Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы һәм Теләнче-Тамак авылы символлары
Максат:
- Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символлары турындагы төп белемнәрне ныгыту;
- Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы символикасын өйрәнү; районыбыз белән бәйләп авылыбызның мирасын өйрәнү;
- дәүләт символикасына хөрмәт, патриотизм һәм үз илеңә, республикаңа, районыңа, авылыңа мәхәббәт тәрбияләү;
- укучылар белән төрле чаралар үткәргәндә дәүләт символикасын куллану ихтыяҗы тудыру;
- укучыларның коммуникатив белемнәрен һәм күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итү (төркемнәрдә эш оештыру, үз фикереңне әйтә һәм яклый, башкаларны да тыңлый белү, коллектив өчен җаваплылык хисе тою).
- үз-үзен бәяләү күнекмәләре формалаштыру;
Җиһазлау: Наутбук, экран, “Россия символлары, Татарстан республикасы символлары” стенды, “Тукай районы, Теләнче-Тамак авылы Символлары” стенды.
Китапханәче сүзе: Укучылар, без бүгенге чарабызда дәүләт символлары турында фикер алышырбыз. Башта гомуми төшенчәләрне ачыклап китәрбез. (презентация ярдәмендә)
“Символ” сүзе знак(билге), пароль, сигнал дигән төшенчәне аңлата. (слайд)
Флаг - дәүләтнең мөстәкыйльлеген раслаучы символ. Шуңа күрә элекке заманнарда ук илне дошман басып алу куркынычы янаганда, сугышчылар байракны үзләре белән алгы сафта алып барганнар. Бөек Ватан сугышы елларында да бит безнең сугышчыларыбыз, байракны саклап калу өчен үз гомерләрен корбан иткәннәр, дошман кулына төшермәс өчен, аны үз гәүдәләренә урап йөрткәннәр, җиргә күмгәннәр, яна торган биналардан алып чыкканнар.
Герб сүзенең мәгънәсен эзләп сүзлеккә күз салсаң, ул немецча “мирас” дигән мәгънәне аңлата. “Герб” белән “мирас” арасында нинди уртаклык бар соң? Герб-ул кешегә, шәһәргә, дәүләткә караган аеру билгесе. Ул буыннан буынга мирас итеп тапшырыла.
“Гимн” грек сүзе, ул тантаналы җыр дигән мәгънәне белдерә. Ул мәгълүм бер вакыйгалар уңаеннан башкарыла. Һәр дәүләтнең үз гимны бар.
Гимн хөкүмәт җитәкчеләрен каршылаганда, һәйкәлләр ачканда , бәйрәмнәрне ачканда һәм япканда, спорт уеннарын башлау тантаналары алдыннан башкарыла.
Дәүләт гимны башкарылганда, анда катнашучылар, гимнны баскан килеш, ир-атлар исә баш киемнәрен салып тыңларга тиеш.(слайд)
Безнең Ватаныбыз булган Россия дәүләтенең һәм туган җиребез Татарстан Республикасының да үзләренең дәүләт символлары бар.
Дәүләт символлары илнең, халыкның үзенә хас үзенчәлекләрен, аның гасырлардан килгән традицияләрен, уй-хыялларын гәүдәләндерә. Шуңа күрә дәүләт символларын хөрмәт итәргә, кадерләп сакларга кирәк.
Минем хәзер сезнең белемнәрне тикшереп үтәсем килә. Моның өчен безгә ике төркемгә бүленергә кирәк булачак. Бу тартмада төсле кәгазьләрдән (яшел һәм зәңгәр) киселгән фигуралар. Берәрне аласыз , ул төсле фигура сезгә үзегезгә тиешле өстәлне табарга ярдәм итәр. Игътибар иткәнсездер, сезне анда Россия һәм Татарстан флаглары каршы ала.
Бүгенге чара үзенчәлекле. Сездә ул үзара ярыш тойгысы да уятыр, тик җиңү очко белән бәяләнми, җиңелүчеләр дә булмаячак. Сез уен, биремнәр аша үзегезнең белемнәрне ачыкларсыз, иптәшләрегезгә ярдәм итәрсез. Үзегез дә сөйләрсез, иптәшләрегез фикеренә дә колак салырсыз. Килештекме?
