Просмотр содержимого документа
«Әдәби укудан тест»
Татар мәктәбендә белем алучы 2сыйныф укучыларына
әдәби укудан тест.(4чирек)
1.Пейзаж- табигать күренешләрен тасвирлаган рәсем ул.(әйе, юк)
2.Өстәл өстендә самовар, савытларда чәчәк, печенье, конфет, чынаяклар. Бу пейзажмы?(әйе,юк)
3.Мин альбом битенә энемнең рәсемен ясадым. Бу портретмы?(әйе,юк)
4.Күзләрнең кайсысы гади әйберләрне дә матур итеп күрә?
А)зәңгәр күзләр
Б)күңел күзе
В)кара күзлек кигән күзләр
5.Бөтен дөнья кайчан кып-кызыл була?
А)кояш баеганда
Б)елаганда
В)кызыл пыяла аша караганда
6.Чыпчык малае турындагы әсәр ничек атала?
А)”Батыр чыпчык”
Б)“Кечкенә-төшкенә”
В)”Чыпчык малае”
7.”Кем соң минем әби”шигыренең авторы кем?
А)Йолдыз
Б)Резеда Вәлиева
В)Роберт Миңнуллин
8.Р.В әлиеваның “Шатлык кызы”хикәясендә кошларны коткарган кызның исеме:
А)Ләйсән
Б)Ләйлә
В)Ләйсирә
9.Р.Вәлиеваның “Шатлык кызы”хикәясендәге герой кайсы кошны коткарган?
А)сандугач
Б)сыерчык
В)песнәк
10.Яңалыклар безгә нәрсә турында хәбәр итәләр?
А)әле күптән түгел генә булган хәлләрне
Б)искә төшкән вакыйгаларны
В)кешедән ишеткәннәрне
11.Журналист кем ул?
А)газета яки журналда эшләүче
Б) яңалыкларны беренчеләрдән булып белүче һәм төгәл итеп сөйләүче
В)китапханәдә эшләүче
12.Балалар өчен чыгарыла торган журналларны билгелә
А)”Казан утлары”
Б)”Салават күпере”
В)”Сабыйга”
13.Г.Хәсәновның “Имән каргасы” хикәясендә сүз нинди кош турында бара?
А)чәүкә
Б)саескан
В)аккош
14.Ә.Еникинең “Кышкы урман” хикәясендә кышның кайсы ае тасвирлана?
А)декабрь
Б)гыйнвар
В)февраль
15.Р.Миңгалимнең “Якты тәрәзә каршында” хикәясендәге малайның исеме ничек?
А)Марат
Б)Азат
В)Булат
16.Йолдызның “Бәхетле агач” шигырендә вакыйгаларны кайсы герой сөйли?
А)автор
Б)бала
В)агач