Карурманда кара песи. Укучы укытучы фикере...
Нәкъ бер ел элек 2017 нче елның 10 нчы мартында “Ел китабы-2015” конкурсына йомгак ясалды. 2015 нче елда дөнья күреп, 2016 нчы елда иң күп укылып, олы бәя алган китапларның һәммәсен түземсезлек белән укып чыккан идем. Балалар арасында кайнашып яшәгәнгәдер, геройлары мәктәп яшендәге укучылар булган “Карурманда кара песи” китабын әлегәчә укып туймадым...
Шактый саллы романнары, нәфис тел белән язылган повестьлары аша минем әдәби дөньямда үз урынын тапкан язучы Камил Кәримовның “Карурманда кара песи” китабын сораулар белән кулыма алдым. Үз-үземә биргән сорауларымның беренчесе : ни өчен “Карурманда кара песи”? Үзе кара, үзе кара урманда... Китапның исеме ошамады миңа башта. Икенчесе... Зур-зур романнар язучы Камил Кәримов хикәяләр дә язганмы? Укытучы башым белән язучының бу китапка тупланган хикәяләрен әлегәчә бер дә укыганым булмаганга оялып, 17 хикәяне кат-кат укып чыктым. Укыган саен ныграк яраттым, укыган саен һәр хикәянең үз йөзе барлыгына инандым. Ә китапның исеменә килгәндә, шул исемдәге хикәя мине, гомумән, хикәя геройлары, мавыктыргыч һәм шаян да, шул ук вакытта җитди дә булган вакыйгалары арасына кертеп адаштырды. Һаман булсын мин шунда адашып йөрим әле...
Өченче соравым хикәяләрне берничә тапкыр укып чыккач формалашты. Ни өчен Камил Кәримовның бала телендә аңлаешлы итеп язылган бу хикәяләрен мәктәптә өйрәнмибез? Рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүче укучылар өчен тәкъдим ителгән әдәбият дәреслегенә алай да бер әсәре кертелгән. “Тимергали бабай хикәяте” ул. Әсәр 8 нче сыйныфта өйрәнелә. Телне аңламый торган балаларга, хикәядә сурәтләнгән олы Сабантуй бәйрәменең гореф-гадәтләренә, гел күңелле мизгелләрдән генә торуына төшендерү тулысынча мөмкин булмаса да, кыңгыраулы атлар, гармунчылар, чикләвек, чигүле кулъяулык, Сабантуй ярышлары кебек детальләр аша ничек тә максатка барып чыгабыз. Хикәядәге яшүсмер егет- кызлар арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләшкәндә, кайберләренең күзләрендә очкын, йөзләрендә канәгать елмаю да чагылып уза. Кемнедер ошату, кемгәдер ошарга тырышу, күңел түрен тынгысызлый торган беренче хисләр һәр чорда да бертөрле бит ул. Тик аны белдерү формасы гына элек һәм хәзергә бүленә. “Рөхсәт итсә, мин аны өенә кадәр озатып куйыйм әле”, - дип яза автор. Нинди итагатьле, сак караш!!! Үткәнне үрнәк итеп куя торган очрак.
Ә башка бер сыйныфта да К.Кәримов әсәрләре программада күренми. Нигә йөгерек тел белән, төрле сыйныф укучыларының яшь үзенчәлекләренә туры килеп торган әсәрләр читтә калырга тиеш соң әле?! Бу кечкенә генә проблема кебек тоелса да, мин, әдәбият укытучы буларак, ничек чишә алам?! Укыган саен хикәяләрне яратуым, шул әсәрләр эчендәге геройларны үз итүем артканнан-арта бара. Татар телен туган тел буларак өйрәнүче үз милләтем балаларына ничек тә бу әсәрләрне җиткерергә кирәк, дигән уй һич тынгы бирми. Уйладым, уйладым да, ә нигә билгесез әсәрләрдән өзеп алынган әзер текстларны изложение итеп яздырам соң мин дип, үзем шушы китаптагы әсәрләрдән изложение текстлары төзи башладым. “Исемсез күл” хикәясенең герое авыл малае Рөстәм шикелле табигатьне яратырга, сакларга өйрәтүне максат итеп, “Октябрь башлары” дигән бер изложение тексты пәйда булды.
“Кичәге яңгырның болытлары һаман авыл өстендә. Дымлы, караңгы көн, яланаяк басып булмаслык җир өсте, яфраклары сирәгәйгән агачлар, кояшның сүрән яктысы – барысы бергә җәйнең үтеп киткәненә тагын да ныграк ышындыра. Төньяк-көнбатыштан чыккан җил, җәяүле буран кебек, түбәннән генә исә бугай. Җил үләннәрне тузгыта, камышлар арасына үтеп керә - сәфәр чыгасы кошларны ашыктыра, ояларын какшата. Ашыгыгыз-з-з, ашыгыгыз-з-з! Үрдәкләр генә ашыкмыйлар, нидер көтәләр.
