СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Әдәби укудан дәрес планы 1 класс

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Әдәби укудан дәрес планы 1 класс»

01.04.15 Завуч:_____________________

Әдәби уку

Тема: “ Шүрәледә кунакта” Р. Кутуй, Р. Хисмәтуллин Р.Вәлиева, Х. Халиков.

Максат : Укучыларда әдәби алым буларак фантазия турында мәгълүмат бирү.

Бурычлар:

1) белемнәрне кулланып, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү.

2) матур сөйләм күнекмәләренә өйрәтүне дәвам итү.

3) халык авыз иҗаты әсәрләре турында белемнәрне практик куллану күнекмәләрен камилләштерү

4) шигырьдәге төп фикерне табарга өйрәтү.

УУГ

Шәхси: яңа уку материалына һәм аны үзләштерү юлларына кызыксыну белдерү;

Регулятив: эш барышында инициатива күрсәтә белү;

Танып белү: дәреслектән яки укытучы тәкъдим иткән башка материалдан тиешле мәгълүматны таба белү;

Коммуникатив: үз фикереңне формалаштыру; парларда эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фикере белән килештерә белү;

Җиһазлау : Дәреслек “Әдәби уку”, Г.М.Сайфуллина 52-55 б.

Дәрес барышы


Дәрес этабы


Укытучы эшчәнлеге


Укучы эшчәнлеге


I.Ориентлашу – мотивлаштыру этабы.

Уңай психологик халәт тудыру.


- Елмаеп карагыз дөньяга,

Рәхәт бит яшәве шулаймы?!

Елмаеп яшәсәң көн саен ,

Укырга, уйларга бик җайлы.


- Укучылар, бер-берегезгә карап елмаегыз һәм тыныч

кына утырыгыз.

Исәнләшәләр. Бер- берләренә уңышлар телиләр.

II.Белемнәрне

актуальләштерү,тигезләү

-Телеңнән бер сүз төште,

Аннан тәгәрәп китте,

Синең яныңнан үтеп,

Минем колакка җитте.


Иң кирәкле шушы сүз

Әйтелсен кирәк чакта.

Тәгәрәсен, йөзсен ул

Көтелгән, кирәк якка.


Фикер алышуда катнашалар.

III.Яңа белемнәрне ачу




1. Дәреслектәге Шүрәле һәм Убырлы әбекәй турындагы рәсем белән эш:

-Шүрәле Убырлы әбекәй белән ничек дуслашты икән?

-Нигә алар бергәләп чәй эчеп утыралар?

-Шүрәле һәм кеше дуслыгын ничек кузаллыйсыз?

2. Р.Кутуйның “Төнге әкият” әсәрен уку һәм сорауларга җавап бирү:

-Карурмандагы йорт нинди серләр саклый?

-Убырлы әбекәй белән Шүрәле безне ничек каршылар дип уйлыйсыз?

-Бер-бер хәл була калса, биредә сезгә кем ярдәм итәр икән?

-Тукай әкиятендә Шүрәле нәрсәдән курка әле?

-димәк...(нәтиҗә ясау)

Сорауларга җавап бирәләр.







IV.Беренчел ныгыту


Роберт Миңнуллинның “Шүрәлесез урман” шигырен чылбыр буенча уку.

Шигырьнең иң ошаган өлешенә рәсем ясау.


Фикер йөртәләр.

Сорауларга җавап бирәләр.

VI.Йомгаклау ,нәтиҗә ясау



  • Дәреснең темасы нинди иде?

  • Нинди максатларга ирештек?

  • Нинди сүзләрнең мәгънәләрен ачыкладык?

  • Нинди кагыйдәләр кабатланды?

  • Дәрес турында үз фикерегезне әйтегез.

Үзбәя.