СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Әдәбият дәресләрендә сүзлек составын системалаштыру өстендә эш (әмирхан еникинең “рәшә” повесты мисалында) курс эше

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Әдәбият дәресләрендә сүзлек составын системалаштыру өстендә эш (әмирхан еникинең “рәшә” повесты мисалында) курс эше»



РАБОТА НАД СИСТЕМАТИЗАЦИЕЙ СЛОВАРНОГО СОСТАВА

НА УРОКАХ ЛИТЕРАТУРЫ

(НА ПРИМЕРЕ ПОВЕСТИ РӘШӘ АМИРХАНА ЕНИКИ)


КУРСОВАЯ РАБОТА








ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ СҮЗЛЕК СОСТАВЫН СИСТЕМАЛАШТЫРУ ӨСТЕНДӘ ЭШ

(ӘМИРХАН ЕНИКИНЕҢ “РӘШӘ” ПОВЕСТЫ МИСАЛЫНДА)


КУРС ЭШЕ

































КЕРЕШ

Хәзерге глобаль үзгәрешләр чорында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төп бурычы – күпмәдәниятле шәхес формалаштыру, белем бирү процессы белән дөрес идарә итү, рухи һәм физик үсеш булдыру. Балада югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү проблемасы кешеләрне гасырлар буе борчып килгән, чөнки кешелекнең киләчәге ил язмышы, гаилә бәхете, киләчәктә гражданин булачак баланың менә бүген нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле.

Татар әдәбияты халкыбыз тарихын, аның күңелен, милли рухын өйрәнүнең дәреслеге итеп алырлык әсәрләр иҗат иткән әдипләргә бай. Шуларның берсе − безнең аксакалыбыз, милли рухыбыз җырчысы − Әмирхан Еники. Бу бөек әдипнең әсәрләрен дулкынланмыйча укучы кеше бармы икән? Юктыр! Моның төп сәбәбе, минемчә, язучының халык күңелен бик нечкә сизү сәләтенә, халык йөрәгенең иң түрендә яткан өмет− теләкләрен күрә алу мөмкинлегенә ия булуында.

Ә. Еники гади, табигый күренешнең дә сәнгатьчә матурлыгын, тирән мәгънәсен сурәтләп күрсәтә. Шуның аркасында әсәр кеше күңелен тулысынча яулап ала: уйландыра, моңландыра, елата, җырлата, сагындыра..

Тикшерү объекты: Ә.Еникинең төрле темаларга иҗат ителгән әсәрләре.

“Рәшә” повесте мисалында әдәбият дәресләрендә сүзлек составын системалаштыру.

“Система” төшенчәсенең мәгънә даирәсе бик киң: ярашу, организм, төзелеш, структура, оештыру, бердәмлек, җитәкләү һ.б. Мәсәлән, философ Э.Кант система төшенчәсен түбәндәгечә билгели: “...система дигәндә мин бер идея белән берләшкән күп кенә белемнәрнең бердәмлеген аңлыйм”.

Лексик системаның төп берәмлеге булган сүз безне әйләндереп алган чынбарлыкның бөтен төрлелеген һәм катлаулылыгын чагылдырырга сәләтле. Сорау туа: теге яки бу телнең сүзлек байлыгын − универсумны ниндидер принципларга таянып, бер − берсе белән бәйләнешле өлешләргә таркатып буламы? Әйе. Гомум тел белеменең тарихында лексик берәмлекләрне системалы тикшерәнең бай тарихы бар [13: 3].

Максаты: татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, тәрбия процессында укучыларга әдипнең программа һәм программадан тыш әдәби мирасы турында өстәмә материал бирү.

Максатка яраклы рәвештә түбәндәге бурычлар куелды:

− әдәбият дәресләрендә сүзлек составын системалаштыру өстендә эш алып бару;

− сүзлек составын системалаштыруның төп принципларын ачыклау.

Актуальллеге: Әмирхан Еники әсәрләрен өйрәнү аша укучыларда халыкка, туган телгә мәхәббәт, кешегә ихтирам, хөрмәт, шәфкатьлелек тәрбияли алабыз. Ул үзенең иҗатында күптөрле темаларга кагыла. Тәрбияне төрле яктан колачлый. Аның әсәрләренең тәэсир көче аеруча игътибарга лаек. Ул үзенең повесть-хикәяләрендә эстетик, әхлакый, фәлсәфи карашлары аша татар халкының рухи югарылыгын һәм матурлыгын бирә алган. Аның әсәрләре нигезендә чорның психологиясен өйрәнеп була. Аның персонажларында идеологияләрдән өстен, милләт чикләреннән киңрәк булган гыйбрәтле язмышлар. Әмирхан Әникинең нәзакәтле иҗаты – бөтен Россиянең әдәби казанышы, мәдәни горурлыгы.

Курс эше кереш өлештән,төп өлеш ике бүлектән, йомгаклаудан һәм кулланылган чыганаклар, әдәбият исемлегеннән тора.

Әмирхан ага Еникинең иҗаты кеше тормышындагы проблемаларның иң мөһимнәрен үз эченә ала. Ә әсәрләренең тәэсир көче халык җырларыныкына тиң. Аның, рәссам буларак, тикшергән сферасы - кешенең рухи дөньясы, заман психологиясе .

Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, бөек әдипнең бөтен тормышы һәм иҗаты − чын Шәхес булу. Намуслы яшәү үрнәге булган Әмирхан ага Еники бай мирас калдырды. Язучының күпкырлы иҗатында публицистика, очерклар, мемуар әсәрләр, тәрҗемәләр белән янәшә әдәби тәнкыйть тә мөһим урын алып тора.

Әмирхан Еникине иҗтимагый вакыйгалар түгел, кеше язмышы, аның рухи дөньясы, күңел дөньясы күбрәк кызыксындыра. Ул үзенең һәр әсәрендә үзәккә бер язмышны куеп анализлый. Без дә ул язмышларны, характерларны үзара чагыштырабыз, үзебез өчен дә гыйбрәтләр алып уйланабыз.

Тәнкыйтьче Мансур Вәлиев “Еники дәресләре” исемле мәкаләсендә Ә.Еники әсәрләрен халкыбыз җырлары белән чагыштыра. Хөрмәтле аксакал язучыбыз яшьләргә дәшә: “Халык моңнары онытылмаска, һәр кешенең җанында, күңелендә яшәргә тиеш!” − ди. Язучы кеше күңеленең сафлыгы, гүзәллеге, пакьлеге өчен көрәшә.

Мәктәп программасында Әмирхан Еники иҗаты шактый киң өйрәнелә: сугыш чоры, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, кешелеклелек, матурлык һ.б. проблемаларны күтәргән әсәрләрен укучылар кызыксынып үзләштерә, әсәрләр аларны уйланырга мәҗбүр итә. Тикмәгә генә М.Мәһдиев аның иҗатын сугыштан соңгы уйчан, моңсу проза дип атамаган. Күп кенә язучылардан ул диалогларны оста файдалануы белән дә аерылып тора, язучы кыска жанрда эш итә, “кыскалыкта – осталык” дип юкка гына әйтмәгәннәр шул.














  1. ӘМИРХАН ЕНИКИ ИҖАТЫНДА ТӨП ТЕМАЛАР


    1. Әмирхан Еники иҗатында әхлак тәрбиясе

(«Матурлык» хикәясе)

Шәхеснең камилләшүе һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек-электән исбатлап, раслап килгән.

Әхлак – ул кешенең эш-хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрдән торган сыйфат.

Әхлаклылык сыйфатлары мәңгелек калып түгел. Алар җәмгыятьтәге үзгәрешләр бәрабәренә үзгәреп торалар һәм, шул рәвешле, үзләре дә җәмгыятьне үзгәртәләр.

Әхлаклылык – кешенең рухи бәхете. Яңа буын бәхетле булсын өчен, аны иң беренче чиратта әхлаклы буын итеп тәрбияләргә тиешбез. Милләтебезгә хас әхлакый сыйфатлар – кешегә яхшылык кылу, изгелек эшләү, көчле рухлылык, кешелеклелек – Әмирхан Еники иҗатында ачык чагыла. Язучының “Матурлык” хикәясенә тукталыйк. Ә.Еники бу әсәрендә ана белән бала арасындагы илаһи матурлыкны күрсәтә: тышкы кыяфәте ямьсез ана белән аның тәрбияле, әхлаклы улы арасындагы ягымлы мөнәсәбәт сокландыра да, гаҗәпләндерә дә. Егет өчен тышкы матурлык әһәмиятле түгел. Иң мөһиме – кешенең рухи дөньясы бай булсын, уй-хисләре саф, пакь, күңеле чиста булсын. Үзе шундый булгач, Бәдретдин башкаларны да шулай итеп күрергә тели. Соңрак шәкертләр дә Бәдретдиннең әнисен ямьсез итеп түгел, ә сөйкемле, саф күңелле кеше итеп кабул итәләр. Юк, ямьсез була алмый ана кеше, матур ул, бик матур! Әсәрне укыган вакытта укучылар күңеленә нәкъ менә шул урыннар бик нык тәэсир итә.Чөнки безнең балалар күңелендә гасырлар буе яшәп килгән ата-анага хөрмәт, аларны олылау төшенчәсе әхлак кануннары белән гаиләдә, мәктәптә салынган. Укучылар бу әсәрне укыганнан соң, матурлыкны тышкы чибәрлек итеп түгел, бәлки кеше күңеленең, рухының матурлыгы итеп аңлаулары; авторның Бәдретдин образы аша кешедәге иң югары, олы матурлык буларак эчке матурлыкны күрсәтеп бирүен әйтәләр. Димәк, чыннан да әһәмият тышкы матурлыкта түгел, ә күңелдә, йөрәктә, уйларда. Гаиләдә ана – иң олы, иң изге шәхес, кешелекнең төп тоткасы. Ана мәхәббәте игелекле, эчкерсез, бернинди таләпләр дә куймый торган гаҗәеп зирәк, керсез мәхәббәт. Гадәттә халык анага булган мәхәббәтне Ватанга булган мәхәббәт белән тиңли, аларның икесен дә изгеләштерә.

Ә.Еники шушы “Матурлык” хикәясенең исеменә салынган күңел дөньясының матурлыгын, рухи халәтне, әхлакый сыйфатларны ана белән бала арасындагы “тирән мәхәббәт дәрьясын” һәркем аңлый алырлык, үзе аша уздырып тоемларлык итеп ача алган.

Күләме белән әллә ни зур булмаган хикәядә Ә.Еники гап-гади күренеш аша ана белән бала, бала белән туганнар, дуслар арасындагы олы хисне сурәтләп, сөйләп бирә. Ул шушы әсәрендә татар халкына хас булган матур әхлакый сыйфатларны күрсәтә алган.


1.2.Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять» әсәрендә яктыртылган милли фаҗига (“Әйтелмәгән васыять” хикәясе)

XIX гасырның соңгы чирегендә мәгърифәтче әдипләр иҗатында күтәрелгән милләт темасы XX гасыр башында иң югары ноктасына күтәрелә. Әдипләр иҗатында чорның мөһим актуаль мәсьәләләре милләт язмышы белән бәйләп карала. Милләт темасын яктырткан әсәрләрдә мондый мәсьәләләр куела:

- милләтнең инкыйразы;

- милләтнең бүгенге хәле һәм киләчәге;

- милли дәүләтчелекне торгызу;

- аталар һәм балалар каршылыгы;

- иске тәртипләрне, гореф-гадәтләрне, иске яшәеш кануннарын кире кагу;

- милләтнең бөтенлеген саклау һ.б.

Күп кенә язучылар бу теманы үзләренең иҗатларында яктырттылар. Шулар арасында Әмирхан Еники иҗаты аерылып тора.Ул бүгенге көннең кискен актуаль проблемасын − милләтне, аның телен, йолаларын саклап калуны − үзенең әсәрләрендә ярты гасыр элек күтәргән. Ул бу проблеманы үзенең “Әйтелмәгән васыять” хикәясе белән чаң суккан.

“Рус теле безнең тормышыбызда хәзер беренче урында тора, ул кирәгрәк, ул беренче гамәлдә йөри. Ә туган телебез икенче урында, арттарак, әһәмияте аның кечерәйде, кирәклеге дә шактый ук кимеде... әгәр эшләр шулай барса, безнең яңадан бер телле халыкка әйләнеп калуыбыз бик ихтимал... Нәрсә югалтабыз?..Туган телебезне... Бары шул гына... Әмма телне югалту ул милләт булудан туктау дигән сүз... Торгынлык заманы бөтен нәрсәгә битараф, бөтенесенә күнеккән халыкны ирексездән “денем өчен түгел, көнем өчен” дип яшәргә өйрәтте. Бары шушы “көнем өчен” генә яшәүнең аяныч бер нәтиҗәсе дип карыйм мин телебезнең бүгенге авыр хәлен”, − дип язды [171: 175].

“Әйтелмәгән васыять” хикәясендә Әмирхан Еники халыкның рухи хәзинәсенә хөрмәт белән карау кирәклеге мәсьәләсен күтәрде, рухи бушлыкны, әхлакый, мәдәни мирастан читләшүне тәнкыйтьләде.

Акъәбинең олы улы марҗага өйләнә. Оныклар – бер сүз татарча аңламаган урыслар. Өлкән оныгы әбисе әле Юлкотлыда чагында өч көнгә кунакка кайта. Ләкин егетне авылга әтисенең туган нигезен, әбисен күрәсе, сөйләшәсе килү теләге түгел, ә бәлки романтика эзләү теләге генә кайтаргандыр. Күргәнебезчә, оныгында әбине аңларга тырышу, бабасының каберен зыярат кылу, авылдашлар белән аралашу омтылышы бөтенләй юк. Үз атасында милли хис булмаганда, баласына ул каян килсен?! Ә Суфьянның башка балалары – Татьяна, Светлана, Рита, инде җитеп килә торган кызлар, әбиләрен беренче тапкыр күрәләр. Ләкин алар да бер-берсенә тоташа, аңлаша алмыйлар. Әби белән оныклар арасында коточкыч упкын. Бер якта балаларның әбигә карата битарафлыгы. Ә икенче якта гомер буе балаларын сагынып яшәгән Акъәбинең телсезлектән, чарасызлыктан гаҗизләнүе. Шушы вакыйгаларны анализлап, Миргазян Юныс “Хәтта Акъәбинең улы марҗага өйләнмәгән булса да, аермасы әллә ни зур булмас иде. Аның башында ике генә сыр – буйсыну һәм буйсындыру”, − дип язды [25: 164].

Кызы Гөлбикә анасын ярата, ихтирам итә кебек, ләкин ул да әнисеннән читләшкән, авыру ана янында утырырга, анасының күңелендәгесен тыңларга вакыт та, теләк тә табылмый. Әби әҗәле якынлашуын сизеп, ничә тапкырлар кызына соңгы васыятен җиткерергә талпынып карый. Үзе үлгәннән соң гәүдәсен мөселманча җирләүләрен тели: “Инде мулла, мәэзин чакырып, тәхлил әйттерү кебек зур мәшәкатьле эшне үтәүне сорамыйм да. Анысын эшләмәсәләр дә ярый, әмма ләкин гәүдәмне әйбәтләп юып, ак кәфенгә төреп, ләхетле кабергә куйсыннар иде, аннары берәр карттан гына булса да Коръән укытсыннар иде...Ничек кенә булмасын, улы-кызы аның бу үтенечен тыңларга тиешләр. Үзләре ышанмасалар да, кирәксез нәрсә дип тапсалар да, ул кушканча эшләргә тиешләр – бу бит газиз аналарының соңгы васыяте! Васыятьне үтәмәү мөмкинме соң?!”

Ләкин кызы Гөлбикәнең әнисенең соңгы васыятен тыңларга вакыты табылмый. Әби гомер буе җыйган халкының рухи байлыгын, изге васыятен үзе белән кабергә алып итә. Иң тетрәндергәне – Акъәбинең соңгы көннәре җиткәнен сизенеп больницага илтеп салу. Аның шунда ялгыз җан бирүе, больницадан гына табутка салып күмү күренеше. Янәсе, өйдә үлсә, балалар куркыр. Мөселманча күмәргә мулла чакырырга кирәк булачак, мөселманча булсын дип кенә әллә нинди карчыкларны, муллаларны үзенең квартирына бер дә китерәсе килми аның. Килешми аның хәлендәге кешегә бу нәрсәләр. “Мәшәкатьле эш бит” дигән сүзләр дә берничә тапкыр кабатлана. Үз җаннары өчен генә борчылырга өйрәнгән бу балаларга ана хәтере, ана гозере һәм, ниһаять, ана васыяте берни тормый. Әбинең гомере буе җыйгын ата-бабадан калган милли мирасын да кабул итмичә, театр гардеробына илтеп тапшыру шушы фикерне раслый.

