16
А.Б.-Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, ата-аналар, укытучылар һәм укучылар!
Бүген сезнең өчендә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнен берсе. Буген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырыячак.
Сонгыкыңгырауул, уртамәктәпнетәмамлап, зуртормышка , олы дөньяга юлланган матур да, тыңгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның укытучылары белән хушлашу авазы.
А.Б. Кичәбезне ачып җибәрергә сүзне мәктәп директоры Илнур Магсумовичка бирәбез
(Мәктәп директоры, килгән кунаклар чыгышы)
Гулия:Ишетәсезме, соңгы кынгырау чынын? Ул безне11 ел буена озата килде. Беренче белем көне дә безнең хәтерләрдә нык саклана әле. Балачакның иң кадерле, якты һәм мөкатдәс бәйрәме – тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән көндер.
Ибраһим:Мәктәп еллары!
Нинди гүзәл көннәр!
Тупланганнар аңа барысы да:
Укучының кайгы-шатлыклары,
Яшь кызларның сагышы…
Шау-гөр килеп узган кичәләр,
Яшьләрнең шат, шаян жырлары,
Яшь кызларның керсез хыяллары,
Җырлап үткән мәктәп еллары.
Синдә кала, барысы синдә кала
Гүзәл уку, мәктәп еллары.
Эльза: Әти-әнием белән җитәкләшеп беренче мәртәбә мәктәпкә килдем. Нинди бәхетле, шатлыклы, әйтеп бетергесез куанычлы көн идее бу! Мәктәп бусагасын атлаганда шатлык, куаныч хисләре белән беррәттән, күңелемне ниндидер дулкынлану, курку хисләре дә биләп алган иде. Курәсең, кечкенә балага бу зур һәм таныш булмаган мәктәп чит булып тоелгандыр.
Жыр «Хәтерлим мин әле бүгенгедәй».
А.Б. - 2007 елның беренче сентябрен хәтерлисезме? Энә - җептән генә төшкән яңа форма киеп, кулга чәчәк бәйләме тотып сез бу көнне тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кердегез.Сезне елмаеп беренче укытучыларыгыз каршы алды, хәреф танырга өйрәтте.
Гөлинә:Беренче укытучымның назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, барлык курку хисләрем юкка чыкты. Тизрәк бу мавыктыргыч яңа мәктәп дөньясына кереп чумасым килә башлады. Шушы бер күрүдә үк үз иткән, якын иткән һәм яраткан кешеләребез – иң беренче укытучыларыбыз Рәйсә апа, Рашат Галимҗан улы, Миләүшә Рафаил кызы,Миләүшә Харис кызы, Рәхимә Зөфәр кызы иде. Алар укытырга авырсынмадылар, сабый күңелебезгә ачкыч таба белделәр, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булдылар! Алар безнең белән шатландылар да, көенделәр дә, көнне төнгә ялгап, безнең язмыш өчен яшәделәр, намуслык, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәттеләр. Рәхмәт сезгә беренче укытучыларыбыз.
Илһам: Тәүге класс, тәүге класс,
Искә алдык сине бераз.
Өйрәттен син язарга да,
Укырга да, санарга да.
Рәхмәт сезгә, рәхмәт сезгә
Әнидәй булдыгыз безгә.
Гел тырыш, унган балалар
Укырга керсеннәр сезгә.
Тәуге укытучыбыз булып
Хәтердә уелып калдыгыз.
Рәхмәт сезгә!
( 1 нче укытучы чыгышы.)
Эльза: Хөрмәтле укытучыларыбыз! Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызды үтә жаваплы да, авыр да, кызыклы да көннәрне санап бетергесез күп булгандыр. Сез күпме кеше күңеленә изгелек орлыклары, жуелмас эз һәм сукмак салгансыздыр. Карасан, бүген дә йөзегездә шул ук мөлаемлык, шул ук чибәрлек очкын чәчеп торган күзләр.
Укытучы язгы кояш кебек,
Куңелемне назлап җылыта.
Авыр чакта ярдәм кулы суза,
Сабыр сүзе белән юата.
Самат:Белем сере белән сукмаклардан
Ачтын миңа юлның яктысын.
Укытучым, җырларымда чагыла
Изге уйларымның яктысы.
Нинди рәхмәтләрдә аз булыр күк,
Аз булыр күк кылган теләгебез.
Зур хөрмәтләр белән моң-җырыбыз
Булсын сезгә безнең бүләгебез.
Жыр: «Укытучым, Сезгә карап».
Гөлинә:Без үзебезнең сыйныф җитәкчеләренә эндәшәбез. Безнең туган мәктәбебезгә мәхәббәтебез сездән башланды.Сез безнең өчен изгелек, дөреслек, белем иясе булдыгыз. Без сезгә чын күңелебездән ышандык.
Ишек төбендә елмаеп
Каршы алдын укытучым.
Куркып кына килгән идем
Сөенеп сезгә чәчәк суздым.
Борчуда да, шатлыкта да
Безнеңхәлгәсезкердегез.
Яшәргә дәрт, укуга көч,
Белем ачкычы бирдегез.
Гөлия: Сыйныф җитәкчеләребез
Эльмира Наилевна, Гөлзада Газинуровна
Сезгә теләк:
Бәхетле, сәламәт булыгыз.
Кайгы-хәсрәтсез үтсен
Сезнең тормыш юлыгыз.
Тормышка аша күрсен
Сезнең бар теләгегез.
Рәхмәтебезне аңлата
Кечкенә бүләгебез.
11 классны без тормышыбыз, тәртибебез, укуыбыз өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы икенче әниебез-класс җитәкчебез Гөлзада Газинуровна җитәкчелегендә тәмамлыйбыз . Мәктәп елларында сез безнең яныбызда көн дә булдыгыз. Күңелебезгә ачкыч таба белдегез. Кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәттегез. Һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булдыгыз. Кирәк чакта терәк, кирәк чакта язгы җылы җилдәй йомшак, ә кирәк икән, кышкы салкыннардай кырыс та була белдегез. Сез безгә җил-яңгыр тидермичә, безнеү збалагыздай якын күреп ярдәм кулысуздыгыз. Сез безнең киңәшчебез, ә кайвакыт сердәшчебездә булдыгыз. Без һәрвакыт сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет-нәсихәтләрегезне исебездән чыгармабыз. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә!
А.Б. 11сыйныф җитәкчесе Гульзада Газинуровнага сүз бирәбез
А.Б. Икенче дәрес - математика. (Гөлия)
Җир йөзендә иң кызыгы шулдыр
Жәй буена алгебра укудыр.
Кем укымый, юлыбыздан китсен
Укыганнар «5» ле өмет итсен.
Алгебраны мәңге онытмабыз
Һәрчак хәтердә аны сакларбыз.
Файдасы куп аның кешеләргә,
Ярдәм итә ул бик куп эшләрдә.
Нурфия Рахимзяновна!
Рәхмәт сезгә, безнең өчен
Биктә нык тырыштыгыз.
Математик мәсьәләләр
Чишәргә булыштыгыз.
Тормыштагы мәсьәләләр
Катлаулы булмасыннар!
Калган укучылар сезне
Яратып тынласыннар.
Чәчәк тотып чыктым бүген
Укытучым, каршына.
Алдыгызда баш иябез
Рәхмәт әйтеп барсына.
Кайсы ил кайда урнашкан,
Нинди анда казылма.
Илсөяр апа өйрәтте
Безгә аның барын да. Эльза
Кайда яшәп, кем булсак та,
Булырбыз мең рәхмәтле.
Себерне дә, Сочины да
Белә алу – хикмәтле.
А. Б. Көн тәртибендә - рус теле. (Эльза)
Кая барма урыс теле кирәк,
Без ул телне ныклап өйрәндек.
Дәресләрдә урыс телендә без
Күпме әкият, шигырь сөйләдек.
Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул
Таһирә апа төсле укытучы.
Урыс телен өйрәнгән без икән
Юкка түгел, юкка түгелдер.
ТагираАсретдиновна!
Рәхмәт сезгэ! Спасибо!
Ике теле иттегез.
Хөрмәтебез билгесе дип
Чәчәк кабул итегез.
Ибраһим: Тәнәфес, тәнәфес
Ашханәгә керәбез.
Тәнәфестә бергәләп без
Ашханәгә керәбез.
Гульназ апа аш пешерә
Аны барыбыз беләбез.
Аш та тәмле, боткасы да,
Барысына да рәхмәт.
Тамак туйгач, дәресләрдә
Утырулары рәхәт.
Гульназ апа белән бергә
Эшли Флюза апа да.
Рәхмәтебезне җиткерәбез
Чын күңелдән аңа да.
А.Б. Татар теледәресе. (Гөлия)
Татар теле, туган телем
Иң яраткан үз телем.
