«Согласовано» Руководитель МО _______ Сафина Э.С. Подпись Протокол № 1 от « 28 » август 2017 г. | «Согласовано» Заместитель директора по УР МБОУ «Мульминская СОШ» ________ Ахмитянова Ф. Р. Подпись « 28 » август 2017 г. | Утверждаю Директор МБОУ «Мульминская СОШ» ________ Р. В. Саляхов Подпись Приказ № 153/17___ от « 28 » август 2017г. |
Рабочая программа по предмету
« Әдәби уку» для 1 класса
учителя начальных классов первой квалификационной категории муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Мульминская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»
Сафиной Эндже Саматовны
Рассмотрено на заседании
педагогического совета
протокол № _2________
от « 28 » август.
Мульма
2017
Аңлатма язуы
1 сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы яңа федераль дәүләт стандартлары таләпләрен истә тотып, түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
“Россия Федерациясендә мәгариф турында” Россия Федерациясенең федераль Законы (29.12.2012 №273-ФЗ).
“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (гамәлдәге редакциядә).
Татарстан Республикасы Биктау муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Мүлмә урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2017-2018 нчы уку елына укыту планы.
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының “Мүлмә урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең башлангыч сыйныфлар өчен төзелгән гомумбелем программасы.
Белем бирү түбәндәге дәреслекләргә нигезләнеп алып барыла:
И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова”Әлифба” Язарга өйрәнү дәфтәре №1,2 ” Казан. «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты. 2014.
2. Мияссарова И. Х., Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р., Әлифба. 1 сыйныф. Дәреслек. – К: Мәгариф/Вакыт, 2011;
3. Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я, Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. Әдәби уку. 1 сыйныф. Дәреслек. — К, Мәгариф/Вакыт, 2012;
Әдәби уку — башлангыч мәктәптә төп предметларның берсе. Бу фән аша кече яшьтәге мәктәп баласына һәрьяклы белем бирелә. Укучының аңы дөньяны: әдәби әсәрләрне генә түгел, безне чолгап алган тирәлекне — кешеләр һәм табигать дөньясын да — дөрес кузалларлык сизгер була. Бары тик югары аң тәрбияләп кенә әйләнә-тирәлекне дөрес күзалларга мөмкин.
Федераль дәүләт белем стандарты информацион җәмгыятьтә аралашырлык шәхеснең күпьяклы үсешен күздә тота.
Башлангыч мәктәптә әдәбият дәресләренең төп максаты: 4 ел уку дәверендә балада дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәтү.
Төп идеяләр берничә һәм бу идеяләрне тормышка ашырмыйча торып максатка ирешергә мөмкин түгел.
Беренче идея. Уйдырмалар (мифлар), халык авыз иҗаты белән авторлар әсәрләренең бәйләнеше турында дөрес кузаллау булдырырга кирәк. Халык авыз иҗаты белән танышу язучылар әсәрләре белән таныштыруның алшарты булып тора. Аларны өйрәнү автор әсәрләрен уку белән параллель алып барыла. Язучылар үз әсәрләрендә түбәндәгеләрне куллана:
1) халык авыз иҗатының жанр төзелеше (әкият жанры);
2) халык авыз иҗаты әсәрләренең сюжет-композиция төзелеше;
3) кабатлаулар һәм әдәби иҗат алымнары.
Автор әсәрләрендә халык авыз иҗатын куллану гына әсәрне фольклор әсәрләр рәтенә кертми әле. Биредә конкрет кешенең уй һәм кичерешләре табигать ритмнарына туры китереп бирелә. Язучылар әсәрләре, тарихи вакыйгаларны үз эченә алып, кешеләрнең кичерешләре белән үрелеп барыла. Ә фольклор әсәрләрендә тылсымлы дөньяда яшәү күрсәтелә һәм ул һәрвакытта да геройларның җиңүе белән тәмамлана.
Икенче идея. Әдәбият дәресләрендә, ашыкмыйча гына, әдәби образ төшенчәсен кертә бару сорала (әдәби образ термины, билгеле, кулланылмый) Кече яшьтәге мәктәп баласын үзе аңларлык әдәби алымнар: чагыштыру, капма-каршы кую һ.б. таныштырып бару кирәк була.
