Кукмара муниципаль районы
Югары Арбаш урта мәктәбе
Фәнни-эзләнү эшенең темасы:
Өркеш җирлеге: географик урыны, тарихы, табигате
Башкарды: Сайфуллина Айзилә, Югары Арбаш урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы
Җитәкче: Зиятдинова Рәсимә Камиловна-
география укытучысы
..
Эшнең актуальлеге – туган ягыбызның географиясен, тарихын өйрәнү, саклау бүгенге көндә мөһим проблемаларның берсе Максат: туган авылым, төбәгем тирәсендә урнашкан авылларның атамалары, исемнәренең килеп чыгышын өйрәнү, тарихи төбәкне өйрәнү, аның тарихи үткәне турында материаллар туплау, күренекле шәхесләрен ачыклау. Шулардан чыгып, мин үземә түбәндәге бурычларны куйдым: - авыллар эчендәге һәм тирә - яктагы тау, чокыр, болын, елга һ.б. географик объектларның атамаларын өйрәнү; - авылларның тарихын, күренекле шәхесләрен ачыклау;
1920 елга кадәр җирлек Казан губернасы Мамадыш өязенә карый. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш, 10.08.1930 елда Тәкәнеш, 01.01.1932 елдан Кукмара, 10.02.1935 елда Тәкәнеш, с 01.02.1963 елда Саба, 12.01.1965 елдан Кукмара районнары составына керә.
Өркеш җирлегендәге туучылар һәм үлүчеләр саны:
ел
туучылар
1990
1991
11
улучелэр
9
12
1992
1993
10
8
13
11
1994
15
1995
12
9
1996
9
8
14
1997
9
1998
8
10
17
1999
11
7
22
ел
2000
туучылар
улучелэр
2001
10
11
2002
10
5
12
2003
2004
12
4
2005
5
21
2006
15
7
12
2007
-
2008
-
6
2009
6
12
9
2
10
ел
туучылар
2010
2011
улучелэр
5
2012
6
10
2013
7
14
5
11
2014
2015
9
7
8
2016
11
2017
5
8
5
9
2018
10
2019
Өркеш җирлегендәге кеше саны:
ел
Кеше саны
1991
737
2005
368
2010
2011
579
583
2012
2013
590
616
2014
2015
626
637
2016
2017
612
624
Бу җирлеккә биш авыл керә – Хасановка, Октябрино, Югары Арбаш, Түбән Арбаш һәм Өркеш авыллары.
Өркеш җирлегенең үзәге- Югары Арбаш авылы, ул Кукмара районының көньягына урнашкан, Кукмарадан ераклык-35 км, Тәкәнештән- 11км, Сабадан - 50 км.
Авылларның климаты
Бу территориягә урта киңлекнең континенталь климаты хас- җылы җәй һәм уртача салкын кыш. Климатка циклоннар һәм антициклоннар йогынты ясый. Кыш һәм көз көчле җилләр белән үзенчәлекле.
Вегетация чорына туры килүче, авыл хуҗалыгы культураларына куркыныч тудыручы язгы кыраулар июнь башларына кадәр дәвам итә, ә көзге кыраулар август ахырыннан башлана.
Явым –төшемнәр янгыр һәм кар булып ява, иң күп яңгыр октябрь аена, иң күп кар февраль аена туры килә.
Беренче карлар 25 октябрьда төшә, кыш иртә килгән елда сентябрь ахырында булырга мөмкин. Ноябрь уртасында даими кар катлавы урнаша.
Түбән Арбаш авылы турында…
Кыйблага карап ага,солтан тавы чишмәсе
Шул чишмәнең суын эчә, юлаучының һәммәсе.
Инешенең сул ягыннан. тезелеп киткән тау сырты
Бик күп ятимнәр үстерде, Ильяс байның таш йорты.
Тау битендә үсә аның, кара чыршы ак чыршы.
Үзенә күрә бар бит аның, гармунчысы, җырчысы.
Тәкәнеш тавы ягыннан. кызарып чыга кояш.
Табигатьнең матур җире- ул була Түбән Арбаш
Җиләкле һәм чикләвекле, ул калкулык”Сөлби”лә
Авылны сагынып кайткан халык,бар да шунда сибелә.
Кукмара районына керүче Түбән Арбаш авылы 16 нчы гасырның ахырында барлыкка килгән Баш Арбаш дигән елга ярында урнашкан авылның килеп чыгышында мондый риваять йөри: башта бу авыл буласы җиргә 3 ар килеп урнашкан һәм алардан арырак татарлар килгән. Иң элек арлар килеп урнашкач, янәсе арлар баш була, шуңа авылга Арбаш дип исем биргәннәр. Арбаш исемле авыл икәү булган, берсе Түбән Арбаш, икенчесе Югары Арбаш. Халык телендә Түбән Арбаш авылы Ак Арбаш дип тә йөртелгән, чөнки безнең авыл бик матур җиргә урнашкан, урманнар, таулар, болыннар янәшәсендә утырган һәм авыл да, кешеләре дә бик чиста булган. Бу авылда кешеләр әллә ни кәсепчелек итмәгәннәр, күпчелек кырчылык белән шогыльләнгәннәр.
