Межрегиональный конкурс творческих и проектных работ
учащихся “Династия России”, посвященный Году экологии
Эзләнү-тикшеренү эше:
Тема: “Табигатьтә – кунакта” (Жизнь в гармонии с природой)
Башкарды:
Мамадыш районы Владимир төп
гомумбелем бирү мәктәбенең
3 класс укучысы
Данилова Диана Демьяновна
Җитәкче:
Бачкова Елена Алексеевна,
биология-химия укытучысы
Владимир - 2017
Эчтәлек:
Эш планы.
Кереш. Мин табигать баласы……..……………………..3 бит
Авылым ел фасыллары………….……………………..3-5 бит
3. Табигать, спорт һәм мин.. ......................................... ......5 бит
4.Табигатьне саклауда минем өлеш ................................ ...6 бит
5. Эшкә йомгак ......................................................................6 бит
Кулланылган әдәбият.......................................................................7 бит
Кушымта
Дусларыма - китапчык.....................................................................8 бит
2017 ел – Экология елы
Тема: “Табигатьтә – кунакта” (Жизнь в гармонии с природой)
Максат: Туган як табигате белән горурлану, аны өйрәнү һәм саклау.
Җәй дә , кыш та бик күңелле.
Көз дә, яз да бик рәхәт.
Барысын да яратамын,
Уздырамын бик шәпләп.
Яз җиттеме – кошлар кайта,
Җәй җитүгә – шау- шулык.
Көзе җитсә – яңгыр ява,
Кыш җиттеме –салкынлык.
Кыш җиткәнне дә яратам,
Чана-чаңгы шуамын,
Һәрвакытта сау - сәламәт
Менә шуңа күрә мин.
Һәр ел фасылы үзенчә матур! Тик шушы илаһи матурлыкны күңелең белән тоеп, күзләрең белән күрергә, йөрәк аша үткәрергә генә кирәк!
Җәйге озын көннәрдә умартачы әтием белән мин авылым янәшәсендәге әкияттәгедәй тылсымлы урманда - Солдат аланында еш булам: әйләнә - тирәдәге хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән танышам, чәчәкләргә кунучы күбәләкләрне, төклетураларны күзәтәм, андагы серле авазларны тыңлыйм, урманда төрле үләннәр, чәчәкләр җыям, үсемлекнең матурлыгына сокланам да, бик нык ошаганнарын тамыры белән казып алып, өй бакчасына күчереп утыртам, су сибеп, чүбен утап торам,аның яңарып китүен күзәтергә яратам. Әнә шулай итеп, икенче язда кар китү белән безне ак, сары җилдәк , энҗе чәчәк , алсу- зәңгәр медуница, көйгәләк сәрдәнә каршылый.

Безнең бакча Мин абыем белән
Җәен бер почмакта бакчагыбызга үзгә ямь, хуш ис биреп утыручы бөтнек, сары һәм зәңгәр мәтрүшкә, ромашка, кырлыкның витаминга бай булуларын да искә алып - чәчәкләрен, гөлҗимешнең - тамырын, җимешләрен киптереп, әнием белән кышка фиточәй эзерләп куябыз, ә цикорийның тамырын кыздырып, кофе урынына кулланабыз. Цикорий яфрагы һәм сабагы исә салатларга чикләвек тәме бирүе белән дә үзенчәлекле. Әбием дә гел искәртеп тора, син бу үсемлекләр белән дуслаш кызым, озын гомерле булырсың,-ди.
Шулай да иң яраткан чәем - каен һәм җир җиләге салып ясалганы.
Куе үлән эченә качып, башларын иеп утыручы кызарып пешкән җиләкләрне ашарга гына түгел, ә җыярга да бик яратам. Иртән алсу таң аткач, чут-чут итеп кошлар сайравын тыңлый-тыңлый тиз арада чиләгеңне тутырып өйгә кайту –үз-үзеңне җиңү дә әле ул. Эни өстәп мактап та җибәрсә, арыгынлык та онытыла!

