СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сценарий общешкольного мероприятия на русском и татарском языках: «День Матери - Әнием бәйрәме»

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Общешкольное мероприятие, посвященное дню матери. Сценарий составлен на русском и татарском языках.

Просмотр содержимого документа
«Сценарий общешкольного мероприятия на русском и татарском языках: «День Матери - Әнием бәйрәме»»

5 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе

Тема: Габдулла Тукай “Су анасы”.

Максат:

1. Укучыларның Тукай турында белемнәрен, нинди шигырьләрен хәтерләүләрен, нинди әкиятләрен белүләрен кабатлау.

2. Балаларны “Су анасы” әкиятен аңлап, сәнгатьле укырга өйрәтү, текст буенча бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру.

3. Урлашу, алдашу кебек яман гадәтләрнең тәрбиясезлек һәм әхлаксызлык икәнен балаларга төшендерү.

Җиһазлау: Г.Тукай язган китаплар күргәзмәсе, “Су анасы” әкияте (мультфильм), “Туган тел” җыры язмасы, “ Г. Тукай турында презентация.


Дәрес барышы

I. Актуальләштерү.

- Исәнмесез, саумысыз!

- Хәерле көн, дисэм мин,

- Хәерле көн диябез.

- Кәефләрегез ничек сон?

Көзге матур кон кебек

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек.


- Балалар, буген безнен дәрестә кунаклар да бар, әйдәгез алар белән дә исәнләшеп үтик.

- Хәерле көн, исәнмесез!

— Утырыгыз, әйдәгез дәресне башлап жибәрик.

(“Туган тел” җыры яңгырый).

- Балалар, карагыз әле, нинди матур жыр янгырады, кем таныды бу жырны? Кем әйтә, нинди жыр бу?

- Әйе, дөрес, бу жыр «Туган тел» дип атала.

- Ә кайсыгыз әйтә ала, кем язган ул жырны?

- Шулай балалар, жырнын сузләрен Г. Тукай язган, э көе халыкныкы.

- Кем ул, Габдулла Тукай?

- Ул балалар язучысы.

- Балалар, ничек уйлыйсыз инде, кем турында бүген дәрестә суз барыр?

- Габдулла Тукай турында.

- Әйе, бик дөрес. Г. Тукай татар халкының иң яраткан талантлы шагыйре. Сөекле шагыйребезнең шигырьләрен бабаларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып үскән. Хәзер аларны без өйрәнәбез.

- Габдулла Тукайнын кайбер шигырьлэрен башлангыч сыйныфларда укып уткән идек инде, исегездә булса, Ә кемнен анын ижады белэн тагы да якынырак танышасы килә?

- Афарин, мин бик шатмын. Шулай итеп дәресебезгә нинди максат куябыз, балалар, бу дэрестэн нэрсэ котэсез?

- Габдулла Тукай турында кубрәк белергә.

-Бик дөрес сойлисен. Без бүген сөекле шагыйребез Г. Тукай турында белгәннәребезне искә төшереп һәм аның иҗатын өйрәнүне дәвам итәрбез.

- Әйдәгез презентациягә куз салыйк.


ПРЕЗЕНТАЦИЯ

Слайд 1. Г. Тукай ямьле яз аенда 26 апрельдә дөньяга килә. Ләкин ул бик яшьли әти, әнисез кала. Ятимлек ачысын бик иртә татый. Нәни Тукайның бала чагы Кырлай авылында Сәгъди абзый гаиләсендә үтә. Ул кулдан кулга йөреп төрле гаиләләрдә үскән. Г. Тукай үзе үскән авылларның матурлыгын, табигатен төрле әсәрләрендә сурәтләгән, үзенең уйнап үскән дус ишләрен, тормыш авыр булуга карамастан, бик яраткан. Кызганычка каршы гомере бик кыска була. Шуна карамастан бик күп әкиятләр, шигырьләр, поэмалар язган.

- Балалар, сез аның нинди әкиятләрен, шигырьләрен беләсез? Әйдәгез, искә төшерик әле.

-Сезгә жинелрәк булсын өчен мин рәсемнәр әзерләдем. Сез шул рәсемнәр буенча шигырьләрне танып безгә исемен әйтерсез.

(Балалар чыгып, үзләренә таныш рәсемнәрне күрсәтәләр).

- Афарин, балалар! Г. Тукайның шигырьләрен халык бүген дә яратып укый. Аның әсәрләренә композиторлар көйләр язалар, режиссерлар кино төшерәләр, мультфильмнар ясыйлар. Бүген без шагыйрьнең тагы да бер иҗаты - “Су анасы” әкияте белән танышырбыз.

Шулай итеп дэресебезнен темасы:

Слайд 2. Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты. Г.Тукайның «Су Анасы» әкиятендә әхлак мәсъәләләре.

-Дэресебезнен максатлары:

Слайд 3.

Кинәт ишектән малай йөгереп керә:

— Әй, чабам мин, әй чабам,

Әй чабам, мин, әй чабам!..

Су анасы да минем арттан чаба…

Укытучы:

— Ник чабасың? Су анасы ни очен синең артыңнан чаба?

— Әйдәгез, бу сорауга җавапны нәкъ шушы әкияттән эзлик.

а) Сүзлек эше.

— Башта мин бу поэмада очраган авыр сузлэрне анлатып утәсем килә. Игътибар белэн тынлыйбыз, кабатлыйбыз һәм истә калдырабыз.

