СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

ДӘРЕСТӘН СОҢ ЭШЧӘНЛЕК АВТОРЛЫК ПРОГРАММАСЫ «Туган ягым-яшел бишек»

Нажмите, чтобы узнать подробности

Программа по внеурочной деятельности «Туган ягым-яшел бишек»

Просмотр содержимого документа
«ДӘРЕСТӘН СОҢ ЭШЧӘНЛЕК АВТОРЛЫК ПРОГРАММАСЫ «Туган ягым-яшел бишек»»






ДӘРЕСТӘН СОҢ ЭШЧӘНЛЕК АВТОРЛЫК ПРОГРАММАСЫ

«ТУГАН ЯГЫМ –ЯШЕЛ БИШЕК»

1-4 сыйныф укучылары өчен





Юнәлеше: иҗади - интеллектуаль


Төзүче: Закирова Гөлшат Азат кызы,

Башлангыч сыйныф укытучысы

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы

«Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе»











2023



Аңлатма язуы

Бүгенге җәмгыятьтә укытучы алдында гаять зур бурычлар тора. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү – иң төп максатыбыз.Ә ул үз чиратында , туган телебезне яратучы, үз милләтенең мәдәниятен, иң күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш.Зыялылык, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлар үзеңнең туган ягыңны, аның тарихын, кешеләрен яхшы белгәндә генә формалаша ала.

Тәрбия эшендә Ватан темасы үлемсез. Ватан - кешенең изге туган җире. Туган як.Туган туфрак.Туган төбәк.Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел,һәр сабый бала өчен дә газиз һәм кадерле булырга тиеш.Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар, аның тарихы,халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре, милли йолалары балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур роль уйный.

Милли төбәк компоненты халык һәм милләт үзенчәлеген, мәдәниятен һәм рухи дөньясын ,телен һәм тарихын, табигый-географик мохитен , традицияләрен чагылдырган укыту материалын берләштерә.Укучы үзе яши торган төбәкнең табигатен , аның үзенчәлекләрен, халкын, традицияләрен , мәдәниятен, тарихын яхшы белергә тиеш.

Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була.Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела.Укучыларны туган якта туып үскән каләм әһелләренең иҗаты белән таныштырмый торып, әдәбияттан алар үзләштерергә тиешле белемне тулысынча алалар дип әйтеп булмый.

Без Аксубай төбәгендә туып –үскән якташ әдипләребез, шагыйрьләребез, галимнәребез, сәнгать кешеләре белән без хаклы рәвештә горурланабыз.

Программаның максаты:

-тарихи төбәкне өйрәнү,

- аның тарихи үткәне турында материаллар туплау.  

-укучыларда район, авыл тарихы турында күзаллау булдыру;   

-укучыларды туган төбәгенә, аның хөрмәткә лаек шәхесләренә ихтирам, мәхәббәт         тәрбияләү;    

-районыбыз тарихына бәйле шәхесләрне өйрәнү һәм эзләнү күнекмәләрен          формалаштыру.    

 -рухи-әхлакый сафлыкка ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.       

-иҗадилык, эзләнүчәнлек, проект төзү технологияләрен белү, проектны яклый белү.

Бурычлар:

1.Укучыларда туган төбәкне өйрәнү теләге уяту.

2. Республикабызда яшәүче халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә ихтирам хисләре тәрбияләү.

3. Авыл тарихын, авлыбызның күренекле шәхесләрен ачыклау.

4. Авылым эчендәге һәм тирә - яктагы тау, чокыр , болын, елга һ.б. географик              объектларның атамаларын өйрәнү;


Иҗади эшләргә корылган дәресләр уздыру: гамәли эзләнү, әңгәмәләр, очрашулар, кичәләр, эзләнүләр, күргәзмәләр, кара – каршы сөйләшүләр, экскурсияләр, архивларда булу, буклет ясау, уен дәрес, дәрес презентация, телдән журнал, өлкән буын кешеләреннән мәгълүмат туплау.




Программа һәр сыйныфка атнага 1 сәгать исәбеннән төзелгән.


Тема


Сәгать саны.

Үткәрү вакыты

план

Факт.

1

Мин һәм минем гаиләм

Үз нәселеңне беләсеңме?-Гаилә тарихын өйрәнү (Әңгәмә, эзләнү)

1



2

Нәселем шәҗәрәсе

1



3

Нәселемнең укымышлы кешеләре. Нәселемнең озын гомерле кешеләре (Эзләнү эше)

1



4

Нәселем традицияләре (Төркемнәрдә эш)

1



5

Нәсел агачын төзү үрнәкләре

1



6

Туган авыл тарихы.

