9
Якупова В.Б
СЦЕНАРИЙ
Җидегән чишмә буенда
(Сара Садыйкова иҗатына багышланган бәйрәм)
Сәхнәдә – экран. Урта өлештән як-якка ике утыргыч куелган. Алгы планнан кырыйдарак бүкән-утыргыч импровизациясе. Сәхнә каршындагы аскы өлештә “С.Садыйкованың истәлек өстәле” экспозициясе (өстәл өстендә чуклы җәймә, С.Садыйкова портреты, нәфис вазада чәчәкләр, шкатулкадан муенса чыгып тора, нота битләре ята.) Ут сүнгән. Экрандагы видеокадрда чишмә аккан эпизод. “Җидегән чишмә” көе яңгырый. Сәхнә артыннан тавыш:
Бу бәйрәм халкыбызның моң чишмəсе, Россиянең атказанган сəнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендəге Дəүлəт бүлəге лауреаты, мəшһүр композитор, җырчы Сара Садыйкова истәлегенә багышлана.
Яшь егет белән яшь кыз чыга, кыз кулында ромашка. Алар су чәчрәтешеп уйнашалар, егет битен юа, кулга-кул тотышып әйләнәләр дә, кыз йөгереп китә, егет артыннын йөгерә. Ут яна. Ак шәл бөркәнгән апа чиләк- көянтә белән чыга, су ала, Утырып дога кыла. Шул чак ике эшче егет чишмә буена килә (кепкалар, итекләр кигәннәр, җиңнәрен сызганганнар, берсенең иңендә сөлге) су эчәләр, юыналар. Кульяулыкларын чыгарып сөртенәләр. Апа белән күрешәләр, аның чиләкләрен алып, бергәләп китәләр. “Җидегән чишмә” көе акрыная һәм тына. Кошлар сайрый. Алсу чыга. Кәрҗин тоткан.
Алсу:
Алмаз тавышы:
Алсу:
Алсу битен юа. Алмаз керә. Аркасында рюкзак, колагында зур наушниклар, зур планшет тоткан. Планшетыннан нәрсәләрдер карый, сөртенә...
И, Алмаз! Куй әле шул планшетыңны, сал шул Чебурашка колакларын! Әнә нинди матур итеп кошлар сайрый, ә син ишетмисең дә...
Алмаз наушникларын сала-сала сорый:
Алсу:
Алмаз:
Алсу:
Алмаз:
Алсу:
Алмаз:
Алсу:
Алмаз:
Алсу:
Дүртенче сыйныф укучылары Зиннәт Вәли сүзләренә С.Садыйкова язган “Иртәнге нур” җырын башкара. Алар белән кергән ике бала алып баручылар янына кушыла.
Иртәнге нур
Туган илкәем, сөйгән җиркәем,
Иртәнге саф нурга күмелгән,
Урман буйлары, басу юллары,
Бигрәк инде матур күренә.
Урман буйлары, басу юллары,
Бигрәк инде матур күренә.
Уяна Сабый, елмаеп карый
Иртәнге саф кояш нурына,
Матур уйларым, татлы хыялым,
Кушылсын шат хезмәт җырына.
Матур уйларым, татлы хыялым,
Кушылсын шат хезмәт җырына.
Иртәнге нурда иң якты уйлар,
Кая барсам минем күңлемдә!
Һәрвакыт шулай сайрасын тургай
Туган илнең тыныч күгендә.
Һәрвакыт шулай сайрасын тургай
Туган илнең тыныч күгендә.
Алмаз:
Алмаз планшеттан укый. Балалар утырышалар, тыңлыйлар. Ул укыганда экранда фотолар чыгып бара.
Экрандагы фотода С.Садыйкованың яшь чагы.
Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казанда туа. Сараның әтисе Гариф, әнисе Бибигайшә кызларына бик матур исем сайлыйлар. “Сара” сүзе кайсы гына телгә тәрҗемә итсәң дә, “затлы, зиннәтле” дигәнне аңлата. Бу исемгә салынган үзенчәлекле затлылык, әле бишектә яткан нәни кызчыкларының гомерлек юлдашы булыр дип, юрады микән алар?.. Сараны шул заманның данлыклы кызлар мәктәбе - Фатиха Аитова мәктәбенә укырга бирәләр. Җыр дәресләре, хор белән җырлаулар Сараның иң яраткан эшенә әверелә, күңелен канатландыра.
