Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның
IV республика конференциясе
Журналистика. " Кызыл тышлы дәфтәрдән".
Фәнни-иҗади эш
Туган телебезне саклыйк!
Вәлеева Ралинә Рашад кызы
МБОУ"Казан шәһәре Идел буе районының
114 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
7 нче В сыйныфы
Фәнни җитәкче: Казан шәһәре
Идел буе районының 114 нче урта
гомуми белем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Ибраһимов Альберт Миннерахман улы
Казан-2017
Эчтәлек
1. Кереш.
2.Төп өлеш.
2.1. Туган телне белмәү – наданлык.
2.2.Гаиләнең телне саклаудагы роле.
2.3. Тел ул-мирас, казаныш.
3. Йомгаклау.
4. Файдаланылган әдәбият исемлеге.
Кереш
Туган тел ул- ничә гасыр
Бездән элек туган тел.
Безгә кирәк булачагын
Алдан белеп туган тел.
(З.Насыйбуллин)
Татар теле- безнең туган телебез.Ул- зур тарихлы, иң бай һәм камил телләрнең берсе. Бу телдә миллионлаган татар халкы үзара аңлаша, аралаша ала, үзенең тарихын өйрәнә, төрле фәннәрне үзләштерә, мәдәни байлыгы белән таныша, үз эшендә алардан иҗади файдалана ала.
"Безнең телебез-бик моңлы тел", ди халык. Шушы моң халыкның хәтер кылларына кагыла да үткәннәрне бүгенге белән тоташтыра. Телнең сыгылмалылыгы, матурлыгы, моңлылыгы композиторлар, шагыйрьләр өчен генә түгел, ул барыбыз өчен дә кирәк. Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла.
Телнең нечкәлеген белү өчен, аны һәркөн куллану кирәк.Әйе, күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың.
Фәнни-иҗади эшемнең максаты булып, Туган телебезне өйрәнү, аны яклау һәм саклау тора. Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:
- ана теленә мәхәббәтне гаиләдәге тәрбиядән башлау
- халкыбызның рухи байлыгын саклау
- татар теленә ихтыяҗ булдыру
Фәнни-иҗади эшенең объекты булып, татар теле тора.Әлеге объектны өйрәнүгә алынуның сәбәбе шунда:көндәлек тормышта телебезнең куллану даирәсе кимегәннән-кими бара, үзебезнең булган сүзләрне кысрыклап чыгару, аларны рус телендәге сүзләр белән алыштырып куллану нәтиҗәсендә телебезнең ярлылана баруы.
Фәнни-иҗади эшенең структурасы керештән, төп өлештән, йомгаклау өлешеннән, файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.
Бу эшнең практик әһәмияте шунда: татар теленең куллану даирәсен киңәйтеп, аны югалудан саклау, кимсенеп карауны бетерү.
2.1. Туган телне белмәү-наданлык
Туган телне белмәү-наданлык. Бу нәрсә, минемчә, телгә һәм үз халкыңа
мәхәббәт булмаудан килеп чыга. Без бит хәтта үзебез яраткан күлмәгебезне дә пычратмаска тырышабыз, әз генә керләнсә дә юып киябез. Ә менә үзебез сөйләшә торган телне өстебезгә кия торган күлмәк кадәр дә күрмибез. Аны теләсә ничек пычратабыз, чүплибез, сындырабыз. Телне ярату өчен дә аны аңлау, һич югы аңларга тырышу кирәк, диләр. Тел-халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау-кагылмасаң чыңламый. Әйдәгез, шушы кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын,гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын, дип яза Фәнис абый Яруллин. Туган телебезне белү, иркен һәм дөрес сөйләшү, аннан урынлы файдалану-безнең изге бурычыбыз, чөнки ул-газиз ана теле.
Үз туган теленә, тарихына хөрмәте булмаган кешенең башка телләргә дә,үз ата-анасына, үз Ватанына, халкының мәдәниятенә һәм сәнгатенә, тарихына да хөрмәте булмый. Туган телен кадерләгән халык кына кадерле, абруйлы була.
Менә ни өчен дә телне, туган телне-ана телен яхшы белергә, аның бөтен нечкәлекләрен өйрәнергә кирәк.