Авылны чыгып, өч чакрымлап юл үткәч, калын катнаш урман башлана. Ерактан кара-кучкыл зәңгәр булып күренеп торгангамы, аның исеме карурман... Карурман бай урман бит ул. Үрдәкле күл кебек күлләре дә берәү генә түгел.
Үрдәкле күлне чикләвек, миләш, балан куаклары камап алган. Бу күл җиргә уелып кергән зур түгәрәк көзге сыман. Язгы гөрләвекләр күлне тирәнәйтә, ә яңгырлар саегудан саклый. Күл янында син үзеңне хыялый бер дөньяда дип хис итәсең.
Рөстәм монда җае чыккан саен килергә тырыша. Я җир җиләге җыючыларга, я балан, я чикләвеккә килүчеләргә иярә. Ә бүген ул күршесе Нәгыйм абый белән... (150 сүз)
(Камил Кәримовның “Исемсез күл” хикәясеннән)
Хикәя кыска булгач, мин балаларны тулысынча эчтәлек белән таныштырам. Геройларның эш-гамәлләре дә, Рөстәмнең Нәгыйм абыйга карата булган хөрмәте дә, әсәр ахырында яңгыраган “Исемсез күл булып калыр микән?..” дигән проблемалы сорау да читтә калмый. “Күл янында син үзеңне хыялый бер дөньяда дип хис итәсең”. Ә шул күлне саклап калу өчен кем нәрсә эшли ала?
“Яшел читлек” хикәясен мәгълүмати яктан да, тәрбияви яктан да бик отышлы әсәр дип саныйм. Мин бу әсәрне сыйныфтан тыш укырга бирәм. Чөнки бу дәрестә кычкырып укып анализлый торган әсәр түгел. Иң әүвәл укучы тыныч мохиттә, аңлап, күңеле аша үткәреп, өендә укып килергә тиеш дип саныйм. Инде кирәкле өзекләрен бергәләп анализлаганда да укып үтәргә мөмкин. Бернинди зоология дәреслегендә дә урман җәнлеге керпе турында бу кадәр гади тел белән язылмаган. Ана керпенең кешедән дә өстен сабырлыгы, куркыныч алдындагы сизгерлеге дә, оя сайлавы, ничек туклануы да аңлатылган. Әсәр тулысы белән предметара бәйләнештән тора. Әдәбият, биология, география бөтенлеге әсәрдә. Бу җәйдә соңгы каникулларын үткәрүче егет һәм кыз мәнәсәбәтләре; җан иясенә карата мәрхәмәтсез егет, табигать баласы булган кыз кичерешләре укучыларны да битараф калдыра алмый.
Тагын бер изложение текстының исеме - “Керпе гаиләсе” .
“Көндез алар – тугыз җан иясе – гел бер тирәдә, оя яныннан ерак китмичә генә җир иснәүдә. Өйлә вакытында кинәт әлсерәп, энәләрен артык тырпайтмыйча гына, бөтенесе бер күчкә оешып ял итәләр. Кичләрен исә төрлесе төрле тарафка тәгам эзләп чыга. Җәй ахырында тамак туйдыруның һич кыенлыгы юк: борыныңны җилгә каршы күтәрсәң, тәмле гөмбә исе килә. Ә гөмбә булган җирдә һәрвакыт бөҗәк бар. Дөрес, хәзергә баллы гөмбәләр генә чәчелеп үсә. Килер шундый чак: усак, каен, нарат гөмбәләре, гөреҗдәләр баш калкытыр, майлы гөмбәләр кабарыр. Керпенең гаиләсе, шул гөмбәләр янында чемченеп йөри торгач, шактый ризык табып, симергәнче – кышкы йокыга талганчы сыйланыр.
Әлегә җәй бирешми әле. Җиргә коелган ылыслар кипкән, атлаганда, чыртлап сына. Ипсезрәк бассаң – ылыс тәпигә кадала да, керпе кисәт авыртудан сискәнеп читкә сикерә.
Балалары инде үз тамакларын үзләре туйдырырга өйрәнеп килә. Шулай да көн эсседә алар бик ялкауланалар. Көн озын, һава эссе,төнге ау бик кыска – әниләренә бу кадәр гаиләне туйдырырлык сөт каян килсен. Тамагы кибә торгандыр шул...” (153 сүз)
(Камил Кәримовның “Яшел читлек” хикәясеннән)
Әсәрнең телен сурәтләү чаралары матурайта. “Август челләсе янган учак шикелле дөрләп торды-торды да тоташ яңгырлар килеп сүрелдереп куйды.” Бер җөмлә күпме белем бирә. “Челлә”, “тоташ яңгыр”ны аңлый укучы. “Янган учак шикелле” гыйбарәсен табып, чагыштыруны кабатлый.