Сәнгать әсәрләре, графика аша укучыларга әдәби образларның сынлы сәнгатьтәге ролен аңлатырга ярдәм итә.
Өченче идея. Кече яшьтәге мәктәп баласын башта халык авыз иҗаты әсәрләре жанрларын, ә соңыннан әдәби жанрларның үзләрен дә аера белергә өйрәтергә кирәк. Шулай ук һәр жанрның шартлы чикләрен билгеләргә өйрәтү дә таләп ителә.
Дүртенче идея. Кече яшьтәге мәктәп баласын шигъри әсәрләрне яратырга һәм аларны укып ләззәтләнә белергә өйрәтергә кирәк. Ә башлангыч сыйныфларда боларны өйрәтә алмасак, сәнгатьнең бер төре буларак поэзия алга таба күп кенә укучылар өчен аңлаешсыз булып калачак.
Махсус терминнар кертмичә генә, укучы аңында поэзиянең үзенчәлекләрен аңлату зарур. Рифма турында (парлы яки янәшә (аа,бб, вв,...), аралаш яки юл аша ( аб, ав), әйләнмә яки камаулы-боҗралы (абба,абва) формаларда була дип, шулай ук шигырь үлчәме турында да кузаллау булдырыла.
Әдәби уку курсында һәр уку елының үзенең аерым үзенчәлекләре бар. Бу фәнне укытуның төгәл бурычлары программа таләпләрендә ачык чагыла.
2 нче бүлек : 1нче сыйныф өчен программа таләпләре:
балада дөрес һәм йөгерек укуга ихтыяҗ булдыру (текстлар балаларга ошарга, тиз истә калырга, күбрәк уку теләге, уку барышындагы кыенлыкларны җиңү теләге уятырга тиеш);
алты-җиде яшьтәге балада беренчел уку күнекмәләре булдыру (шигъри әсәрләр белән бала кечкенәдән — балалар бакчасында йөргәндә үк таныш була, шигырь юлларының кыскалыгы укуга теләк уята, рифма аңа сүзне табарга ярдәм итә, үз көченә ышаныч уята, ритм кечкенә балаларның яшәү рәвешенә туры килә);
әдәбият үсешенең халык авыз иҗатыннан язма формаларга күчү эзлеклелеге аңлатыла (беренче сыйныф укучылары халык авыз иҗатының төрле формалары: фольклорның кече жанрлары, әйләнмәле, чылбыр, алдавыч әкиятләр, төрле авторларның балалар өчен язылган шигырьләре, кыска хикәяләр белән таныша );
алты яшьлек баланың әхлакый һәм эстетик үсеш дәрәҗәсе иң алгы планда тора (халык авыз иҗаты һәм әдәби әсәрләрнең сюжеты уен характерында бара; күпчелек текстлар балаларда юмор хисе тәрбияләүгә юнәлтелә).
нче бүлек: 1 нче сыйныф программасы эчтәлеге.
Балалар Әлифбадан әдәби укуга сиздермичә генә, эзлекле рәвештә күчәргә тиеш. Кече яшьтәге мәктәп балалары аңлап укуның беренчел күнекмәләрен ала, халык авыз иҗатының жанрлары белән таныша һәм аларны тормышта кулланырга өйрәнә. Аптыраткыч-алдавыч, әйләнмәле, чылбыр әкиятләрнең сюжет-композиция үзенчәлекләрен аера, авторларның чәчмә һәм шигъри текстлары белән таныша. Халык авыз иҗаты һәм шагыйрьләрнең шигъри әсәрләре аша, юл ахырындагы охшаш сүзләргә нигезләнеп, рифма, кабатлаулар, сәнгатьлелек турында беренчел кузаллау булдырыла.
Кыска текстлар һәм аларга ясалган иллюстрацияләрне чагыштырып, әдәби образның сәнгатьнең төрле төрләрендә тасвирлануы аңлатыла.
Беренче сыйныфны тәмамлаганда бала текстны аңлап укырга һәм аның эчтәлеге буенча үз фикерләрен әйтә белергә тиеш (дәреслектә бирелгән конкрет сорауларга җавап бирү формасында).
Балаларда халык авыз иҗаты турында гомуми күзаллау булдырыла, алар проза һәм поэзиянең үзенчәлекләрен танып беләләр, “автор”, “әсәрнең исеме” төшенчәләре бирелә, әсәрдәге персонажларны танып әйтә алалар.
Беренче сыйныфтагы төп бурыч — укуга кызыксыну тәрбияләү һәм дөрес уку күнекмәләре булдыру — икенче сыйныф өчен дә актуаль булып кала.
Программа әдәби әсәрләр белән эшләү юллары, алымнары белән таныштыра, шул ук вакытта укытучыга иҗади эшләү мөмкинлеге дә калдыра.
1 нче сыйныф
Шигырь һәм проза. Шигъри һәм чәчмә әсәрләр турында гомуми кузаллау булдыру. Әдәби әсәрнең исеме, авторы (язучы, шагыйрь), халык авыз иҗатында билгесезлек (авторы юк).
Халык авыз иҗаты һәм әдәбият
Халык авыз иҗаты турында гомуми кузаллау булдыру. Авторның булмавы, телдән сөйләм, практик-уен характерындагы кече жанр әсәрләре. Бишек җырлары, санамыш, табышмак, тизәйткеч, эндәшләр. Әйләнмәле һәм чылбыр әкиятләр. Халык авыз иҗатының табышмак, әйләнмәле әкият кебек формаларын практик яктан үзләштерү.
Сурәтләнгән вакыйгаларга карата автор фикере (әсәр исеме, геройларга характеристика, авторлар бәяләмәсе).
Әсәрнең эмоциональ тоны
Юмористик һәм җитди характердагы әсәрләр. Әсәрләрне китаптан кычкырып, яттан укыганда эмоциональ характерны чагылдыра белү. Тавыш төсмерләре: интонация, тон, тавыш көче, тембр, темп, пауза, логик басым, сүзсез мимика, хәрәкәтләр, ымнарны дөрес бирә алу.
Әдәби сәнгатьлелек чаралары
Текстны анализлау барышында сәнгатьлелек чараларын табарга күнектерү. Сурәтләү чаралары турында беренчел кузаллау булдыру, кабатлауларның мәгънәсенә төшенү, тавышның сәнгатьлелеген ачыклау: рифма, ритм төшенчәсе бирү.
Әдәби жанрлар
Жанрлар турында гомуми кузаллау булдыру:
Хикәя. Хикәянең исеме. Ике образны чагыштырып сөйли белү. Әсәрдәге геройларга карата үз фикерен белдерү.
Шигырь. Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү: шагыйрь матурлыкны тоя белергә өйрәтә. Рифма белән танышу: аны таба, куллана белергә күнектерү.
Библиографик культура. Дәреслектә җиңел генә ориентлашырга өйрәтү: “Эчтәлек” битеннән кирәкле әсәрне тиз генә эзләп табу.
Уку күнекмәләре. Укучыларны тиз һәм йөгерек укырга гадәтләндерү. Укыганда орфоэпия нормаларын төгәл саклау, дөрес тавыш төсмерләре (тавыш көче, темпы) белән укырга өйрәтү.
4 нче бүлек: 1 нче сыйныфны тәмамлаганда, укучыларның белеменә, эш осталыгына, һәм күнекмәләренә таләпләр:
әсәрне иҗекләп, аерым сүзләрне дөрес әйтеп укый белү;
текст эчтәлеген аңлау;
проза һәм шигъри әсәрләрне аера белү;
фольклор әсәрләрен аеру (табышмак, санамыш, тизәйткеч, эндәшләр һ.б.)
тексттагы кабатлаулар, рифма, эндәш сүзләрне табу, сорау һәм өндәү җөмләләрне тану
“Эчтәлек” битеннән кирәкле әсәрнең кайсы биттә булуын ачыклау;
бирелгән текстка карата сорауларга җавап табу.
Укучы түбәндәгеләрне белергә тиеш:
Учебно-тематическое планирование
по литературному чтению на татарском языке
Класс 1
Учитель: Машаева Фанися Рауфовна
Количество часов:
Всего 33 часа; в неделю 1 час.
Плановых контрольных уроков__________, зачетов_______, тестов______ч.
Административных контрольных уроков__________ч.
Планирование составлено на основе “Әдәби уку ” программасы Сафиуллина Г. М.. һ.б.. («Перспектив башлангыч мәктәп»)
Учебник:
Сафиуллина Г. М. һ.б. Әдәби уку 1 сыйныф. Дәреслек.. — Мәгариф/Вакыт 2012.
№ | Тема | Сә гать саны | Универсаль уку гамәлләрен формалаштыру | План буенча срок | Фак тик срок | Искәрмә |
1 | “Өч кыз”, “Куян кызы” әкиятләрен тыңлау. Сөйләм. 4-7 бит | 1 | Белергә тиеш: сөйләм, җөмлә, сүз, аваз төшенчә-ләрен, сүз(мәгънә белдерүче һәм ярдәмлек) белән җөмлә арасындагы аерманы Башкара алырга тиеш: 2 - 4 сүзле җөмләләр төзүне РУУГ:укучылар тарафыннан белгән һәм әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү ТБУУГ:рәсем нигезендә бирем үтәү, сурәтләү тибындагы сөйләм осталыгы формалаштыру КУУГ:күршең белән фикерләшү ШУУГ:дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү | 5.09 | 5.09 | |
2 | Текст. Текст кисәге буларак сүз. 8-9 б | 1 | Текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү | 13.09 | 12.09 | |
3 | Текст. Төп, ярдәмче сүзләр.10-12 бит | 1 | Текст төзү элементлары. Тәкъдим ителгән график моделе буенча хикәя эчтәлеген сөйләү | 19.09 | | |
4 | Авазлар. Сузык [а ],[ә ],[ы] авазлары, А,а, Ә,ә, Ы ы хәрефләре. 13-15 б | 1 | Белергә тиеш: уку гигиенасын һәм китапны саклап тоту кагыйдәләрен Башкара алырга тиеш: [а] һәм [ә] авазын ишетә әйтә һәм сүздә урынын билгеләүне,лексик берәмлеге буенча уйланган сүзне табуны, китапларны эчтәлегенә карап аеруны, китап, әсәр исемнәрен дөрес әйтүне; ТБУУГ:рәсем нигезендә бирем үтәү КУУГ:класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү РУУГ:белгәнне һәм белмәгәнне аера белү ШУУГ:иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру Белергә тиеш: хәреф һәм аваз турында төшенчәне калын һәм нечкә сузыкларны аера Башкара алырга тиеш: [у] һәм [ү] : [о] һәм [ө] авазын ишетә, әйтә, сүздә урынын билгеләүне, өйрәнелгән хәрефләрне тануны ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану ТБУУГ:рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү КУУГ:фикер йөртеп сөйләм төзү, күршең белән хезмәттәшлек итү РУУГ:эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү
| 26.09 | | |
5 | Сузык [э] , [и ], [у] авазлары һәм э,Э, и,И, у,У хәрефләре. 16-19 бит | 1 | 3.10 | | |
6 | Сузык [ү], [о] авазлары һәм ү,Ү, о,О хәрефләре. 20-23 бит | 1 | 10.10 | | |
7. | Сузык [ө] авазы, ө,Ө хәрефләре. Сузык авазлар турында өйрәнгәннәрне ныгыту. 24-27 б. | 1 | 17.10 | | |
8. | [н] авазы, н,Н хәрефләре. [л] авазы, л, Л хәрефләре. [м] авазы, м, М хәрефләре. 28-33 бит | 1 | Белергә тиеш: уку гигиенасын һәм китапны саклап тоту кагыйдәләрен үти Башкара алырга тиеш: [н] ],[л] авазларын ишетә, әйтә , иҗек һәм сүзләрне укуны ТБУУГ:әйләнә-тирә дөньяны танып-белү, реаль ситуацияне әдәби телгә күчерә белү РУУГ:тормыш тәҗрибәсен куллану ШУУГ:үз мөмкинлекләреңне, белү-белмәү чикләрен чамалау КУУГ:логик фикер йөртү осталыгы 2 ЧИРЕК | 8.10 | | |
9. | Тартык [р], [й], [ң] авазлары р,Р,й,Й,ң хәрефләре. 34-39 б | 1 | Тартык (р) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, Р хәрефе булган сүзләрен дөрес итеп укый белергә тиешләр. Калын сузыклы сүзләрдә е хәрефенең “йы” булып укылуын белергә ,сүзләрне дөрес укый белергә тиешләр, сүзләргә иҗек – аваз анализы ясый белергә тиешләр. Тартык (й) авазы белән сүзләр, җөмләләрне дөрес итеп укый белергә тиешләр.Сорауларга тулы җаваплар бирергә һәм кыскача эчтәлек сөйли белергә тиешләр. Ң хәрефле сүзләрне дөрес итеп укый белергә тиеш | 7.11 9.11 | | |
10 | Я,ю,е хәрефләренең ике аваз белдерүе. 40-43 б | 1 | Я, Ю,Е хәрефләренең ике авазга тамга булып йөрүләрен белергә, я хәрефле сүзләрне дөрес итеп укый белергә , текст өстендә эшли белергә тиешләр. Нечкә сузыклы сүзләрдә е хәрефенең “йэ” булып укылуын белергә ,сүзләрне дөрес укый белергә тиешләр, сүзләргә иҗек – аваз анализы ясый белергә тиешләр. | 14.11 16.11 | | |
11 | [д], [т]авазлары һәм д, Д, т, Т хәрефләре. 44-58 б | 1 | Тартык (т) авазын анык итеп әйтә белергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә сүзләргә иҗек – аваз анализы ясый белергә тиешләр. Тартык (д) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, д хәрефе булган сүзләрне, җөмләләрне , текстны дөрес итеп укый белергә тиешләр. | 21.11 23.11 | | |
12 | [з] авазы һәм з,З хәрефләре. 49-51 б. | 1 | Тартык (з) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, з хәрефе булган сүзләрне дөрес итеп укый белергә тиешләр. | 28.11 30.11 | 16.11 | |
13 | [с]авазы һәм с,С хәрефләре. [гъ], [г], [къ], [к] авазлары, г,Г, к,К хәрефләре 52-58 б | 1 | Тартык (с) авазын дөрес итеп әйтә белергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә,кушылмалар һәм кушылмага кермәгән аваз хәрефләре таба белегә, рәсемнәр буенча сөйли белергә тиешләр. Калын һәм нечкә сузык хәрефләре белән с хәрефен дөрес укый белергә тиешләр. Тартык (гъ) ,(г) авазларын сүздә ишетеп таный һәм дөрес әйтә белергә, Калын сүзләрдә алар “гъ”, дип, нечкә су зыклы сүзләрдә “г” дип укылуын белергә тиешләр. К, г хәрефләре булган сүзләрне дөрес итеп укый белергә тиешләр | 28.11 | | |
14 | Ирен-ирен [w] һәм ирен-теш [в] авазлары, в,В хәрефләре.[ф] авазы, ф,Ф хәрефләре. 59-64 б | 1 | Ирен – ирен (W) һәм ирен – ирен (в) авазларын дөрес әйтә һәм в.хәрефле сүзләрне дөрес укый белергә тиешләр. Сүзгә иҗек – аваз анализы ясый белергә, текст өстендә эшли бе- лергә тиешләр. Тартык (ф) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, ф хәрефе булган сүзләрне дөрес итеп укый белергә тиешләр. | 3.12 | | |
15. | [б] авазы, б,Б хәрефләре. 65-67 б. | 1 | Тартык (б) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, б хәрефе булган сүзләрен дөрес итеп укый белергә тиешләр. ТБУУГ:мәгълүмат җиткерүче символларны уку РУУГ:дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау КУУГ:фикер йөртеп сөйләм төзү ШУУГ:үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану | 20.12 | | |
16. | [п] авазы, п,П хәрефләре. [ж] авазы, ж,Ж хәрефләре.[ш] авазы, ш, Ш хәрефләре. 68-73 б. | 1 | Сөйләмдә (п) авазын дөрес әйтә, ишетеп таный, п хәрефле сүзләрне, җөмләләрне дөрес укый белергә , текст өстендә эшли белергә тиешләр. Тартык (ш) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, ш хәрефе булган сүзләрне , җөмләләрне ,текстны тулы сүзләр белән укый белергә тиешләр. Тартык (ж) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, ж хәрефе булган сүзләрен дөрес итеп укый белергә тиешләр. ТБУУГ: тормыш тәҗрибәсен кулланып, ситуациянең моделе буенча текст төзү КУУГ: фикер йөртеп сөйләм төзү, күршең белән хезмәттәшлек итү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү ШУУГ:дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү | 10.01 | | |
17 | [җ] авазы, җ,Җ хәрефләре. [ч] авазы, ч,Ч хәрефләре. 74-78 б | 1 | Тартык (ч) авазын әйтергә һәм сөйләмдә ишетеп таный белергә, ч хәрефе булган сүзләрен дөрес итеп укый белергә тиешләр,сорауларга матур итеп җавап бирә бирә белергә тиешләр. | 17.01 | | |
18 | [х] авазы ,х,Х хәрефләре. [һ] авазы , һ,Һ хәрефләре. 79-84 б | 1 | Тартык (х) авазын ишетеп таный һәм дөрес итеп әйтә белергә , х хәрефе булган сүзләрне дөрес укый белергә тиешләр. Тартык (Һ) авазы ишетеп таный белергә, дөрес укырга, сүзләрне иҗеккә бүлә; җөмләләрне сүзләргә тарката,текст белән эшли ; авазларга характеристика бирә;сүзләргә иҗек–аваз анализы ясый белергә тиешләр. | 24.01 | | |
19 | Ё хәрефенең ике аваз белдерүе. [щ] авазы, щ,Щ хәрефләре. | 1 | Тартык (Щ) авазын дөрес әйтә белергә, щ, ъ хәрефле сүзләрне дөрес укырга тиешләр.Алфавитны белергә тиешләр | 31.01 | | |
20 | [ц] авазы , Ц,ц хәрефләре. Ь (нечкәлек һәм аеру билгесе). Ъ (калынлык һәм аеру билгесе) . 86-89 б. | 1 | Тартык (Ц) авазын ишетеп таный белергә ,дөрес итеп укый, сөйли , сорауларга җавап бирә белергә тиешләр. ь , ъ хәрефләренең аваз белдермәгәнен белергә тиеш. Ь хәрефе белән дөрес итеп укый белергә , | 7.02 | | |
21. | Г.Тукай “Туган тел”, Ш. Галиев “Телевизор булды баш”, Р.Миңнуллин “Татарлар” | 1 | Шигырьләрне сәнгатьле укырга КУУГ:үз фикереңне тулы әйтә белү ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын төзү ШУУГ:сәламәт һәм имин яшәү рәвешенә ихтыяҗ тудыру РУУГ:үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү | 21.02 | | |
22 | Сәяхәт башы. | 1 | Белә:әдәби укуның нинди фән икәнен Эшли белә: китап белән эшли, китапның эчтәлек битен таба | 28.02 | | |
23,24 | Аптыраткыч әкиятләр сере. Халык авыз иҗаты әсәрләре. | 2 | Белә:аптыраткыч әкиятләрнең төзелешен Эшли белә:сәнгатьле итеп укый һәм аптыраткыч әкиятләр сөйли | 7.03 | | |
25 | Санамыш серләре. | 1 | Белә:санамышларның төзелешен Эшли белә:санамыш әйтеп уен оештыра | 4.04 | | |
26 | Борынгы санамышлар. | 1 | Белә:парлашып эшли, кече фольклор әсәрләрен аера, сәнгатьле укый Эшли белә: борынгы санамышларны яттан әйтә | 11.04 | | |
27,28 | Табышмак ничек төзелә. Әкият - халык авыз иҗаты әсәре. | 2 | Белә:”җанландыру”, “чагыштыру” сүзләренең асылын Эшли белә:табышмакларның җавапларын таба, предметларны чагыштырып табышмак төзи | 18.04 25.04 | | |
29 | Халык әкиятләре. | 1 | Белә:”эндәшләр” жанры, аның үзенчәлекләрен Эшли белә:текстны дөрес интонация белэн укый, уку өчен темп сайлый | 2.05 | | |
30 | Тизәйткечләр. Эндәшләр. | 1 | Белә:”тизәйткеч” жанры, Эшли белә:фольклорның кече жанрларын аера: табышмак , санамыш, тизәйткеч, эндәш, аптыраткыч әкиятләр | 16.05 | | |
31,32 | Охшаш яңгырашлы сүзләр. | 2 | Белә:әсәрнең эчтәлеген Эшли белә:текстны анализлаганда, сәнгатьле итеп сөйли. Шигъри һәм чәчмә әсәрләр т урында гомуми күзаллау | 23.05 | | |
33 | Рифма һәм шигырь мәгънәсе. “Серле ачкыч” клубына хат язу. | 1 | Белә:әсәрләрнең эчтәлекләрен Эшли белә:проза әсәрләрен шигъри әсәрләрдән аера. | | | |
I сыйныф әдәби укудан йомгаклау-тикшерү эше
Укучының бурычы:
“Әдәп башы матур гадәт” бүлегеннән Р. Ишморатованың “Яңа чана” хикәясен мөстәкыйль рәвештә укып чыгу һәм тест биремнәрен язмача үтәү.
Тест 3 кисәккә бүленгән 9 биремнән тора:
I. 1 – 5 нче биремнәр – җавап вариантын сайлап алу.
II. 6 – 8 нче биремнәр – үзең уйлап җавап язу.
III. 9 нчы бирем – иҗади характердагы эш башкару.
Укучыларга киңәшләр (I сыйныфта укытучы телдән әйтә):
Текстны игътибар белән тулысынча укып чык.
Тест биремнәрен карап укы.
Эшне бирелгән тәртиптә үтәргә тырыш.
Биремнәрдә бер генә дөрес җавап булырга мөмкин.
Эш барышында текстка карандаш белән тамгалар куярга ярый.
Дөрес җавапны “V” тамгасы белән билгелә.
II һәм III кисәк җавапларын бирелгән юлларга яз.
I кисәк
1. Яңа чана кемнеке?
а) Илдарныкы б) Гүзәлнеке
ә) Фираяныкы в) Раиләнеке
2. Кайсы җөмлә “Яңа чана” әсәреннән алынган?
а) Раилә, кил, тимераякта шу!
ә) Илдарга да яңа чана алганнар!
б) Кит, кит, бирмим, йә ватарсың!
в) Раилә чанасын Илдарга бирде.
3. Фирая белән Гүзәлгә туры килә торган сүзне тап.
а) уңган б) юмарт
ә) шаян в) матур
4. “Саран” сүзенә охшаш мәгънәле сүзне билгелә.
а) куркак б) әләкче
ә) ялкау в) комсыз
5. Әсәрдәге җөмләләрне дөрес тәртиптә урнаштыр.
а) Аны хәзер яңа чана да шатландырмый иде инде.
ә) Раилә горурланып шуды яңа чанада.
б) Тик Раиләнең генә чанасы юк.
в) Илдарга чанасын бирергә теләде. (б, ә, в, а)
II кисәк
6. Раилә әтисенең сүзләрен дөрес аңлаганмы?
_________________________________________________________
7. Нинди кешене юмарт дип атыйлар?
_________________________________________________________
8. Бу хикәя безне нинди булырга өйрәтә?
__________________________________________________________
III кисәк
9. Син Раилә урынында булсаң, нишләр идең? 1-2 җөмлә белән язып куй.
________________________________________________________________________________________________________________________________
Бәяләү
I сыйныфта билгеләр куелмаса да, аларның танып белү һәм универсаль уку гамәлләрен башкара белү дәрәҗәсенең үсеше һәрвакыт күз уңында тотыла һәм бәяләнә:
– 1 – 8 нче биремнәр барысы да дөрес булса – югары дәрәҗәдә;
– 6 – 7 биремгә җавап дөрес булса – материалны үзләштерү дәрәҗәсе нормада;
– 3 – 4 җавап дөрес булса – материалның авыррак үзләштерелүен аңлата;
– 9 нчы бирем аерым бәяләнә: эшли алса, укучы мактала.