2класста математика фәненә төзелгән дәрес планнары
88 нче дәрес
Тема. Бер шарт һәм берничә таләп.
Максат. Мәсьәләнең шартын һәм таләпләрен аерып күрсәтә белергә өйрәтү; бертөрле шарт һәм берничә төрле таләп куелган мәсьәләләр төзергә һәм чишәргә күнектерү; логик фикерләү сәләтен үстерү.
Планлаштырыла торган нәтиҗәләр: предметлы - гади һәм тезмә мәсьәләләрне аеру, төзү; терминнарны файдалану, мәсьәләнең график моделен төзү, төзелгән модельбуенча мәсьәләне чишү, тезмә мәсьәләләрне гади мәсьәләләргә таркату һәм чишелештә 2 форманы (аерым гамәлләп һәм аңлатма рәвешендә) куллану;
Метапредметлы:
танып белү универсаль уку гамәлләре- охшашлык һәм аермаларны күрсәтү, чагыштыру; кагыйдәләрне куллану һәм күрсәтмәләрдән файдалану;
коммуникатив универсаль уку гамәлләре- әңгәмәдәшне тыңлый белү, диалог төзү,фикерләшү;
регулятив универсаль уку гамәлләре-дәреснең темасын һәм максатын ачу, план төзү һәм гамәлләр тәртибен ачыклау;
шәхсиятле универсаль уку гамәлләре-үз мөмкинлекләреңне,булдыра алганыңны аңлый белү, яңа уку материалына һәм мәсьәлә чишү ысулларына уку-танып белү кызыксынуы.
Укыту методы һәм формасы: аңлату-күрсәтү,өлешчә эзләнү; индивидуаль, фронталь.
Җиһазлау: карточкалар, сигнал карточкалары , проектор.
Материал: 1. «Математика» 2кисәк, 2 класс-А.Л.Чекин
2. математикадан мөстәкыйль эш дәфтәре № 2 , 2класс
Дәрес барышы
I. Дәрескә уңай эмоциональ халәт булдыру.
- Елмаеп карагыз дөньяга,
Рәхәт бит яшәве ,шулаймы!?
Елмаеп башласаң дәресне,
Уйларга, чишәргә бик җайлы.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
1.Телдән исәпләү. “ + ” , “ - “ тамгаларын куярга.
9* 4*7=20 60*8*40=12 10*3*50=57
10*4*6=20 13*30*2=41 6*7*40=53
8*5*70=83 80*6*20=94 40*5*2=37
2. Мәсьәләләр:
- Кәрим 8 борчак утыртты. 2 борчак тишелмәде. Ничә борчак тишелгән?
- Букетта 7 күкчәчәк һәм 2 ромашка бар. Букетта барысы ничә чәчәк?
- Алсуның 14 маркасы бар.Ул 5 маркасын бирде Алисәгә бирде.Алсуның ничә маркасы калды?
- Каз һәм мәче аякларының саны 8гә тигез булса, ишек алдында ничә каз булган?
-Ике санның суммасы 21, ә аермасы 1гә тигез. Бу нинди саннар?
- Коңгызның 3 пар аягы бар. Коңгызның аягы ничә?
III. Тема һәм максатны ачыклау.
1.Түбәндәге ике язма нәрсә белән аерыла?
- Алиянең 4 юллы һәм 5 шакмаклы дәфтәре бар.
- Алсуның 2 кызыл һәм 3 зәңгәр ручкасы бар. Алсуның барысы ничә ручкасы бар?
- Без бүген нәрсә турында сөйләшербез?
2. Кыскача шарт буенча чагыштыру.
Марат – 5 кг Марат – 5 кг
Азат – 3 кг Азат – 3 кг
Барысы-?
Бу ике мәсьәлә нәрсә белән охшаш? (шарт)
Нәрсә белән аерыла? (таләп)
Без бүген дәрестә нинди мәсьәләләр чишәрбез?
IV. Яңа теманы өйрәнү.
1. Кыскача шарт буенча мәсьәләләрне чишү.
Алмагач - 6 Алмагач - 6
Чия - 8 Чия - 8
Барысы - ?
6+8=14(төп) 8 – 6 = 2 (төп) – чия 2 төпкә күбрәк
- Һәр мәсьәләнең шартын әйтегез.
- Һәр мәсьәләнең таләбен әйтегез.
- Бу мәсьәләләр нәрсә белән охшаш һәм нәрсә белән аерылалар?
(Мәсьәләне әйттерү,чиштерү,җавапларны язу)
2. Дәреслек буенча эш. Мәсьәлә №2
- Беренче мәсьәләне укыгыз. Нәрсә билгеле? Нәрсәне табарга кирәк? Мәсьәләне чишегез. 12 +3= 15 (карлыган)
- Икенче мәсьәләне укыгыз. Нәрсә билгеле? Нәрсәне табарга кирәк? Мәсьәләне чишегез. 12 + 15 = 27 (төп ) – барлыгы.
- Ике мәсьәләнең таләпләрен берләштерегез.Чишелешне аңлатма рәвешендә бирегез.
Бакчада 12 төп кызыл карлыган һәм аларга караганда 3 төпкә күбрәк кара карлыган үсә. Бакчада ничә төп кара карлыган үсә? Бакчада барысы ничә төп карлыган үсә?
12 +( 12 + 3 ) =27 ( төп ) Җавап: 27 төп карлыган.
3. Дәреслек буенча эш. Мәсьәлә №3 ( шул ук тәртиптә анализ ясат-тырыла).
V. Ныгыту.
1.Карточкалар буенча мәсьәләләрне индивидуаль чишү. (Карточка Б-№1-5)
VI. Дәрескә йомгак. Рефлексия.
- Сез бүгенге дәрестә үзегезгә нинди бәя бирерсез икән? Сезнең өстәлләрдә
өч төрле төймә бар-яшел, сары, кызыл. Әгәр бүгенге дәрестә сез барысын да
яхшы аңладым,дип уйласагыз яшел төймә күтәрәсез.
Әгәр инде кайбер өлешләрдә авырлык тойгансыз икән сары төймә күрсәтәсез.
Ә бер ни дә аңламасагыз ,кызыл төймә күтәрәсез.
Өй эше. Мөстәкыйльэш дәфтәре, №1- 2, 50 бит
89 нчы дәрес
Тема. Өстәмә таләпләр кертү.
Максат.Мәсьәләгә өстәмә таләп куя белү һәм мәсьәләләрне чишү күнек-мәсен үстерү; анализлау һәм гомумиләштерү күнекмәсе булдыру, логик фикерләү сәләтен үстерү.
Планлаштырыла торган нәтиҗәләр: предметлы- гади һәм тезмә мәсьәләләрне аера белү, мәсьәләнең график моделен төзү; төзелгән модель буенча мәсьәләне чишү;
Метапредметлы:
танып белү универсаль уку гамәлләре- укытучының гади һәм катлаулы сорауларына җавап бирү, дәреслектән кирәкле мәгълүматны табу, үзеңнең белем дәрәҗәңне ачыклау;
коммуникатив универсаль уку гамәлләре- диалог оештыру, иптәшеңдә төрле фикерләр булуын кабул итү,үз фикереңне формалаштыра белү;
регулятив универсаль уку гамәлләре-эш урынын әзерләү, уку мәсьәләсен кабул итү һәм үтәү өстендә эшләү;
шәхсиятле универсаль уку гамәлләре- укуга уңай караш, үз уку эшчән-легеңне бәяләү .
Укыту методы һәм формасы: аңлату-күрсәтү; индивидуаль, фронталь.
Җиһазлау: карточкалар, сигнал карточкалары , проектор.
Материал: 1. «Математика» 2кисәк, 2 класс-А.Л.Чекин
2. математикадан мөстәкыйль эш дәфтәре № 2 , 2класс
Дәрес барышы
I. Дәрескә уңай эмоциональ халәт булдыру.
--Дәресебезне психологик гимнастикадан башлап җибәрик. Бик үзенчә-лекле серле утрауда яшәүчеләр бер-берләренә һәрчак яхшылык бүләк ит-кәннәр. Ә ничек дисезме? Бик гади. Алар кул бирешкәндә уч төпләре очрашуга, аннан нәни генә очкын – кечкенә кояшчык кабынган. Ул бик нәни булганлыктан кулларын пешермәгән, уч төпләрен җылыткан гына. (Музыка уйный) Хәзер сез дә янәшәгездә утырган иптәшегез белән җылылык бүләк итешегез әле. Бер-берегезгә карагыз, кулларны кулга алыгыз, елмаегыз. Җы-лылык тоясызмы? Кәефләрегез ничек? Шушы җылылык сезнең һәм безнең арада дәрес буе саклансын.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
1. Телдән мәсьәләләр чишү.