Камил Кәримов хикәяләрен мин мәктәптән бик арып кайткач, башымны ял иттерер өчен дә укып куям. Җиңелчә юмор, йөгерек тел, эпитет, метафора, чагыштыру, сынландырулар, тотрыклы гыйбарәләр, афоризмнар, портрет, пейзаж күренешләре – болар барысы да әсәрләрне бай итә, укучыга якынайта. Һәр хикәядә өр-яңа герой, берсен-берсе кабатламый торган холык, эш-гамәлләр. Ә менә хисе уртак: беренче мәхәббәт хисләре, сагыну, кайгырту, яхшылык эшләргә омтылу. Соңгысы бүгенге мәктәп укучылары өчен ят хис дип әйтсәм ялгышмамдыр. Яхшылык эшләргә атлыгып тормый алар. Әле сораганны да җиренә җиткереп эшләргә иренә. Бу урында “Кышкы мәтрүшкәләр” хикәясенең герое – көн саен күршедәге чишмә буен кардан чистартып торучы егет образы ярдәмгә килә ала. “Бүген кышкы каникулның беренче көне. Каникуллар дип кояш чыкканчы йоклап ятмыйм. Көндәгечә иртүк торам да чишмә авызындагы бозны ватам, чиләктән чайпалып түгелгән сулар ялтыраткан сукмакка көл сибәм...” Менә шулай кызлар килгәнче, тап-такыр сукмак салып куючы егетнең күзе төшкән кыз алдында макталасы килүе дә гайре табигый хәл. “Тик Тәнзилә үзе моны белми, ахры...” Белмәгән кая?! Сер генә бирми икән бит Тәнзилә! Кыз күңелендә әлеге егеткә карата туган якты хисләр хикәядә шулкадәр җылы, якты итеп сурәтләнә. Көннәрдән бер көнне егетебез батыраеп, салкын чишмә суын эчеп, суык тидерә. Тәнзилә нишлиме? “Соңыннан гына аңладык. Ул, урманга барып, каравылчы Рәхмәтулла бабайдан мәтрүшкә алып кайткан икән.” Шулай изге гамәле, сүзсез кайгыртуы белән дәвалый ул күзе төшкән егетне. Яхшылыкка яхшылык көтеп утырмаска да, кешеләргә авыр сүз әйтмәскә дә, яшүсмер чактан ук кайгырту хисенең көченә төшенергә дә ярдәм итә торган “Кышкы мәтрүшкәләр”әсәрен мин рәхәтләнеп укучыларыма тәкъдим итәм. Әсәрдәге “ун сүзгә бер чын сүзе юк” фразеологизмын, “чиләкләрендәге суда үз йөземне күреп калдым” – гадәттән тыш арттыру алымын да таптырам. Балта остасы һөнәренә хөрмәт темасын да читләтеп үтмим. Бүгенге мәктәп укучысы чишмәдән көянтә-чиләк асып су ташу күренешен сәхнәдән күреп кенә белә. Бу яктан дә әсәр отышлы. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, ди халкыбыз. Укытучысы яки әти-әнисе, әби-бабасы сөйләп калдырмаса, каян белер бала. Бүген фольклор коллективлары тарафыннан сәхнәләрдә генә уйнала торган су ташу күренешен кечкенә генә хикәядә авыл көнкүреше итеп яктырткан язучыбызга рәхмәт әйтәсе генә кала.
“Гаҗәпләнмәгез, мин күп нәрсәне яратам: кояшны, күкне, авылымны, Мишә елгасын, укытучы Сабира апамны...” дип башланган хикәянең исеме “Иң гүзәл җир” дип атала. “Болытлар арасына кереп киткән кояшны да” сагынып яшәүче Гөлчирә, көн саен иртән мәктәпкә Сабира апасын да сагынып килә. Әсәр герое Сабира апа биология укытучысы, ә Гөлчирә исемле кыз урман каравылчысы булырга хыялланса, бу хикәя – үзе тулысы белән табигать һәм әдәбият дәресе. Хикәяне укыганда гербарийлар ясап мавыккан мәктәп еллары искә төшә. Аннан соң бу әсәрдә Гөлчирә күңелендә укытучы һөнәренә ничек мәхәббәт уянуы да аңлаешлы итеп тасвирлана. Камил Кәримовның “гөрләвекләр безнең авылдан кышны алып та китте” дип гөрләвекләрне җанландыруы, гади көнкүреш сүзләре белән аралашучы образлары укучылар аңына җиңелрәк барып ирешә.
Мәктәп программасында артык катлаулы, яшь үзенчәлекләренә тәңгәл килми торган әсәрләр дә җитәрлек. “Елмаю караңгы төндә дә, буран эчендә дә күренә икән!” ди автор “Ниләр уйлар икән?” хикәясендә. Шушы фикерне куәтләп, тәҗрибә арткан саен, кайбер әсәрләргә карата тәнкыйть тә арта. Балаларга гел әйбәт, тормышчан, күңелләрен дәвалый, иркәли торган әсәрләр генә укытасы килә. “Үз белдегең белән өлкәннәрне узма!” (“Кентаврлар көтүе” хикәясе), “Аз сүзлеләр күп уйлаучан була” (“Иң гүзәл җир” хикәясе), “Төнге юлда күкрәк киереп йөрим дисәң, син үзеңне иң көчле кеше итеп тоярга тиешсең” (“Дүртенче раунд” хикәясе) кебек афористик гыйбарәләр хикәяләрнең тематикасын билгели. Мәктәпләрдә гамәлгә ашырылучы яңа стандартларның таләбендә предметара бәйләнешкә басым ясала. “Карурманда кара песи” китабындагы һәр хикәядә табигать күренешләре, үсемлекләр, хайваннар, кошлар дөньясы, карурман хикмәтләре...
“Өйдән ризык алып барасың. Карурман уртасына җиткәч, песи ризыкны ашаса, минем яңа нигезем икән бу, дип, шунда яшәп калачак” дигән ырымның барлыгын Ирис исемле егет каян белер иде икән. Сөйгән кызына бүләк алырга акчасы булмыйча, Регина әбинең тавык йомыркаларын эчүче кара песиен урманга алып барып адаштырырга ялланган Ирис үзе адаша. Карурман нинди була дигән сорауга да җавап бар монда. “Урманның елан түше кебек дымлы һәм кар базыдай салкын куышы, шикле кыштырдаулары, төнге авыл урамында һич очрамастай ят авазлары, монда кунып калсаң, сине һичшиксез һәлакәт көтә, дип оран сала, малайның йөз тәңкәлек җанын үртәп, сагыш белән отыры күмә тора иде...” Каш ясыйм дип, күз чыгару кебегрәк килеп чыга бит. Ирис инде үзенең карурманда адашуын танырга мәжбүр булгач, бердәнбер якын җан иясен “сөенеченнән иң якын туганы итеп сөйде”. “Карурман аланындагы кара йомгак Ириснең аягына килеп сырпаланырга ашыкмады”. “Шулай да песи аны ташлап калдырмады, бер чама читтәнрәк теркелдәде, ул авыл эченә ашыккан кара төнне үзе белән бергә иярткән иде.” Кара төн, кара урман, кара песи, кара уй... Менә күпме эпитет, метафора монда. Кара төсләр әсәр ахырына капма-каршы ак төс белән алышына. Ак хыял, ак теләк, ак бәхет, якты киләчәк... “Яңа өй салып чыккач, бусагабыздан кертәм әле мин сине...” Халык күңелендә шундый ырым-ышану барлыгын да әлеге хикәя аңлатып бирә. Ирискә ияреп, үзең дә кара урманда адашып йөрисең. Чын вакыйга гына ышандыра, тормышчан әсәрне генә кат-кат укыйсы килә. Гомумән, китапның исеменә үк салынган карурман образын автор яратып сурәтли. Адәм балаларының бар зиһенен чуалтучы, җанын биләп алучы, йөрәген ешрак тибәргә мәҗбүр итүче беренче мәхәббәт хисләре дә нәкъ карурманга килеп керү төсле, минемчә. Я бергәләп бәхет юлын эзләп табасың, я адашып каласың...
Шул вакытта эчләреңне бушатырга көндәлек ярдәмгә килә. “Югалган малай язмалары” хикәясе “Нигә әле көндәлек язу гашыйлар эше генә булырга тиеш?” соравына җавап эзләүдән башлана. Җавабы да уку барышында табыла. “Кайсы гына дәрескә керсәм дә, һәр кагыйдә, формула, закон һәм теоремада Алсинә бар!..Җирнең тарту көче...дөрес бит, әй, Алсинә булган җир мине гел үзенә тартып тора.” Камил Кәримов яшүсмер егет-кызлар күңелендәге беренче саф, керсез тойгыларны бик зурлар, хөрмәтләп, олы якты хис дәрәҗәсенә үстереп, укучы күңеленә җиткерә. Яшүсмер елларым шактый артта калса да, “Карурманда кара песи” китабындагы хикәяләр һәм повестьларны укучы укытучы булуыма чиксез шатмын.
Фәридә Хафизова