«Туган тел серләре”
әдәби-музыкаль кичә
Максат: Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше, халык җырлары,уеннары турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү.
Алдан әзерлек: балалар белән туган як, туган тел турында әңгәмә үткәрү; шигырьләр, милли уеннар өйрәнү, халкыбызның элекке яшәеше турында сөйләшү.
Артта кызлар басып тора. Берсе алгарак чыгып әйтә:
-Хәерле көн, дуслар, балалар, кунаклар! Без бүген сезнең белән туган телебездә әзерләнгән кичәгә җыелдык. Кичәбез барышында без халкыбызның мәкаль –әйтемнәрен, милли уеннарын, җырларын искә төшерербез.
- Җырлы-моңлы туган телебез....
- Әби-бабайларыбызның теле...
-Күңелебез тулы аңа хөрмәтебез...
-Эх, халкыбыз уеннары, аулаааак өйләре сагындырааа.
(Җырлап егетләр керә: Эх, сез матур кызлар...
Кызлар янына аларга каршырак басалар. Кызлар җырлый: Мин сине яратам...)
Барысы да түгәрәккә баса.
“Түбәтәйле” көе куела.
-Бу бит татар халык уены “Түбәтәй”. Уйныйбызмы?
“Түбәтәйле” уены
Балалар түгәрәкләнеп басалар.Түбәндәге җырны җырлый-җырлый,түбәтәйне бар-берсенә бирәләр. Җыр ахырында түбәтәй кемдә калса, шуңа җәза бирелә.Уен шулай дәвам итә.)
Түбәтәйнең иң матурын кигәнсең,
Бик ераклардан кунакка килгәнсең,
Эшкә батыр, төскә матур икәнсең
Тирә-юньне сокландырыйм, дигәнсең
Кушымта:
Түп – түп, түп-түгәрәк түбәтәй,Түбәтәем энҗеле лә укалы. Түбәтәем менә кемдә тукталды.
-Җәза бирәбез. Нишләтәбез?
Табышмакларга җавап тапсын: Бик күп телләрне белсә дә, сөйләшми бер телдә дә.(Сүзлек) Теле юк, үзе аңлата. (Китап.)
Әйдәгез әле, дусларым, “Кәрия-Зәкәрия” уенын уйнап алыйк...
Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәркәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:
Бу бик яхшы биюче, Бу бик яхшы биюче, Аның биюе матур, Аннан үрнәк алыгыз.
Җырдан соң түгәрәктәгеләр туктап калалар, кул чабып, такмак әйтәләр:
Кәрия-Зәкәрия, коммая, Кәрия Зәкәрия, коммая, Кәри комма, Зәкәр комма,Зәкәрия коммая
Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач, чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана:
Бу бик яхшы язучы, Бу бик яхшы язучы. Аның язуы матур, Аннан үрнәк алыгыз
-Кызлар, егетләребезгә “Без-без, без идек” уенын уйнап күрсәтәбезме?
-Әйееее
Без-без, без идек, Без унике кыз идек;
Базга төштек бал каптык, Келәткә кердек май каптык; Кап та коп, кара, Якуб, Тимер туп, Авызыңны ач та йом! Ммм
Көлде... Җәза бирик. Нишләтәбез?
Мәкальләрне әйтеп бетерсен...
Балалар уен сүзләрен көйләп әйтәләр,аннары, берьюлы авызларын йомып, җиңелчә, күңелле көйгә төрле шаян хәрәкәтләр ясыйлар. Кем көлеп җибәрә, шул уеннан чыга һәм җәза үтәргә тиеш була (Мәкальләрне әйтеп бетерә).
Иң татлы тел – туган тел, (анам сөйләп торган тел.)
Теле барның (юлы бар.)
Телләр белгән - ( илләр белгән.)
Кызлар, “Җомга көен” җырлап алыйк әле. Тыңлагыз әле, егетләр.
Тал бөресе, тал бөресе, Тал бөресе талларда;
Сандугачы, әйтеп сайра, Сөйгән ярым кайларда?
Моңлы кичтә тальян гармун Кемнәр уйнатыр инде.
Син булмагач күңелемне, Кемнәр юатыр инде.
-Афәрин, кызлар!
Йомгаклау сүзләре:
Бу матур җырны җырлагач, күңелемә шигырь юллары килеп төште бит әле. Сөйлимме?
Сөйләәә.
(Калган балалар акрын гына чайкалып, сокланып, әсирләнеп җырны тыңлап торалар...)
Саф көмештәй синең су буеңда
Балык тотып, уйнап үстем мин.
Тауларыңда кышын чана шудым,
Җәй көннәре синдә йөздем мин.
Атка атланып синең кырларыңда
Тырмаладым чәчү кырларын.
Таң атканда сине яңгыратып
Җырладым мин яшьлек җырларын.
Егет булып җиткәч беренче кат Мәхәббәтне синдә сиздем мин.
Синең суларыңны эчеп үскән Кара кашлы кызны сөйдем мин.
Синең гүзәл, матур тугаеңда
Иркәләнеп атта чаптым мин.
Читкә китсәм, йөрәк чыдамады –
Сине сагынып кире кайттым мин.
Әйе, сагындыра...
Менә бит нинди күңелле уеннар уйнаган, җырлар җырлаган әби-бабаларыбыз аулак өйләрдә, һәм башка бәйрәмнәрдә. Без дә онытмыйк, өйрәник аларны. Киләчәк буынга да тапшырыйк.
Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Шуның белән кичәбез тәмам. Килгәнегез өчен барыгызга да зур рәхмәт. Сау булыгыз!