“Өй елгасы”ерганагы җиләкләре
Көндезләрен көтү көткәндә җиргә ятып бер үләннән икенчесенә күчә -күчә бал җыючы умарта кортларының безелдәвен, тырыш кырмыскаларның йөгерә – чаба йөк ташуларын да кызыксынып карыйм. Әле быел китапларда гына күрә торган һөд-һөдне дә күрергә насыйп булды үзебезнең Курач болынында, тик озак кына карый алмадым, өнемме - бу, төшемме дип челт- челт күзем йомган арада кисәк ялгыш хәрәкәт ясадым ахры, очып китте.
Авылыбыз урамнары буйлап сузылып кичке якта көтү кайтуын да, ялгышып өйгә кайтмыйча мутланып йөрүче бәрәннәрне эзләргә дә бик яратам мин.
Туган авылым гүзәл Владимир – зур шәһәрләрдән, олы юллардан читтә, гаҗәеп бай урманнарыбызга машина төтене түгел, тузан бөртеге дә үтеп керә алмас! Менә шундый экологик чиста урында яшәвем белән бәхетле дә инде мин! Мин бит авыл баласы-
Шәһәрдә булам сирәк,
Табигатен бик яратам -
Шуңа авыл бик кирәк!
Мин чынлап та табигать баласы бугай...
Көзләрен дә урманнан кайтып кермим, инде әтием белән мине сары, кызгылт яфраклы бөтенләй башка урман каршылый, ә агач төбендәге гөмбәләрне күреп исең китәр! Кояшның җылы нурларының, ләйсән яңгырларның шифасы, йомшак җилләрнең назлавы үстергән аларны! Чиләк-чиләк каен, усак гөмбәсе, черек имән төпләрендәге баллы гөмбәләр, гаскәр сыман тезелешеп утыручы җирән гөмбә,чыршы гөмбәсе, нәни төймәдәй берсеннән –берсе матур майлы гөмбәләр, берсе генә дә зур чиләк авызыдай гөреҗдәләрне күреп, хәйраннар кылып, Ходайга мең рәхмәтләр укып, шатлана-шатлана җыябыз без аларны! Әнием белән кышка нинди генә сый әзерләмибез: киптереп тә, кыздырып та, тозлап та, маринадлап та куябыз. Рәхим итегез кунаклар өебезгә - табигый чиста ризыклар белән сыйлыйбыз үзегезне!
Көзне алтын яфракларның аяк астында шыгырдавыннан тыш, кырларда өлгереп җиткән тук башаклар, сары көнбагышлардан, мине өз дип өзелеп утыручы тулып пешкән кызыл – сары алмалардан башка күз аллап буламы соң? Күрегезче минем туган авылымның гаҗәеп матурлыгын, байлыгын алтын көздә!
Татарстан урман полосасы Күзкәй бакчабызда Владимир кырлары
Әллә каян гына болытлар килеп чыгып, атналар буе көзге яңгырлар коюын да үзенчә яратам мин. Яңгырдан соң туган җирем яшәреп, сафланып кала, ул һавадагы гына түгел, күңелдәге эч пошуларны да юып алгандай итә.
Кышын җылы өйдә - җәен һәм көзен әзерләгән тәмле ризыклар белән сыйланып, тәмле чәйләрэчкәндә бигрәк тә күңелле! Ә тышта Кыш бабай тәрәзәләрне үзенең пумаласы белән оста бизәп “Кышкы урман” иҗат итә! Урамга чыксаң бар дөнья ап-ак! Карларның күзләрне камаштырып җемелдәвен, ак шәлләрен ябынган гүзәл каеннарны күзэтү җанга әйтеп бетермәслек рәхәтлек өсти!
Мамык карларның кояшта ялтырап, күзләрне камаштырган мәлдә, чаңгыда җилдерергә бик яратамын. Безнең мәктәп район күләмендә генә түгел, республикага да чаңгы спорты мастерлары биргән мәктәп! Мин дә өлкән абый-апалардан калышмыйм! Кышын чаңгы спорты, җәен йөгерү белән бик теләп шөгыльләнәм, мәктәп күләмендә призлы урыннар яулыйм.
“Россия чаңгы эзе” -1 урын “Милләтләр кроссы”нда 1 урын
Иң-иң яратканым – язгы табигать! Агачларның хуш ис бөркеп яшел яфракларга бөреләнүен, канатлы дусларыбыз – кара каргалар килүен, матур итеп сыерчыклар сайравын, кар астыннан безне сөендереп, беренче чәчәкләр баш калкытуын, урман суы китүен, шаулап гөрләвекләр агуын, мул сулы инешләрнең ярларыннан ташып, Курач болынына җәелүен,чишмәләрне дә тиңсенмичә күмеп калдыруын карарга яратам.
Яшәү өчен без бар нәрсәне табигатьтән алабыз. Табигать Ана безгә бик мәрхәмәтле, ни телисең - шуны бирә, бары ялкауланма гына. Әбием әйткәндәй, үрдәк биргән , каз көткән! Мин ни дигән сүз бу, – дип сорагач, ул болай аңлатты: Менә кызым, сине табигать гел сыйлап тора, теләсәң ни кадәр аша, эч,тик үзең ни белән аш кайтарасың соң? Мисал өчен:
Урманнан бер агач киссәң, икене утырт! Суын эчсәң – чишмәсен тазарт! Кулыңдагы чүпне уңга-сулга атсаң, ярдәмгә мохтаҗларны күрсәң – кулың суз! Барысын да күз алдында тотып, без мәктәп укучылары һәр елны көз һәм яз агач утырту өмәсендә бик теләп катнашабыз, мал - туар сындырмасын өчен киртәләп тә куябыз. Агымдагы уку елында мәктәп белән медпункт, авыл клубы тирәсенә 52 агач – юкә һәм миләш утырттык, үз эшебезгә үзебез сокланып, фотога да төштек.

Мин кечкенә булсам да, авылым табигатен саклауда үз хезмәтемне кертергә тырышам.
Кыш җитүгә, абыем белән кошларга җимлекләр ясый башлыйбыз. Безгә әти-әни дә бик теләп булыша. Шул җимлекләрне агачларга элеп, кыш буе кошларны ашатабыз, җимлекләрне чистартабыз. Мәктәбебездә “Иң матур җимлек” конкурсы кызыклы уза. Узган уку елында безнең гаилә җимлекләре район күләмендә призга ия булды, мактау кәгазе белән бүләкләндек, җимлекләребезне район ял паркына бүләк иттек, ә әтием белән өй каршына кабат ясап элеп куйдык. Җимлеккә килгән кошларны салкында күзәтү-гаҗәеп, мин аларны сыйлый, саклый алуыма куанып бетә алмыйм.
Әтием белән мин ясаган җимлек Җимлекләребез призга ия
Мәктәп күләмендә “Табигатьне саклыйк!” темасына рәсемнәр конкурсы, фотолар күргәзмәсендә дә теләп катнашам.Туган авылым табигатен бернигә дә алыштырып булмый! Авылымның иң гүзәл урыннары авылдашларыма гына түгел, табигать сөюче һәр кешегә ошый.
Күрегезче минем туган ягымның гүзәл һәм кабатланмас урыннарын!
Һәр елны 1 апрельдә “Кошлар көне”н билгеләп үтәбез. Иң матур ояларга конкурс игълан ителә. Сыерчык ояларына бәяне бәйрәм тантанасында урманчы абыйлар бирә.
Табигать - кунак йортыбыз, яшәр җиребез, эчәр суыбыз,сулар һавабыз ул! Рәнҗетмик, байлыгын саклыйк, кадерен белеп яшик Җир Ананың!
Кулланылган әдәбият:
1.И.И.Рәхимов, К.К.Ибраһимова “Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы” Казан, “Мәгариф”нәшрияты, 2007.
2. Лекарственные травы. Правила сбора и сушки. Татпотребсоюз.
Кушымта
Минем дусларым да табигатне яратсыннар өчен, мин кечкенә китапчык эшләдем, ул “Табигый аптека” дип атала.
