СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Дәрес планы "Исем ясагыч кушымча"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Дәрес планы "Исем ясагыч кушымча"»

Тема.  Исем ясагыч кушымчалар.

Максат. Исем ясагыч кушымчаларның сүзнең мәгънәсен үзгәртүен төшендерү, сүзнең тамырын һәм ясагыч кушымчасын таба белергә өйрәтү

Предмет нәтиҗәләре. Белергә тиеш:

- Исем ясагыч кушымчаларның сүзнең мәгънәсен үзгәртүен.

Башкара алырга тиеш:

-сүзнең тамырын һәм исем ясагыч кушымчаларны билгеләү; тамырдаш сүзләр ясап язу.

Метапредмет нәтиҗәләре.

ТБУУГ:- нәтиҗәләр ясый белү;

КУУГ -үзара хезмәттәшлек итү күнекмәләрен үстерү.

РУУГ:- мөстәкыйль рәвештә дәреснең тема- максатларын билгеләү;

Шәхси нәтиҗәләр.Үзара җылы атмосфера тудыру, дәрестә актив катнашу, бер- береңә карата ихтирамлы һәм игътибарлы булу.

Җиһазлау:компьютер,презентация,терәк карточкалар, стикер.

Дәрес тибы: белемнәрне ныгыту һәм яңа белем үзләштерү

















Дәрес барышы.

1слайд I.Оештыру.Эшкә кызыксыну тудыру

-Исәнмесез кадерле укучылар!Хәерле көн! Бүгенге дәрестә без сезнең белән бергә эшләрбез.

-Мин сезгә матур көннәр кебек яхшы кәеф, зиһен ачкычлары теләп калам.

-Укучылар, бүген без сезнең белән ике төркемгә бүленеп иҗади эш башкарырбыз.

Төркемдәге эшнең төп таләбе : бергә эшләп, бер фикергә килү

-Эшләрегезне тәмамлаганыгызны күрсәтер өчен бер-берегез белән кулга-кул тотынышып кулларыгызны өскә күтәрерсез.

-Күрсәтегез әле.

-Төркемдә һәрбер укучының үз номеры бар, карагыз әле укучылар.

-Сезнең алдыгызда белем бакчасына капка (лэпбук). Сез бүген шул гүзәл бакчада бакчачылар булырсыз.

-Сез беренче бакачада эшләүчеләр булырсыз, ә сез икенче бакчада эшләүчеләр. Капканы ачыгыз әле.

II.Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.

Уку мәсьәләсен кую.

-Ә хәзер җиңнәрне сызганып, эшкә тотыныйк.

-Лэпбукның уң ягында биремнәр бирелгән.

-Бакчачылар,безнең түтәлләрдә җиләк пешкән.

- Бу җиләкләр белән нишләргә икән?

(Бирем 1.Җиләкләрне ике кәрзингә урнаштырырга)

-Һәр бакчадан беренче номерлы укучыларны такта янына чакырам биремне сәнгатьле итеп укый......

- Сез такта янында парлап эшлисез, ә калганнар төркемнәрдә эшли.

-Бакчачылар, үз парларыгызда, төркемнәрдә уйлап карагыз әле!

-Бу сүзләрне нинди принципка нигезләнеп ике кәрзингә урнаштырырсыз?

-Эшне үтәү өчен бер минут вакыт бирелә.

-Тикшерәбез.

-Такта янында эшләүчеләр укый. Беренче баганадагы сүзләрне ..... укый. Болар нинди сүзләр?

-Икенче баганадагы сүзләрне укый..... Болар нинди сүзләр?

-Бакчачылар, урыннарга утыргыз әле.

Җавап эталоны буенча тикшерәбез

-Менә шундый смайлик белән эшегезне бәяләгез әле.

-Мин тактада эшләгән пар өчен смайлик куям.

-Сез төркем өчен куегыз.

Җавап эталоны:

Тәрбия- тәрбияче

Хезмәт-хезмәттәш

Авыл- авылдаш

Таш-ташчы

Каен-каенлык

Имән- имәнлек

Бәяләү критерийлары:

Смайл елмая - шәп

Смайл елмая(әз генә)- әйбәт

Смайл кәефе төшкән- тырышырга кирәк

-Бакчачылар, игътибар итегез эле.

- Авыл сүзеннән нинди сүз ясалды?

-Авылдаш дөрес.

-Авыл сүзе нинди сорауга җавап бирә? (Нәрсә?)

-Авылдаш сүзе нинди сорауга җавап бирә? (Кем?)

-Кем?, нәрсә? Соравына нинди сүз төркеме җавап бирә? (Исем)

- Укучылар, -чы,-лык,-лек,-даш кушымчасы ярдәмендә нинди сүз төркеме ясала? (Исем)

СЛАЙД

-чы, -че
-даш, -дәш

-таш, -тәш

-лык, лек

-Бу кушымчалар нинди сүз төркеме ясыйлар? (Исем)

-Димәк без аларны ничек атарбыз? (исем ясагыч кушымчалар)

III Уку мәсьәләсен чишү. Максат кую

-Димәк, бүген дәрестә нәрсә турында өйрәнербез?

СЛАЙД

(Исем ясагыч кушымчаларны )

-Дәресебезнең темасы менә кайда яшеренгән икән

-Үзегезнең лэпбукларыгыздан да теманы табыгыз әле.