Үз телемдә Нэфисэ апа
Яратып бирде белем.
Дәресләрдә инша яздык,
Мактап туган телне без.
Мәктәп елы хатирәсе
Булсын безнең гөлебез.
Нэфисэ Галимзяновна!
Үстердегез безнең сөйләмне.
Рәхмәт Сезгә, бездән бүләк
Аллы-гөлле чәчәк бәйләме
Мәктәптә дәресләр
Тәртип белән тезелә
Татар теле бетүгә
Физик культура керә. (Ибраһим)
Җитез, көчле, нык булуның
Серенә төшендерде.
Гаврил абый, ничә буын
Сезгә рәхмәтле инде.
ГТО нормаларын да
Тапшырабыз бик теләп.
Сау-сәламәт яшәгез Сез,
Бездән Сезгә – зур теләк.
Мөгаллимнәр мөгаллиме
Сез - Эльмира апабыз!
Гел күңелдә сакланырсыз,
Чөнки бик яратабыз. Гөлинә
Тарих, җәмгыять белеме –
Сез бирә торган фәннәр.
Эшегезнең остасы – Сез,
Сокланмас Сезгә кемнәр!
Дамир абый бездән
Патриотлар ясады,
Мылтык сүтеп җыйдырттырды
Командага атлатты. Илһам
Өйрәтте кыен хәлләрне
Авырсынмый чишәргә.
Рәхмәт сезгә, киңәшегез
Ярдәм итәр яшәргә.
Мәдинә апа белем бирде
Табигать фәннәреннән.
Бервакытта чыкмассыз Сез
Йөрәкнең түрләреннән.
Белем белән гел янәшә Гөлинә
Тәрбия, диләр, атлый.
Укытучым, өстәвенә,
Безнең тәртипне саклый.
Яңалыкларны безгә өйрәтүче, үзе беренчеләрдән булып техник алгарыш алымнарын өйрәнүче кем соң? Әлбәттә, информатика укытучысы Зөлфия апа:
Без интернет челтәрендә
Балык кебекйөзәбез. Илһам
Бөтенҗиргәкерәбездә,
Чыгалмыйинтегәбез.
Физика укыттыбезгә
Илнур абый - директор.
Аңлар өчен физиканы Гөлинә
Тавышланма, тик утыр.
Физика фәненукыта,
Улбезнең директор да.
Илнур Магсумовичны барыбыз
Хөрмәт итәбез шуңа.
Физика егет кешегә
Һәркөн кирәк, ди абый
Тәҗрибәләр, формулалар
Бигрәк күп, башта калмый.
Сезнең кебек сабыр кеше
Дөньядадыр бик сирәк,
Уңган Илнур абыйга
Һәйкәл куярга кирәк!
Ибраһим:
Инглиз теленә звонок бирәм
Сонламыйча керегез.
Һәр жирдә төгәллек кирәк
Шуны яхшы белегез.
От Канады до Тасмании
Сократится расстояние,
Если будешь ты знаком
С иностранным языком.
ГульзадаГазинуровна всегда встречает нас улыбкой.
В ней столько нежности, сердечного тепла.
Хоть и ругает нас - но за ошибки,
За то, что в голове у нас давно весна.
Нәгыймә, Фәнүзә, Гөлфинә апалар
Чиста тотамәктәпне.
Бүген сезгә шигырь аша
Әйтәбез без рәхмәтне.
Эшләрегез уң булсын. Гөлия
Изге булсын юлыгыз.
Салкын судан сакланыгыз
Сызламасын кулыгыз.
Самат: Мәктәбебезне күз карасыдай саклаучы техник хезмәткәрләребез һәм мәктәпне җылытучы кочегар абыйларыбызИлдар абый - Илһам, Әхмәт абый - Ибраһим: автобуста җилдертеп йөртүче Камил абый - Эльза: зур рәхмәт сезгә
Кадерле кешеләребез,
Сезне без бик яратабыз.
Сезгә бүген чәчәкләрнең
Матурын таратабыз. (Рифә апа – Ибраһим, Наилә апа - Эльза, Рәмзия апа – Самат)
ЖЫР:Кыңгыраулы мәктәп еллары
флешмоб
А.Б. Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Бүгенге бәйрәмдә иң-иң якын кешеләрегез - әти-әниләрегез дә катнаша. Алар сезгә тормыш бүләк иткән, сезне кадерләп, тәрбияләп үстергән. Алар сезнен саф йөрәкле, акыллы, мәрхәмәтле, алтын куллы булып үсүегезне тели.
Сез әти-әниләрегез алдында мәңге бурычлы. Аларның ныклы терәге, таянычы булыгыз, ышанычларын аклагыз.
“Менә, без дә үсеп җиттек” дибез. Ә бу сүзләр өчен без кадерле әти-әниләребезгә мең-мең бурычлы. Безнең өчен үткәргән күпме йокысыз төннәре, күпме борчылулары, күпме кайгы-сагышлары аша килдек без бу көнгә. Барысы-барысы өчен без аларга мәңге бурычлы.
(11 нче сыйныф укучыларына сүз бирелә)
1.Әти, кара, мин бит ничек устем, Курчаклар юк, чәч тә койрыксыз . Мәхәбәттән ахры керфекләрем Чыланганнар һичбер боерыксыз. 2.сизәсенме әни, мәктәп тәмам! Дәрес хәзерләүләр еракта Күпме борчылулар аша килде бу көн, Ала идек кайчак елап та. 3.әти, кара, мин бит ничек үстем, мәктәп чоры кайтмас теләп тә. Ә шулай да синең киңәшләрне Сорар кызың, ярдәм кирәктә. 4.әни, кара мин бит ничек үстем, Кичен очрашуга ашыгам, ә син мине һаман элеккечә, өйрәтәсең бары яхшыга. 5.Әти, кара, мин бит ничек үстем, Тик мин сиңа бик-бик бурычлы. Үз йөрәгең аша уздырасың Минем һәрбер ялгыш, уңышны 6.Әни, кара, мин бит ничек үстем, Тиз кабынам һәм кисәк тынам. Ә күңелем һаман элеккечә Зур булырга гына омтылам. 7.Әни, кара, мин бит ничек үстем, сөйләшмибез, хәтта ныгытып, сөйгәнемә СМСлар юллыйм кайчакларда сине онытып | 8.11 ел ул – мизгел генә түгел, Юллар булды кайчак – сикәлтә. Ул еллар бит бары сабырлыклар Кирәк булганлыгын искәртә. 9.Рәхмәт, әти, синең булганыңа, Елмаюларыңны яратам. Бәхетле һәи гел сәламәт булып, яшәсәң иде, дип , җан атам. 10.Әни синең кызың шундый үсте, Ә яшьләре ага ирексез. Мәктәп тәмам диеп нокта куя, Сиңа, әни, рәхмәтем чиксез! 11.Әйе, әни, без бит хәзер үстек, Буйлар – биек, үсте акыл да. Ә шулай да күңел гел таяна, Бары сезгә, сез бит алтын ла! 12.Еллар үткән саен сезнең хисләр, Сүрелмәсләр безгә , артырлар, Күпме язлар, сулар, алмашса да, Йөрәк аша хисләр кайтырлар. 13.Елмаюлы булсын йөзләрегез, Күз яшьләре томанлатмасын. Үстек диеп шәбәйсәк тә эле, сез бирәсез гел аңлатмасын. 14.Безнең өчен куйган тырышлыклар, Изгелекләр сезнең онытылмас. Һичбер кеше әти-әни кебек, миһербанлык игелек кылмас. 15.рәхмәт сезгә, кадерлеләребез, Сезнең алда башны иябез, Гомер буйларына сау-сәламәт, Рәхәт яшәгезче диябез! |
А.Б. Хөрмәтле әти-әниләр, ә хәзер сүзне сезгә бирәбез .
А.б. Кадерле дуслар! Сезне тәбрикләргә килгән беренче сыйныф укучысына игътибар итегез эле. Моннан күп еллар элек сез үзегез дә шундыйлар идегез. Сез дә шулай чыгарылыш сыйныф укучыларын озаттыгыз. Шушы урында, кулыгызга чәчәк бәйләмнәре тоткан килеш, Инде күп мәртәбәләр кабатлаган котлау сүзләрен эчтән генә кабатлап басып тордыгыз. 1 нче класс укучылары чыгышы.
1.Безгэ карагач, Сезгэ бик кызыктыр. Без нинди кечкенэ Э сез нинди зур. 2.Чэчэк эзлэп йорим кырларда Белмим сезне ничек зурларга. Телэп сезгэ изге телэклэр, Йолдыз булып яна йорэклэр. 3.Без укыдык бары «Элифба»ны, Э сез инде томнар укыйсыз. «Бар иде бит шундый чаклар»- диеп Безгэ карап авыр сулыйсыз. 4.«Сезнен кебек чакта», - дигэн булып Мыскыл иткэн булып сойлисез. Без белэбез: сиздермэскэ телэп, Бала чакны бездэн конлисез. 1.Синен эшен олеш булып керсен Ил тудырган боек маяга. Картайгачтын укенмэслек булсын, «Гомер утте диеп заяга». 2.Юк сезнен ата нигезен Корытырга хакыгыз. Авылга кунака тугел Яшэргэ дип кайтыгыз. | 1.Эйдэ узышабыз, - диеп Шаярткалап аласыз. Беренче килуегезгэ, Сабыйдай шатланасыз. 2.Бакчаларда сирень, шомырт Купме чэчэклэрнен торлэре. Сезне котэ торле юллар Котэ, дуслар, тормыш урлэре. 3.Булсан да син нинди эштэ Язын, жэен, козен, кышын. Булыр берэу синен белэн, Ул синен укытучын. 4.Самолетларда очсан да, Тракторлар йортсэн дэ, Мэктэплэр, йортлар салсан да, Корычлар эретсэн дэ - Синен хэрбер унышында Анын да олеше бар. Хэзерлэде чонки шуна Сине укытучылар. 3.Менэ монда мэктэп бусагасы - Юл башы ул алгы коннэргэ. Безгэ эле шунда тукталырга, Сезгэ инде ерак китэргэ 4.Сау булыгыз , апалар, Сау булыгыз, абыйлар. Сезнен арттан куып житэрбез без, Тик салыгыз безгэ ак юллар |
Нэни дустым, гади генэ кинэшем:
Кат-кат уйла хисапны,
Дөрес чыгар шул чакны.
Уйла җитез, уйла тиз,
Биш кат үлчә, бер кат кис. Ибраһим
Дәфтәрен чиста булсын,
Китабын көлеп торсын.
Ачып жибәргәндә син,
Узлегеннән укылсын.
Укыгыз сез, эзләнегез,
Хезмәт сөю, яхшы уку -
Шул сезгә теләгебез.
(бүләк тапшыру)
Башлангыч сыйныф укучылары башкаруында бию
Чәчәк тотып эле бүген генә
Килгән кебек сиңа, мәктәбем.
Инде менә сезгә, укытучылар, Самат
Сау булыгыз, диеп эйтәмен.
Монаймагыз эле, укытучылар,
Сагынышып сезгә килербез.
Урау юллар узып, таулар кичеп, Илһам
Сезнен хәлегезне белербез.
Соңгы тапкыр чыңлый бу кыңгырау,
Соңгы тапкыр дәшә дәрескә.
Укытучым, синен алда бүген
Сынаутотамсоңгыдәрестә.
Ел да шулайочаркошларкебек
Озатып кала мәктәп - изгейорт.
Сабыйчакныэзләп без килербез,
Онытмасин, мәктәп, безне көт.
Гөлзада Газинуровна: Ә хәзер мәктәптә укыган еллар истәлеге булып соңгы кыңгырау сезгә яңгырый, кадерле чыгарылыш класс укучылары.
Кадерле, 11 нчы сыйныф укучылары!
Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,
Хәзер инде очып китәсез.
Шатлык, сөенеч, изге күңел белән
Каршылагыз һәр көн иртәсен.
Эшләрегез һәрчак уңай булсын,
Изге хисләр безнең йөрәктә.
Хәерле Юл сезгә, укучылар -
Калабыз без шушы теләктә.
Ышанабыз сезгә: мәңге кызартмассыз,
Безнең йөзне, туган ил йөзен.
Онытмагыз, һәрчаккөтәсезне
Эти-әниләрегезнен нигезе.
Инде менә бүген кошлар кебек,
Иркен кинлекләргә очасыз.
Хәерле юл сезгә!
Ә хәзер11 класс укучыларын “Соңгы мәктәп вальсы”на чакырабыз.(Вальс)
А.Б.
ҖЫР: (Саубул мәктәп)
А.Б.Рәхмәт.Соңгы чыгарылыш кичәсе котлы булсын! Киләчәктә тормыш юлыгызда тел ачкычы, тапкырлык, зиһенлелек, тәүфыйк юлдаш булып, туплаган гыйлемнәрегезнең файдасын күреп, иминлектә яшәргә язсын, кадерле выпускниклар!
Бүген бездә яшьлек үзе кунак –
Бу кичәбез шуңа кадерле.
Бәхилләшмик, бары саубуллашыйк,
Янә күрешүгә кадәрле.
16