Алмаз янына килеп, Алсу дәвам итә, планшеттан укый.
Сара Казан педагогика техникумында укый. Анда яшьләр куйган спектакльләрдә катнаша. Талантлы кызны Солтан Габәши дигән композитор күреп ала. Ул аңа “син җырларга тиеш, сеңлем” дип сәнгать дөньясына юнәлеш бирә.1922 нче елда Сара Садыйкованы Мәскәүгә Чайковский исемендәге консерваториягә укырга җибәрәләр. Ул татар опера студиясен тәмамлый. Галиәскәр Камал театрына кайтып, эшли башлый.
Мәрьям чыга, Алсу янына килә, бераз тыңлый.
Мәрьям апа:
Алсу:
Мәрьям апа:
Балалар:
Мәрьям апа:
М.Әхмәтшина җырлый.
Белегез шуны
Иртә таңнарда карыйм талларга,
Өзә үзәкне кошларның моңы.
Аерылсам сездән якын дусларым,
Саргаер идем, белегез шуны.
Кышлар китүен, көзләр җитүен,
Күпме кичерде гомерләр юлы.
Кояшлы язым, чәчәкле җәем,
Сез ул дусларым, белегез шуны.
Ямләна күзләр, тәмләнә сүзләр,
Бетә таралып күңелнең моңы.
Күрсәм яңадан сезне дусларым,
Бәхетем арта, белегез шуны.
Җыр тәмамлангач, С.Садыйкованың “Сюита”сы яңгырый. Экранда С.Садыйкованың пианинода уйнап төшкән фотосурәте. Фотоларга күрсәтеп, Алсу сорау бирә:
Алмаз планшеттан укый башлый:
Сара Садыйкова – татар опера театрына нигез салучыларның берсе. Укыганда ук кыз Мәскәүдәге “Эшче” театрында, аннан соң Казан опера театрында эшли, җырлап башкарыла торган төп рольләрдә уйный. Бу фотоларда Сара Садыйкова “Эшче” операсындагы - Сәлимә, “Сания” операсындагы - Сания, “Башмагым” музыкаль комедиясендә - Сәрвәр, “Наемщик” музыкаль драмасында – Зөбәрҗәт образларында. Сара Садыйкова иң талантлы опера җырчысы буларак дан казана, 1939нчы елда аңа “Татарстанның атказанган артисткасы” дигән мактаулы исем бирәләр.
Алсу:
Әйе, дуслар, Сара Садыйкова бик талантлы артистка була. Әмма милләтебез күңеленә ул үзенең җырлары белән урын алган. Аның легендар җырларын халкыбыз буыннан-буынга тапшыра.
Сара садыйкова көе, Роберт Миңнуллин сүзләре “Әнкәй”. Башкара Камалиева Гөлсирин.
Җыр тәмамлангач, “Беренче мәхәббәт” көе яңгырый.
Экран №5: фотоларда саргайган хатлар.
Алмаз:
Планшет актара-актара дәвам итә:
ГУГЛ дустым, әйдәле булыш!.. хәзер табабыз... Менә таптым, мә, Алсу, укы!
Алсу укый:
Алмаз дәвам итә:
Сара Садыйкова көе, Әхмәт Рәшитов сүзләре. Башкара Раушания Габбасова.
Беренче мәхәббәт
Хәтердә ул тыныч айлы кичләр,
Хәтердә бормалы су юлы.
Онытылмый беренче саф мәхәббәт,
Онытылмый Агыйдел сылуы.
Ул мине утларда яндырды да,
Тилмертте аерылу газабы.
Нигә соң чәчәктәй яшь гомернең
Кавышу булмады азагы?
Юлларда киртәләр очратсагыз,
Күңелегез булсада яралы,
Сез искә алыгыз яшьли сөйгән,
Беренче яраткан ярларны.
Алсу:
Әмма бу бәхет озакка бармый. Газиз авырып, 1933 елның ноябрендә үлеп китә. Сараның бернәрсәгә кулы бармый, яшисе килми, ул беркем белән дә аралашмый башлый. Гаилә дуслары Салих Сәйдәшев : “Син җырла Сара, җыр хәсрәтеңне җиңеләйтер,”- дип юата.
