СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Творчество Фаниса Яруллина

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Творчество Фаниса Яруллина»

. Дәрес планы

Дәреснең темасы: Фәнис Яруллин “Ак төнбоек” әсәре

Дәреснең тибы: яңа тема өстендә эш

Дәреснең максаты:

1. Белем бирү: укучыларда Фәнис Яруллин шәхесенә һәм аның иҗатына карата кызыксыну уяту;

2. Күнекмәләр үстерү: укучыларның сүзлек запасын баету, сөйләм телен үстерү, үзләрен кызыксындырган сорауларга, өстәмә әдәбият кулланып, җавап табу, үз фикерләрен кызыклы итеп сөйли, дәлилли белү күнекмәләрен үстерү;

3.Логик һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү: укучыларда эзләнү - тикшеренү күнекмәләре формалаштыру; укучыларның мөстәкыйль иҗади эшләү сәләтен үстерү;

4. Тәрбия бирү: укучыларда олы җанлылык, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Универсаль уку гамәлләре:

Шәхескә кагылышлы УУГ:

- укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.

Регулятив УУГ:

- хәл ителгән һәм хәл ителергә тиешлене чагыштырып, уку бурычларын кую;

-бәяләү.

Танып белү УУГ:

-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм укыганны анализлау.

Коммуникатив УУГ:

- иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү

Җиһазлау: Техник чаралар: Компьютер, экран, проектор, Power Point да презентация.

Дәрестә кулланылган материал: Куллану өчен дәреслек: Әдәбият: 6 нче сыйныф өчен дәреслек


“Тауларга карап

Тау булмасаң да,

Таңнарга карап

Таң булмасаң да,

Кешегә карап

Кеше була бел –

Олы җанлының

Ише була бел!”

( Ф.Яруллин )



Дәрес барышы.

I. Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы. Исәнмесез,укучылар, утырыгыз.Һәрберебезгә хәерле көннәр теләп, дәресебезне башлыйбыз.


II. Актуальләштерү.

Без сезнең белән үткән дәресләрдә Ф.Яруллинның шигырьләре белән таныштык.

Тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнгәндә сез аның хикәя һәм повестьлар язуын да белдегез.

Укучылар, менә сезнең алда ул язган әсәрләрнең бер өлеше.( Берничә әсәрнең исемнәрен әйтеп үтә, укучыларга күрсәтә)

Бәлки бу әсәрләрнең кайберләрен сезнең укыганыгыз да бардыр.Булмаса, мин аларны сезгә укырга тәкъдим итәм.

Бу әсәрләрдә яшәүнең мәгънәсе, гадилек һәм гаделлек, кешелеклелек, намус һәм батырлык төшенчәләренә зур урын бирелә.


III.Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

Бүген дә без сезнең белән шундый проблемаларның берсенә багышланган “Ак төнбоек “ хикәясе өстендә эшләрбез. Безнең дәреснең темасы – “Олы җанлылык кечкенәдән башлана “.

Ә хәзер кыскача гына хикәянең эчтәлеген искә төшереп үтик.

1-2 укучы сөйли.

Укытучы. Укучылар, хикәядә сез нинди образлар белән очраштыгыз? Яисә хикәянең геройлары кем?

Укучы. Гадилә, Шөһрәт.

Укытучы. Хикәядә сүз нәрсә турында бара? Хикәяне ике өлешкә бүлеп булыр иде. 1 нче өлеше нәрсә турында?

Укучы. Хикәядә сүз Гадилә белән Шөһрәтнең дуслыгы турында бара.

Укытучы. Әйе, укучылар. Әсәрдә сүз ике баланың дуслыгы турында бара. Дәреслектән шул урыннарны табыйк әле.(262 бит, 1 абз.; 262 бит, астан 2 абз. 263 бит, 1 абз.)

Укучы. Укый.

Укытучы. Укылган өзекләрдән нинди нәтиҗә ясап була?