Беренче бирем.(слайд) ( Төркемнәргә Россия һәм Татарстан Флаглары элементлары, һәр төснең аңлатмасы язылган тасмалар таратыла)
Укучылар, сезнең алдыгызда Россия һәм Татарстан Флаглары элементлары, һәр төснең аңлатмасы язылган тасмалар. Сезгә шушы элементларны тиешле тәртиптә урнаштырырга һәм һәр төснең аңлатмасын да дөрес итеп куеп чыгарга , аларның кабул ителү көнен әйтергә кирәк.
Россия флагы ничә төстә һәм алар нәрсәне аңлата? ( Флагның төсләре түбәндәгеләрне аңлата: ак - чисталык һәм тынычлыкка омтылыш; зәңгәр - ышаныч һәм даимилек; кызыл - кан, батырлык, Ватан өчен түгелгән көч билгесе. 1991 нче елның 22 нче августы - Россия флагы кабул ителгән көн).
Укучы сөйли: Белый цвет – березка.
Синий – неба цвет.
Красная полоска –
Солнечный рассвет.
Татарстан флагы ничә төстән тора һәм алар нәрсәне аңлата? (Өч төстәге Татарстан флагы Татарстан Республикасының дәүләт символы булып тора, ул Татарстан Республикасы Югары Советы карары белән 1991 нче елның 29 ноябрендә расланган. Флагның төсләре түбәндәгеләрне аңлата: яшел төс - яшел яз һәм яңару, ак төс - чисталык, кызыл төс - көч, энергия, тормыш билгесе). Укучы сөйли:
Яшелле, аклы, кызыллы
Туган илем әләме.
Кул изәгәндәй җилфердәп,
Ул дөньяны сәламли.
Сәламли ул һәр кешене,
Һәр дәүләтне, халыкны-
Ул җирдәге байракларга
Тигез булып калыкты.
Төсләренең мәгънәсен дә
Ул беркемнән яшерми-
Ирек, өмет билгесе дип
Җилфердәтә яшелне.
Кызылны – кан һәм яшәү дип
Электән таный халкым.
Кызыл төс -әләмдә шатлык
Билгесе булып балкый.
Ак тасма –безне бәхеткә
Илтә торган туры юл.
Ак сөлге кебек кунакчыл,
Пакъ сөт төсле изге юл.
Ниятебез –дустанәлек!
Куәтебез җитәрлек...
Әләмне без аңа иң саф
Мәгънә биреп күтәрдек.
Слайд буенча укучылар эшләгән биремнең дөреслеге тикшерелә.
Икенче бирем. (Слайдта Россия һәм Татарстанның герблары)
Укучылар сезнең каршыгызда Россия һәм Татарстанның герблары сурәтләре. Шуларга карап Россиянең Дәүләт гербында нәрсә сурәтләнгәнен һәм Татарстанның Дәүләт гербында нәрсә сурәтләнгәнен сөйләп бирергә кирәк. (укучыларның җавапларын тыңлау)
Рәхмәт,балалар, булдырдыгыз!
Өченче бирем. (Россия гимнын тыңлау)
- Россия гимны авторын әйтегез (А. Александров муз., С. Михалков сүзләре)
(Татарстан гимнын тыңлау)
- Татарстан гимны авторын әйтегез (Р. Яхин муз., Р.Байтимеров сүзләре).
( Биремнәр түбәндәге сораулар ярдәмендә дәвам ителә) (слайд)
Безнең дәүләтнең төп законы ничек атала? (Конституция).
Китапханәче сөйли: Безнең дәүләт төзелешен илебезнең Төп Законы – Конституция билгели. Хәзер гамәлдә булган Россия Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә кабул ителде.
Республиканың төп законы – Татарстан Конституциясе 1992 елның 6 ноябрендә кабул үтелә. Конституциядә татар һәм рус телләре дәүләт телләре дип язылган.
―”Конституция” латинчадан тәрҗемә иткәндә ―”төзелеш, карар” дигән мәгънәне аңлата. Законнар – илдә яшәүчелҽрнең барысы өчен дә мәҗбүри кагыйдәләр. Конституция Төп Закон дип атала, ә бу башка законнар аңа каршы килергә тиеш түгел дигән сүз.
2. Хәзерге Россиянең дәүләт башлыгы (Президент).
3. Россия Федерациясенең дәүләт башлыгы кем? (Владимир Владимирович Путин).