Яшәгән төбәк белән танышу

1



7

Укучыларны Түбән Татар Майна авылы тарихы белән таныштыру.

1



8

“Авылым тарихы эзләре буйлап” Музейга сәяхәт.

1



9

Авылыбыздыгы күл, болын, чишмә атамаларын өйрәнү. Аларның тарихы белән танышу.

1



10

Авылымның тарихи урыннары. Чишмәләр, су буйларын күзәтү.Экскурсия.

1



11

Туган як турында материалларны өйрәнү.

1



12

Шушы яктан, шушы туфрактан без..

Авылдан чыккан күренекле шәхесләр турында өйрәнү.

1



13

Газиз мәктәбем!

Авылның мәктәп тарихын, кайсы елларда кемнәр укыткан,шул укытучылар тормышы, мәктәптән укып чыкан укчылар язмышы турында өйрәнү.

1



14-15

Аксубай районы тарихы.

Аксубай районына сәяхәт

2



16-17

Районыбыздан чыккан күренекле шәхесләр.

Хади Такташ музеена сәяхәт.

2



18-19

Туган як сәхнә йолдызлары – күренекле артистлар, җырчылар. Аларның иҗаты белән танышу

2



20

Туган як турындагы җырларны өйрәнү. Әңгәмә,җырлы – биюле уеннар.

1



21

“Майнам– туган ягым”

Иншалар һәм рәсемнәр конкурсы

1



22-23

Әби –бабайларның күңел байлыгын кушып эшләнгән эшләрен өйрәнү.

Халкыбызның күңел җәүһәрләре.

Авыл кешеләренең кулдан тукылган, чигелгән, тегелгән сөлге, тастымал. Күлмәк, калфак, бәйләнгән тәрәзә челтәрләре, самовар япкычлары һ.б. алар турында өйрәнү.

2



24

Татарстан – минем республикам

Татарстан Республикасы тарихы

1



25

Татарстанның символикасы

1



26

Татарстан Республикасы географик урыны

1



27

Татарстанның табигате

1



28

Татарстан Республикасы шәһәрләре . Республика шәһәрләре белән таныштыру.Тарихи шәһәрләргә читтән торып экскурсия ясау.

1



29

Милли бәйрәмнәр.

Көз фасылы белән бәйләнгән бәйрәм – йолалар. Сөмбелә.

Каз өмәсе . Каз өмәсе тарихы турында өйрәнү.


1



30

Мили бәйрәмнәр. Нәүрүз. Нәүрүз бәйрәме тарихын өйрәнү.

1



31

Милли бәйрәмнәр. Сабантуй. Сабантуй бәйрәме тарихын өйрәнү.

1



32

Дини йолаларыбызны искә төшереп үтү. Авылыбыз мәчетенә экскурсия .

1



33

“Гүзәл җиребезне саклыйк!”

Туган төбәк, туган авыл турында белгәннәрне бер системага салу.Экологик белем һәм тәрбия буенча өйрәнелгәннәрне ныгыту. КВН.

1



34

Эшләнгән эшләргә йомгак Проект эше.

Эзләнү, күзәтү, җыйнал-ган материалларны өйрәнү, проект эше эшли белү.


1






Кулланылган әдәбият

1. Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусствоТатарстана. Казань, Татар ское кн. изд-во, 1984 г.

2. Гыймадиева Н.С. Дәрестә һәм дәрестән соң. – Казан: “Яңалиф”, 2004.

3. Исәнбәт Н. Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1984.

4. Татар балалар әдәбияты. Шигырьләр һәм пьесалар. – Казан, Татартстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ) 2003.

5. Татарская народная одежда. - Казань: Таткнигоиздат., 1997.

6. Сперанская Л.Л. Костюм казанских татар.-Казань:Таткнигоиздат., 1972.

7. Сергеева Н.Г. Татар сынлы сәнгате дәресләре. Өстәмә белем бирү программсы һәм методик кулланма.-Казан:Татар.кит.нәшр., 1999.

8. Сергеева Н. Г.Әбиемнең сандыгы.-Казан:Татар.кит.нәшр.,- 1995.

9. Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре. – Казан, 1992.

10. Харисов Ф.Ф. Милли мәдәниятнең белем бирү белән интеграцияләнүе. – Казан: Мәгариф, 1999.

11. Юсупов. Р. Укучыларда сөйләм культурасы тәрбияләү. – Казан, 1967.

12. http://tt.wikibooks.org/wiki/Wikibooks: әкиятләр.

13. http://zig65zulya.fo.ru/file/6704 балалар җырлары.

14. http://clipiki.ru/video/6578/Multik-pro-Tatarstan