Укучы. Аларның дуслыгы саф, чиста. Шөһрәт Гадиләне кайгырта. Үз сеңлесе кебек якын итә.

Укытучы. Укучылар, дуслыкның иң югары ноктасы нинди вакыйгада күренә? Шул урынны табыйк әле.

Укучы. Укый. (263 бит, 2 абз.)

Укытучы. Укучылар, хикәядә дуслык нәрсә белән алмашына?

Укучы.Дуслык Шөһрәтнең кешелексезлеге, түбәнлеге белән алышына.

Укытучы.Укучылар, Шөһрәт тумыштан бит андый булмаган.Сез моңа бик күп мисаллар китердегез. Шөһрәтнең вак җанлы булып үзгәрүенә нинди вакыйгалар сәбәп була? Шуларны сөйләгез әле.

Укучы. Сөйли.( 263 б., аст.3абз., 264 б., аст.,3 абз., 265 б., 1 абз.)

Укытучы. Укучылар, Шөһрәткә бу көтмәгәндә килгән дан ничек тәэсир итә? Шул урынны табып укыгыз әле.

Укучы.Укый.( 265 б., 2-3 абз.)

Укытучы. Укучылар, суга батучыны коткару - зур батырлык. Аның өчен хәтта медаль белән дә бүләклиләр. Билгеле, кешеләр аның батырлыгына тиешле бәя бирәләр, сокланалар, газеталарга язып балаларны, яшьләрне шундый үрнәктә тәрбияләргә тырышалар. Дан Шөһрәткә нинди йогынты ясады?

Укучы. Дан Шөһрәткә тискәре йогынты ясады. Егет кеше буларак, ул масаерга, борын чөяргә тиеш түгел иде.

Укытучы. Укучылар, әсәрдәге геройларның исемнәренә игътибар итсәң, алар нәрсәне аңлата?

Гадилә - тугрылыклы, дөрес хөкем итүче.( 61 б.)

Шөһрәт – дан, данлылык.( 223 б. )

( калганнар сүзлек дәфтәренә язалар )

Укытучы. Димәк, укучылар, әти-әниләре аңа ни өчен Шөһрәт исемен биргәннәр?

Укучы. Дан казансын, хөрмәткә лаек булсын өчен.

Укытучы. Әйе, алар дан, хөрмәт, дәрәҗә улларына тормышта бәхет китерер дип уйлаганнар. Ләкин...җөмләне дәвам итегез.

Укучы. Ләкин киресенчә килеп чыга. Андагы иң матур сыйфатлар югала. Шөһрәт үзенең иң якын балачак дустыннан, классташыннан аерыла.

Укытучы.Укучылар, тактада язылган мәкальләрне укып чыгыгыз һәм Шөһрәткә сез шул мәкальләрнең кайсыларын әйтер идегез?

  1. “Кешегә яхшылык итсәң, үзеңә файда булыр”.

  2. “Кулыңнан бер яхшылык килсә, бишне кыл”.

  3. “Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал”.

  4. “Яхшылык ит, каршысына яхшылык көтмә”.

  5. “Яхшылык ит тә мәңгегә оныт”.

  6. “Яхшылык итсәң, үзеңә кайтыр”.

  7. “Яхшылык итсәң, юлда калмас”.

  8. “Яхшылык эшләгәнеңне үзең әйтеп белдермә”.

Укытучы. Шөһрәткә туры килгәннәрен дәфтәрләрегезгә сайлап языгыз.

Ә хәзер укып китик.

Укучы. Укый.

Укытучы. Укучылар, дәреслегегезне ачып, икенче сорауны укыгыз әле. Җавап бирәбез.

Укучы. Ихтыяр көче, үз-үзеңә ышану, кешеләрне, үз-үзеңне хөрмәт итү. Мәсәлән Тәлгать, Гадилә.

Укытучы. Укып китик. (265 б., 267 б.)