Алмаз:
1941 нче ел. Сугыш. Җыр, музыка тынып кала. Бу чорда Сара-сандугач та тына. Театрдан китә. Эшсез кала. Нишләргә? Кая барырга? Сараның күңелен аңлаучы, аңа ярдәм итүче кеше - Юлий исемле музыкант була. Ул да ялгыз яши, Сараны хөрмәт итә, тормышта бик булыша. Дуслык мәхәббәткә әйләнә һәм алар өйләнешәләр. Һәр гаиләгә кайгы-сагыш китергән сугыш Сараларның ишегенә дә шакый. Юлий сугышка китә, ләкин хәбәре булмый. Сара хат-хәбәр көтеп йөргәндә, кулына бер газета килеп керә. Анда шагыйрь Әхмәт Ерикәйнең “Көтәм сине” шигыре басылган була. Шундый кайгылы көннәрнең берсендә ул үзе дә сизмәстән бу шигырьне көйли башлый. Җыр халык арасында бик тиз тарала. “Көтәм сине” җыры сугыш кырына да барып җитә. Ә татар музыкасы тарихында әлеге җыр беренче татар тангосы булып кереп кала.
С.Садыйкова көе, Ш.Ерикәй сүзләренә “Көтәм сине” җыры яңгырый, шул көйгә сәхнәдә танго бииләр. Экранда С.Садыйкова фотосурәте.
Бию тәмамлангач, Алсу:
Менә бу фотоларда Сара Садыйкова җитәкчелегендә эшли торган хор коллективы чыгышлары сурәтләнгән. Яшь егетләр, яшь кызлар Сара апа хорында бик горурланып йөргәннәр. Шундый бәхетле егетләрнең берсе 1960нчы елларда Сара апа белән якын аралашып, ул җитәкчелек иткән хорда җырлаган Мансур Ганиев Түбән Камада яши. Бүген Мансур абый – “Җидегән чишмә буенда”гы бәйрәмебезнең мөхтәрәм кунагы. Каршы алыгыз!
Мансур Ганиев Сара садыйкова турындагы истәлекләрен сөйли.
Алсу:
Экранда С.Садыйкованың портреты.
Алсу:
Татар моңсыз яши аламыни?
Татар күңеленә моң кирәк?
Тальяныңны гына сузып җибәр –
Дәррәү кушылыр аңа мең тирәк.
Бәлки, халкым тарих чоңгылыннан
Моңы белән имин үткәндер.
Шул моң аңа сынмас канат булган,
Шул моң аны татар иткәндер.
Алсу:
Сугыш газабыннан котылган халкыбыз сагышланганда елый-елый моңланган. Киләчәккә өметләнгәндә җырлый-җырлый эшләгән. Сугыштан соң Сара Садыйкова бик күп матур җырлар иҗат иткән. Үзе дә матур күлмәген, энҗеле калфагын киеп, сәхнәләрдә чыгыш ясаган. “Калфаклы сандугач” дип зурлый халык аны.
Алмаз:
С.Садыйкова язган ”Әй язмыш, язмыш” җырының көе яңгырый. Сәхнә артыннан тавыш шигырь укый:
Бәхетле язмыш. Бәхетле иҗат
Җырлар гына да әй кочак-кочак.
Белми калмагыз, язган шигырь дә,
Калфагын кырын кадап куер да,
Килеп керер кебек сәхнә түренә.
Сәхнә түренә... Әнә күренә...
Сәхнәгә Сара Садыйкова булып киенгән артист чыга (Гөлсирин Камалиева) һәм С.Садыйкова иҗат иткән шигырьне укый.
Әллә нигә авыр бүген миңа,
Әллә нигә сыкрый йөрәгем.
Җанга җайлы урын табалмыйча
Әрнеп үтә матур көннәрем.
Нигә кеше кебек шатлана алмыйм,
Нигә көлә алмыйм мин бүген?
Ник каралган тормышым кояшы,
Ни каплаган бәхетемнең күген?
Әллә нигә бүген күңелем бизгән
Кешеләрдән, барлык дөньядан.
Әллә нигә бүген хәтерем калган
Дөньядагы барлык дорфадан.
Шулай үтәр микән бу гомерләр,
Шулай үтәрменме дөньядан?
Бу дөньяның чиксез гүзәллеген
Әле күңлем сөеп туймаган.
Яшел үләннәргә ятып аунар идем,
Сулар идем чәчәк исләрен.
Тып-тын гына тыңлап торыр идем
Йомшак таң җилләре искәнен...
