары чыга. 1934 елда Җәлил шигырьләре рус телендә дә аерым китап булып басыла.
2 алып баручы. М.Җәлилнең бу еллардагы иҗатында яңа кеше өчен көрәш темасы зур урын ала. “Сәрвәр”, “Яследә” кебек әсәрләрендә ул яңа кешене, элеккечә көрәш кырында түгел, ә яңа шартларда – гадәти көнкүрешендә сурәтли.
(7 нче сыйныф укучылары “Яследә” һәм “Сәрвәр” шигырьләрен сөйлиләр.)
1 алып баручы. 1 нче сыйныф укучылары тарафыннан “Татар халык биюе” башкарыла.
2 алып баручы. Егерменче еллар ахырында – утызынчы еллар башында М.Җәлил “Кечкенә иптәшләр”, “Октябрь баласы” журналларында эшләп, үзен талантлы журналист итеп таныта. Аның балалар өчен иҗат ителгән һәм әлеге журналларда басылган шигырьләре, җырлары балалар психологиясен тирән аңлап язылган.
Шагыйрьнең балаларга багышлап язылган шигырьләрен тыңлап китик.
(Башлангыч сыйныф укучылары “Куян”, “Әтәч”, “Маэмай” шигырьләрен сөйли.)
1 алып баручы. 2 нче сыйныф укучылары башкаруында “Карак песи” җыры яңгырый.
2 алып баручы. Шагыйрь иҗатындагы яңалыклар, беренче чиратта, тормыштагы яңа геройларны, яңа күренешләрне сурәтләүдә булды. Хәзер исә ул героеның индивидуаль-психологик үзенчәлекләренә дә игътибар итә. “Җиһан” поэмасында Шәңгәрәй, “Хат ташучы”да Фәйрүзә, Тимербулат образлары шуңа күрә дә җанлы сыйфатлары, кабатланмас үзенчәлекләре белән гәүдәләнәләр.
( “Хат ташучы” поэмасыннан өзек сөйләнелә.)
1 алып баручы. Утызынчы елларда шагыйрьнең лирик герое яңарак сыйфатлары белән күренә башлый: аңарда тормыш тулылыгын тою арта. Шигырьләрендә пейзаж лирикасы урын ала.
(Башангыч сыйныф укучылары “Көз җитте”, “Күке”, “Бишек җыры”, “Язгы яңгыр” шигырьләрен, өлкән сыйныф укучылары “Чишмә”, “Май”, “Имән” шигырьләрен сөйлиләр, “Җиләк җыйганда” җыры яңгырый).
2 алып баручы. 1935 елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында татар опера театрына профессиональ кадрлар әзерләү өчен Татар опера студиясе оештырылгач, М.Җәлилне шунда әдәби бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар. Шагыйрь үзе өчен яңа бу хезмәткә дәртләнеп тотына, студиядә зур оештыру эшләре алып бара. 1938 елда Казанга кайткач та ул яңа ачылган Татар опера һәм балет театрының әдәби бүлек җитәкчесе булып эшләвен дәвам иттерә.
1 алып баручы. Сугышка кадәр үк Муса Җәлил татар халкының күренекле шагыйре, җәмәгать эшлеклесе булып таныла. Шигырь, поэмалар иҗат итә, опералар өчен либретто яза. Аның “Алтынчәч” һәм “Илдар” либреттоларына композитор Нәҗип Җиһанов шул исемдәге опералар иҗат итә. Муса Җәлилнең күп кенә шигыре, композиторлар тарафыннан көйгә салынып, яратып башкарыла торган җырларга әверелә. “Сагыну”, “Җиләк җыйганда” кебек лирик җырлары бүгенгә кадәр яши, халык күңелен җылыта.
2 алып баручы. Кичәбезнең икенче өлеше башлана. Ул “Үлемсезлеккә юл” дип атала.
1941 ел. 22 июнь. Бөек Ватан сугышы башлана.
1 алып баручы. Сугышның беренче көннәрендә үк Муса Җәлил, үзе теләп, яу кырына китә. Батырлыкка, үлемсезлеккә илткән юл әнә шулай башлана...