Телнең сафлыгын, табигыйлеген, чисталыгын саклап сөйләү-һәркемнең намус эше. Ләкин бүгенге көндә телебезгә саксыз, кимсетеп карау, аны санга сукмау очракларын адым саен очратып торабыз. Көндәлек тормышта телебезнең куллану даирәсе кимегәннән-кими бара, үзебезнең булган сүзләрне кысрыклап чыгару, аларны рус телендәге сүзләр белән алыштырып куллану нәтиҗәсендә телебез ярлылана бара.Телебезгә игътибарсыз, ваемсыз караш, күңелне рәнҗетә торган фактлар аеруча соңгы елларда көчәйде. Туган телләрен белмәүчеләргә, шул телдә сөйләшергә, аралашырга теләмәүчеләргә һәрвакытта да гаҗәпләнеп карыйм. Ничек инде үз телеңне шул дәрәҗәдә яратмаска, хөрмәт итмәскә мөмкин?! Яшьләрнең туган телне белмәү проблемасын, аңа кимсенеп карауны тиз көннәрдә бетерәсе иде! Моның өчен Татарстан хөкүмәте дә көч куя. Бу өлкәдә кыю адымнар ясала. Әмма минем ассызыклап шуны әйтәсем килә: ана телен өйрәнү иң элек гаиләдән башланырга тиеш.Тормышта кеше нинди генә югарылыкларга күтәрелмәсен, ул нигездә балачакта, гаиләдә алган гадәтләрне, күнекмәләрне ташламый диярлек. "Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас",-дип юкка гына әйтмәгән бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин.
2.2 Гаиләнең телне саклаудагы роле
Туган тел һәр кеше өчен кадерле һәм газиз була. Ә безнең өчен татар теле кадерле һәм газиз, чөнки минем телем татар телендә ачылган. Мин кечкенәдән бу телдә иркен сөйләшәм. Әнием миңа татар телендә бишек көйләре көйләгән, татар әкиятләрен сөйләгән. Хәзер, зур үсеп җиткәч тә, мин татар эстрадасы артистлары җырларын рәхәтләнеп тыңлыйм. Татар халкының кызыклы, бөек шәхесләре, театр дөньясы, сәнгате турында күбрәк белергә тырышам. Мәктәп тормышындагы туган телемә кагылышлы чараларны яратам.
Минем күп кенә дусларым татар балалары. Рус мәктәбендә укуыбызга карамастан, без алар белән татарча аралашабыз. Сыйныфыбызда татар балалары булып та татарча сөйләшә белмәүчеләре бар. Минем өчен туган телеңне белмәү-бик кызганыч күренеш. Моның сәбәбе-гаиләдә үз телеңдә сөйләшү мөмкинчелеге булмау, дип уйлыйм. Бу яктан мин үземне бик бәхетле кеше дип хис итәм, чөнки барлык туганнарым белән туган телемдә сөйләшә алам. Һәм шуның өчен дә ата-анама, дәү әниләрем белән дәү әтиләремә рәхмәтлемен.
Әйе, ана теле бер булыр. Ул безгә әнкәбезнең күкрәк сөте аша керә. Сабыйга иң якын кеше-аның әнисе. Беренче сүзләрне дә ул анадан ишетә. Баланың беренче сүзе дә "Әннә". Һәр халык үз телен яратып"Ана теле" дип атый.
Ана теле һәвакытта беренче урында торырга тиеш, аның аша дөньяга, аң-белемгә юл ачыла. Безнең төп бурычыбыз-үз халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәнергә тиешбез.
Үзенең ана телен әйбәт белгән зат кына башка телләрне дә өйрәнергә-белергә сәләтле һәм киресенчә, үзенең ана телен юньләп белмәгән кеше, үз теленә мәхәббәте булмаган, аңарга кимсетеп караган, үз халкының әдәбиятын укымаган, мәдәниятеннән йөз чөергән бәндә икенче бер телне дә яхшы белмәячәк.
Милләт буларак сакланып калу бүген безнең һәрберебездән тора. Беркемгә, бернәрсәгә карамыйча, үз ана телебездә сөйләшергә, үз динебезне тотарга, үзебезчә яшәргә безгә беркем комачау итәргә тиеш түгел. Халыкның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләт үткәнен хөрмәт итсен, кеше үзенең туган җирен, туган телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын онытмасын дигән сүз. Менә шушы рухи хәзинәне саклап калу максатыннан татар язучыларыбыз гаҗәеп гүзәл әсәрләр иҗат иткәннәр.
Син югалтма, татар, үз кыйблаңны,
Кычкырып әйт, татар, үз сүзеңне!
Якла, Ходай, якла татарыңны!
Сакла, татар, сакла үз-үзеңне!
Роберт Миңнуллин
2.3 Тел ул-мирас, казаныш
Кызганычка каршы, татар теленең аралашу даирәсе кими. Әгәр дә кеше җәмгыятьтә татар теленә ихтыяҗ кимегәнен сизә икән, ул тиз арада рус телен үзләштерә. Тел ул-мирас, ата-бабаларыбыздан калган казаныш. Әгәр дә телгә карашыбызны үзгәртмәсәк, ул югала баруын дәвам итәчәк. Минем шуны әйтәсем килә:телебезне саклау һәм үстерүгә игътибарны арттырырга, телебез чуарланмасын өчен, ике телне дә яхшы үзләштерергә, һәр телнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен өйрәнергә кирәк. Татар теленә ихтыяҗ булдырырга, ана телендә белем алырга күбрәк мөмкинлек тудырырга, татар мәктәпләрен, авылларын бетерү-Туган телнең тамырына балта чабу, шуңа күрә татар авылларын һәм мәктәпләрен саклап калырга, аларның үсешенә күбрәк мөмкинлекләр тудырырга кирәк. Бүгенге көндә яшьләребез, укучыларыбыз күп вакытларын интернетта үткәрәләр. Шунлыктан интернет челтәрендә татар телендә төрле уеннар, фильмнар, видеороликларны күбрәк урнаштырырга, татарча электрон дәреслекләр, татарча сайтларны булдырырга кирәк. Татарстан районнарында халык арасында төрле очрашулар, чаралар, җыелышлар татар телендә алып барылсын иде. Эшкә алганда да ике телне дә камил белгән кешеләргә өстенлек бирелсен иде.
