Дәреснең темасы: Вертолет (пластик материалдан кул эшләнмәсе).
Дәреснең максаты: пластик шешә кулланып кул эшләнмәсе- вертолет эшләү. Пластик шешәне кайда һәм ничек файдаланырга мөмкин икәнлеге белән укучыларны таныштыру. Укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Мәсьәләләр (Задачи):
-укучыларны яңа мәгълүматны тыңлый белергә, үзара сөйләшүдә катнашырга, табигатьнең чисталын сакларга, ташландык материалдан кул эшләнмәләренең серле дөньясын барлыкка китерә белергә өйрәтү, вертолет турында мәгълүмат белән таныштыру.
-укучыларның матурлыкка соклану хисен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү; кайчы һәм степлер белән эшләү осталыгын ныгыту.
-укучыларда хезмәтне ярату, табигатькә игьтибарлылык тәрбияләү.
Җайланма һәм материаллар:
этаплап эшләү схемасы (технологик карта), күрсәтү өчен әзер вертолет, пластик шешә, кайчы, степлер, шарик (пинг понг), коктель таякчыклары, энә (английская булавка).
Дәрес планы:
Оештыру өлеше.
Тема һәм максатны аңлату.
Эшләнәсе кул эшләнмәсен күрсәтү һәм аңлату.
Инструктаж.
Укучыларның мөстәкыйль эше.
Дәрескә нәтиҗә ясау.
Оештыру өлеше.
Дәрескә әзерлекне, кирәкле инструментлар һәм материалларны тикшерү.
-Исәнмесез балалар! Таныш булыйк, мин Василова Эльмира Саматовна.
Безнең хәзер “Поделки из бросовых материалов” түгәрәгенең дәресе. Әйдәгез бер- беребезгә карап елмаешыйк та дәресне башлап җибәрик.
Яңа тема һәм максатны аңлату.
Тема: Вертолет (пластик материалдан кул эшләнмәсе).
Максат: пластик шешә кулланып кул эшләнмәсе- вертолет ясау. Пластик шешәне кайда һәм ничек файдаланырга мөмкин икәнлеге белән танышу. Пластик шешәләр белән табигатьне пычратудан ничек сакланып булуы турында сөйләшү. Вертолет турында мәгълүмат белән танышу.
Яңа материалны аңлату. (Үзара сөйләшү)
-Сез тәмле су, лимонад эчәргә яратасызмы?
-Лимонад нинди савытта саклана?
- Тәмле суы беткән шешәләрне сез кая куясыз?
-Пластик шешәне теләсә кая ташлап калдырсак ярыймы?
-Балалар, табигатьне пычратырга ярыймы?
-Пластик шешәләрне ничек һәм кайда файдаланып була икән?
-Без сезнең белән бүген пластик шешәне файдаланып, тиздән булачак бәйрәм
23 нче февральгә бүләккә вертолет ясыйбыз.
Эшләнәсе кул эшләнмәсен күрсәтү һәм аңлату.
Без сезнең белән шундый матур вертолет ясарбыз бүген.
-Сезнең вертолет күргәнегез бармы?
-Вертолет кайда йөри?
-Вертолет ни өчен кирәк?
-Иң беренче вертолет нинди булган икән?
Инструктаж.
Эшкә керешкәнче, сезнең белән куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп үтик.
Степлер белән сак эш итәргә.
Энәне теләсә кая куймаска, билгеле җиргә генә кадап куярга.
Эшләгән вакытта иптәшеңгә комачаулый торган кискен хәрәкәтләр ясамаска.
Эш өстәлендә һәрвакыт чисталык сакларга.
Эш вакытында травма алсагыз, укытучыга хәбәр итәргә.
Укучыларның мөстәкыйль эше. (технологик карталар таратыла)
Без белән шешәнең капкачына таякчык сыя торган кадәр тишек тишәбез.
Шешәнең өске өлешен кисеп алабыз. Кискән яктагы тишеккә пинг понг шары тыгыз керергә тиеш.
Шешәнең икенче өлешеннән пластик ярымтүгәрәк кисеп алабыз.
Таякчыкларны кирәкле озынлыкта кисәбез һәм бер тигез таякчыкны читкә алып куябыз.
Бөгелә торган 2 таякчыктан һәм пластик ярымтүгәрәктән, степлер белән тоташтырып, вертолетның табанын ясыйбыз.
2 тигез таякчыктан, энә белән тоташтырып, вертолетның канатын ясыйбыз.
Бөгелә торган таякчыкны капкачтагы тишеккә тыгып, вертолетның койрыгын ясыйбыз.
Вертолетның табанын вертолетка степлер ярдәмендә тоташтырабыз.
Вертолетның алгы өлешенә пинг понг шарын тыгабыз. Бу вертолетның кабинасы була.
10. Вертолетның исемен ябыштырабыз, кәгазъгә теләкләр язабыз һәм аны вертолет эченә урнаштырабыз.

Дәрескә нәтиҗә ясау.
-Бүгенге дәрестә минем максатым пластик материалларны чүплеккә ташлап табигатьне пычратмыйча, пластик шешәне файдаланып матур кул эшләнмәсе эшләргә мөмкин икәнен сез укучыларга аңлату, сезне табигатьне сакларга чакыру иде.
-Балалар, бхгенге дәрес сезгә ошадымы?
-Сез дәрестә үзегезгә нинди файдалы мәгълүмат алдыгыз?
-Молодцы! Сезнең һәр берегез матур кул эшләнмәсе ясады.
-Әйдәгез, сезнең кул эшләнмәләреннән күргәзмә ясыйбыз.
-Әгәр сезнең бүген эшләгән эшләрегез сувенирлар кибетенә куелса, сез кайсы вертолетны сайлап алыр идегез һәм ни өчен? Сез аны кая куяр идегез?
-Балалар, барыгызга да зур рәхмәт, мине тыңлап, мине аңлап матур кул эшләнмәсе ясарга өйрәнгәнегез өчен. Шуның белән дәрес тәмам.