4. Татарстан Республикасының Президенты кем? (Рөстәм Нургалиевич Миннеханов).
5. Россиянең башкаласын картадан күрсәтегез (Мәскәү).
6. Татарстанның башкаласын картадан күрсүтегез (Казан).
"Сез дәүләт бәйрәмнәрен беләсезме?" бәйгесе (слайд)(Карточкаларда һәр укучыга да уртак бирем. Дәүләт бәйрәмнәренең исемнәрен даталарга туры китереп уклар белән тоташтырырга. Дөреслеге бергәләп тикшерелә)
1 | Яңа ел | | 23 нче февраль |
2 | Татарстан Республикасы Конституциясе көне | | 1 нче гыйнвар |
3 | Ватанны саклаучылар көне | | 9 нчы май |
4 | Россия Конституциясе көне | | 6 нчы ноябрь |
5 | Җиңү көне | | 4 нче ноябрь |
6 | Халык бердәмлеге көне | | 12 нче декабрь |
7 | Россия бәйсезлеге көне | | 30 нчы август |
8 | Татарстан Республикасы көне | | 12 нче июнь |
9 | Белем бәйрәме | | 29 нчы ноябрь |
10 | Россиянең әниләр көне | | 1 нче сентябрь |
Китапханәче сөйли: (слайд)Татарстан Республикасы 43 муниципаль районны беләштерә. Безнең районыбыз Тукай районы дип атала. Район үзәге Яр Чаллы шәһәрендә уршашкан, территориясе 172949га. Районыбызда 23 авыл җирлеге,бу җирлекләргә караган 88 авыл бар.
Укучылар бүген минем сезне Тукай муниципаль районының һәм шулай ук үзебез яши торган Теләнче-Тамак авылы символлары белән таныштырып китәсем килә.
Тукай районы гербы:(слайд)
“Кызылсу алтын җирлектәге тар аксыл зәңгәр өслектән алгы уң аягында алтын очына җилфердәүче көмеш тасмалар беркетелгән алтын таяк тотып арыслан”.
Гербтагы (символлар) шартлы билгеләр Татарстанның социаль-экономик үсешендәге зур әһәмиятен күрсәтә.. Монда республиканың иң әһәмиятле сәнәгый өлкәләре чагылыш тапкан. Тукай районы – су юлы һәм башка төрле магистральләр кисешкән урын , зур авыл хуҗалыгы үзәге.
Гербның төп фигурасы – алтын Арыслан – җәнлекләр патшасы- көчне һәм куәтне, ышанычны һәм батырлыкны гәүдәләндерә. Таякка беркетелгән җиде көмеш тасма күпмилләтле халыкның дуслыгын чагылдыра.
Гербның аксыл зәңгәр чите Тукай районының Кама елгасы буенда урнашуын белдерә.
Гербтагы алтын төсе – байлык һәм тотрыклылык, хөрмәт һәм акыллылык билгесе. Көмеш төсе – пакьлек һәм камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу билгесе. Кызылсу алтын төс – батырлык һәм көч, хезмәт һәм матурлык билгесе. Аксыл зәңгәр төс – намуслылык, эчкерсезлек һәм югары максатлар билгесе.
Авторлык төркеме: Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Сәләхов (Казан), Константин Мочёнов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү), Роберт Маланичев (Мәскәү), Фәйрүзә Сәләхова (Тукай районы).
Тукай районы халык депутатлары советының 11 нче ноябрь 2005 нче елгы 2/6 нчы номерлы карары нигезендә кабул ителде. Россия Федерациясенең 2039 нчы номерлы Дәүләт геральдика регистрына (исемлегенә) кертелде. Татарстан Республикасының 36 нчы номерлы Дәүләт геральдика регистрына (исемлегенә) кертелде.
Авылыбыз – Теләнче-Тамак авыл җирлеге гербы белән таныштыру өчен сүзне бу гербны иҗат итүдә күп өлеш керткән авылыбыз китапханәчесе Мухамадиева Фәния апагызга бирәм. (ул укучыларны гербны иҗат итү тарихы белән таныштырып уза) (слайд)
Китапханәче: Зур эшләр һәрвакыт игътибарлылык сорый. Әйдәгез, игътибарлылыкны пазл уены белән арттырыйк әле.
(Төркемнәргә Тукай районы һәм Теләнче-Тамак авылы гербы элементлары буталган пазллар бирелә)
1 төркем. Пазллардан Тукай районы гербын җыя.