Җандай кадерле гүзәл, Туган телем минем! Киләчәктә сине саклап, яклап кала алсак иде! Һичшиксез, мин дә борынгыдан ядкарь булып калган туган телемне - татар телен кадерләп саклармын, үземнән соң килгән буынга әманәт итеп тапшырырмын. Алдагы көннәремә дә ерак бабамнар рухын рәнҗетмичә, туган телемә тап төшермичә яши алсам иде.
"Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе" -дип яза Г.Бәширов, - һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән. Өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә китергән". Никадәр мәгънәле сүзләр!
3. Йомгаклау
Туган телне саклау бүгенге көндә кешелек экологиясен саклау дәрәҗәсендә... Сүзне төрлечә әйтеп була. Бер үк сүзгә теләсәң - шатлык,теләсәң - кайгы, кирәк чакта ихтирам яисә нәфрәт сыйдырып була. Искиткеч нәрсә ул сүз, дип яза Миргазиян Юныс.
Туган телебезнең нәфислеген саклау өчен, мөгаен, иң әүвәл аның гаять үзенчәлекле, бәллүр шикелле уалырга гына торуын чынлап торып аңларга, маңгай күзе белән генә түгел, күңел күзе белән дә күрә белергә кирәктер. Шунсыз аның башка телләрдән аермасын да, барча байлыгын да, яңгырашын да аңлап булмый.
Милләтнең саклануы турыдан-туры телгә бәйле, чөнки дөньяны танып белү, белем алу һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә. Димәк, телебез, милләтебез, дәүләтебез язмышы безнең кулларда.
Газиз Туган телебезне яратыйк, өйрәник, баетыйк, яклыйк һәм киләчәк көннәргә саклыйк!
Файдаланылган әдәбият исемлеге:
1.Вәлиев З.В. Эш кәгазьләре үрнәкләре. – К., 1999.
2. Гәрәева Н.Г., Зыятдинова Ә.Ә. Тел- белемнең ачкычы. Казан, Мәгариф, 2005 ел.
3.Кәримуллин Ә.К. Тел- милләтнең сакчысы. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1997 ел.
4. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов Г.Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. Казан, Мәгариф, 2008 ел.
5.Сафиуллина Ф.С. Сүз – иясе белән йөри. – К., 1985.
6.Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле: Күнегүләр һәм кызыклы материаллар җыентыгы. Казан:Татар кит. нәшр., 1992. –320 б.
Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның
IVреспублика конференциясендә катнашу өчен
Гариза
№ | Ф.И.О., авторның туган вакыты, тулы яше, сыйныфы | Автор укыган белем бирү оешмасының тулы исеме | Фәнни яки иҗади номинациясе, эшнең исеме, күләме | Авторның почта буенча тулы адресы, электрон адресы, телефоны | Җитәкченең Ф.И.О.; предметы, телефоны, электрон адресы |
1 | Вәлеева Ралинә Рашад кызы 28.07.2003 (13 яшь), 7 нче В | Казан шәһәре Идел буе районының 114 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе | Журналис-тика. "Кызыл тышлы дәфтәрдән". Туган телне саклыйк! 10 бит | Авангард ур.91, кв.228 420054; т.89503267325 4923103056 @ edu.tatar.ru | Ибраһимов Альберт Миннерахман улы Татар теле һәм әдәбияты укытучысы, т.89625536771 4923000085 @ edu.tatar.ru |
Фәнни-иҗади эшкә бәяләмә
Фәнни эшнең эчтәлеге куелган максат һәм бурычларга, теманың актуальлегенә туры килә. Автор куелган сорауларга төрле дәлилләр китерә, эш барышында өстәмә чыганакларга мөрәҗәгать итә, шулай ук тормыштан мисаллар китерә. Шул рәвешле башкаларның хезмәтен өйрәнә һәм гомумиләштерүләр ясап бара, дөрес нәтиҗәләр чыгара. Материал тулысынча өйрәнелгән. Авторны Туган телебезне киләчәктә дә матур, чиста, камил тел итеп саклый алуыбыз борчый Һәм җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итә. Фәнни эшнең кимчелекле яклары юк. Бу фәнни эштә күтәрелгән проблема һәр татарны борчырга һәм уйландырырга тиеш!
"4" февраль 2017