Сәхнәгә башлангыч сыйныф укучылары чыгалар. С.Садыйкова сәхнә түренә чигә-чигә юкка чыга. Экранда С.Садыйкованың Түбән Камага килгәч төшкән фотолары. Башлангыч сыйныф укучылары Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган ”Үз илемдә” җырын башкаралар.
Үз илемдә
Яз да сайрый, көз дә сайрый
Бер нәни кош бакчамда.
Шул кошны сагынып кайтам,
Кая гына барсам да.
Бакчам гади, үсми анда
Кипарислар, хөрмәләр.
Миңа таллар кипаристан
Матуррак күренәләр.
Исем китми читтә үскән
Әфлисунга, бананга.
Ачы булса да, гашыйк мин
Миләш белән баланга.
Мин гашыйк илемдә үскән
Талларның барчасына.
Үз илемдә ямьле миңа
Бәрәңге бакчасы да.
Җыр тәмамлангач, залда “Җидегән чишмә” көе яңгырый.
Алсу:
Җидегән чишмә. 1981 елның 13 декабре. Яшьлек каласы Түбән Камада шушы шигъри исем белән аталган әдәби-музыкаль берләшмә оештырыла. Бүген бездә кунакта “Татарстанның сәнгать эшлеклесе”, “Җидегән чишмә” әдәби берләшмәсен оештыручыларның да, алып баручыларның да берсе Мингали Мөхәмәтшин. Мингали абый, бу берләшмәнең тарихы Сара Садыйкова белән ничек бәйле,шул хакта сөйләп үтмәссезме.
Мингали...Беренче тапкыр үткәрелгән зур бәйрәмдә шагыйрь Сибгат Хәкимнең җитмеш яшьлек юбилей кичәсе үтә. Бәйрәмнең тагын бер олы кунагы – Сара ханым Садыйкова була. Бу очрашу турында шәһәрдәш язучыбыз Фәтхулла Абдуллин үзенең истәлекләрендә болай дип язды: “Хөрмәтле кунакларга истәлекле бүләкләр тапшыру да безнең традициягә керде. Хәтерлим әле, “Җидегән чишмә” җырының авторлары Гомәр Бәширов, Сара Садыйкова белән очрашуда олпат язучыга затлы түбәтәй, ә Сара ханымга “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсе җитәкчесе Мәсгут ага Сибгатов:
Сандугачым, илһам качып
Китсә әгәр хәлләрең,
Исеңә ал, җилкәңә сал
Түбән Кама шәлләрен, – дигән шигъри сүзләр белән шәл бүләк иткәч, зал гөрләтеп кул чапты.
Сара Садыкова репертуарыннан бер җыр башкара.
Экранда С.Садыйкова портреты. ”Казан кичләре” көе яңгырый.
Алмаз:
Тормыш дəвам итə. Чишмәләр ага, кошлар сайрый. Һәр тарафта матур көй. Ул көйләрдә Сара Садыйкова моңнары да саклана, буыннан-буынга күчә. Ул язган җырларны халык аеруча яратып җырлый. Сара апа иҗатының дәвамчылары – моң ияләре, татар җырчылары аның җырларын сәхнәләрдән безгә җиткерәләр. Әйдәгез, барыбыз да яраткан җырчыларыбызга кушылып, Сара апаның “Казан кичләре” җырын җырлыйк.
Экрандагы караоке текстыннан карап, Хәсән Туфан сүзләренә язылган “Казан кичләре” җырын зал белән җырлыйлар.
Казан кичләре.
Кил әле, Иделнең җиләс җиле,
Юлларга чәчәкләр сип әле.
Ак булып, саф булып истә калсын
Казанның кадерле кичләре.
Туган ил чакырган зур юлларга
Китәрбез таңнарда без моннан.
Озатып калырсың безне, Казан,
Баласын очырган кош сыман.
Яшәрбез туган җир туфрагында,
Кырларда, Иделдә-диңгездә.
Исән-сау булсыннар балалар, дип,
Хәерле юл телә, Ил, безгә.
Экранда – С.Садыйкованың портреты. Җырның соңгы өлешендә сәхнәгә барлык катнашучылар чыга.
Ильвина:
Онытылмас моңнар бүләк иттең
Без җырларбыз синең хакыңда.
Китсәң дә син инде кайтмас булып
Зур мирасың калды халкыңа.