(8 нче сыйныф укучылары “Дошманга каршы” шигырен сөйли, “Соңгы көрәшкә” җыры яңгырый).
2 алып баручы. Бөек Ватан сугышы Җәлил иҗатында үзе бер зур этап булып аерылып тора. Дөрес, бу чор үзендә әллә ни күп вакытны эченә алмый: 1942 нче елның июненнән 1944 нче елның августына кадәр. Шушы чорда ул зур шагыйрь буларак, үзенең халык, милләт һәм ил язмышы белән бик тыгыз бәйләнештә булуын тагын бер тапкыр раслый. Ватан сугышы халкыбызны да, шагыйрьнең үзен дә зур сынау алдына куйды.
1 алып баручы. Ватан сугышы башланып, озак та үтмәстән, 1941 елның 13 июлендә Муса Җәлилне армия сафларына алалар. Ул хәрби-политик курсларда укып, өлкән политрук дәрәҗәсен ала һәм Волхов фронтындагы “Отвага” газетасының хәрби корреспонденты булып хезмәт итә башлый.
Бу дәвердә язылган шигырьләре республиканың газета һәм журналларында сугышның беренче көннәреннән үк басыла башлый.
(6 нчы сыйныф укучысы “Тупчы анты” шигырен сөйли. “Сагыну” җыры яңгырый.)
2 алып баручы. Шагыйрьнең күп әсәрләре аның шигъри анты булып яңгырый, ә кайберләре сугыш хәлләрен ихлас күңелдән сөйләп язган хатларны хәтерләтә.
Бу кызы Чулпан һәм хатыны Әминәгә багышлап язылган шигырьләрендә аеруча ачык чагыла.
(8 нчы сыйныф укучысы “Хуш акыллым” шигырен сөйли.)
1 алып баручы. 1942 нче ел, март. Кече Вишера. Чулпанга хат.
“Сөекле Чулпаным! Хатың өчен зур рәхмәт. Миңа андый хатларны күбрәк яз. Мин аларны укып бик шатланам... Походтан кайткач, хатны күп итеп язармын, рәсемле әкият тә язармын...
Мин озак тормам инде, тиздән фашистларны тар-мар итәрбез дә кайтырмын.
Хат яз. Кысып үбәм. Әтиең.
( 9 нчы сыйныф укучысы “Чулпанга” шигырен сөйли.)
2 алып баручы. 4 нче сыйныф укучыларын башкаруында “Кызыма” җыры яңгырый.
1 алып баручы. 1942 ел, 20 март. Хәрәкәттәге армия.
Язучы Гази Кашшафка хат.
“...Ниһаять, 26 февральдә мин назначение алдым һәм приказ буенча Төньяк-көнбатыш фронтка (Ленинград янында) батальон комиссары сыйфатында китеп бардым. Турыдан-туры фронтка барам, хәлиткеч, иң җаваплы участокка... Миңа да үз көчемне сынап карарга вакыт җитте. Фашист-еланнарны тукмарбыз!”
Муса Җәлил еш кына фронт сызыгында була. Сугыш туктаган араларда ул шигырьләр яза.
(6 нчы сыйныф укучылары “Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштерә.)
2 алып баручы. Кичәбезнең “Серле йомгак” дигән өченче бүлеге башлана.
1942 елның июненнән Муса Җәлилдән хатлар да, хәбәр дә килми башлый. Ул Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, хезмәттәшләре белән бергә чолганышта калып, М.Җәлил каты яраланган хәлендә фашистлар кулына эләгә. Шул көннән аның тоткынлыктагы газаплы һәм каһарманнарча кыюлык белән узган кыска гомер этабы башлана.
1 алып баручы.
Әкияттәге серле йомгак булып,
Җырым калды сүтелеп юлымда.
Сез табарсыз килеп шушы эздән
Мине соңгы йөрәк җырымда.
Язучы-эзтабарлар, галимнәр тырышлыгы белән бу “серле йомгак”ның байтак кына серләре ачылды инде. Шагыйрьнең әсирлектәге тормышы турында аның туган илгә кайтып җиткән 93 шигыре сөйләде.
