СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Әдәбият дәресләрендә укучыларның проект эшчәнлеген оештыру

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Әдәбият дәресләрендә укучыларның проект эшчәнлеген оештыру»

Әдәбият дәресләрендә укучыларның проект эшчәнлеген оештыру



Хәзерге заман мәктәбе өчен шәхеснең иҗади мөмкинлеген үстерү, актив кеше тәрбияләү, укучыларның акыл эшчәнлеген һәм иҗади сәләтен үстерү беренчел булып тора. Бу бурычны мәктәп шәхескә юнәлтелгән технологияләрне кулланып кына хәл итә ала. ФГОС таләпләрендәге проект эшчәнлегенң әһәмияте шунда ки, ул укытучы һәм укучыларның яхшы әзерлеген, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә.

Бүгенге белем бирү оешмаларына кергән ФГОС укучыны мөстәкыйль эшчәнлеккә хәзерләү бурычын куйган заманда проектлар куллану методы яңарыш алды.

Проектның бурычлары:

  • “Проект” төшенчәсен ачыклау.

  • Проект нигезендә яткан принципларны танып-белү.

  • Проект эшләре тематикасы белән танышу.

  • Проект дәресләр нигезендә үткәрелә торган дәрес төрләренә таянып, эшчәнлек алып баруны күзаллау.

Проект алымы белән укытуның асылы – укучының белемне укытучыдан әзер килеш алуында түгел, ә үзе мөстәкыйль яисә төркем белән берлектә эзләнүләр нәтиҗәсендә табуы һәм шулар нигезендә дәрес темасына караган нәтиҗәләр ясый алу осталыгы. Укучы һәр очракта да үзен эзләнүче, тикшерүче сыйфатында күрергү, үзе өчен яңа ачышлар ясарга тиеш. Бу укыту процессын мотивлаштыруда бик зур йогынты ясый. Шул ук вакытта проектлар алымы укучыларның шәхси кызыксынуын һәм аерым өлкәдә сәләтен арттыра, үз эше өчен җаваплылык тоярга өйрәтә, төркем белән эшләү нәтиҗәсендә аның да аерым өлеше барлыгын аңлауга ярдәм итә.

Нәрсә соң ул проект методы? Ул нинди дә булса бер проблеманы өйрәнү һәм гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар.

Проект сүзе өч мәгънәне аңлата: 1) нинди дә булса механизмның яки корылманың әзер планы; 2) нинди дә булса документның алдан әзерләнгән тексты; 3) теләгеңне тормышка ашыру планы.

Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә түбәндәге төрдәге проектларны кулланып була:

  • Тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшеренүнең максатын әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү);

  • Иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, мәкалә язу һ.б.)

  • Гамәли юнәлеше (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру);

  • Мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, йомгаклау);

  • Предметара (берничә предметка нигезләнү).

Билгеле булганча, рус телле балаларны татар теленә өйрәтүдә әлеге метод зур урын алып тора. Лексика һәм грамматикага өйрәнү аралашуга нигезләнә. Татар телен өйрәнүгә этәргеч ясаучы, активлык һәм иҗадилыкны үстерүче метод булып проектлаштыру методын атарга була. Проект методы укытучы һәм укучыларның яхшылап әзерләнүләрен, сыйныфның һәи иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә.

Проект методының нигезендә яткан принциплар:

  • Төрлелек (вариативлык). Дәрестә эш парларда, группаларда һәм индивидуаль башкарылырга мөмкин. Текстларга килгәндә, диалог та, таблицалар да, хатлар да була ала. Тема һәм күнегүләрнең вариантлары булу бик мөһим.

  • Проблемаларны чишү. Белгәнебезчә, проблема ул укучыны уйларга мәҗбүр итә. Ә уйлау аша алар өйрәнәләр. Проектлаштыру укучыларның шәхси сыйфатларын үстерә. Алар үзләрендә җаваплылык хисе тоялар, коллективта эшләргә һәм эшчәнлекләренең нәтиҗәсен анализларга өйрәнәләр.

  • Шәхси фактор. Проект эше вакытында укучыларга уйларга һәм үз тормышлары, кызыксынулары турында сөйләргә күп мөмкинлекләр бирелә.

  • Биремнәрнең куелышы. Укучыларга көчләре җитмәслек биремнәр тәкъдим итәргә ярамый. Биремнәр укучыларның белем дәрәҗәсенә туры килергә тиеш.

Һәр проект билгеле бер тема белән билгеләнә һәм берничә дәрес барышында тормышка ашырыла. Укучылар бу эшне башкарганда төрле чыганаклар кулланып эшлиләр. Мәсәлән, рәсемнәр, диаграммалар, картиналар, схемалар һәм башкалар. Проект методын куллану дәрестә берничә төрле максатка ирешергә ярдәм итә: баларның сүзлек запасы киңәя, өйрәнелгән лексик-грамматик материал ныгытыла, бәйрәм атмосферасын тудыра.

Проект эшләгәндә укытучы нинди эшләр башкара соң?

Ул:

  • Укучыларның эшләре белән идарә итә;

  • Планлаштыру һәм үтәлешне күздә тота;

  • Кирәк булса, тиешле төзәтмәләр кертә;

  • Эшне үтәүдә гомуми юнәлеш бирә, шул юнәлеш буенча эшләүне тэмин итә.

Минем фикеремчә, проект эшләре башкаруны башлангыч сыйныфларда ук үткәрә башларга кирәк. Башлангыч сыйныфларда татар теленә өйрәтү уен формасында алып барыла. Әлеге алымны проект методына кертеп, инде кечкенәдән үк бу эшчәнлеккә әзерли башларга була. Моның өчен укытучы билгеле бер алгоритм бирә, ә укучылар үзләренең эшчәнлеген шуның буенча төзиләр. Бу чорда эле эшләренең нәтиҗәсе күп очракта рәсемнәр була. Алар үз фикерләрен рәсемнәрдә чагылдырырга тырышалар, кыска җөмләләр яки сүзләр ярдәмендә аңлатма кертәләр.

Татар әдәбияты дәресләрендә проект методын куллану зур әһәмияткә ия. Чөнки укучылар татар телендә генә аралашырга тырышалар, төрле яклы фикер йөртергә өйрәнәләр, эзләнү вакытында төрле кызыклы мәгълүматларга юлыгалар, шуны башкаларга да сөйләргә ашыгалар.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә этәргеч булып тора. Проектлар методы белән эшләү татар теле һәм әдәбиятына формаль якын килүне бетерә, предметара бәйләнешләрне тормышка ашырып, балаларның белемнәрен интеграцияли, танып белү эшчәнлеген арттыра, иҗади һәм тикшеренү күнекмәләрен үстерә. Укучыларда яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карат кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.