- Кассетада зурлар өчен 10 җыр, ә балалар өчен 4 кә кимрәк җыр язылган. Балалар өчен ничә җыр язылган? Кассетада барысы ничә җыр язылган ?
- Гөлнурның 6 шигырь китабы бар, ә хикәяләр китабы 2 гә азрак. Гөл-нурның ничә хикәяләр китабы бар?Гөлнурның барысы ничә китабы бар?
- Бер әрҗәдә 8 кг алма бар, ә икенче әрҗәдә 2 кг га артыграк. Икенче әрҗәдә ничә килограмм алма бар? Ике әрҗәдә барысы ничә кг алма бар?
- Мин ике сан уйладым.Ул саннарны кушкач, 6 була.Аларның берсеннән икенчесен алгач та 6 була.Болар нинди саннар?
- Поезд ун вагоннан тора. Самат поезд башыннан исәпләгәндә –бишенче вагонга,ә Фәрит арттан бишенче вагонга утыра. Алар бер вагонда баралармы?
2. Аермалары 32 гә тигез булган саннарны табыгыз, дөрес тигезлек төзегез.
3. Артык фигураны тап.




III. Тема һәм максатны ачыклау.
1. Театральләшкән өлеш: дәрескә Белмәмеш керә.
-Теләсәгез көлегез, теләсәгез елагыз, чишә алмыйм мәсьәлә!
Әлә китап начармы?
Әллә мин бик наданмы?
Булышыгыз балалар!
Ярдәм итегез миңа.
Өйрәтсәгез мине дә.
Рәхмәт диярмен сезгә.
- Булышабызмы Белмәмешкә? Без бүген дәрестә нәрсә эшләячәкбез икән?
IV. Яңа теманы өйрәнү.
1. Дәреслек буенча 1 нче эш.
- Мәсьәләне укыгыз.
- Нәрсә билгеле? Нәрсәне белергә кирәк?
- Бу таләпкә җавап бирү өчен башта нәрсә белергә кирәк? (Ничә груша үсентесе утыртканнар?)
- Мәсьәләнең бирелешен бу яңа таләп белән тулыландырыгыз.
Мәсьәлә. Мәктәп укучылары алмагач һәм груша үсентесе утыртканнар. Алмагачлар 20, грушалар 4 кә азрак утыртылган. Укучылар ничә груша үсентесе утыртканнар? Укучылар барлыгы ничә алмагач һәм груша үсентесе утыртканнар?
Алмагач – 20 төп
Груша - ? 4 төпкә азрак
Барысы - ?
20 – 4 = 16(т.) – груша
20 + 16 = 36 (т.) – барысы
Җавап: 36 төп
2. Дәреслек буенча эш. Мәсьәлә № 2
- Мәсьәләне укыгыз. Мәсьәләнең шартын аерып укыгыз. Таләпне әйтегез.
- Мәсьәләнең таләбенә җавап бирү өчен башта нәрсәне белергә кирәк?
- Мәсьәләнең чишелешен карагыз.Чишелешнең беренче гамәле нинди таләпкә җавап бирә? Бу- өстәмә таләп.
- Чишелешнең икенче гамәле нинди таләпкә җавап бирә? Бу таләпкә бирелгән җавап мәсьәләнең дә җавабы булып тора.
20 + 10 = 30 (ц)
20 + 30 = 50 (ц)
Җавап: 50 ц
V. Ныгыту.
1. Дәреслек буенча эш. Мәсьәлә № 3
- Мәсьәләне укыгыз. Мәсьәләнең шартын аерып укыгыз. Таләпне әйтегез.
- Мәсьәләне чишү өчен нинди өстәмә таләп кертергә кирәк?
- Мәсьәләнең кыскача язылышын бирегез һәм чишегез.(индивидуальэш)
2. Дәреслек буенча эш. Мәсьәлә № 4
- Мәсьәләне укыгыз.
- Нәрсә билгеле? Нәрсәне белергә кирәк?
- Мәсьәләнең бирелешен яңа таләп белән тулыландырыгыз. ( фронталь эш)
Б.- 28 кап.
А.- ? 6 кап. азрак
Барысы - ?
28 – 6 =22 (кап.) - арыш
22 + 28 = 50 (кап.) – барысы
Җавап: 50 кап.
3. Карточка буенча индивидуаль эш. Карточка Д-№1, 2, 4, 16, 18
- Бер алмагачтан 20 кәрзин алма, ә икенчесеннән 10 кәрзингә кимрәк алма җыйдылар. Ике алмагачтан ничә кәрзин алма җыйдылар?
- Марат 16 гөмбә, ә Айрат 6 гөмбәгә күбрәк тапты. Малайлар ничә гөмбә тапты?
- Бер умартадан 25 кг бал, ә икенчесеннән5 кг га артыграк бал алдылар. Ике умартадан барлыгы ничә килограмм бал алдылар?
- Ял көне катокта 56 малай, алардан 47 гә кимрәк кыз бар иде. Катокта барысы ничә бала булган?
- Алсу беренче көнне 22бит, икенче көнне беренче көнгә караганда 8 биткә кимрәк, ә өченче көнне алдагы ике көндә күпме укыган булса, шулкадәр бит укыган.Алсу өченче көнне ничә бит укыган?
VI. Дәрескә йомгак. Рефлексия.
- Укучылар, бүген дәрестә нәрсәләргә өйрәндегез? Үз белемегезне ничек бәяләр идегез? Белмәмешкә булыша алдык, дип уйлыйсызмы?
- Өй эше. Карточка Д- № 13, 15, 17.
- Тегү мастерскоенда кара җепле 38 кәтүк, ак җепле 35 кәтүк бар иде. 18 кәтүк җепне тоттылыр. Ничә кәтүк җеп калган?
- Күргәзмәгә өченче класс укучылары 32 рәсем, икенче класслар 7 рәсемгә кимрәк, ә дүртенче класслар икенче классларга караганда 8 рәсемгә артыграк алып килделәр. Дүртенче класс укучылары ничә рәсем алып килделәр?
- Алсу беренче көнне 22бит, икенче көнне беренче көнгә караганда 8 биткә кимрәк, ә өченче көнне алдагы ике көндә күпме укыган булса, шулкадәр бит укыган.Алсу өченче көнне ничә бит укыган?
90 нчы дәрес
Тема. Мәсьәләнең чишелешен гамәлләп язу
Максат.Мәсьәләнең чишелешен гамәлләп дөрес итеп язарга өйрәтү, логик фикерләү сәләтен һәм игътибарлылыкны үстерү.
Планлаштырыла торган нәтиҗәләр: предметлы- гади һәм тезмә мәсьәләләрне аера белү, мәсьәләнең график моделен төзү; төзелгән модель буенча мәсьәләне чишү;
Метапредметлы:
танып белү универсаль уку гамәлләре- күзәтүләрдән чыгып, нәтиҗә ясый белү, охшашлык һәм аерымлыкларны аеру, гомуми сыйфатларны ачыклау һәм классификация төзү максатыннан бирелгәннәрне чагыштыру, сәбәпле-нәтиҗәле мөнәсәбәтләр урнаштыру,фикерләүдә логика булдыру;
коммуникатив универсаль уку гамәлләре- үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп формалаштыра белү;
регулятив универсаль уку гамәлләре-эш урынын әзерләү, уку мәсьәләсен кабул итү һәм үтәү өстендә эшләү;
шәхсиятле универсаль уку гамәлләре- укуга уңай караш, үз мөмкинлек-ләреңне, булдыра алганыңны,шәхси сыйфатларыңны, кичерешләреңне аңлый белү.
Укыту методы һәм формасы: аңлату-күрсәтү; индивидуаль, фронталь.
Җиһазлау: карточкалар, сигнал карточкалары , проектор.
Материал: 1. «Математика» 2кисәк, 2 класс-А.Л.Чекин
2. математикадан мөстәкыйль эш дәфтәре № 2 , 2класс
Дәрес барышы
I. Дәрескә уңай эмоциональ халәт булдыру.
-Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек?
Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, диләр. Әйдәгез әле бер-беребезне яңа көн белән котлыйк, матур теләкләр телик. Көтелгән җавап: Хәерле көн! Яңа көн тынычлык алып килсен! Яңа көндә яхшы билгеләр генә алыйк! Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә эшлик.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
1.Мәсьәләләр чишү
-Ремонт өчен 8 тартма ак буяу һәм 12 тартма яшел буяу китерделәр. Яшел буяуны ничә тартмага күбрәк китергәннәр?
