СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Әдәбиятта Ана образы

Категория: Литература

Нажмите, чтобы узнать подробности

Әдәби әсәрләрдә Ана образы зур урын алып тора. Бу тема Һәрвакыт актуаль, чөнки ана-изге зат, дөньяда иң якын кеше.

Просмотр содержимого документа
«Әдәбиятта Ана образы»



Рәфкать Кәраминең “Ана”, “Куллар, куллар...” хикәяләрендә

ана образы











Эчтәлек

Кереш..................................................................................................................3

I бүлек....................................................................................................................4

II бүлек...................................................................................................................6

Йомгаклау...................................................................................................................10

Кулланылган әдәбият................................................................................................11

Кереш

Чал тарихлы татар әдәбиятында хатын-кыз образы, дөнья сүз сәнгатендәге шикелле үк, гаять мөһим урын били. Халык җырларының гүзәл үрнәкләренннән, Кол Гали, Котб, Сәйф Сараи, Кандалыйлар чорыннан башлап, хатын-кыз илаһи зат, матурлык чыганагы итеп сурәтләнә.

Әдәбият тормышны чагылдыручы көзге ролен үтәгәнгә, әдәби әсәрләрдә бәхетле аналар да, балаларын бер күрергә зар-интизар булып торганнары да, үги аналар да, сабыйларын язмыш кочагына ташлап китүчеләре дә бар. Әниләр турында халык күп, төрле жанрларда иҗат иткән. Җырлар, шигырьләр, поэма, баллада, әкият, хикәя, повестьлар... Иң үтемлесе - проза әсәрләре. Чөнки әниләр, балалар турында, алар арасында була торган бәйләнешләр хакында сөйләп бетерү мөмкин түгел. Күп очракта сүз аналарының кадерен белмәгән балаларына кайтып кала.

Фәнни эшнең максаты - Рәфкать Кәраминең “Ана”, “Куллар, куллар...” хикәяләрендә сурәтләнгән ана образының сәнгатьчә гәүдәләнеш үзенчәлеген табу.

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

  • Р.Карәми хикәяләрендә сурәтләнгән ана образларына күзәтү;

  • ана образын тасвирлауның әһәмиятен ачыклау;

  • ана образы аша автор әйтергә теләгән фикерне табу.

Максат-бурычларга ирешү өчен эш методлары сайланды:

  • әдәби әсәргә анализ;

  • образлар системасына күзәтү;

  • әдәби тәнкыйть материалларын өйрәнү.

Бүгенге көндә телне, мәдәниятне, милләтне саклап калу юлы - чын татар гаиләсен югалтмау. Ә гаиләне гаилә иткән кеше ул – ана. Аналарыбызга тиешле игътибар, дәрәҗә, ярату булганда гына иманлы, миһербанлы, милли җанлы балаларыбыз туар. Әдәби әсәрләрдәге ана образларына бәя - бүгенге көнне, яшәешебезне аңларга ярдәм итүе белән әһәмиятле. Бу — теманың актуальлеге.

Фәнни эш кереш, төп һәм йомгаклау өлешләреннән тора.

I бүлек. Татар әдәбиятында Ана образы

Бүгенге әдәбиятта якын һәм ерак үткәнгә, аерым шәхес, буын, халык хәтеренә мөрәҗәгать итү, халыкчан характерларны киң тормыш материалында өйрәнергә тырышу ни өчен модада соң? Мөгаен, тормыш алга барган саен, әнә шул еракта калган, югала барган кыйммәтләребез сагындыра безне. Хәтер дигән әйбер, гади һәм шул ук вакытта зыялы; университетлар бетермәсә дә, ватанына хезмәткә югары белемле балалар үстереп бүләк иткән; калган гомерен ялгызы гына намазлык өстендә үткәрүче газиз әниләребезне юксындыра.

