СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Проект "Сәламәт яшәү рәвеше" ( Здоровый образ жизни").

Нажмите, чтобы узнать подробности

В 3 классе ученики выполнили проект " Здоровый образ жизни".  Данное мероприятие  является  защитой проектных работ.

Просмотр содержимого документа
«Проект "Сәламәт яшәү рәвеше" ( Здоровый образ жизни").»

Тема. Сәламәтлекне саклыйм – үз-үземә ярдәм итәм.

Максат. Сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвеше турында балаларның белем

дәрәҗәсен, кызыксынучанлыгын үстерү.

Үз сәламәтлегеңә игътибарлы караш тәрбияләү.

Информацион-мәгълүмати чаралар (ИКТ) белән эшләү,

публика алдында чыгыш ясау күнекмәләре формалаштыру.

Җиһазлау. Pover Point программасында укучыларның эшләгән

презентацияләре ( “Көндәлек режим” , “Шәхси гигиена”, “Дөрес

туклану”, “Витаминнар”, “ Виды спорта”, “ Наркотикларга – юк!”),

чәчәк таҗлары.

“Сәламәт яшәү рәвеше “ – презентация.

Магнитофон, җыр язмасы.


  1. Кереш. Оештыру өлеше.

Музыка яңгырый. Зарядка күнегүләре ясыйлар.

  1. Уку мәсьәләсен кую.

  • Хәерле көн, балалар! Мин сезне күрүемә бик шатмын. Бер-берегезгә карагыз. Елмаегыз.

  • Бүгенге класс сәгатен юкка гына физик күнегүләрдән башлап җибәрмәдек.

“ Сәламәт яшәү рәвеше”.1 - 2 слайд.

- Ә нәрсә соң ул сәламәтлек? ( җаваплар тыңлана)

  • һәрвакыт шат булу

  • бер җир дә авыртмау

  • уйныйсы килү

  • укыйсы килү

  • ялкауландырмый

  • авыру дигән сүзнең антонимы


Сәламәтлек – организмның дөрес, нормаль эшләве, аның физик һәм психик

яктан иминлеге.

4 слайд.

Сәламәтлек – табигатьнең кешегә биргән бәясез бүләге. Анардан башка тормышны кызыклы итәсе бик кыен. Әмма бик еш без бу бүләкне юкка әрәм итәбез, сәламәтлекне югалтасы бик җиңел һәм тиз, ә кире кайтарасы бик авыр икәнен онытабыз.

5 слайд. Сәламәтлек – иң зур байлык.

“Сәламәтлекне югалтсаң – барысын да югалтырсың” ди халык мәкале.

Ни өчен без бу бүләкне югалтабыз соң? Ни өчен авырыйбыз?

Бүген шул сорауларга җавап табарбыз.



III. Уку мәсьәләсен чишү.

Уйлап карыйк әле, моның сәбәпләре нидә?

  • начар һава

  • пычрак су

  • ...

6 слайд.

Авырулар кайчакта кешенең үз гаебе белән дә килеп чыгарга мөмкин.

Мәсәлән, укучының башы авырта. Бу нилектән була?

  • көн саен озак итеп телетапшырулар карый

  • йокларга соң ята

  • саф һавада аз була



- Балаларга шат күңелле, нык, чыныккан, сәламәт булып үсү өчен кайбер кагыйдәләр ярдәм итә . Шул кагыйдәләрне әйтә аласызмы?( җаваплар)

Иң мөһиме – кеше сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш.

7 слайд.

Сәламәт яшәү рәвеше – бу нәрсә дигән сүз?

Тактага чәчәк уртасы куела, анда “ Сәламәт яшәү рәвеше” дип язылган.

Сез, укучылар, бу сүзләрнең мәгънәсен тулырак аңлату өчен аерым төркемнәрдә эзләнүләр алып бардыгыз, күп мәгълъмат укыдыгыз, өйрәндегез. Һәр төркем үз темасы буенча чыгыш әзерләргә тиеш иде. Хәзер сүзне төркемнәргә бирик.


1торкем. Презентация “ Көндәлек режим”


- Минемчә, сәламәт яшәү рәвешенең бер өлеше – ул көндәлек режимны үтәү. Мин көндәлек режим турында чыгыш ясарга әзерләндем.

Презентацияне тәкъдим итә.


Чыгышы беткәч, тактага таҗ беркетә “Көндәлек режим”

- Көндәлек режимны үтәү – ул сәламәт яшәү.


2 торкем. Презентация “ Шәхси гигиена”

- Сүзне Фәнискә бирәбез. Ул шәхси гигиена таләпләре турында сөйләр.

Шәхси – синең үзеңнеке, синеке дигән сүз.

Ә нәрсә ул гигиена?


Фәнис үзенең презентациясен тәкъдим итә.


Чыгышы беткәч, тактага таҗ беркетә “Шәхси гигиена”

-Шәхси гигиенаны саклау – ул сәламәт яшәүнең бер өлеше.


Уен “ Мин дә!”

- Ә хәзер сезнең игътибарлылыкны тикшереп алыйк.

Мин әйткән җөмләне бик игътибар белән тыңлагыз һәм уйлап кына “ Мин дә!” дип җавап бирегез.


