СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Cтатья "Биектау хәбәрләре " газетасы "Туган телем- иркә гөлем"

Нажмите, чтобы узнать подробности

21 нче февраль-"Халыкара туган тел көне" итеп билгеләп үтелә

Просмотр содержимого документа
«Cтатья "Биектау хәбәрләре " газетасы "Туган телем- иркә гөлем"»

Вакыт белән бергә үзгәрә бел

Телләр өйрән, балам, дөнья күр.

Йөз чөермә ләкин үз телеңнән:

Бу –Ватанны сату белән бер

Син тугач та, ана сөте белән

Иренеңә тамган туган тел

Туган телең җуйсаң, әнкәеңне

Онытуың булыр, балам, бел! (С.Әхмәтҗанова)

Туган җирен чын күңелдән яраткан, халкының тарихына, гореф-гадәтләренә, әдәбиятына, диненә ихтирам белән караган кеше генә туган телен чиксез кадерли.

Туган телдә сөйләшергә өйрәтү гаиләдә башлана һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дәвам итә. Ул балаларга ана телендә тәрбия һәм белем бирү өчен мөмкинлекләр тудыру, халкыбызның рухи байлыгына, мәдәниятенә якынайту шартларында алып барыла.

21 нче февраль — “Халыкара туган тел көне” итеп билгеләп үтелә. Бу уңайдан “Йолдыз” балалар бакчасында “Туган тел атналыгы” гөрләп узды. Атналык кызыклы һәм бик эчтәлекле үтте. Балалар белән бик күп чаралар үткәрелде: туган телебез турында әңгәмәләр уздырылды, халкыбызның көнкүреше турында белемнәре ныгытылды, шигырьләр, җырлар, милли уеннар, матур әдәбият, халык авыз иҗаты әсәрләре өйрәнелде, милләтебез, туган телебез белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләнде.

“Туган тел атналыгы”н йомгаклап һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллинга 80 яшь тулу уңаеннан безнең балалар бакчасында әдәби кичә булып узды. Кичәнең максаты милләтебезне, туган телебезне зурлау, ярату, аңа соклану, аның белән белән горурлану хисләре тәрбияләү иде.

Кичәбезне авылыбыз китапханәчесе Фәридә Нәҗмиева башлап җибәрде, ул презентация ярдәмендә Ф.Яруллинның авыр тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтте. Балалар Ф.Яруллинның “Әниләр бәйрәмендә”,”Ап-ак иткән”, “Татарстан байрагы” шигырьләрен сөйләделәр, ә бакчабызның тәрбиячеләре “Кояштагы тап” әсәрен искиткеч оста итеп сәхнәләштерделәр. Кичәбезне барыбыз да яратып башкарган “Туган тел” җыры белән тәмамладык.

Киләчәктә дә балаларга туган телебезнең бетмәс-төкәнмәс хәзинәләрен, серләрен ача, телебезнең аһәңлеген аңлата, аның моңлы, чыңлы авазларын ишеттерә алсак иде!

“Йолдыз” балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Яруллина


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!