-Бакчачылар,дәрескә нинди максат куярбыз? (Исем ясагыч кушымчаларын өйрәнербез)

-Беренче биремне эшләгәндә сез нинди кушымчаларны очраттыгыз?

( -чы,-лык,-лек,-даш кушымчаларын очраттыгыз)

-Беренче биремгә таянып, әйдәгез бергә кагыйдә китереп чыгарыйк.

-Мин тактада язам, ә сез бакчаларыгызда бу эшне башкарыгыз.

-Нокталар урынына төшеп калган сүзләрне язарга.

-Сезгә Ярты минут вакыт бирелә.

СЛАЙД

--чы, -че
-даш, -дәш

-таш, -тәш

-лык, лек бу кушымчалар ..................... дип аталалар.

IV Дәреслек белән эш.

-Әйдәгез әле тикшерик нинди кагыйдә килеп чыкты?

-Хәзер мин сезгә үзем укыйм.

-Кагыйдәне ныгытыр өчен без кәбестә түтәленә юл тотырбыз.

-Икенче конверттагы биремне алып укый ...

(2.Рәсемнәр астына кирәкле кушымчаларны ялгап, яңа исемнәр барлыкка китерегез)

-Такта янына һәр төркемнең икенче номерлы укучыларын чакырабыз.

-Парларда уйлагыз,языгыз.

-Макетны ачып карагыз әле, нәрсә күрәсез? (рәсемнәр)

-Мәсәлән: Бу рәсемдә нәрсә күрәсез?(агач)

-Бу нинди агач?

-Каен сүзенә сүз ясагыч кушымчасы ялгыйбыз.

-Нинди сүз килеп чыкты? (каенлык)

-вакыт 1 минут бирелә.

-Тикшерәбез.

-Такта янындагы укучы җавапларны укый.

-Рәхмәт бакчачылар, урыннарга утырыгыз.

Җавап эталоны:

Гармун-гармунчы

Күз- күзлек

Балык- балыкчы

Җиләк-җиләклек

Каен- каенлык

Бәяләү критерийлары:

-Мин сезнең эшегезне менә шулай бәялим.

-Ә сез төркемнәрдә бәяләгез.

-Молодцы, нинди кушымчалар ярдәмендә исем ясадыгыз?

- -лык, -лек -чы, кушымчалары ярдәмендә.

V Белемнәрне беренчел ныгыту.

-Хөрмәтле бакчачылар, безнең бакчаны каларад коңгызы баскан.

-Алардан котылыр өчен 3нче номерлы биремне үтәргә кирәк.

(Бирем.3.Мәкальдә исем ясагыч кушымча дөрес ялганмаган, шул хатаны табып, төзәтеп язарга Дусташ таш коймадан ныграк)

-Һәр төркемнең 3нче номерлы укучыларын бу биремне эшләргә такта янына чакырам.

-.... биремне сәнгатьле итеп укый.

-Биремне эшләргә ярты минут вакыт бирелә.



-Тикшерәбез.

-.... укый.

-Такта янында эшләгән укучыларны бәялим.

-Ә сез үзегез төркемнәрдә бәялисез.

СЛАЙД

Җавап эталоны:



- Дуслык таш коймадан ныграк.

Бәяләү критерийлары:





VII Ныгыту.

-Хәзер соңгы биремне 4нче коверттан биремне алыгыз әле бакчачылар .Нинди бирем бирелгән икән?

-Һәр төркемнән Дүртенче номерлы укучыны такта янына чакырам.

.... сәнгатьле итеп биремне укый.

( 4.Төшеп калган сүзләр урынына конверттан алган сүзләрне кулланып күрше төркемгә теләкләр язарга. Үзегезгә ошаган ике сүзне генә сайлап алырга)

- Сезгә Бер минут вакыт бирелә.

Кадерле ____________ !

Барыгызгада бакчадагы хезмәтегез өчен, зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Сезгә _________ телибез.

(сыйныфташларыбыз, дуслык,исәнлек-саулык, байлык, татулык)

-Такта янындагы бакчачылар,Рәхим итеп, теләкләрегезне укыгыз әле.

-Рәхмәт бакчачылар! Сез бер- берегезгә нинди матур теләкләр теләдегез.

-Ә хәзер күрше төркем өчен смайликлар сайлагыз, смайликлар белән алышыныгыз.

-Смайликларыгызны ябыштырып куегыз.

-Дәресебез ахырына якынлашты.

-Лэпбукка таянып дәрескә нәтиҗә ясыйк.

VIII Рефлексия

-Бүген безнең нинди тема иде?

-Нинди исем ясагыч кушымчаларын беләсез?

-Максатыбызга ирештекме?

IХ Өй эше.

-Безнең соңгы эш калды. Бишенче номерлы конвертны табыгыз, ул Өй формасында бирелгән. Аннан үзегезгә өй эшен алыгыз.

СЛАЙД

1. “Дуслык таш коймадан ныграк” темасына хикәя язарга.

2. “Сабантуй” журналыннан исем ясагыч кушымчалы сүзләр кергән 5 җөмлә табып язарга.

3.129нчы бит 291нче күнегү.

-Мин дәрес өчен үземдә эмоджий куям.

-Барыгызгада эшегез өчен бик зур рәхмәт әйтәсем килә.

-Сәламәт булыгыз!

-Саубулыгыз!