Әрекмән яки тигәнәк Яфрагын кош-кортларга турап ашатсаң, кеше аны буыннар сызлаганда куллана. Яфрагын пешекләп, авырткан урынга ябалар. Тамырларындагы – инулин матдәсе шикәр авыруы – диабет белән авыручыларга файдалы. Тамырын төнәтеп, чәч коелуга каршы, чәчне үстерү өчен файдаланалар. Орлык -тигәнәген –липучка урынына кулланырга була. Үги-ана яфрагы Төнәтмсе салкын тигәндә үпкә,сулыш юлларын чистарту өчен кулланыла. | Табигатьтән дәва  |
Әче әрем Сабаклары аксыл төстә, ялтырый.Авылларда идән себерү өчен кулланалар, исе микробларны үтерә. Киптереп, 1 уч әремне 1 стакан кайнар суда төнәтеп, көнгә ике тапкыр – иртән һәм кичен бер аш калагы эчеп, 10-15 көн дәваланганда, сару кайнауны бетерә. Кара әрем Сабаклары карасу, яфрагы куе яшел.Аны майлы-итле ризыкларга аштәмләткеч итеп өстиләр. | Меңьяфрак Яраларны төзәтә, кан агуын туктата. Төнәтмәсе эчке кан китүләрдән файдалы, шунлыктан ашказаны-эчәк авыруларына каршы кулланалар. Эч киткәндә, төнәтмәсен эчсэң, туктата. Аппетитны яхшырта. Тузганак Чәчәкләреннән - кайнатма, яфрагыннан- салат ясыйлар. Спиртта төнәтеп, сызлаган урыннарны дәвалыйлар. Кырлык Чәчәк атуга җыеп киптерелгән кырлык төнәтмәсе йокысызлыктан, колак-тамак-борын авыруларыннан дәва. Тынычландыра. |
Дару ромашкасы Алар бкчаны бизәп кенә калмый, төнәтмәсен салкын тигәндә, йөткерүгә каршы, эчке органнарны юдыру өчен дә кулланыла. Җикәнбаш яки камыш Тамырчаларыннан он тартып, ипи пешерәләр.Сугыш вакытында тамырчаны бәрәңге кебек пешереп ашап, сугышчылар исән калган. Гөлбадран Чәчәген төнәтеп, суалчаннарга каршы эчәләр.Сары авыруын дәвалый. | Урта йолдызак яки юеш үлән Аны тавык-чебиләр бик ярата, җирне каплап, дымны саклый. Иртә язда витаминга бай булуын исәпкә алып, салат ясарга мөмкин; Яңа өзелгән үлән шешләрнең йомшаруына, суырылуына булыша. Ланцет йолдызак Яфрагы озынча, каты,чәчәге йолдызга ошаган, баллы, шуңа бөҗәкләрне җәлеп итәләр. Сукыр кычыткан Чәчәкләре төнәтмәсе нервларны тынычландыра. |
Китапчык барлыкка килсен өчен сызыклар буенча кисәргә кирәк. Аннан соң битләрне берсе артына икенчесен тәртип буенча куеп, степлер белән беркетәсең.
Заявка
Участника Межрегионального конкурса творческих
и проектных работ «Династии России»
Ф.И.О. автора | Данилова Диана Демьяновна |
Город, район | Мамадышский район, село Владимирово |
Полное наименование образовательного учреждения | МБОУ «Владимировская основная общеобразовательная школа» |
Класс | 3 класс |
Название работы | Табигатьтә кунакта |
Ф.И.О. научного руководителя | Бачкова Елена Алексеевна |
Должность с указанием места работы | Учитель биологии и химии МБОУ «Владимировская основная общеобразовательная школа» |
Телефон, электронный адрес | 89372979698 [email protected] |
Безгә килгән кунаклар фоторәсемнәрдә
Бакчабызда керпе Верандага кергән карлыгачлар Җимлектәге песнәк
Каракай һәм Йомшаккай Йомшаккай белән Күзкәй
10