Укытучы. Балалар, ни өчен Гадилә мәктәптән китә?

Укучы. Аңа авыр, Шөһрәт гел аның яшәве белән кемгә бурычлы икәнен искә төшереп тора. Гел күчерергә сорый. Шөһрәтнең түбәнсетүен, бөтен класс алдында ”Син бит миңа гомерең белән бурычлы” дигән сүзләрен күтәрә алмый. Аның түземлеге бетә. Ул Шөһрәтнең теләген үтәп, капризларына түзеп яшәргә теләми.

Укытучы. Ә Шөһрәт ни өчен китә?

Укучы. Ул үзенең хатасын аңлый. Аңа авыр, ул үзенең гафу итмәслек эш эшләвен аңлый. Шөһрәт үскәч олы җанлы булып кала алмады.

Укытучы. Укучылар, ул үзенең хатасын аңлагач, яхшы якка үзгәрер дип уйлыйсызмы?

Укучы. Әйе.

Укытучы.Ә хәзер әсәрнең исеменә игътибар итик. Төн һәм боек. Дусларның боек чаклары. Киләчәктә Гадилә Шөһрәтне гафу итәрме? Ни өчен ак төнбоек?

Укучы. Ак төс – сафлык, Гадилә белән Шөһрәтнең дуслыгы иде.

Укытучы. Әйе, укучылар. Һәрбер кеше кулыннан килгән кадәр яхшылык эшләргә тиеш. Бик күпләр шундый ярдәмгә мохтаҗ бит. Карт әби, бабайларга булышу, чишмәләрне чистарту, башкалар турында кайгырту, тыйнаклык – болар барысы да олы җанлылыкка керә.

Укучылар, ә хәзер эпиграф итеп алынган юлларны укып, Ф.Яруллинның әйтергә теләгән төп фикерен билгелик.

Укучы. (Укый. Аңлата).

Тау да, таң да булып булмый. Әмма башкалардан үрнәк алып, үзеңдә олы җанлы кешеләргә хас сыйфатларны тәрбияләп була.

Укытучы. Эпиграф һәм мәкальләрне сайлап күчерегез.

Укучылар,сез үзегез дә олы җанлы,мәрхәмәтле кешеләр турында материал тупларга тиеш идегез, укып яисә кыскача гына сөйләп китегез әле.

Укучылар. Сөйлиләр.( Әсгать Галимҗанов)

Укытучы. Тормышта мондый гыйбрәтле вакыйгалар күп, ләкин эшләгән яхшылыкларына бернәрсә өмет итмәүчеләр, намус эше дип караучылар да бар. Ф.Яруллинның язмышы турында сез беләсез инде. Андый кешеләргә бигрәк тә мәрхәмәтле кешеләр очравы кирәк. Очрый да андый кешеләр.

(газета, журнал материаллары), ( М.Шабаев, әнисе, врачлар, хатыны Нурсөя апа)

Ф.Яруллин үзенең фаҗигале язмышында кичергән бәхетле көннәр өчен иҗаты аша олы җанлы кешеләргә рәхмәт белдерә.

Ә хәзер, укучылар , сезгә яхшы таныш җыр ” Сез иң гүзәл кеше икәнсез” не җырлап китик әле. Ф.Яруллин бу җырны укытучыларына багышлап язган.

Укучылар җырлыйлар.

Укытучы. Укучылар, дәрескә йомгак ясаганчы, искә төшерик әле. Нәрсә ул олы җанлылык?

Укучы. Кешеләргә яхшылык эшләү, кече күңеллелек, мәрхәмәтлелек, кешелеклелек.

Укытучы. Аны кайчан тәрбияләргә кирәк ? (бу сыйфатларны)

Укучы. Кечкенәдән.


IV. Йомгаклау. Өй эше.

Укытучы. Үзегезгә ошаган вакыйга, өзекне рәсем итеп ясарга.