2 төркем. Пазллардан Теләнче-Тамак авылы гербын җыя.
Районыбыз флагы район гербы җирлегендә ясалган, бары тик размеры белән генә аерыла.
Татарстанның һәм шулай ук Тукай районының да иң зур байлыгы - аның халкы. Күпчелеге руслар һәм татарлар. Калганнары – чуашлар, мордва, мари, удмурт, башкорт һәм башка милләт халыклары. Республикабыз, районыбыз халыклары үзара бәйләнешләр нәтиҗәсендә, мәдәният, тел һәм башка өлкәләрдә бер-берсенә йогынты ясап, дус һәм тату тормыш итәләр.
Бөек шагыйрь Габдулла Тукай болай дигән: (укучы сөйли)
Рус белән тормыш кичердек сайрашып,
Тел,лөгәть, гадәт вә әхлак алмашып.
Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып,
Без шаярыштык, вакытлар алмашып.
Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? –
Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.
Бераз ял итеп, уйнап алабыз. (Төрле милләт көйләре яңгырый)
Уен. Укучылар колоннага тезелә. Бию көе башлана. Алда торган укучы кайсы милләт биюе көе яңгырый, шул биюдәге күнегүләрне башкарып алга таба хәрәкәт итә, башкалар ул күрсәтткәнне эшли. Икенче бию көе башлангач, алдагы укучы артка күчә, икенчесе йөртә. Көйне танымаган укучы, шулай ук, артка күчә. Уен шулай дәвам итә.)
Инде менә районыбызның гимны белән танышырбыз. (гимнны тыңлау)
Районыбыз бөек шагыйребез Г.Тукай исемен йөрткәч, гимны да Тукайга багышланган:
Тукай исеме – бөек исем!
Рәзинә Сәетгәрәева көе һәм сүзләре
Бөек Тукай исемен аклап,
Яши халкым үрләр яулап.
Кырлай ягы – дәверләрдә,
Туган телем – күңелләрдә.
Куш-та:Тукай исеме – бөек исем,
Исеменә җис(е)ме килсен!
Яңгыр вакытында явып,
Җил дә вакытында иссен...
Уңдырышлы еллар килсен!!!
Әкиятләр чынга аша,
Безнең төбәк чәчәк ата.
Алда көтә изге эшләр,
Тукай рухы мәңге яшәр.
Куш-та: шул ук
Кошлар белән Тукай кайта,
Безнең газиз туган якка.
Һәр яз саен тукайлылар,
Сабантуйда мәйдан тота!!!
Куш-та:Тукай исеме – бөек исем,
Исеменә җис(е)ме килсен!
Яңгыр вакытында явып,
Җил дә вакытында иссен...
Тоеп яшик Т у к а й хисен !!!
Тукай исеме – бөек исем!!!
Хәзер сезне Теләнче-Тамак авылы гимны тарихы белән авылыбыз китапханәчесе Фәния апагыз таныштырыр.
Теләнче Тамак авылы гимнын тыңлау.
Галиәхмәт Шаһи сүзләре, Ринат Гобәйдуллин көе
Кайткан чакта сәлам биреп узам
Авылдашларымның барсына.
“Исән-сау кайттыңмы, балам, -диеп,
Әнкәй чыгар кебек каршыма.
“Әй, авылым, Теләнче-Тамак”, - дип,
Исемеңне көн дә кабатлыйм.
Синнән китәргә дә өлгермимен,
Сагына да башлыйм кабат мин.
Синдә сайрый күңел сандугачым,
Синдә басам йөрәк сагышын.
Яшьлек сукмакларын әйләнгәндә
Ишетәм мин гармун тавышын.
Игәнә сулары Минзәләгә
Борма юллар үтеп кушыла.
Гомер үтүләре шулдыр инде
Таң ата да, тагын кич була.
“Туган илем-иркә гөлем” (Мәкаль һәм әйтемнәрне, туган ил турында шигырьләрне кем күбрәк белә?)
Сүзне жюрига бирәбез.
Йомгаклау сүзе : Дәүләт символлары – герб, флаг һәм гимн – илебезнең абруе символлары. Символлар бөтен халыкны тупларга һәм берләштерергә тиешләр. Аларны ихтирам итү — илебезнең һәр гражданинының изге бурычы.