2 алып баручы. 1942 ел, 26 июнь. Муса Җәлил, авыр яраланып, гитлерчыларга әсирлеккә эләгә.
(2 нче сыйныф укучылары башкаруында “Тынлык” биюе.)
1 алып баручы. Үлемсезлек юлы озынмы? Фаҗигале Волхов вакыйгасыннан алып, гильотинага кадәр санасаң, 791 көн! Авыр, газаплы, әсирлектә үткәргән 791 көн...
2 алып баручы. Фашист концлагерьларының коточкыч шартлары да шагыйрь рухын сындыра алмый. Ул яшерен оешма аша дошманның үз оясында аңа каршы көрәш алып бара. Татар, башкорт әсирләре өчен концертлар кую сылтавы белән, бик күп концлагерьларда була һәм анда фашистларга каршы яшерен төркемнәр оештыра. Җәлилчеләр “Идел-Урал” легионына көчләп куып кертелгән әсирләрне коралны гитлерчыларның үзләренә каршы барырга өндиләр.
(8 нче сыйныф укучылары “Кичер илем” шигырен сөйли.)
1 алып баручы. Муса Җәлилнең көрәштәше Фәрит Солтанбәков истәлекләреннән: “...апрель аеның ахырында Муса Җәлил Едлинога килде. Шул көнне берәм-берәм чишмә буена җыелдык. Муса Җәлил алдында ант итәбез. Беренче – Кормаш, икенче – Хәсән, өченче – мин... Дүртенче булып Баттал ант итте. Бу Антның мәгънәсе болайрак иде: “Командирның боерыгын берсүзсез үтәргә. Ил өчен, кирәк икән, җанны да корбан итәргә. Дошман кулына эләккән очракта – яшерен оешманың эше турында сөйләмәскә. Нинди авырлыклар булса да – түзәргә! Кем антны боза, шуны Ватанны сатучы, фашистлар ялчысы дип исәпләргә”.
2 алып баручы. “Җәлилне без “Бөркет” дип йөри идек. Абдулла Алишны “Бөркетнең уң канаты”, Гайнан Кормашны “Бөркетнең сул канаты” дип йөрттек. Яшерен оешма әгъзаларын исә “Бөркет балалары” дип атый идек”.
Җәлилчеләрнең яшерен оешмасы эше бушка китми. Көнчыгышка җибәрелгән татар-башкорт легионының беренче батальоны (меңгә якын сугышчы), немец офицерларын һәм сакчыларын кырып бетереп, Белоруссия партизаннары ягына чыга.
1 алып баручы. Журналның дүртенче бите – “Үлеме белән җиңде үлемне”.
1943 елның августында гестапо яшерен оешма әгъзаларының эзенә төшә. 14 августка билгеләнгән восстание булмый кала. Газаплы төрмә тормышы башлана...
2 алып баручы. Моабит төрмәсенең таш капчыгына ташланган, ләкин рухы сынмаган Муса көрәшне туктатмый. Хәзер аның кулында бердәнбер корал – сүз кала, һәм шагыйрь аны ачы нәфрәт белән дошманнарының йөзенә ата.
(9 нчы сыйныф укучысы “Катыйльгә” шигырен сөйли.)
1 алып баручы. 1944 елның 7 февралендә Дрезденда хәрби суд җәлилчеләрне үлем җәзасына хөкем итә. Шушы елның 25 августында Муса Җәлил һәм аның 10 көрәштәше җәзалап үтерелә.
2 алып баручы. Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗаттагы батырлыгына багышлап йөзләрчә мәкаләләр, фәнни хезмәтләр, монографияләр язылган, әдәби әсәрләр-шигырьләр, поэмалар, романнар, драмалар һәм сәнгать әсәрләре иҗат ителгән. Әдәби һәм сәнгать әсәрләреннән, мәсәлән, Шәйхи Маннурның «Муса» , Г.Әпсәләмовның «Агыла болыт» романнарын, Нәкый Исәнбәтнең «Муса Җәлил», Туфан Миңнуллинның «Моңлы бер җыр» драмаларын, Сибгат Хәкимнең «Торыгыз, Мусалар», «Немец дәфтәреннән» исемле шигъри циклларын күрсәтеп үтәргә мөмкин.
