Просмотр содержимого документа
«Дәрес конспекты: "Аналитик иярчен җөмләләр"»
Тема: Аналитик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.
Максат:1. Аналитик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләренең куелышын аңлату.2. Укучыларны мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү.3. Халык авыз иҗаты әсәрләре аша милли хис тәрбияләү.
Җиһазлау: Дәреслек, компьютер, проектор, картиналар.
Дәрес планы:
1. Оештыру.
2. Яңа тема (үткән темалар яңа теманы аңлатканда карап кителә.)
Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Өй эше бирү.
Йомгаклау. Билгеләр кую.
Дәрес барышы.
Исәнмесез, укучылар. Бүген бездә кунаклар бар. Сез аларга алган белемнәрегезне күрсәтерсез. Каушамагыз алар да минем шикелле укытучы, аларның да укучылары нәкү сезнең кебек. Шулай булгач, алар сезнең ялгышларыгызны гаепкә алмаслар дип уйлыйбыз. Шуңа күрә үзебезне иркен тотабыз, әйтәсе килгән фикерләрне курыкмыйча әйтәбез.
Әйдәгез, тактага язылган җөмләләрне карыйк әле.
1.Адәм ялгыша-ялгыша галим булыр. (гади җ.)
2.Ашаган белми, тураган белә.(теркәгечсез т.к.җ.)
3.Теле барның юлы бар.(синтетик ияр к .җ.)
4.Гомер итүнең чарасы – сабыр итү, чөнки дустан дошман күп.(ияртүче теркәгеч)
5. Акча кемнеке, дөнья шуныкы.(парлы мөн.сүз.)
6.Күңел-пыяла:сакламасаң төшә дә уала. (Көттерү паузасы.)
7. Гашыйк дип шуны атарлар:карда йөреп эзе калмаса.(мөн. сүз кергән баш җ. алдан килгән)
Укучылар, без сезнең белән уткән темаларны да кабатлап алдык, ә яңа теманы сез үзегез чыгарырсыз. Без сезнең алдагы дәрестә нинди тема үткән идек әле?
Аналитик иярченле кушма җөмләләр.
4-7 нче җөмләләрдәге нинди тыныш билгеләре куелган?
Өтер, ике нокта.
Әйдәгез нәтиҗә ясагыз әле, кайсы очракта өтер, кайсы очракта ике нокта ике нокта куела?
4 нче җөмләдә иярчен җөмлә баш җөмләгә ияртүче теркәгеч ярдәмендә бәйләнгән, шуңа күрә өтер куела.
5 нче җөмләдә парлы мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә бәйләнгән, шуңа күрә өтер куела.
6 нче җөмләдә көттерү паузасы, шуңа күрә ике нокта куела.
7 нче җөмләдә ялгызак мөнәсәбәтле сүз кергән баш җөмлә алдан килгән, көттерү паузасы ясалган,шуңа күрә ике нокта куелган.
Әйтегез инде, нәтиҗә ясыйк, безнең бүгенге тема нинди? Әйе, Аналитик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре. Әйдәгез кагыйдә дәфтәрләрен ачып, теманы язып куйыйк.
2. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1.Бирелгән картина буенча аналитик иярченле кушма җөмләләр төзеп язарга.
Физкультминут
2.Экранда бирелгән мәкальләр, шуның азагын язып бетерергә:
1.Яшь чагында ни чәчсәң, ...(картлыгыңда шуны урырсың)
2.Телең ни әйтсә, …(колагың шуны ишетер).
3.Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, ...( иң зур бәхет– саулык)
4.Агачы нинди, ...(җимеше шундый)
5.Оегыңны карап ки:... (эчендә чаян ятмасын)
3. 1 командага: Мулласы нихәтле надан булса, чалмасы шулхәтле зуррак.(сүзлек белән эш)
2 командага:Киңәшем: якындусларыңныонытма.
3 командага: Гадәт шундый: авыр вакытта кешегә ярдәм итәләр.
4.Экранда бирелгән схемалар буенча җөмләләр төзү.
1.[], чөнки ()
2.(), [ шулай да]
3. []: ()
4. [(кебек)]
5. () []
5. Дәреслектән 70 нче күнегүне эшләү.
3. Өй эше бирү. Без бүген сезнең белән мәкальләр белән эшләдек, ә өй эше итеп, халык авыз иҗаты әсәрләренең бер җанры булган җырлардан аналитик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре куелышына 3 мисал язып килергә.
4. Йомгаклау. Билгеләр кую.
-Без бүген нинди тема үттек?
- Безнең бүгенге максат аналитик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгесенең куелышы иде. Без куйган максатка ирештекме?
- Аналитик иярченле кушма җөмләләрдә нинди тыныш билгеләре куела?
- Теманы аңладыгызмы?
- Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз.