СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Статья "Биектау хәбәрләре" - "Көз иленә сәяхәт"

Нажмите, чтобы узнать подробности

   Табигатьтә алтын көз. Агачтагы яфраклар аллы-гөлле, алтын төсләргә кереп бизәлгәннәр. Әйтерсең, каядыр кунакка барырга әзерләнгәннәр. Кайберләре каядыр юл да тотканнар. Акрын гына, сабуллашкандай, ботактан-ботакка куна-куна, җиргә төшә һәм мәңгелек йокыга чума.

Просмотр содержимого документа
«Статья "Биектау хәбәрләре" - "Көз иленә сәяхәт"»



Көз иленә сәяхәт.

Табигатьтә алтын көз. Агачтагы яфраклар аллы-гөлле, алтын төсләргә кереп бизәлгәннәр. Әйтерсең, каядыр кунакка барырга әзерләнгәннәр. Кайберләре каядыр юл да тотканнар. Акрын гына, сабуллашкандай, ботактан-ботакка куна-куна, җиргә төшә һәм мәңгелек йокыга чума.

Менә без, “Чыпчык “Ромашка” балалар бакчасы”ндагы татар төркеме балалары белән көз иленә сәяхәткә килдек. Җиргә коелган алтын-сары, йомшак яфраклар өстеннән, тездән тиңтен ера-ера, посадка буйлап көзге табигатьне күзәттек. Көзге дымсу саф һава ничектер рәхәтлек бирә. Көзге моңсу тынлыкны балаларның шат, яңгыравыклы тавышы уятып җибәргәндәй була.

Көз турындагы белемнәребезне ныгыту максатыннан ике көн төрле посадкаларга бардык. Яфраклар җыеп, алардан бәйләмнәр ясадык. Төрле агачлар белән таныштык. “Шайтан” чәчәге, агулы гөлбадранны балалар якыннан үзләре күрде. Башка чәчәкләр калмаганда, алар болында бик матур булып үсеп утыралар. Үги ана яфраклары да саргаймаган.

Ерактан урманны күзәттек. Урман яшел, сары, кызгылт-сары, кызыл төсләргә төренгән. Үзенең серлелеге, матурлыгы белән безне таң калдырды. Икенче ягыбызда бөдрә таллар үсеп утыра. Аларның яфраклары әле саргаерга өлгермәгән. Һаман да яшел күлмәктән, тыныч кына, сабыр гына яшәүләрен дәвам итәләр.

Кыскасы, балаларыбыз һәр фасылның үзенчә матур, кирәкле икәнен төшенеп, көз турындагы белемнәрен ныгытып, зур канәгатьләнү хисе алдылар.

Сәяхәтебез күңелле һәм истәлекле булды.



Ганиева Гөлгенә Мәүлит кызы

Истәлеккә фоталарга төштек