1 алып баручы. Күренекле рәссам Харис Якуповның "Хөкем алдыннан" картинасы Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлилнең әсирлектәге тормышын, батыр көрәшен сурәтли. 1966 елда Казан Кремле каршындагы мәйданга каһарман шагыйрьгә һәйкәл куела. 1968 елда Муса Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясе булдырыла, 1970 елда Минзәлә шәһәрендә мемориаль музее ачыла, Казанда музей-квартирасы булдырыла.
2 алып баручы. Җәлил иҗатының иң югары ноктасы – аның үлемсез “Моабит дәфтәрләре”. Алар күптән инде халкыбызның изге рухи хәзинәсенә әверелде.
Һәр елның 15 февралендә - Муса Җәлил туган көнендә – Җөмһүриятебезнең милли музеенда шагыйрьнең үз кулы белән язылган “Моабит дәфтәрләре” тамашачылар игътибарына куела. Аларда - шагыйрьнең изге тойгылары, керсез күз яшьләре.
1 алып баручы. Беренче дәфтәрне Казанга 1946 елның март аенда Нигъмәт Терегулов алып кайта.
Бер елдан соң Бельгиядәге Брюссель шәһәрендә урнашкан Совет илчелеге Казанга Мусаның тагын бер дәфтәрен җибәрә. Аны илчелеккә Бельгиядә яшәүче Андре Тимерманс тапшыра. Ул Җәлил белән Моабит төрмәсе камерасында бергә утырган, аның гозере буенча дәфтәрне алып чыккан.
Ә хәзер сәхнәгә 8 нче сыйныф укучысын чакырабыз. “Җырларым” шигыре.
( 9 нчы сыйныф укучылары “Ана бәйрәме” поэмасынна өзек сәхнәләштерә.)
2 алып баручы.
СССР Верховный Советы Президиумы Указы.
Бөек Ватан сугышында немец-фашист илбасарларга каршы сугышларда тиңдәшсез ныклык һәм батырлык күрсткән өчен, үлүеннән соң, шагыйрь Муса Җәлилгә (Муса Мостафа улы Җәлиловка) Советлар Союзы Герое исеме бирергә.
СССР Верховный Советы Президиумы Председателе К. Ворошилов . СССР Верховный Советы Президиумы Секретаре Н.Пегов.
Мәскәү, Кремль.
8 февраль, 1956 ел.
1 алып баручы.
Үлеме белән җиңде үлемне ул,
Үлемсезлек шушы түгелме?
Җирдә мәңге исән калыр өчен
Халкы йөрәгендә терелде... (Семен Данилов)
1 алып баручы.
Муса Җәлил, Муса Җәлил –
Халкыбыз каһарманы.
Үлемсез аның исеме,
Мәңгелек аның даны. (Рафис Корбанов)
( 6 нчы сыйныф укучылары башкаруында “Муса Җәлил” җыры яңгырый.)
2 алып баручы. Шуның белән герой- шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичәбез ахырына якынлашты.
1 алып баручы. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
1.Әдипләребез: библиографик белешмәлек: 2 томда: 1 том / Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2009. – 751 б.
2.Гайнуллина Ф. Үлемне җиңгән шагыйрь / Ф.Гайнуллина. – «Мәгариф”. – 2006. – 2 февраль. – 14-16 б.
3. Җәлилов М.М. Әсәрләр: 5 т./Муса Җәлил. – Казан:Татар.кит.нәшр., 2006.
1т. Шигырьләр (1921-1941). – 2006. – 431 б.
Җәлилов М.М. Әсәрләр: 5 т./Муса Җәлил. – Казан:Татар.кит.нәшр., 2006.
2т. Шигырьләр (1921-1941), Либреттолар; Шагыйрь архивыннан. – 2006. – 382 б.
Татар әдәбияты тарихы: Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллар әдәбияты
(1941-1960): 6 томда. 5 том. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1989. – 576 б.
8