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять”, Шәриф Хөсәеновның “Әни килде”, Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн, кич белән...” кебек әсәрләр, - кыска хәтерле балаларны гаепләүдән бигрәк, олы җанлы аналарга мәдхия. Ана белән бала мөнәсәбәтләрендә адәм баласының кешелеклелек тамыры, дөнья белән иң садә, иң тотрыклы бәйләнешләре ачыла. Сафлыкка, ихласлыкка кайтырга чакыру, туганлык-кардәшлек элемтәләрен ныгытырга өндәү әсәрдән әсәргә көчлерәк яңгыраш ала.

Илдар Юзеевның “Соңгы сынау”, Туфан Миңнуллинның “”Моңлы бер җыр”әсәрләрендәгечә, ана метафорик мәгънәдә - Хәтер, Намус гәүдәләнеше буларак күз алдына килә башлый. Ана образы белән бергә халыкның рухи хәзинәсе, гореф-гадәтләре, тарихы, тормыш фәлсәфәсе күтәрелә.

Ана төшенчәсе халык иҗатыннан, аның борынгы риваятьләреннән үк бергә үрелеп килә. Муса Җәлилнең “Алтынчәч” поэма-либреттосындагы тугыз баһадирны үстергән Тугзак-ананы гына искә төшерик. Туган илен ятлар басып алгач, табигать-ана кочагында сыену тапса да, Җик-мәргән, үзенең тамырын, нигезен, нәселен эзләп, Тугзак эргәсенә кайта. Баскыннарны илдән куарлык көч аңа табигатьтән генә килми, ул хәтер көченә, ата-анасы, агалары каны коелган газиз туфракка таяна, нинди генә михнәтләр күрсә дә иленнән язмаган Тугзак-анадан фатиха ала [Татар әдәбияты тарихы: 143 ].

Икенче бер әсәрендә Җәлил, киресенчә, ананың үзе үстергән кыю улларына таянуы, алар белән горурлануына басым ясый (“ Ана бәйрәме”) бу очрак шагыйрьнең ананы, хатын-кызны тереклек чишмәсе итеп тасвирлаучы Көнчыгыш әдәбияты традицияләренә мөрәҗәгать итүе белән кызыклы[Сәлахова: 25].

Җәлил иҗатының үзәгендә анага һәйкәл тора. Ул һәйкәлнең нигезенә салынган иң тере чәчәк - Рәхимә апа Җәлилованың балаларына атап чыгарган үзәк өзгеч бәете... Димәк, Муса Җәлил турындагы күпчелек әсәрләрдә шагыйрьнең иң хәлиткеч мизгелләрдә әнисен искә төшерүен сурәтләү һич кенә дә очраклы түгел.

Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев, Туфан Миңнуллин, Шәриф Хөсәенов, Сибгат Хәким, Муса Җәлилләр иҗат иткән ана образлары - мәңгелек. Нәкъ менә шушы әсәрләр укучыны уйландыра, хәтерен яңартырга мәҗбүр итә дип уйлыйбыз.

II бүлек. Р.Кәрәминең “Ана”, “Куллар, куллар...” хикәяләрендә Ана образы

Рәфкать Кәрами Сарман районы Рангазар авылында дөньяга килгән. Авыл мәктәбендә белем ала. Алабуга мәдәният-агарту техникумын тәмамлауга, район мәдәният йортында баянчы, аннары клуб мөдире булып эшли. Ул производствода, Чупай таш карьерында әүвәл рәссам-бизәүче, гади эшче, электрик һәм машинист ярдәмчесе булып эшли. Армия сафларына алынып, Хәрби диңгез флотында хезмәт итә. Кыскасы, Р.Кәрами – төрле һөнәр иясе. Хезмәт юлында электрик, профком председателе, Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант, Матур әдәбиятны пропагандалау бюросында җитәкче, Татар интеллектуаль милек агентлыгының директоры да, район советы депутаты да булырга туры килә аңа.