-Залда берничә урындык булган. 8 урындыкны чыгаргач, залда 52 урындык калган. Залда башта ничә урындык булган?
- Энҗенең 10 сумлык һәм 5 сумлык акчасы бар. Ул 7 сумга ручка сатып алды. Энҗенең ничә сум акчасы калды?
2.Билгесез санны тап
15 + * = 20 9 + * = 16 * + 9 =86
60 - * = 15 * - 6 = 13 * + 7 = 30
3. Геометрик материал.

- Бу нинди фигура?
- Аның билгеләрен атагыз.
- Беренче фигураны ике дүртпочмаклыкка, икенче фигураны ике бишпочмаклыкка бүлә торган итеп, берәр кисемтә үткәрегез.
III. Тема һәм максатны ачыклау.
1. Түбәндәге сүзләрне ике төркемгә бүлегез:
Җавап, шарт, чишелеш, таләп.
- Дәрестә нәрсә белән шөгыльләнербез икән?
- Мәсьәлә чишүнең планын төзетү.
IV. Яңа теманы өйрәнү.
1. Дәреслек буенча эш. Мәсьәлә № 1 (фронталь,индивидуаль)
-- Мәсьәләне укыгыз. Мәсьәләнең шартын аерып укыгыз. Таләпне әйтегез.
- Мәсьәләнең таләбенә җавап бирү өчен башта нәрсәне белергә кирәк?
- Өстәмә таләпкә җавап бирү өчен нинди гамәл башкарырга кирәк?
- Мәсьәләнең таләбенә җавап бирү өчен нинди гамәл башкарырга кирәк?
- Гамәлләп, мәсьәләне чишү,җавап язу.
2. Дәреслек буенча эш. Мәсьәлә № 2 (фронталь)
- Мәсьәләне укыгыз.
- Нәрсә билгеле? Нәрсәне белергә кирәк?
- Мәсьәләнең кыскача бирелешен язу,чишү.
1 төр.- 35 м
2 төр. – 27 м
Сатты – 15 м
Калды - ?
35 +27 =62( м) – барлык тукыма
62 – 15 = 47 (м) –калган тукыма
Җавап : 47 м
V. Ныгыту.
1. Дәреслек буенча эш. Мәсьәлә № 3 (фронталь)
- Гамәлләп бирелгән чишелешне карагыз.Җавап буенча мәсьәләнең таләбен формалаштырыгыз. Өченче эш буенча өстәмә таләпне әйтегез. Мәсьәләнең шартын формалаштырыгыз.
- Мәсьәлә. Кибеткә помидор китерделәр. Беренче машинада 15 ящик , икенче машинада 18 ящик помидор. Өченче машинада беренче һәм икенче машинага караганда 10 ящикка азрак помидор китерделәр. Өч машинада барысы ничә ящик помидор китергәннәр?
2. Карточка буенча эш. (индивидуаль)
Мәсьәләләрне укы, кайсы схемага туры килүен бел һәм чиш.
- Маратның берничә значогы бар иде. 4 значогын энесенә һәм 3 значогын иптәшенә биргәч, аның 10 значогы калды. Маратның башта ничә значогы булган?
- Маратның 17 значогы бар иде. Ул 4 значогын энесенә һәм берничә значогын иптәшенә бирде. Үзендә 10 значок калган булса, Марат ничә значогын иптәшенә биргән?
17
___________________________________
4 з. ? 10 з.
?
__________________________________
4 з. 3 з. 10 з.
3. Схема буенча мәсьәлә төзе.
17
_____________________________________________________
4 з. 3 з. ?
VI. Дәрескә йомгак. Рефлексия.
- Үзбәя. Дәрестә нинди яңа белем алдыгыз?
- Өй эше. Карточка буенча эш(индивидуаль) Схема төзеп, мәсьәләне чиш.
Д- № 3, № 5, № 6
- Мичкәдә 40 чиләк су бар. Иртән чәчәкләргә сибәргә 15чиләк, кичен 12 чиләк су алганнар. Мичкәдә ничә чиләк су калган?
- Төзелештә 24 кран эшли. Бераздан 5 зур һәм 3 кечкенә кранны икенче төзелешкә күчерделәр. Беренче төзелештә ничә кран калган?
- Авылда 45 яңа йорт салдылар. 8 йорт өч катлы, 17 йорт ике катлы, калганнары бер катлы. Бер катлы ничә йорт салганнар?
-