СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

«Природа – наш дом».

Категория: Экология

Нажмите, чтобы узнать подробности

Җир җиләге пешкән болыннарда

                                                                Яңгырап торсын кошлар җырыгыз.

                                                              Булганының кадерен белеп яшик,

                                                          Табигать – ул Туган йортыбыз.

                                                                                    Миләүшә Мөхәммәдиева. 

 

 

Просмотр содержимого документа
««Природа – наш дом».»

Табигать – туган йортыбыз.

Җир җиләге пешкән болыннарда

Яңгырап торсын кошлар җырыгыз.

Булганының кадерен белеп яшик,

Табигать – ул Туган йортыбыз.

Миләүшә Мөхәммәдиева. 

Туган як, туган җир, туган йорт, табигать. Әти-әни кебек үк бик тә кадерле һәм якын бу сүзләр. Кеше үзенең туган җире белән горурланганда, иң элек аның табигате, кешеләре турында сөйләргә ярата. Кеше һәм табигать икесе бер бөтен төшенчә, икесе бер-берсеннән аерылгысыз. Кеше табигатьтән башка яши алмый. Табигатькә чыгып, без ял итәбез, кошлар җырын тыңлыйбыз, хуш исле үләннәр, чәчәкләр иснибез, күңелләребезне сафландырабыз. Мәрхәмәтлелек тамыры табигатьтән башлана. Ә мәрхәмәтлелек ул – мәхәббәт, ярату. Мәхәббәт – җәнлекләрне, кошларны, бар табигатьне ярату, саклау.

Бу чыннан да шулай. Һәр кешегә үзенең туган ягының табигате иң матуры, иң гүзәле, табигатькә карата яратуы да чиксез. Минем өчен дә туган җирем, башка җирләр белән чагыштырганда гүзәлерәктер сыман. Хәтта, кояшның да якты нурлары без яшәгән җирне ныграк җылыта кебек тоела. Иң матур җырчы кошлар да бары тик безнең туган якта гына сайрый кебек.

Минем туган җирем - Благовещен шәһәре. Шәһәребезне тирә-яклап уратып алган урманыбыз, җиләк - җимешләргә, гөмбәләргә, дару ясау өчен файдалы булган үләннәргә бик бай. Җәй көннәрендә кызарып пешкән каен җиләген, җир җиләкләрен җыябыз, таза имәннәр ышыгында утырып ял итәбез, чылтырап аккан чишмә суларын эчеп, арыганлыкны тоймый да кайтып китәбез. Ә кичләрен инде, Агыйдел елгасына барып рәхәтләнеп су керәбез. Төрле төсләргә чумган елга өстенең матурлыгына карап сокланабыз. Ул кояш нурлары астында җем-җем килә, күзләрне чагылдыра.

Безнең туган ягыбыз табигате үзенең матурлыгы, байлыгы белән генә чикләнеп калмый. Аның кешеләр өчен, яшәеш өчен файдасы да бик зур. Ул безгә сулар өчен һавасын, эчәр өчен чиста суын, яшәү өчен җирен, туфрагын бирә. Бу - зур байлык. Тик, шушы байлыкның кадерен белеп, саклап, яклап яшәргә, дөрес файдалана белергә генә кирәк.

Табигать - безнең уртак йортыбыз, яшәү чыганагыбыз дигән төшенчәне һәр кеше дөрес аңларга тиеш. Кайчандыр, табигатебез безнең ата-бабаларыбызны ачлыктан саклап калган, сугыш вакытында дошманнардан яшеренергә булышкан. Алар мәктәптә укыган чакта, урманнарга, басу буйларына агачлар утыртканнар, чишмәләрне чистартканнар. Гомумән, табигатьне матурлауда, үстереүдә үзләренең өлешләрен керткәннәр. Мәктәптә безгә дә сыйныф сәгатьләрендә бу хакта күп сөйлиләр, табигать кочагында үзеңне тоту кагыйдәләрен, елга-күлләрне пычратмаска, кирәксезгә агачларны сындырмаска, чүп-чар ташламаска икәнен кечкенәдән өйрәтәләр, аңлаталар. Дәресләрдә укыган әсәрләрдән дә аңлап беләбез. Шагыйребез Габдулла Тукайның шигырьләрен искә төшереп китү, бик тә урынлы булыр. Аның табигатьне саклау темасына язылган әсәрләре бик күп һәм төрле. Г. Тукай күп кенә шигырьләрендә җәнлекләрне, кошларны, бөҗәкләрне яратырга, аларга мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өнди, үзенең шигъри бизәкләре белән табигатьнең гүзәллеген ача. Табигатьне саклау – милләтебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, рухи һәм тарихи байлыкларны саклау белән тыгыз бәйләнгән. Чөнки туган тел, әдәби һәм тарихи мирас газиз җиребездә барлыкка килгән. Шуңа күрә балаларны татар халкының рухи тамырлары, ерак бабаларыбызның яшәү рәвеше, һөнәрләре белән таныштыру, аларда милли горурлык тәрбияләү мөһим. Табигатьнең матурлыгын, серлелеген Тукаебыз үзенең җаны, саф күңеле, йөрәк җылысы салынган шигъри юллары белән укучы җанына, аның күңеленә салучы, ныгытучы, дип уйлыйм. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай «Экология» фәнен өйрәнмәсә дә, Җир һәм анда яшәүчеләрнең тормышлары өчен борчылган. Ул табигатьнең кешегә яшәү өчен матди мөмкинлекләр дә бирүен дөрес аңлаган.

Тик, хәзергесе вакытта кайбер кешеләр моны бик аңлап җиткерми. Алар урманнарны үз файдаларына, явызларча файдалана шул. Урмандагы агачларны рәхимсез рәвештә кисә, яфрак, себерке кирәк дип, аларның ботакларын сындыра. Мондый начар эшләрне эшләүчеләргә каршы торып, табигатькә булган карашыбызны үзгәртеп, бердәм булып берләшеп эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп булыр дип әйтер идем.

Бүген тышта көз ае. Җир җәйге эшләрдән соң иркен тын ала. Кояш нурлары күзне иркәли. Тормыш дәвам итә. Бары тик матурлык, бетмәс-төкәнмәс муллык, байлык, рәхәт тормыш, табигатьнең мәңгелек матурлыгын саклау турында гына уйлыйсы килә.

2017 ел Россиядә Экология елы дип игълан ителгән. Шушы уңайдан файдаланып, без - җир йөзендәге барлык кешеләр, табигатьне саклауда үзебезнең кечкенә булса да өлешебезне кертергә бурычлыбыз. Без, туган йортыбыз - табигатебезне яклый, саклый алабыз. Яз көннәрендә өмәләргә барыйк, елга-күлләрне тазартыйк, кошларыбызга оялар, умарталар ясап элик. Гасырлар, еллар буена яшәп килгән байлыгыбызны, матурлыгыбызны югалтмыйча кадерләп яшик. Табигать–туган йортыбыз. Туган йортыбыз һәрвакыт балкып торуын телибез. Табигатькә дә, туган йортыбызга караган кебек карасак, шул вакытта гына аны саклап кала алабыз.

Матурлыкны саклап калыйк

Киләчәк буыннарга.

Кешедән канәгать булып,

Рәхмәт әйтер Җир-Ана. ( Айгөл Иматдинова)