Язучылык сәләте дә мулдан бирелгән аңа: “Дүрт кешелек каюта”, “Кичке уйлар”, “Капитан Хәкимов” повестьлары, “Очар кошлар белән янәшә” трилогиясе, хикәяләре, “Яратуың чынмы?” драмасы, “Каргышлы этаплар” романы укучы тарафыннан яратып кабул ителә.

2005 нче елда “Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек була.

Р.Кәрәминең “Ана” хикәясендә төрмәгә лекция укырга килгән профессор Салих Хәсәнович сурәтләнә. Ул институтта укыта. Төрмәгә аны “Белем” җәмгыятеннән лекция укырга җибәргәннәр. Автор аны сурәтләүгә зур игътибар бирми. Чөнки язучының максаты башка: төрмәдәге улын койма аша булса да күрергә өметләнеп Ана килгән. Р.Кәрами безгә авылда еш очрый торган татар апасын сурәтли. “Өстенә кара пальто кигән, башына мамык шәл бәйләгән юантык гәүдәле кечерәк бер хатын... ...Аңа 55-60 яшләрьләр тирәсе иде. Җыерчыклы тулы йөзле, аягында очсызлы киез сапожки, кулында кара төстәге йон бияләй”[Кәрами:38].

Тимер-бетон плитәләрдән ясалган коймалы, берничә рәт чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган шыксыз һәм җансыз бинага якынлашкач, Салихны беркайчан да кичермәгән тойгы биләп ала. Ә Ана үзен шактый тыныч тота. Салихның сорауларына төгәл, кыска җавап бирә. Татар хатын-кызларына хас сабырлык, күндәмлек күренә аның сөйләмендә:

- Гафу итегез, апа, сез бу тирәдә яшисезме әллә?

- Юк.

- Ә нишләп?...

- Улым, - диде хатын һәм Салих Хәсәновичка таба борылды [Кәрами: 38]. Салих бу сүзләрдән соң Ананы елап җибәрер дип уйлый. Ләкин кайгыдан күз яшьләре кипкән ана чит кеше янында үзен нык тота. Районнан атнага бер тапкыр баласын читтән генә күрер өчен килүен яшереп тормый. Ана бу ир-атның монда нишләп йөрүе белән кызыксынса да, малаен эзләп табарга, сәлам тапшырырга да кушмый. Күрәсең, атнага бер тапкыр, койма ярыгыннан улы кебекләргә карап, күз салып китү белән дә йөрәк сызлавын басарга ул күнеккән булса кирәк.

Салих Ананың гозере төшәр дип уйлый. Ана аңа бүтән аңа эндәшмәгәч: “И бу аналар! Газиз аналар! Горур аналар!” - дип, күңеленнән соклану хисен белдерә.

Алга таба автор Салих фикерләре аша Аналарга булган мөнәсәбәтен күрсәтә. “И газиз аналар! Нинди миһербансыз балалар икән ул сезне шундый хафаларга салучы? Ләкин нинди генә юньсез булмасыннар, сезнең өчен барыбер бала бит алар!” [Кәрами:39] Безнең уйлавыбызча, бу фикерләр Шәриф Камалның “Буранда” хикәясе белән аваздаш.

Лекциянең ахырында Салих Хәсәнович тоткыннарга мөрәҗәгать итә:

“ - Безнең һәрберебезнең анасы бар һәм ул бер генә. Аналар сабыр, ләкин алар һәрвакыт газиз балаларын көтәләр. Әгәр ул читтә булса, ана баласының еш кайтуын тели. Улы елына ике тапкыр кайтса да, биш тапкыр кайтса да, ана һаман бер үк сүзләрне кабатлый: “Улым, сирәк кайтсың”. Сез дә аналарыгызны үзегез теләгән вакытта кайтып күрә алыр идегез яки гел алар янында яшәр идегез. Ләкин... Әгәр дә әле сез илгә афәт килгәндә яу кырында булсагыз, аналарыгыз сезнең белән горурланыр иде. Сез анда батырларча үлеп калсагыз да, аналарыгыз өчен бу кадәр аяныч булмас иде. Ләкин... [Кәрами:40].

Шушы сүзләрдән соң, залда утыручы берничә яшь егет йөзләрен куллары белән каплый. Салих Хәсәнович аларны шул чиккә җиткерүе өчен үкенми. Чөнки аның күз алдына Ананың улын сагынудан саргайган йөзе, аның өчен түккән күз яшьләре, көн-төн уйлаудан берөзлексез сулкылдаган олы йөрәге килә.

Авыр тойгылар белән Салих Хәсәнович кайтырга чыга. Ул үзенең иректә булуы белән сөенә кебек. Ана да иректә бит дип уйлый. Тик баласы тоткынлыкта булган Ананы ирекле дип санап буламы соң?

Рәфкать Кәраминең “Куллар, куллар...” хикәясендә дә газиз аналарыбызга хөрмәт хисе ассызыклана. Хикәяләүче ресторанда ике кызның кулларына игътибар итә. “Ике бармак арасына каләм озынлыгы нәзек папирос кыстырып, тәмәке пыскытып утыручы яшь кызларның көн саен җиләк сабыны белән юыла торган нәфис куллары”[Кәрами: 41]. Рестораннан кайтуга лак белән бизәлгән тырнаклы, хрусталь рюмка тоткан куллар түгел, икенче куллар килә күз алдына хикәяләүченең. Һәм автор әнисенең кулларын сурәтләүгә күчә.

Куллар, куллар... Аналарның куллары да туганда ук сөялле, каты булмаган. Ләкин тормыш мәшәкатьләре, язмыш әзерләгән сынаулар аларны көчле иткән. Ул куллар ачлык елында алабута йолыккан; утызынчы еллар ахырында урак ура-ура, көлтә бәйли-бәйли яргаланып, сыдырылып беткән; сугыш башлангач, кеше югында йөзе белән капланып елаган; ире авыр яраланып кайткач, өч баласын үстергән. Ул куллар бер минутта тик тормаган. Хәтта ял йортына баргач та, идән юып йөргән алар.

Бүген Ананың куллары җыерчыклы, кан тамырлары беленеп, зәңгәрләнеп тора. Авторга бу куллардан да кадерлерәк, назлырак, йомшаграк куллар юк. Аларны иркәләгән саен, иркәлисе килә аның.

“Кызларның кулы чиста, нәфис булуга каршы түгел мин. Матур әйбер күреп сокланабыз. Ләкин ул кызларыбыз бүгенге мул, бәхетле тормышны корган, аның бөтен әчесен-төчесен үз куллары белән күтәргән әбиләре, апалары, балалык еллары авыр сугыш чорына туры килгән әниләре турында да истән чыгармасыннар, аларның һәрчак ярдәмгә килә белүче, каты сөялле, ләкин шуңа да карамастан, йөрәк җылысы белән өртелгән миһербанлы куллары турында да уйлансыннар иде. Үзләренең дә бәгырьләре йомшак, олы җанлы күңелләре тирә-юньгә җылы бөркеп торсын иде. Мин бары шуны гына телим” [Кәрами:44], - дип тәмамлый автор хикәяне.

Күргәнегезчә, бу хикәядә акыл өйрәтү дә, әллә нинди купшы сүзләр белән Аналарга дан җырлау да күрмәссең. Автор гаять аңлаешлы тел, гади сүзләр белән татар хатын-кызының, Ананың бөеклеген, ихтирамга лаек зат икәнлеген раслый алган.

Бу хикәяләрне укып анализлаганда, без дәү әниләребезне искә төшердек. Кара әле, чынлап та шулай бит! Минем әбинең дә куллары бирчәеп, яраланып беткән, ә баштан сыйпаганда нинди йомшак алар. Әби пешергән тәмле ризыкларны ашагач, ул оста итеп салган пөхтә ямаулыкларны күргәч ул кулларны, автор әйткәнчә, назлыйсы, иркәлисе килә. Әлбәттә, әниләребезгә әбиләр кебек авыр тормыш туры килмәгән. Тик шулай да ... Әниләрнең куллары гына түгел, җаннары да бүген игътибар, шәфкать көтә бездән. Без башкалардан ким булмасын, матур киемнәр кисен өчен тырышып эшлиләр, сәламәтлекләрен кызганмыйлар.