20 гасыр башында авылда мәчет, су тегермәне, 2 кибет булган.
Яшәүчеләр саны: 1782 ел - 54 ир-ат, 1859 ел – 240 кеше, 1897 ел - 451, 1908 ел - 556, 1920 ел - 515, 1926 ел - 514, 1949 ел - 493, 1958 ел - 307, 1970 ел - 348, 1979 ел - 287, 1989 ел – 145, 2017 ел - 51 кеше.
2002 елгы перепись вакытында авылда 137 кеше яши. Бөтенесе дә татарлар. Ул вакытта авылда урта мәктәп, клуб, библиотека, фельдшерлык пункты, кибет бар. Бүгенге көндә клуб һәм библиотека гына калды.
Ильяс бай йорты.
Авылда хәллерәк, арурак тормышлы Ильяс бай яшәгән, аның бабасы Яхья исемле булган. Бу Яхья бабай хаҗга барырга чыккан һәм Завод Нырты дигән авылга җиткәч,аның артыннан туганнары куып җитеп өең яна дип хәбәр итәләр, әмма бу бабай кире борылмаган, янса-янар кайткач таштан салырмын дигән. Ләкин Яхья бабай кире әйләнеп кайта алмаган, шул хаҗ юлында үлеп калган. Ә өйне аның оныгы Ильяс -18 нче гасыр ахырында 1885 елларда кирпечтән сала.Аның кирпечен авылдан ерак түгел Солтан тавы җирендә известен, балчыгын шушыннан алып авыл картлары суга.
“ Каравыл тавы асты” Авылыбыздан ерак түгел тау битендә “Каравыл тавы асты” дигән җир бар, анда чикләвек куаклыклары күп, җир җиләкләре, гөмбә күп була. Бу атама шулай килеп чыга Түбән Чәбия авылы барлыкка килгәч бу җир ике авыл арасында кала,Чәбияләр үзләренә алмакчы була, безнең авыл халкы төннәрен саклап, каравылда торып бу җирне Чәбия халкына бирмәгәннәр.
Өркеш Бу авылның тарихы Явыз Иван патша чорларыннан ук килә.Әйе,Иван Грозный вакытында Өркеш авылының килеп чыгу тарихыннан бер легенда. Рус патшасы Явыз Иван Казан ханлыгын басып ала. Шул чорда бер төркем кешеләр Иван Грозныйдан куркып, хззер Өркеш урнашкан якларга юл алалар.Урманнарны кисеп,басу-кырлар ясыйлар.Шуннан бу якларда тормыш башлана.Патшадан куркып, күчеп килгәнчә,бу авылны Өркеш дип атаганнар. Анлагансыздыр инде”Өр+Кеш,моннан Өреккән кеше дигән сүзләр килеп чыга.Өркешнең каян килеп чыкканлыгы турында легендалар бик күп.
Югары Арбаш авылындагы җирле атамалар Тарих битләренә күз салсак, табигатьнең иң гүзәл почмагы- урманнар, андагыкуз явын алырдайямь-яшел күлмәге, умырзая.хуш исле ландышлары, ромшкалары, аланнардагы кызарып пшкән җиләкләре кешене үзенә җәлеп иткән.Беренче йорталар калкып чыккан, анда удмуртлар-арлар урнашкан була.Ләкин күп еллардан ар зиратлары гына сакланып кала.әкренләп бирегә безнең әби-бабайларыбыз төпләнә һәм яши башлый.
ЙОМГАКЛАУ Авыллар, авыллар… Аларда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгысы - шатлыгы, куанычлары һәм сагышы. Аларның берләре бик борынгы, икенчеләре шактый соң барлыкка килгән. Һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлыклы кешеләре бар. Шуның өстенә авыллар милләтебезгә, халкыбызга җиң сызганып хезмәт итүче шәхесләр бирә торган изге урыннар. Авыллар гөрләтеп яшәсә, милләт, халык яшәр, үсәр һәм көчәер. Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: без үз Туган төбәгебез тарихын ныграк өйрәнәбез икән, аның киләчәге турында да тирәнрәк уйланырбыз дигән нигез бар. Үткәнебез турында мәгълүматлар табарга, тарихи фактларны ачарга һәркемнең кулыннан килә. Мәктәпләрдә Туган якны өйрәнү эшен тагын да киң җәелдерсәк, әлегә исән булган өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашсак, аларның истәлекләрен һәм сөйләгәннәрен язып алсак, Туган ягыбыз безгә үзенең кабатланмас тарихы һәм матур үзенчәлекләре белән тагын да тирәнрәк ачылыр иде. Аны белү, тарихи истәлекләрне бергә туплау, саклау безгә тормышта үз урыныбызны табарга, Ватаныбызга файдалы булып үсәргә ярдәм итәр. Һәрбер яңа буынның язмышы үткән заман белән аерылгысыз бәйләнештә тора. Бүгенге материаль һәм рухи культурабызның, барлык казанышларыбыз һәм җиңүләребезнең чыганагы әнә шуннан килә.