Әсәрнең тәрбияви моментының иң тәэсирле урыны да шунда. Бүген яшь буынга милли тәрбия бирүне аларның әти-әниләреннән башларга кирәк дибез. Йола, гореф-гадәтләрне юкка чыга баруына иң элек әти-әниләрнең баласына аларны тапшырмавы сәбәпче. Әле татар телен укытуга каршы чыгучылар да әти-әниләр үзләре. Бүген баласын авырлыклардан саклап, рус милләтенә тигезләшкәндә генә бәхетле булырга мөмкин дип, ялгыш фикер йөртүче әти-әниләрнең кайсысының гына Акъәби хәлендә каласы килер икән?! Телгә, милли йолаларга тискәре карашта булган. Һәркемнең фикерен уңай якка үзгәртерлек, күңел төпкелләренә үтәрлек вакыйга бу. Әсәрдә Акъәби - идеаллаштырып бирелгән образ. Ул гомере буе “ак” булып яшәгән: башта Аксылу, Акбикә, Аккилен, аннан – Акъәби. Илгә-көнгә кирәкле балалар үстергән. “Кайсы галим, кайсы инженер, кайсы врач... Борын заманда бер ата-анадан түгел, бөтен өязеннән дә бу кадәр укымышлы башкорт чыкмагандыр” [11: 13]

“Татар теле нигә кирәк?” дип баласына үз телен, милләтенең әдәби мирасын өйрәтүгә каршы чыккан ата-анага нәкъ шушы өзекләрне уку аларның бу мәсьәләгә карата фикерен үзгәртергә ярдәм итә.

Милли рухиятебезне кабул итеп алырдай һәм йолаларыбызга битараф булмаган буын тәрбияләүне бишектән үк башлыйк. Аларны васыятебезне кабул итәрлек һәм аны үтәрлек итеп милли рухта тәрбияләүдә Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре, һичшиксез, өстәл китабына әйләнергә тиеш.


    1. Әмирхан Еники хикәяләрендә ана һәм бала мөнәсәбәте (“Ана һәм кыз”, “Бер генә сәгатькә”, “Әйтелмәгән васыять» хикәяләре)

Ана – ул дөньяда иң бөек кеше. Алар бик күп күренекле шәхесләрне, галимнәрне, укытучыларны, табибларны тудырган. Ул үзенең күкрәк сөтен имезеп, төн йокыларын калдырып, бишек җырларын җырлап, баласын тәрбияли. Бала үсеп кеше була. Һәм үз баласын шулай ук тәрбияли, бар көчен, энергиясен баласын үстерүгә бирә. Бер көнне карый, аның әнисе дә баласы кебек үк тәрбиягә мохтаҗ икән бит. Менә шушы проблема кешеләрне икегә аера: кайберләре гомере буе әти-әнисенә рәхмәтле булып, үзенә булган хөрмәтне, тәрбияне аларга да күрсәтә, аларның фатихасын ала, ә кайберләре исә, моны кирәк санамый, һаман дөнья кууын белә. Ана күңеле – балада, бала күңеле – далада, дип юкка гына әйтмиләр шул.

Укучыларда баласына йөрәген ярып бирергә әзер торучы аналарны рәнҗетмичә, аларга шәфкать, игелек күрсәтеп, изге гамәлләр кылып яшәргә өйрәтү максатыннан классик язучыбыз Әмирхан Еники иҗатының тәэсире бик көчле.

“Күздән яшь китерә, бәгырьне телгәли аның әсәрләре... Гүяки каләмне язу карасына түгел, ә бәлки хискә-моңга-сагышка манып язылганнар. Аның әсәрләрендә, моң-сагыш белән бергә, сине сафландыра һәм пакьләндерә торган рухи көч тә бар...

Шуңа да җаныңны кая куярга белми бәргәләнгәндә, кулыңа Ә.Еники әсәрләрен аласың.

Укыган саен укыйсы килеп тора аның әсәрләрне. Күбрәк укыган саен, иҗатының сихри көченә соклану хисе арта, шуның сәбәпләрен беләсе, ачасы килү теләге көчәя. Шуның белән бергә, тормышның үзе кебек үк катлаулы да аның иҗаты”, - ди аның әсәрләре турында тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин.

“Ана һәм кыз” хикәясе табигатьнең гүзәллеген: күкнең биеклеген, кояш нурларының яктылыгын, муллылыгын, шифалы яңгыр алып килгән чисталык, сафлыкны сурәтләүдән башлана. Рәхиләнең әнисенә булган күңел җылылыгы, олы җанлы, мәрхәмәтле күңел дөньясы бу. “Ана күптән каты авыру, һәм ул бу урынга яңадан тормаска ятканлыгын белә”. Рәхилә ананың соңгы көннәрен, сәгатьләрен мөмкин кадәр җиңеләйтергә тели – Хәсәннең үлү хәбәрен әнисенә әйтми. Ана җилкәсенә төшәчәк кайгы-хәсрәтне дә үз өстенә ала.

Ана бик җайлап, ашыкмыйча гына, үзе үлгәч балалары ничек тату яшәргә тиешлекләре турында Рәхиләгә күңелендәге теләкләрен, сүзләрен сөйли. Кызы аны сабыр гына тыңлый, әнисенә вәгъдә бирә. “Һәм ана үз нәүбәтендә кызына тулы ихтирам күзләре белән карап:

− Рәхмәт, кызым, мин сиңа ышанам! − диде.” Һәм авыру ана бала тынычлыгы белән йоклап китә. Ул дөньядан шулай тыныч күңел белән китә.

Аналарның васыятен ишетеп, ризалыгын алып калу – үз гомереңә җитәчәк җан тынычлыгы, гомерләр буена кабатланып торган мәңгелек проблемаларның берсе бит ул.

“Ана һәм кыз” белән “Бер генә сәгатькә” хикәяләре – якыннарын югалту ачысы һәм аерылу фаҗигасе, сагышы ягыннан үзара аваздашлар. Аналарга хас булган сагыну, көтү, юксыну хисләрен хикәянең башламында очратабыз. Әлеге хисләрне өч улын сугыш кырына озаткан Мәрьям карчык кичерә. Аның элек станциягә бара торган юлны күзәтә торган гадәте булмый. Аны шул якка борылырга мәҗбүр иткән сәбәп – өч улының әлеге юлдан фронтка китүе. Улларыннан зарыгып хәбәр көтүче ананың күзләре дә, йөрәге дә алар кайтыр тарафка юнәлгән.

Фронттан һич көтмәгәндә кайтып кергән Гомәр аз вакытка булса да барысын да үзгәртә. Көтелмәгән очрашу халәтендә ана бөтенләй югалып кала.

“Бер генә сәгатькә” хикәясендәге Мәрьям абыстайның улы белән аерылышу мизгелендәге катлаулы кичерешләрне әдип болай сурәтли: “Соңра Гомәр әнисенә карый. Ул татар улларына хас тартылу белән бары күрешмәкче булган иде. Ләкин әнисенең шундый бер тирән газаплы мәхәббәт белән сүзсез караган яшь тулы күзләрен очраткач, ирексездән алга омтылып, аның кечкенә җиңел гәүдәсен күкрәгенә кыса” [11: 29].

Бу күрешү инде картаеп баручы Мәрьям абыстайга тереклек суы кебек тәэсир итә. Аның киләсе очрашуга өмете − ышанычы ныгый.

Язучы матурлыкны, ул тышкы ямьсезлек, хәтта гариплек артына яшергән булса да, тоя һәм күрә белә.





  1. ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ СҮЗЛЕК СОСТАВЫН СИСТЕМАЛАШТЫРУ ӨСТЕНДӘ ЭШ

(Әмирхан Еникинең “Рәшә” повесты мисалында)


2.1. Сүзлек составын системалаштыруның төп принциплары.

Теге яки бу теленең лексик байлыгын төркемнәргә аерып өйрәнү идеясе бик борынгы заманнарга барып тоташа һәм энциклопедик характердагы сүзлекләрдә чагылыш таба.

Вакытлар үтү белән тел белемендә сүзләрне төркемнәргә аерып тикшерә ономасиология - атамалар турындагы тармак барлыкка килгәч ныклы урын ала. Бу юнәлешнең бурычларын һәм методларын Г.шухард үзенең “Вещи и слова” хезмәтендә нигезли.Соңрак бу эш көнбатыш европа телләренең идеологик сүзлекләрен төзүгә барып тоташа. Бу урында П.М. Роже (Нью Йорк, 1852), Х. Касарес (Барселона, 1851), С. Бука (Чикаго, 1948)һ.б. төзегән тезаурус- сүзлекләрне күз уңында тоталар.Атамалар турындагы фәннең теоретик нигезләренең тормышта кулланылышының чагылышы – Ф.Дорнзайф китабы (Берлин, 1932). Идеографик сүзлекләр төзүнең теоретик нигезләре һәм принциплары барыннан да тулырак Р.Халлиг һәм В фон Варбург тарафыннан “Система понятий как основа лексикографии” хезмәтендә сурәтләнә.

Телләрнең сүзлек байлыгын системалы өйрәнү гомүм теоретик нигездә,аерым алганда, ономасиологик, этимологик, этногенетик яссылыктагы мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итәргә тиеш. Шулай ук лексик системада дөньяның тел картинасы чагылышын тикшерә кешенең танып белә эшчәнлегенең онтологиясенә үтеп керү мөмкинлекләрен ача.

Идеографик сүзлекләрнең нигезендә семантик принцип ята.Идеографик сүзлекләр, В. Морковкин фикеренчә, идеяләрне, төшенчәләрне системалаштыру белән бәйле булса тезарус,Ю. Караулов билгеләвенчә, белемнәрне адекват рәвештә системалаштыру ысулы була [Морковкин, 1970, 69; Караулов, 1976, 354]. Алар үз чиратында, объектив чынбарлыкны − синопсис төзергә мөмкинлек бирәләр [13: 44].

Тел берәмлекләрен тикшерәдә системалылык принцибына швейцар галиме Фердинанд де Соссюр нигез салган.

Гомүмән, система – бер төрдән булган элементларның диалектик бердәмлеге һәм ул билгеле таләпләргә буйсына: 1) системага кимендә ике бер төрдән булган элемент керергә тиеш; 2) компонентлар арасында формалҗ һәм эчке бәөләнеш ятарга тиеш; 3) системаны тәшкил итүче компонентлар арасында уртаклык кына түгел. Аерма да булырга тиеш.

Тюркологиядә, һинд− европа һәм славян тел берәмлегенә караганда, лексик универсумны идеографик яссылыкта тикшерү мәсҗәләләре соңгы елларда гына күтәрелә башлады. Бу өлкәдә күп еллар дәвамында Башкорт дәүләт университеты профессоры А.Г. Шайхулов эзләнүләр алып бара. Лексик байлыкны системалы тикшерүнең теоретик нигезләрен эшкәртү автор тарафыннан БДУда оештырылган “ Вузара фәнни лаборатория”дә тупланган бай материалга нигезләнеп башкарыла.

А.Г. Шайхулов тарафыннан бер иҗекле тамырларны идеографик яссылыкта тикшерү өчен төзелгән синопсис дүрт когнетив сфераны үз эченә ала. Алар тагын да ваграк рубрикаларга бүленәләр һәм түбәндәге эзлеклелектә урнашалар:

I. Табигать:1.Җансыз табигать: 1) җир өсте төзелеше, күк йөзе, күк җисемнәре, 2) су, су торышы, 3) һава торышы, 4) табигать күренешләре;

2. Җанлы табигать: 1) үсемлекләр дөньясы ( гөмбәләр,үләннәр,куаклар, агачлар һ.б.); хайваннар дөньясы ( бөҗәкләр, балыклар, кошлар, имезүчеләр һ.б.)

II. Кеше: 1. Физик- биологик зат буларак кеше: 1) кешенең гәүдә төзелеше, 2) кешенең тышкы кыяфәте, 3) кешенең организмы (эчке һәм тышыкы органнар), 4) кешенең физиологиясе (сәламәтлек, чирләр, туклану, йөкы);

2. Хис− теләк белдерүче, фикерләүче, сөйләшүче зат буларак кеше; кешенең характеры (темперамент, характер сыйфатлары, кешенең башкаларга мөнәсәбәте һ.б).

III. Җәмгыять: 1. Кеше дәүләт структурасы берәмлеге буларак: 1) Дәүләт; ил ( власть, җитәкче органнар, яшәү урыннары, өлкә һ.б.), 2) Политика; 3) Суд; 4) Кораллы көчләр; 5) Кешенең хезмәт эшчәнлеге (профессияләр, төрле өлкәләр: промышленность, төзелеш, авыл хуҗалыгы һ.б.).

2. Социаль инфраструктура берәмлеге буларак кеше: 1) Җәмгыятьнең социаль катламнарга бүленеше; 2) Мәдәният, сәнгать, дин; 3) Җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләр (кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, гайлә, никах, туганлык- кардәшлек мөнәсәбәтләре, тормыш−- көнкүреш, йорт төзелеше. Аш− су, кием− салым һ.б.).

IV. Танып белү: 1. Абстракт мөнәсәбәтләр, яшәеш (чынбарлык, мөмкинлек, абсолют, билге һ.б.); 2.Пространство (урын, юнәлеш, ара); 3. Форма (чик, түгәрәк, сызык); 4. Вакыт (озак, момент, чор, үткән, киләчәк); 5 Үзгәреш(үсеш, зураю, киңәю); 6) Хәрәкәт (атлау, йөрү, йөзү, очу, юл); 7 Микъдар (аз, күп, дәрәҗә, өер, көтү); 8 Сыйфат (тәм, ис, төс, үзлек); 9 Мөнәсәбәтләр (охшашлык, төрлелек, эчтәлек); 10 Тәртип (эзлеклелек, тәңгәллек, комплект, төр, төзелеш, берләшү); 11. Сәбәп (чыганак, нәтиҗә, очрак, уңыш һ.б.).

Лексикологиянең универсаль бер системага нигезләнеп тикшерү тәҗрибәсе алтай телләре гаиләсе материалында Н.У. Халиуллина, А.Г. Шайхулов тарафыннан башкарылган [13: 67].








2.2. Әмирхан Еникинең иҗатында “Рәшә” повестендә төп тема

Нәрсә ул бәхет? Һәрбер кеше бу төшенчәне үзенчә аңлый. Бәхет − ул кешеләргә файдалы булу, аларны бәхетле итү, туган җиреңдә яшәү, ярата һәм яраттыра белү. Бәхет− ул тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе.

Бу тема кешелекнең хыялы.

Каюм Насыйри үзенең “Китаб− әт− тәрбия” китабында болай дип язды: “Бер гакыл иясенән сорадылар, изге бәхетле кемдер, дәхи явыз бәхетле кемдер?” − диделәр. Ул кеше әйтте: “Изге бәхетлелекнең галәмәте шулдыр ки, дөньяда сакланучан булыр, җумарт булыр, шәфкатьле булыр. Әмма явыз бәхетле шулдыр ки, мал җыярга хирыс булыр, нәфесе иярер, күп сөйләшер... явызларны яратып, явыз холыклы булыр, шәфкатьсез булыр, саран булыр, үлемне онытыр. Әй угыл, бу урында сәңа яхшы бер тәрбия бардыр ки, изге бәхетле бул, явыз бәхеттән саклан, монда сиңа изге бәхет галәмәтләрен санап китерүдән максуд, сине изге бәхеде кыйлмакдыр.” Шулай итеп, кешенең бәхете үз кулында.

Әмирхан Еники әсәрләрендә геройлар, башлыча, бер теләк, бер омтылыш белән яшиләр: алар бәхетле булырга телиләр. Бу – бик зур һәм, әйтергә кирәк, хәтта бөтен кешелек проблемасы. Кеше, гомумән, бу дөньяга бәхетле яшәр өчен килә. Әлбәттә, бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Ул зур төшенчәне һәркем үзенчә аңлаган кебек, аңа ирешү юллары да төрлечә икән.

Ә.Еникинең “Рәшә” повестена (1962) карата язылу − басылу дәвереннән башлап һәм әдәбият белгечләре, һәм тәнкыйтьчеләр әледән − әле мөрәҗәгать итә. 1964 елгы мәкаләсендә Ф.Миңнуллин болай яза: “Әмирхан Еники әсәрләре безнең тәнкыйтькә кызу бәхәсләр, капма − каршы фикерләр кузгатып килде.

Повестьның төп cюжет сызыгында вакыйгалар вакыты 1945 елның тугызынчы мае дип тарихи билгеләнеш ала. Хикәяләүче укучыга Бөек җиңү иртәсендә “уянырга” тиешле Зөфәр Сабитовны тәкъдим итә. Геройны эчке халәтен сөйләп бирү өчен кулланылган төш алымы белән автор укучыны сюжетка керергә әзерли. Геройның ят бер дала буйлап ялгызы каядыр китеп баруы аның күңел кичерешләренең үзе өчен таныш булмаган билгесезлек халәтенә керүен хәбәр итә. Укучы Зөфәр күңелендәге битарафлык, гамьсезлек халәтенең аның даими халәте икәнлеген аңлый: “Дала буш, дала тын, үзе тип-тигез, очсыз-кырыйсыз” [3: 270]. Бу хиссезлек шулкадәр озакка сузылган ки (“үләннәре саргаеп кипкән”), хәтта кеше тормышында үзгәреш китерә алырлык кичерешләрнең нигезе юк (“кара туфрагы, чатнаган чуендай, яргаланып беткән”). Геройның тормышында аңа таныш түгел башка хакыйкать белән очрашу әзерләнә: “ Бик эссе, бик коры, төпсез күктән кызган тимердәй ап-ак кояш аның күзенә туры карый...” [3: 270]. Укучы Зөфәр күңелендә туган ят халәтнең аңлатылышын таба: ирне үзгә чынбарлык белән очрашу котылгысызлыгы борчый икән (тере кояш... берөзлексез яндыра, көйдерә, имеш. Шул ук вакытта ул бу халәтеннән (“котсыз дала”) котылуны тизләтергә ашыга: “Кая бара ул, мәгърипкәме, мәшрикъкәме – ачык кына белми дә, имеш, ләкин барырга кирәк, бармыйча ярамый, чөнки монда туктап калу һич мөмкин түгел” [3: 270]. Хикәяләүче бу урында аның ялгыз гына чыгып китүенең сәбәбен үз бәхетен табу омтылышы белән бәйли, Зөфәрнең үз фикер-халәте буларак җиткерә. Шул урында авторның һәркем үз бәхетенә юлны үзе эзли һәм таба дигән карашы укыла: “Һәм берәүгә дә әйтмичә, берәүне дә ияртмичә ялгызы гына чыгып китүе дә бары шуның өчен генә, имеш” [3: 270].

Хикәяләүче укучы Зөфәр халәтендәге әлеге үзгәрешнең инде озак вакытлар әзерләнеп килүен кояш образының эчтәлегенә салып сөйли. Зөфәр әлеге үзгә чынбарлыкны таный (ул аңа “юлдашка эт шикелле ияргән гамьсез кояш” кебек), ул хәтта шул пространствода хәрәкәт итмәсә дә, гамәл кыла, гамьсез генә яши дип бирә Гамьсезлек – кешенең матур хисләрен үле хәлгә китерергә сәләтле халәт, тора-бара ул шом тудыра, ди автор Зөфәр сайлаган юлның дәвамын тасвирлап (“Ләкин тора-бара очы-кырые күренмәгән үлек дала аны борчый, шомландыра башлады” [3: 270]). Хакыйкатьне кабул итәргә Зөфәр әлегә әзер түгел. Үзе битараф булган булган чынбарлыкның тик торганда күңелен борчый башлавы Зөфәрне нәфрәтләнергә мәҗбүр итә: “Тагын шоп-шома күктән шым гына ияреп барган “юлдашы да” бик мәкерле, явыз булып чыкты. Хәзер ул Зөфәрнең нәкъ менә баш түбәсен кыздыра, шундый кыздыра, әйтерсең, юри кайнатып чыгарырга тырыша...” [3: 270]. Автор ирнең чарасызлык хәлендә калуын – сусавын тасвирлый: “Атлаган саен көчәя барган бу сусауга һич кенә дә түзәрлек түгел иде, коточкыч авыр иде, чатнап кара янган иреннәре бертуктаусыз: “Су... су... су... !” – дип үзлегеннән кыймылдый иде” [3: 271]. Димәк, яшәү символы кебек укылган су элементы ярдәмендә автор Зөфәрдә туган яңа омтылышны – башкача яшисе килү теләген тасвирлап бирә. Күл – “шашарга җиткән” Зөфәр каршында пәйда булган, ул теләп чакырган яңа чынбарлык гәүдәләнеше: “ ... кинәт җем-җем уйнаклап яткан түп-түгәрәк, зур бер күл ачылды... Бу шулкадәр чын иде, шулкадәр якын иде, гүя менә суның йомшак дымы аның йөзенә килеп тигәндәй булды.” [3: 270]. Биредә автор гел тәкъдим итеп килгән яшәү фәлсәфәсе укыла: өметсезлек алдында калган кешегә тормыш-яшәеш һәрчак үзгәрү, дөрес юлга чыгу мөмкинлеге бирә. Хикәяләүче ирнең бу чынбарлыкка сусаган, аңа кабул итәргә әзер икәнлеген психологик портрет алымы аша көчәйтә (чатнап кара көйгән иреннәре, томаланган, шашарга җиткән күзләре, салкын суны көлә-көлә, елый-елый – үз, якын (“күл бик якын кебек иде”), торган саен матурая баручы (“тигез җирдән үк башланып киткән сай читләре агарып, ә эчтәрәк, тирәнрәк урыннары зәңгәрләнеп тора кебек”), ләкин иң матур серләрен тирән яшергән “сихри дөнья” (“Тик аның аргы чите генә ачык күренми; анда биек камышлармы, текә ярлармы бар кебек, ләкин алар барысы да күз үтә алмаслык күгелҗем томан белән өретелгән иде” [3: 271]).

Укучы Зөфәр Сабитов белән шулай таныша. Зөфәрнең җиңү бәйрәменә сөенүен аның сугыш башланганнан бирле “сәүдә кешесе, сәүдә бүлегенең мөдире” [3: 272] булып торуы билгели , “бу көнне көтеп складларда саклап тоткан” азык-төлекне чыгарыр вакыт җитте бит, “сәүдә точкаларына шалтырата башлауга” “ бәйрәм настроениесе гүя тышта торып кала” [3: 275]. Шунда ук ул сайлаган кием укучыны үз эчендә каршылык яткан яңа эчтәлекне кабул итәргә әзерли: “Эшкә барса да, бәйрәмчә булсын дип, чиккән якалы ак күлмәген, элүдә генә торган соры костюмын, җәйге туфлиләрен киде. Барысы бер төстән, бер иштән диярлек, тик менә зәңгәр кепкасы гына күренешне боза иде. Ярый инде, баштанаяк бертөследән киенер вакытлар алда әле...” [3: 273]. Зөфәр күңеле белән нидер көтә. Ләкин үз рухы, җаны белән бәйле түгел, күбрәк тышкы дөнья белән бәйле үзгәрешләргә өметләнә.

Укучы Зөфәр дөньясының икегә – үзенеке һәм “капкадан чыкканнан” [3: 273] соңгыга бүленгәнен аңлый. Шул рәвешле чит үз бинар оппозициясе Зөфәр чынбарлыгының асылын билгели. Зөфәр ягымлы матур сеңлесе Хөршидне ярата, Зариф абыйсын, аның хатыны Сәкинә җиңгине якын итә. Хикәяләүче Зөфәрне бәйрәм иртәсендә “капкадан чыккач” якын кешеләре белән очраштыра. “Сыңар кулы белән кочып алып” [3: 273] абый кеше сеңлесенә карата күңеленең бер өлешендә яшәгән кайгыртучанлыгын сиздерә. “Хатыннар уртасында иңенә шәлен салып, башын кагып басып торучы” [3: 272], ире Зарифның исән кайтуын ышанып көтүдән “йөзе тәмам нурланып, алсуланып киткән” [3: 273] Сәкинә җиңгине ихтирам итүен хикәяләүче Зөфәр теле белән сөйли. Чит дөнья дип билгеләнгән башкалар дөньясына ирнең мөнәсәбәте ачык: “бүгенге көннән ул берәүдән дә шүрләмичә, һәркемнең йөзенә туры карап йөри алачак” [3: 274]. Димәк, Зөфәрнең күңел халәтен билгеләү өчен кирәк булган эчтәлек табыла. Укучы ирнең башкалар дөньясыннан “шүрләвен”, үзенекләрне ихлас кайгыртуын белә. Куркуның сәбәбе – “бөтен кеше тегендә, ут эчендә, ә ул тап-таза килеш монда йөргәнгә” [3: 273]. “башкаларның ят итеп, дошман итеп караулары” [3: 273]. Кешеләр “кыю, бәйсез” кулсыз майор Симаковны якын итә, “мәтәлдереп чөя”, “аңа авып китә” [3: 275]. Зөфәрдәге курку аны әлеге “кулсыз”ларны үз итә торган чит тирәлек белән сак булырга өнди, ул үзенә (киеменә) төс булмаган “зәңгәр кепкасын күтәрә төшеп, баш иеп узуны” [3: 273]. мәслихәт күрә яисә “кулсыз майор белән очрашуларны яратмаганга” [3: 275]. әйләнеп уза. Кабатлау композицион принцибы ярдәмендә хикәяләүче Зөфәр Сабитов “түбәнчелек белән кулын сузган” [3: 275]. чынбарлык турында әйтеп уза. Ләкин әлеге чынбарлык аның өчен әлегә ышанычлы түгел. “Таза гәүдәсенә иркен кара пальто, башына яхшы хәрби фуражка кигән завод директоры” [3: 275]. “кулын бирсә дә”, Зөфәргә “тиешле” игътибар күрсәтми: “Менә директор да аның белән рәсми коры гына исәнләшкән булды. Ә бит ул Зөфәрсез – сыңар кулсыз!” [3: 275]. – дип ризасызлык белдерә заводның эшчеләр тәэминаты бүлеге идарәсендә “үз исәбе” булган Сабитов.

Укучы Зөфәрдәге куркуның тирән кереп оялаганын аның кичерешләрен күзәткәндә ачачак. Хикәяләүче “кешегә ияреп кабынырга, очынырга, ...экстазга бирелеп китәргә яратмый торган, хиссият мәсъәләсендә дә үлчәү-чаманы” [3: 276]. белә торган Зөфәр теле белән кешедәге чын шатлык хисен сурәтләп, аны башка кичерешләр дулкынына күчерә: “... зур урамга чыккач, Зөфәр тагы да ныграк гаҗәпләнә калды... Бу чыннан да халыкның бернинди чакырусыз, өндәүсез, үзеннән-үзе туган, шуңа күрә сафларга тезелмәгән шатлык демонстрациясе иде” [3: 274]. Биредә “сафларга тезелмәгән шатлык” детале Ә.Еникинең яшәп килүче идеологиягә карашын тамгалый.Әдип идеологиянең “кулдан язган лозунглар, юлбашчыларның май демонстрациясеннән калган портретларын күтәргән” [3: 276]. халыкның аңына үтеп кергән чынбарлык булуына борчылуын сиздерә.

Халык агымына иярүне тиеш тапкан Зөфәргә ихлас сөенә белү халәте ят: ир “бу мәхшәрдән тизрәк ычкынырга теләде”. Шул халәттә автор Зөфәрне үзгә дөнья – бик үз дә, шул ук вакытта чит итү дөресрәк тоелган Рәшидә белән очраштыра. Укучы Зөфәрне ихлас яратучы икенче бер “балаларча чын гаҗәпләнә белә торган” беркатлы чынбарлыкның “егетнең муеныннан кочып алуын” аңлый. Биредә автор уртак саналган шатлыкка ике капма-каршы мөнәсәбәтне тасвирлый. “Бәхетеннән бөтенләй онытылган” [3: 276]. Рәшидәне әлеге олы шатлык үз гамәлен тагын да җаваплырак башкарырга канатландыра “без бүген халыкка җырлап йөрибез” [3: 277]. ә “үзенә артык рәхимле, юмарт булып чыккан” – “башын да аяган, малын да биргән, өстәвенә сөйгән ярлы да иткән” [3: 279]. тормыш бетү бәйрәмен күңеле аша үткәрә алмаган “акыллы” Зөфәр өчен бу – түбән хисләр уятучы “мәхшәр” генә. Зөфәрнең “бәйсез, иркен, мул” [3: 278]. булырга тиешле киләчәк тормышына мөнәсәбәте ачыклана: аны “...акчаны малга әйләндерү ягъни йортмы-квартирамы сатып алу; ... аңа терәк һәм теләктәш булырлык әйбәт кенә кызга өйләнү” [3: 278]. борчый. Кыскасы, аның максаты – үз чынбарлыгын сакларлык тыл булдыру. Шул рәвешле укучы күңеленә курку хисе кешедәге иң матур тойгыларны җимерә алучы, аны түбән тойгыларга таба боручы көч, дигән хакыйкать урнаша.

Икенче бүлектә хикәяләүче укучыны яңа яшәешкә – якты күңелле Рәшидә Сафина дөньясына алып керә. Сөйләү Зөфәрнең бу хакта искә төшерүе кебек оештырыла. Вакыйгалар башланган вакыт 1943 нче елның үтә салкын январь ахырлары дип тарихи вакыт буларак тамгалана. Зөфәр-Рәшидә очрашуын кабул итәргә әзер укучыга Зөфәрнең “салкын, караңгы, котсыз, буш” [3: 279]. пространствода – вокзал эчендә очраткан дүрт кешегә мөнәсәбәте инде гайре табигый тоелмый. “Яхшы пальто, күн түбәле каракүл бүрек, эт тиресеннән озын кунычлы унты кигән һәм бер беләгенә зәңгәр тышлы бәрән толыбын салып, икеннче кулына кара чемодан тоткан, бик тук кыяфәтле, таза егетнең” [3: 280]. “өсләре бик чуар, бик иләмсез” [3: 280]. тәпән шикелле юан, сырган чалбарлы, киез итекле, кайсы шәл уранган, кайсы малахай бүре кигән бу кешеләрне чит итүе – “нәфрәтләнеп кул селтәве” [3: 281]. укучыга гаҗәп түгел. Берсе түгәрәк, икенчесе какча битле кызларның балаларча беркатлылыгы һәм аларның “башында эче-тышы мех малахай бүрек, өстендә калын тышлы, сырган эчле, каракүл якалы пальто, аягында зур соры итек кигән, бүрегенең колакларын төшереп бәйләгән, якасын торгызган, билен тар каеш белән ныгытып буган” [3: 280]. хуҗаларының дәртле-көчле булырга тырышуы “бер читтәрәк торган” Зөфәрне аптырашта калдыра. Автор бик төрле кешеләрне берләштергән яктылык, матур тойгылар читтән күзәтеп, шүрләп яшәргә күнеккән кешеләргә ят икәнлеген кабатлый. Буш пространствода очрашкан “кием-салымнары таза гына” [3: 280]. әлеге ике ирне: “Юк, бирешмибез әле!” – дигән ышану берләштерә [3: 280]. Ләкин Яруллин бу халәткә кешеләргә якты мөнәсәбәт аша ирешсә, Сабитов исә кешеләрдән качу, саклану юлын өмет китерә дип саный. Ләкин Зөфәрнең ямьсез, катып калган, гамьсез, үзгәрергә теләмәгән чынбарлыгының сурәте кебек кабул ителгән “шадраланып тайгак-шома, пычрак кар каткан” [3: 280]. бусагалы, “ярыкларына бәс утырган” [3: 280]. тупсалы пространствоның юньләп ябылмый торган зур ишеге артында очраган дүрт кешеле пространствоны хикәяләүче бер якка бора. Турайга бару турында һәркем кабатласа да, егет “кечкенә коңгырт күзле, олырак, озынрак, өс-башы пөхтәрәк” [3: 282]. Рәшидәне генә “ишетә”: “Зөфәр бер мизгел аңардан күзләрен ала алмыйча торды. Әллә ничек менә, кызның бер үк вакытта диярлек бик туры-җитди каравы һәм матур-сөйкемле итеп елмаюы аны гаҗәпләнеп югалып калырга мәҗбүр итте” [3: 282]. Зөфәр Рәшидәнең “беренче караштан ук бик самими һәм бик табигый тоелган” дөньясын үз итә. Монысы укучы өчен беркадәр яңа эчтәлек. Зөфәр кебек кешеләрдә иң кимендә кызгану катыш көлке хисе уятырга тиешле чынбарлык матур дип бәяләнә, якын ителә. Димәк, күңеленә курку хисе кереп оялаган кешеләр асылда үзләрендәге бу хисне күралмый, аның табигый түгеллеген белә, хөрлеккә, бәйсезлеккә ирешү юлларын эзли. Зөфәр сайлаган “матди һәм рухи бәйсезлек” [3: 278]. юлын автор яклый. Ләкин күңелендә курку хисе йөрткәннәр матди һәм рухи бәйсезлеккә ирешә алмый, үзләре туплаган малның колына әверелә, дигән хакыйкатьне җиткерә.

Текстта Зөфәр хисләре укучыны сәхнәгә Рәшидә алып менәчәк серне кабул итәргә әзерли. Хикәяләүче укучыга әлеге “караңгы, салкын” дөньяны оныттырырлык матурлыкны көттереп кенә, ләкин бик җентекләп “күзләрен аера алмаслык” [3: 292]. итеп тәкъдим итә. Зөфәрне “хисләр чагылышының” кызның һәрбер хәрәкәтендә сизелүе гаҗәпкә калдыра. Автор Рәшидәдәге матурлыкны татар кешесенең күңелендә сакланган серле моң белән бәйли. Кыз башлап татар халык көе “Тәфтиләү”не башкара, гүя кешедәге илаһи матурлыкның аһәңен – башлангычын эзли: “Рәшидәнең күзләре берьюлы уйчанланып, ничектер эчкәре киткәне кебек булды, йөзенә моңсу җитдилек чыкты – һәм менә һичкемне, һичнәрсәне күрмәс булып, саф, нечкә тавыш белән җырларга тотынды...” [3: 294]. Укучы ихтыярсыздан шул көйне ишетә, “дөнья читлегеннән каядыр бик биеккә, бик еракка оча” [3: 294] кебек. “Гади елау түгел” [3: 295]. дип бирелгән күз яшьләре “яшәешне камилләштерергә ихлас омтылыш символы” [3: 153]. кебек укыла: “... бу күңелләр төбеннән күтәрелгән бик изге, бик кадерле олы бер хиснең саф чишмәдәй саркып чыгуы иде” [3: 295]. Димәк, автор татар кешенең иң изге, матур, серле моңы – яшәешне камилләштерергә, яшәү тәртибен җайга салырга омтылышы ул, дигән хакыйкатьне үзең аша үткәрергә чакыра. Авторның, хикәяләүченең, Зөфәрнең һәм укучының “күңелләре ни белән тулганын бик ачык әйтеп” [3: 295]. була. Күңеле ачылган – моң серенә төшенгән кеше “рухлана, дәртләнә”, “тавышы көчәя, иркенәя” дип кабатлый автор Рәшидә җырлары аша соңрак.

Илаһи башлангычын тою кешене тормышны ярату юлына алып чыга. Хәсрәте-михнәтенә карамый кеше үзенә бүләк ителгән гомерне кадерли башлый. Идеаль чынбарлыкны кору өчен тормышны ярату кирәк, ди автор Яруллин теле белән: “Халыкта тормышка мәхәббәт бик зур, менә аның сере нәрсәдә...” [3: 303]. Текстта автор фикере Рәшидә исеменнән җөпләнә: “...нинди генә җырны алма, ул барысыннан да бигрәк кеше күңелендә тормышка мәхәббәт уята, кешедә яшисе килү теләген көчәйтә...” [3: 303]. Табын артында әйтелгән тормышны ярату гына хәсрәт-михнәтне кичкәндә юаныч була ала дигән әлеге хакыйкатьне Мәликә әби раслап куя: “Авыл кешесенең юанычы ни шул җыру инде, белеп сөйлисез” [3: 304]. Үз тормышын хикәя иткән гомер кичкән карчык исеменнән “тормышның үзе кебек чын, гади” киңәше дә билгеләнеп куела: “ Көн итү авырга булса да, барына шөкер итеп торабыз әле, мондый чакта зарлану язык булыр, нишлисең инде!” [3: 305].

Биредә хикәяләүче-укучы, автор-укучы бер дулкынга көйләнә. Рәшидә чынбарлыгы белән Зөфәр чынбарлыгы арасында аерма югала, ике матурлык бер-берсен тулыландыра. Кавышу мизгеле – шул матурлыкны тоюдан туган омтылыш, якынаю түгелме? Һич югында, үзеңдәге матурлыкны башка берәүдә күреп, рухи игезәгеңне табу мизгеле ул. Автор бу сүзләрне Рәшидәдән әйттерә: “Мин гүя кеше таптым, кешегә сокландым, шул кешенең үзе, җылы-йомшак мөнәсәбәте миңа тансык иде, миңа кадерле иде...” [3: 328]. Ләкин түгел икән. Рәшидәнең күз яшьләре ялгышуы – камиллеккә омтылып та, берара кешелек горурлыгы өчен җаваплылык хисен югалтканга көчсез хәлдә калуы турында сөйли: “Кинәт үземне кызганудан күземә яшьләр килде, һәм йөрәгемә авыр бер төер утырып калды” [3: 328]. Чөнки, ни кызганыч, Зөфәр бары Рәшидә янында гына беренче һәм соңгы тапкыр илаһи башлангычына якыная: “...бүтән бервакытта да татырга туры килмәгән, бары чын матурлыктан, якты уйлардан гына килергә мөмкин булган аеруча тирән, олы бер бәхет кичергән кебек тә була иде ул...” [3: 332]. Ирен югалткан, ачлы-туклы яшәү михнәтен өстендә тойган, ләкин матурлыкның үзе булып гомер итүче Рәшидәнең сынау алдында калачагын сизү тагын да кызганыч (алар аңлашып саубуллашкан көн “кояшлы, коры салкын көн иде”). Рәшидә чынбарлыгы өчен җаваплы Зөфәр чигенәчәк, кыз тормышта артлы чана булып торган ышаныч хисен югалту ноктасына җитәчәк. Укучы биредә тагын күл образына салынган эчтәлекне укый.

Зөфәр өчен тормышның Рәшидәле ягы рәшә генә, ди автор: “Тип-тигез дала түрендә менә бервакытны ялтырап яткан күл ачыла. Чын күл бу, хәтта җем-җем уйнаклаган вак дулкыннарына кадәр күренә. Менә шуңа карап барасың, барасың, ләкин барып җитә алмыйсың. Чөнки ул юк, ул рәшә генә, коры далада алдап-котыртып уйнаклаган эссе шәүлә генә” [3: 442]. Ирнең кыз китергән үзендәге хисне түгел, кызның ни дәрәҗәдә ышанычлы булуын сынавы укучыда ямьсез хисләр уята. Маркизет күлмәклекне кабул итмәгән кызның яшәү тәртибен, Зөфәр сүзләренә кушылып, автор хакыйкать буларак яңгырата: “Мәхәббәт уртак булырга мөмкин, сыныкны уртаклашырга мөмкин, әмма кешелек горурлыгын урталай бүлеп булмый икән. Кешенең үзенә куйган бәясе бар – шуннан бервакытта да төшмәячәк ул!” [3: 331]. Кешелек горурлыгы – үзеңә салынган көчне юкка исраф итмичә, вакланмыйча яши белү. Иң мөһиме – ахырда үзеңне кызганырлырлык булмасын.

Алдагы Зөфәр-Ушаков, Сабитов-Симаков вакыйгаларында ирнең горурлыкны ялган юлы белән әйләнеп үтүе тасвирлана. Кыйммәтле мебель шыплап тутырылган пространствода Рәшидә матурлыгы чынлап та рәшә генә. Зөфәргә Рәшидә әйткән сүзләр шул турыда: “ син вәгъдә иткән бәхетле тормыш ул минем өчен далада уйнаклап югалган кайнар рәшәгә әйләнер иде” [3: 442]. Зөфәр табынган чынбарлык – “кешенең нигезсез, булмас өмете”, ди автор һәм, төш эчтәлеген дәвам итеп, исәп-хисапка корылган тормышны, аңарга ачулы Сабитовны бәяли. Кешелек горурлыгын әйләнеп үтәргә теләгән рәшә алдында калган кешегә тормыш-яшәеш үзгәрү мөмкинлеге бирми, ди автор.


    1. Мәктәптә Әмирхан Еникинең “Рәшә” повестын өйрәнгәндә сүзлек составын системалаштыру өстендә эш

Сүзлек составын системалаштыру өстендә эшне әсәрне укудан башлыйбыз. Беренче бүлекне укып чыккач, укучыларны дүрт төркемгә бүләбез.Беренче төркем “ Табигать”, икече төркем “ Кеше”, өченче төркем “ Җәмгыять”, дүртенче төркем “ Танып белү” сфералары өстендә эшләячәкләрен аңлатабыз. Беренче бүлекне һәр төркем укый бара һәм үзләренә туры килгән когнитив сферасын тутыралар. Очраган бер кирәкле сүзне таякчыклар сызып билгеләп барырга мөмкин. Соңыннан һәр төркем килеп чыккан таякчыкларны исәпләп туры килгән сүз турына санын язып куя. Азактан таблица ярдәмендә күрсәтергә була.

Сезгә түбәндә тәкъдим ителгән таблицалар шушы тәртиптә эшләнде.








ЙОМГАК

Укучы шәхесенә күпьяклы тәрбия бирүдә әдәби әсәрләрнең көче гаять зур булуын исбатлап тору бәхәссез. Без төп тәрбияне язучыларыбыз иҗаты аша дәресләрдә, дәресләрдән тыш үткәрелгән чараларда тормышка ашырабыз.

Иң беренче чиратта, безнең әби-бабаларыбыз балаларының әхлак сыйфатларына игътибар иткәннәр. Безгә моның шулай булуын Ислам дине дә өйрәтеп килә. “Әхлак тәрбиясе” − мәңгелек төшенчә. Без − тәрбиячеләр, укытучылар укучының игелекле, итәгатьле, шәфкатьле, тәртипле, мәрхәмәтле , кешелекле булып үсүенә зур игътибар бирәбез. Гаиләдә ата-анага, әби-бабага, мәктәпләрдә мөгалимнәргә һәм үзләренең яшьтәшләренә хөрмәт, олылау, тугрылык хисләре тәрбияләүне үзәккә куябыз.

Әдәби әсәрләрнең көчен без үзебезнең программабызда күрсәтергә тырыштык. Әмирхан Еники әсәрләре нинди тәрбияви көчкә ия соң?

Әмирхан Еники әсәрләре – зур тәрбия көченә ия булган әсәрләр. Аның әсәрләре һәр тәрбияченең өстәл китабы булырга лаеклы. Әсәрләре генә түгел, ә аның тормышы ук югары әхлак үрнәге. Ә.Еники халкыбызның акылын, зирәклеген, намусын гәүдәләндерелгән олуг әдипләребезнең берсе. Ул үзенең әсәрләрендә фәлсәфи үткенлек, психологик тирәнлек, алдан күрүчәнлек, сәнгати камиллек белән әхлакый-этик мәсьәләләрне югары күтәрә. Әсәрләрендә кешеләрнең язмышы, борчу-кайгылары, көнкүрешләре генә сурәтләнеп калмый, ә бөтен эчке дөньясы, уй-фикерләре, хисләр диңгезе чагыла. Әмирхан Еники кешеләрнең эчке кичерешләрен, хис-тойгыларын, күңелнең кадерле серләрен, үзәк өзәрдәй сагышны сөенеч һәм көенечләрне үзенә генә хас булган язу алу ярдәмендә күрсәтә белә.

Әмирхан Еники тудырган образлар системасында өлкән буын вәкилләрен сурәтләү зур урын алып тора. Алар яшь буын өчен һәр яктан үрнәк булырга, үткән тормыштагы уңай тәҗрибәне, рухи байлыкны югалтмыйча, алга таба дәвам иттерелүен кайгыртып яшәргә тиешләр. Чыннан да, туган җирдән, аның рухи тәрбиясеннән аерылуны язучы хәзерге тормышның әхлаксызлыгын күрсәтә торган күренешләр дип бәяли.

Әмирхан аганың кайсы гына әсәрен алсак та, милләтебезнең затлылыгын, татарларга хас акыллылык, сабырлык үрнәкләрен күрәбез. Яраткан язучыбыз үзенә генә хас осталык белән бу асыл сыйфатларны бүгенге буынга тапшыра. Шушы әзер хәзинәне укучыларыбыз күңеленә салу, эстетик зәвыклы әдәбият сөючеләр тәрбияләү – татар әдәбияты укытучыларының изге бурычы.
























ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

1. Әхмәтҗанов М. Килер бер көн. − Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.

3. Бөек Ватан сугышы чоры прозасы. XIV том. − Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2002.

3. Еники Әмирхан. Әсәрләр. 5 томда / Әмирхан Еники. − Казан: Татар. кит.нәшр., 2000.

4. Еники Әмирхан. Хәтердәге төеннәр: Мәкаләләр, очерклар һәм истәлекләр / Әмирхан Еники. − Казан: Татар. кит. нәшр., 1983.

5. Еники Әмирхан. Әсәрләр, 5 томда, 4 том: Соңгы китап. Истәлекләр / Әмирхан Еники. − Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.

6. Еники Әмирхан: Тормыш юлы һәм иҗаты: Укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма. − Казан: Мәгариф, 2007.

7. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәпләрдә татар әдәбиятын укыту методикасы: метод. кулланма. − Казан: Мәгариф – 2000.

8. Мусин Ф.М. Татар әдәбияты: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 11 нче сыйныф өчен дәреслек-хрестоматия (татар балалары өчен) [Текст] / Ф.М.Мусин, З.Н.Хәбибуллина, Ә.М.Закирҗанов. − Казан: Татарстан Республикасы “Мәгариф” нәшрияты. 2006.

9. Низамов Р.А. Көч һәм рух тамырлары: Әдәплелек дәресләре: 5-11 нче сыйныфлар өчен хрестоматия. − Казан: Татартстан Республикасы “Мәгариф” нәшрияты, 2000.

10. Сверегин Р., Хатипов Ф.Әмирхан Еники (1909-2000) // Татар. Әдәбияты тарихы. − Т.5 – Казан: Раннур нәшр., 2001.

11. Уфимцева А.А. Семантика слова // Аспекты семантических исследований. − М.,1980.

12. Филин Ф.П. Очерки по теории языкознания. − М.,1982.

13. Халиуллина Н.У.Кардәш телләрнең лексик системасын өйрәнүнең методик нигезләре // Гомум тел белеме буенча уку әсбабы. − Уфа, 2007.

14. Халиуллина Н.У.Тюркские языкиУрало − Поволжья в контексте алтайского языкового сообщества. Уфа,2003.

15. Халиуллина Н.У., Шайхулов А.Г. Тюркские языки Урало- Поволжья в контексте алтайского языкового сообщества ( опыт лексико- семантического и идеографического словаря): Словарь. − Уфа: Восточный университет, 2004 − Ч.1, Ч.2.

16. Хатипов Ф.М. Мөлкәтебезне барлаганда. Рәшәле дөнья. − Казан: Тат.кит. нәшр. − 2003.

17. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә: Югары һәм махсус һәм урта уку йортлары өчен педагогикадан уку ярдәмлеге. − Казан: Мәгариф, 2001.

18. Шайхулов А.Г. Лексические взаимосвязи кыпчакских языков Урало- Поволжья в свете их историко − культурной общности ( аспекты системно − идеографической характеристики на общетюркском фоне). − Уфа,1999.

19. Шайхулов А.Г. Структура и идеографическая характеристика односложных корневых основ в кыпчакских языках Урало − Поволжья в континууме ареальной, межтюркской и общетюркской лексики ( синопсис и таксономия когнитивной сферы “ Природа( неживая и живая”). − Уфа, 2000.

20. Шафиков С.Г. Языковые универсалии и проблемы лингвистической семантики. − Уфа, 1998.

21 Юлдашев А.А. К “ Сравнительно − исторической грамматике тюркских языков”, т. 4: Лексика. − М., 1981.

22. Юныс В. Вөҗдан һәм намус бизмәне // Татарстан яшьләре, №16,

1997.

23. Языкознание. Большой энциклопедический словарь. − М., 1998.

24.Җамалетдинов Р.Р. Тел һәм мәдәният: Татар лингвокультурологиясе нигезләре. − Казан: Мәгариф, 2006.

25. Җәләлиева М.Ш. Әдәбиятыбызның җырлы чишмәләре. − Казан:

“Мәгариф”, 2001.


40



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!