Йомгаклау

Бөек рус язучысы Максим Горький: “ Мәхәббәттә һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән бөтен дөньяга хәят биргән хатын кешене - ананы олылыйк. Кешедә булган бөтен гүзәллек кояш нурыннан һәм ана сөтеннән килә. Менә шулар йөрәкләребезне яшәүгә мәхәббәт белән сугара. Кояшсыз гөлләр чәчәк атмый, мәхәббәттән башка бәхет юк , хатын-кыздан башка мәхәббәт юк. Анадан башка шагыйрь дә, герой да юк,” [Сәлахова:24] -ди.

Мәрхәмәтле, олы җанлы аналар каршында һәркем тигез бурычлы: яңа туган сабый да, үсмер егет һәм кыз да, олыгаеп килүче шагыйрь дә... Аналарга багышланган җырлар, романнар, повестьлар, поэмаларда аларга бурычлы булуыбызны кабатлап туя алмыйбыз.

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять”, Шәриф Хөсәеновның “Әни килде”, Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн, кич белән...”, Илдар Юзеевның “Соңгы сынау”, Туфан Миңнуллинның “”Моңлы бер җыр”, Сибгат Хәкимнең “Васыятьләр” поэмасы, Муса Җәлилнең “Алтынчәч” поэма-либреттолары арасында Рәфкать Кәраминең “Ана”, “Куллар, куллар...” хикәяләре дә газиз әниләребезгә мактау һәм дан булып яңгырый.

Р.Кәраминең “Ана” хикәясендә сурәтләнгән ана образында рухи ныклык ачык чагыла [Әшрәфҗанов: 8]. Чыннан да, бүгенге тормышта, нык күбәеп, көчәеп киткән эреле –ваклы әшәкелек ташкынына каршы тора алу, шундый мохиттә яшәп тә, буялмый, пычранмый калу - үзе бик тә зур батырлык, ныклык сорый. Баласы тоткынлыкта чакта, үзе дә тоткынлыкта яшәүче, сынмаучы, сыгылмаучы бу образ укучылар күңелендә җылы тәэсир калдырыр дип уйлыйбыз. Чөнки ана нинди генә заманда, нинди генә шартларда яшәсә дә Ана булып кала.

“Куллар, куллар...” хикәясендә ачык кына бер сюжет, вакыйга булмаса да, тәэсир көче бик зур дип уйлыйбыз. Автор артык сүзләр, купшы фразалар кулланмаса да, бер генә конкрет исем атамаса да, бары кулларны тасвирлап Аналарның миһербанлылыгын, бала өчен үлеп торуын, кадер-хөрмәттә яшәргә тиешлеген ассызыклаган.

Яшьтәшләремә бу хикәяләрне укырга һәм уйланырга тәкъдим итәм.


Әдәбият исемлеге

Чыганаклар.

  1. Кәрами Р. Өзелгән чәчәк: хикәяләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2007.- 366б.

  2. Кәрами Р. Хикәяләр // Мәйдан. – 2012.- №2. – 37-68 б.

Фәнни-теоретик әдәбият.

  1. Әшрәфҗанов Х. Чәчәкләр өзелмәсен, чәчәкләр сулмасын // Мәдәни җомга. – 2005. – 11 февраль

  2. Вәлиев Мөдәррис: Гамәл дәфтәре: Әдәбият һәм тормыш турында уйланулар.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.

  3. Татар әдәбияты тарихы: Алты томда: 6 том: 60-90 еллар әдәбияты.- Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001.

  4. Сәлахова Г. Ана хакы.// Мәгариф. – 1996. - №10. - 24 бит.