Мин көн саен мәктәпкә киләм. +

Иртән зарядка ясыйм. +

Мин тешләремне көнгә 2 тапкыр чистартам. +

Мин чәчләремне тарап йөрим. +

Колакларымны айга 2 тапкыр юам. –

Мин урынымны үзем җыям. +

Киемнәремне кровать астына куям. –

Мин физкультураны яратам. +

Теш табибына барырга куркам. –

Тырнакларымны үзем кисәм. +

Аякларымны атнага 1 тапкыр юам . –

Мин мунчада чабынам. +

Телевизорны 4 сәгать карыйм. –

3 торкем.Презентация “Дөрес туклану”


- Балалар, сез ашый беләсезме? Ә дөрес туклана беләсезме? Сезнең белән бу турыда анкета уздырган идек. Анкета сорауларында син дөрес җаваплар бирдеңме икән? Гөлсу белән Илүзә дөрес туклану серләрен аңлатырлар, шуннан үзегезгә нәтиҗә ясарсыз.

Гөлсу презентацияне тәкъдим итә.


Чыгышы беткәч, тактага таҗ беркетә “Дөрес туклану”

- Дөрес туклану– ул сәламәт яшәүнең бер өлеше.


Физминут. Уен “ Ялгышма!”

- Ә хәзер ял итеп алыйк.

Мин сезгә яшелчәләр әйтәм.

Әгәр аның җирдән өстәге өлешен азык итеп куллансалар – кулларны югары күтәреп , кул чабабыз .

Әгәр аның җирдән астагы өлеше ашарга яраклы булса – чүгәлибез.

Кыяр шалкан суган помидор бәрәңге фасоль

кәбестә чөгендер кабак кишер баклажан

4 торкем .Презентация “Витаминнар”


-Кеше азык белән бергә файдалы матдәләр ала. Болар – аксымнар, майлар, углеводлар, витаминнар.

Витаминнар турында Камил чыгышын тыңлыйк.


Камил презентацияне тәкъдим итә.

- Шулай итеп,сәламәт булу өчен витаминлы азыклар ашарга кирәклеген дә аңладык.

5 торкем. Презентация “Спорт төрләре”


- Балалар, сез нинди спорт төрләрен беләсез?( саныйлар)

- Раил үзенең темасы буенча материалны Интернет челтәреннән тапкан. Шуңа күрә ул чыгышын рус телендә әзерләгән.

Раил презентацияне тәкъдим итә.


Чыгышы беткәч, тактага таҗ беркетә “ Спорт. Физик тәрбия”

- Сәламәт яшәү өчен спорт белән шөгыльләнергә, физкультураны яратырга кирәк.



********************************************************


  • Укытучы. Спорт белән шөгыльләнүнең мисалларын атаклы кешеләр

мисалында да күрергә була.

Лев Николаевич Толстой

82 яшендә дә көн саен гимнастика ясаган, атка атланып көн саен 20 км ара узган, тимераякта шуган, велосипедта йөргән.

А.С.Пушкин

бик яхшы гимнаст, тимераякта шуучы, боксчы, шахматчы булган. Петербургның иң яхшы йөзүчесе исемен дә алган. Полководец Суворов үрнәгендә Пушкин кышын кар белән уынган, үзен чыныктырган.

**********************************************************

5 торкем. Презентация “Наркотикларга – юк!”

Гатауллин Булат.

- Сез начар дип йөртелүче нинди гадәтләрне әйтә аласыз? ( саныйлар)

- Начар гадәтләр – болар сәламәтлеккә зыян китерүче, аны җимерүче гадәтләр.

Алар кайчагында үлемгә дә алып бара. Алар - сәламәтлек дошманнары.

- Булат безгә иң куркыныч дошман – наркотиклар турында сөйләр.

Булат презентацияне тәкъдим итә.

Чыгышы беткәч, тактага таҗ беркетә “ Яхшы гадәтләр”

- Сәламәт буласың килсә , яхшы гадәтләр генә өйрән.


  1. Укытучы.

- Балалар, “ Сәламәт яшәү рәвеше”нең тагын бер өлеше – ул - чыныгу .(слайд 8)

Тактага таҗ беркетелә: “ Чыныгу”

Чыныгу нәрсә ул? Чыныгырга кирәкме? Ничек чыныгырга?

Чыныгуның кагыйдәләре нинди?

Бу темага алдагы класс сәгатьләренең берсендә сөйләшербез.


8. Уен “ Мәкаль җый!”( слайд 9)

- Биредә ниндидер мәкальләр яшеренгән. Шуларны табыйк әле.

- Сәламәтлек турында тагын нинди мәкальләр беләсез?

Мәкальләр әйтәләр.


IV. Йомгаклау.


- Шулай итеп, “Сәламәт яшәү рәвеше” - ул нәрсә дигән сүз икән?

Тактадагы чәчәк таҗлары буенча саныйлар.

Сәламәт яшәү рәвеше ул:

- көндәлек режим

-шәхси гигиена

-дөрес туклану

-спорт, физик тәрбия

-яхшы гадәтләр

-чыныгу


  • Сәламәт яшәү өчен кеше нишләргә тиеш?

  • Үзенең яшәү рәвешен кеше бөтен гомер буена үзе төзи . Иң алдан сезнең турыда әти-әниләрегез кайгырта Инде хәзер, үскәч, һәрберегез үз сәламәтлеген саклау турында үзе уйларга, бүген уйларга тиеш.

  • Сез үзегезне сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз дип уйлыйсызмы?

  • Әгәр “Юк” дип әйтәсез икән, сезгә нәрсәләрне үти башларга кирәк? Кайсы таләпләрне үтәмисез? Үзегезгә бәя бирегез.

слайд 10. Я здоровье берегу-

сам себе я помогу.

Слайд 11 . Сәламәтлекне саклыйм – /бергә укыйлар/

Үз-үземә ярдәм итәм!

- Бу сүзләр һәр баланың тормыш кагыйдәсенә әйләнсен иде.

Синең сәламәтлегең үз кулыңда. Сәламәтлегеңне кечкенәдән сакла.

Сәламәтлек ул – сәламәт яшәү рәвеше.

зСәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз!