СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сценарий 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне

Нажмите, чтобы узнать подробности

23нче февраль - Ватанны саклаучылар көнен уртанчылар һәм зурлар катнаш төркемнәре бергәләшеп әтиләр белән үткәрәләр. Кунакка шуоай ук Убырлы да килеп җитә. Бәйрәм төрле кызыклы уеннар, җырлар, биюләр белән үрелеп бара. 

Просмотр содержимого документа
«Сценарий 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне»




“Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының “Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе











23 февраль –Ватанны саклаучылар көне.


(Уртанчылар төркеме белән күңел ачу кичәсе)















Төзеде: Хадиева Гөлназ Искәндәр кызы.









2018 ел




Алып баручы: Исәнмесез, кадерле кунакларыбыз! Хәерле көн, дуслар! Бүген бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне. Кадерле әтиләр, абыйлар, бабайлар һәм аларга алмашка үсүче малайларыбыз, ихлас күңелдән сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз! Һәркайсыгызга сәламәтлек, бәхет, гаилә учакларыгызны сүндермичә, муллыкта яшәвегезне телибез. Бәйрәмебезне ачык дип игълан итү өчен сүзне балаларга бирәбез.

БАЛАЛАР СОВЕТ МАРШЫ КӨЕНӘ АТЛАП КЕРӘЛӘР. ТӨЗЕЛЕП БАСАЛАР.

Алып баручы: Әтиләр – безнең яклаучыларыбыз да, саклаучыларыбыз да, таянычыбыз да. Әйдәгез, балалар, бүгенге бәйрәмебездә Әтиләрне, абыйларны, бабайларны зурлыйк.

БАЛАЛАР ШИГЫРЬ СӨЙЛИЛӘР.

Чудесный праздник в феврале
Страна моя встречает.
Она защитников своих
Сердечно поздравляет! (Риназ)


Наша армия родная,
Стережет покой страны.
Чтоб росли мы, бед не зная,
Чтобы не было войны. (Амина)


Пограничник на границе,
Нашу землю стережёт.
Чтоб работать и учиться
Мог спокойно весь народ. (Раниль)


Бүген безнең бакчабызда

Шундый рәхәт,күңелле,

Чөнки кунак булып безгә

Әтиләребез килде. (Искәндәр)


Әтиләр илнең терәге,

Гаиләнең йөрәге.

Авырлыкларга бирешми

Әтиләрнең беләге. (Г.Ислам)


Бүген бәйрәм көнендә

Әтиләрне котлыйбыз.

Шатлык, бәхет, сәламәтлек

Һәммәгезгә телибез. (Лиана)


Дуслар бүген нинди көн?

Сез беләсездер, бәлкем?

Белмәсәгез үзем әйтәм,

Бүген бездә бәйрәм көн. (Алина)

ЗУРЛАР ТӨРКЕМЕ УТЫРА. УРТАНЧЫЛАР ТӨРКЕМЕ “ӘТИЕМӘ” ҖЫРЫН ҖЫРЛЫЙ.

Алып баручы: Дуслар, бүген бездә КВН – бик гаҗәп кызыклы уен. Ә кичәбезнең темасы: “Юл йөрү кагыйдәләре” дип атала. Уен-ярышта 3 команда катнашачак. Командаларга бүленү өчен әтиләребезне бирегә чакырабыз һәм түгәрәкләр алырга тәкъдим итәбез.

ӘТИЛӘР КЫЗЫЛ, САРЫ, ЯШЕЛ ТҮГӘРӘКЛӘР АЛАЛАР.

1 нче конкурс “Табышмак әйтәм – җавабын тап”

  1. Очмый, жуылдамый да,

Улу рам буйлап чаба.

Аның ике күзендә дә,

Яктырып утлар яна. (Машина)

  1. Сайрамый, оя да кормый,

Кешеләр һәм йөк ташый.

Кем миңа әйтер икән,

Ә бу нинди кош икән? (Самолет)

  1. Уф-уф сулар,

Уфтанса да алып китәр

Барыр җиренә җитәр. (Поезд)

  1. Ике көпчәкле арба

Утсыз да алга чаба. (Велосипед)

  1. Нинди гаҗәп бер өй бу.

Һәр ягы тәрәзәле.

Аяклары резина.

Бар ашаганы бензин. (Автобус)

  1. Авызы юк, борыны юк

Тик бар аның өч күзе.

Урамдагы хәрәкәтне

Көйләп торадыр үзе. (Светофор)

Тәнәфес: “Светофор” биюе башкаралар.

ЙӨГЕРЕП УБЫРЛЫ КЕРӘ, КУЛЫНДА СУМКА.

Алып баручы: Әбекәй, нигә безнең бәйрәмне бозып йөрисең?

Убырлы. Мин нинди әбекәй булыйм, мин данлыклы Убырлы бит.

Алып баручы: Убырлы, сумкада нәрсәләр ул?

Убырлы. Нәрсә булсын, юл кырыенда ниндидер рәсемнәр тора иде, үзләре матур, машиналарга да комачауламасыннар дип җыеп алган идем бит. Кисеп тә бетердем (Күрсәтә)

А.б. Убырлы, син нык ялгышлык эшләгәнсең бит, ул рәсемнәр юл билгеләре дип атала, машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә кирәк. Син бу билгеләрнең нәрсә аңлатканнарын беләсеңме соң?

Убырлы. Юк, белмим.

Алып баручы: Менә сиңа хәзер балалар сиңа ул билгеләрне җыеп нәрсә аңлатканын әйтеп бирерләр.

2 нче конкурс. “Юл билгеләрен җый” (Командалар җыя һәм аңлата)

Убырлы. Ай, балалар, сез бик уңган-булган икәнсез. Сез әйбәт җәяүлеләр. Ә менә карыйк әле, сездән нинди шофер чыгар икән?

УЕН: “ПАПАВОЗ” дип атала. Һәр командадан 1 шәр әти чакырыла. 3әр команданың балалары чакырыла. (беренче басып торган әти кеглялар арасыннан руль белән йөреп килә, артына бер баланы ала, аның белән әйләнә, һәм уен балалар беткәнче шулай дәвам итә).

ҖЫРЛЫ-БИЮЛЕ УЕН: “ЕДИМ-ЕДИМ”

Убырлы: : Ай-яй, оста шоферлар икән үзегез. Балалар, ә миңа китергә вакыт, киләсе очрашуларга кадәр.

Алып баручы: Хөрмәтле әтиләр, бүген сез безнең бәйрәмебезнең иң кадерле, иң хөрмәтле кунаклары. Җир йөзендә һәрбер бала әти дип әйтсен, әти канаты астында үссен иде. Һәр бала әтинең җылы, ягымлы карашын тоеп, таләпчән, ныклы сүзен ишетеп, дус, тату гаиләнең терәге әти икәнен сизеп яшәсен иде.

Әтиләрне котлау өчен сүзне уртанчылар төркем балаларына бирәбез.

УРТАНЧЫ ТӨРКЕМ БАЛАЛАРЫ ШИГЫРЬ СӨЙЛИ ҺӘМ “МИН ШОФЕР” ҖЫРЫН БАШКАРА.

Юлдагы кызык хәлләр” (Шаян сораулар)

Яшел” командага.

Ишегалдында Азат үзенең дусты Ришатны очрата. Ришат Азаттан: “Яңа зебра күрәсең киләме?” дип сорый һәм аны кулыннан тотып машиналар, автобуслар йөри торган юл кырыена алып килә. Син ничек уйлыйсың, малайлар ни өчен “зебра” карарга зоопаркка түгел,ә юл янына килгәннәр?Аңлат.

Җавап: Чөнки асфальтта ясалган буй-буй ак төстәге сызыклар “зебра” дип атала. “Зебра” аркылы җәяүлеләр юлны аркылы чыга.

 “Сары”командага.

Булат беркөнне үзенең дусты Руслан янына баргач, үзе белән булган хәлне сөйли. Ул юлны аркылы чыгарга җыенган һәм светофор аңа сары “күзен” кыскан. Ә дусты моңа ышанмый. Сез ничек уйлыйсыз? Бу хәл булырга мөмкинме?

Җавап: мөмкин. Әгәр светофор сары “күзен” кысса, юл аркылы чыкканда бик тә игътибарлы булырга кирәк.

Кызыл” командага.

Равил беркөнне урамда “Йөгерүче кыз белән малай” билгесе күрә һәм юл аркылы йөгереп чыга. Аны инспектор күреп туктата һәм кисәтү ясый. Сез ничек уйлыйсыз, инспектор ни өчен Равилне орышкан?

Җавап: Равил күргән билге машина йөртүчеләр өчен. Бу билгене балалар бакчалары, мәктәпләр янына куялар.

ЗУРЛАР КАТНАШ ТӨРКЕМЕ “ОБУЧАЮ.СЯ “СВЕТОФОР” ҖЫРЫН ҖЫРЛЫЙ. ШИГЫРЬ СӨЙЛИЛӘР.

Әле ярый сез бар җирдә,

Безнең иң ныклы терәк.

Бәхетебез тулы булсын,

Сез безгә шундый кирәк. (Ф.Ильяс)


Әниләр белән бергәләп

Озын-озак яшәгез.

Шатлык килсен өебезгә,

Кайгы-хәсрәт күрмәгез. (Ильвина)


Күргәнегез бармы сезнең

Минем әтине рульдә.

Җырлап йөри машинасы

Ватылмаса , әлбәттә. (Рузиль)


Әти мине ярата

Бик кадерләп үстерә.

Мин йөткерсәм, йөткерә.

Мин төчкерсәм, төчкерә. (Зәринә)


Горурланам әти белән,

Аны бар да ярата.

Мактау сүзләре әйтәләр

Әтиемә карата. (Булат)


Эшләмәсә эшләмәсен,

Газетын укып торсын

Телевизор карап ятсын,

Әтием генә булсын. (Эмиль)


Я рядом шагаю,

За руку держусь!

Тебе подражаю,

Тобою горжусь.

Папа-ты друг самый лучший,

Всегда защитишь,

Где надо-научишь,

За шалость простишь. (Амир)


Менә нинди куаныч,

Менә нинди зур шатлык.

Әтиләр булса янда,

Безнең өчен горурлык. (Әнвәр)


Минем әти эш сөючән

Бик көчле, киң күңелле.

Тагын әле шаян да ул,

Күтәрә белә күңелне. (Рүзинә)


Дарят девочки с улыбкой,

Всем мальчишкам по открытке.

Просим гас не обижать

А беречь и уважать. (Дарина)

Алып баручы: Конкурсыбызны дәвам итәбез. “Юл математикасы” (Юл хәлләрен чишү) 

1нче бирем. “Яшел” төсле командага .

Җиде бала юлда туп белән уйнаганнар. Икесе өйләренә киткән. Калган балалар уйный калганнар.

Сорау: Ничә бала дөрес эшләгән?

Җавап: Берсе дә дөрес эшләмәгән. Чөнки юлда уйнарга ярамый.

 2нче бирем. “Сары” төсле командага.

Ике малай һәм өч кыз мәктәптән чыктылар һәм юлны аркылы чыгу өчен “зебра” янына килеп бастылар. Бу вакытта светофорның яшел уты җемелди башлаган иде инде. Малайлар тиз генә юлны йөгереп чыктылар, ә кызлар чираттагы яшел утны көтеп калдылар.

Сорау: Ничә бала юлны дөрес чыккан?

Җавап: Өч кыз. Чөнки яшел ут җемелди башласа, чыгарга ярамый.  Юлдан йөгереп чыгу да бик куркыныч!

 3нче бирем. “Кызыл” төсле командага.

Дүрт малай урам буйлап велосипедта йөрергә чыгалар. Бер малайга 13, ә калганнарына 15 яшь.

Сорау: Ничә малай “Юл йөрү кагыйдәләрен” бозмаган?

Җавап: Өчесе. Чөнки 14 яшьтән велосипедта йөрергә ярый.

УЕН: “БАНТИК БӘЙЛӘ” (УРЫНДЫККА БАУ БӘЙЛӘНГӘН, ШУЛ БАУГА ӘТИЛӘР БАНТИК БӘЙЛИЛӘР.)

УРТАНЧЫЛАР ТӨРКЕМЕ ЯУЛЫКЛАР БЕЛӘН БИЮ БАШКАРА.

“Дөрес әйт”уены. (3 командадан да 1 шәр әти чыга һәм балалар. Әтиләрнең күзләре бәйләнә, алар балалар арасыннан үз баласын танып алырга тиешләр)

Могҗизалар кыры” (3 командадан берешәр бала чакырыла, өстәлдәге барабанны әйләндерәләр, ук туктаган төснең конвертын алып, нинди юл билгесе чыккан, шуңа аңлатма бирәләр).

Алып баручы: Жюри карар чыгарган арада. Балалалар флешмоб бии.