Һавада (на небе), бервакыт (однажды), ахыры (конец), ахры (вероятно), шаять, шәт (наверно), берлән – белән (союз “и”), сачен – чәчен (волосы), кыйсса – хәл (событие), угълын – улын (сына).

б). -Матур итеп утырдык, игътибар белән тактадан әлеге әкиятнең мультфильм вариантын карыйбыз. (Интерактив тактада карау).

- Ничек сезгә әкият? Карточка курсәтәләр.

- Җентекләбрәк бу әкият-поэма турында физминуттан сон сөйләшербез.

-Әйдәгез әзрәк хәл җыеп алыйк. Басабыз.

Физминут «Пескәй».

а) Пескәй уяна, кирелэ

б) Пескәй акрын гына килә (аяк очында хәрәкәтләр);

в) Пескәй йөгерә (аяк очларыннан үкчәгә таба хәрәкәтләр башкарыла);

г) Пескәй бии (төрле бию хәрәкәтләре башкарыла).

- Балалар, әле елнын нинди мизгеле бара?

- Эйе, көзнен сонгы көннәре. Бер, ике көннән кыш та килеп житә, шулай бит?

- Э кайсыгыз кышны ярата, кул кутәрегез әле.

- Э кем нәрсә өчен ярата кышны?

- Кайсыгыздыр кар бәрешеп уйнарга яратам диде, әйдәгез без дә кар бәрешеп уйнап алыйк әле.

- Менә сезгә карлар. Алабыз hәм бәрешәбез. (Күңелле музыеа яңгырый)

III. Белемнәрне ныгыту.

Әкиятнең эчтәлеге буенча әңгәмә.

- Ә хәзер берәр кар шарын алабыз hәм утырабыз. Бу гади шарлар тугел. Һәр бер шарда әкият буенча сораулар язылган. Эйдә ачыгыз әле шарларыгызны.

- Балалар, сораулар номерланган. Аларны тәртип буенча укырбыз hәм жавап бирербез.

- Сезгә укырга, сорауга жавабыгызны уйлый торырга әз генә вакыт бирәм.

- Әйдәгез башлыйк. Беренче сорау кемдә?

1. Малай ялгызы гына су коенганда нинди хәлгә очрый?

- Малай су кереп чыккач су анасын куреп кала.

2.Су анасын күргәч, ул нинди хисләр кичерә?

- Малай нык итеп курка.

3. Малай су анасы суга чумгач нишли?

- Ул алтын таракны алып кача.

4. Малай дөрес эшлиме?

- Юк. Ул кеше әйберен ала, урлаша.

5. Алтын таракны алып кайтканны малай әнисенэ ничек анлата?

Ул әнисенә таракны таптым дия.

6. Малайның икенче хатасы нинди?

- Малай әнисенә алдаша.

7. Ул үзенең хатасын таныдымы?

- Мин уйлыйм әйе, таныды.

Малайның тәртибе үзгәргән дип уйлыйсызмы?

- Әйе.

8.Бу әкиятнең морале нәрсәдә?

- Бу әкият кешелэрне алдашмаска, урлашмаска өйрәтә?

IV. Шигырьне уку.

V .Группада эш.

Рэсемнэрне эчтэлеге буенча тезеп куярга.

VI. Йомгаклау сүзе.

— Менә, балалар, бер начарлык эшләү, үзе артыннан икенче начарлык алып килә икән. Урлашу, алдашу турында халык нәрсә ди икэн, эйдэгез укып китик (Татар халык мәкальләрен искә алу). “Бур булдың – хур булдың”.

“Каракның бүреге яна”.

“Без капчыкта ятмый”.

“Ялган сөйләгән — тотылыр, дөресен сөйләгән — котылыр .”

“Сүзе хакның, йөзе ак”.

- «Су анасы» образы мөһим фикерне чагылдыра (отоброжает важную мысль): кеше әйләнә - тирә дөнья белән гармониядә яшәргә тиеш, анда урнаштырылган тәртипне бозмаска тиеш һәм шул вакытта аңа явызлык кагылмаячак. Шуны онытмагыз балалар.

VII. Дәресебезне сөекле шагыйребез Габдулла Тукайнын «Туган тел» жыры белән башлаган идек, әйдәгез шул жыр белән бетереп куйыйк.

VIII. Дәресне йомгаклау: билгеләр кую.

Х. Өй эше: Әсәрнең эчтәлеген белергә, үз фикереңне әйтергә әзерләнергә.















































Дополнительный материал:

1. Малай ялгызы гына су коенганда нинди хәлгә очрый?

- Малай су кереп чыккач су анасын куреп кала.



2.Су анасын күргәч, ул нинди хисләр кичерә?

- Малай нык итеп курка.



3. Малай су анасы суга чумгач нишли?

- Ул алтын таракны алып кача.



4. Малай дөрес эшлиме?

- Юк. Ул кеше әйберен ала, урлаша.



5. Алтын таракны алып кайтканны малай әнисенэ ничек анлата?

Ул әнисенә таракны таптым дия.

6. Малайның икенче хатасы нинди?

- Малай әнисенә алдаша.



7. Ул үзенең хатасын таныдымы?

- Мин уйлыйм әйе, таныды.



Малайның тәртибе үзгәргән дип уйлыйсызмы?

- Әйе.

8.Бу әкиятнең морале нәрсәдә?

- Бу әкият кешелэрне алдашмаска, урлашмаска өйрәтә?