СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Дәрестән тыш эшчәнлек "Мин татарча сөйләшәм"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Дәрестән тыш эш программасы татар халык авыз иҗаты төрләрен,аларның яшь үзенчәлегенә туры килерлек үрнәкләрен үз эченә ала. Бу темалар рус телле балаларның телне үзләштерү дәрәҗәсенә туры килерлек итеп, метапредмет бәйләнешләрне, уку процессындагы логик эзлеклелекне искә алып сайланган һәм сәгатьләргә бүленгән.Дәрестән тыш эш программасы татар халык авыз иҗаты төрләрен,аларның яшь үзенчәлегенә туры килерлек үрнәкләрен үз эченә ала. Бу темалар рус телле балаларның телне үзләштерү дәрәҗәсенә туры килерлек итеп, метапредмет бәйләнешләрне, уку процессындагы логик эзлеклелекне искә алып сайланган һәм сәгатьләргә бүленгән.Дәрестән тыш эш программасы татар халык авыз иҗаты төрләрен,аларның яшь үзенчәлегенә туры килерлек үрнәкләрен үз эченә ала. Бу темалар рус телле балаларның телне үзләштерү дәрәҗәсенә туры килерлек итеп, метапредмет бәйләнешләрне, уку процессындагы логик эзлеклелекне искә алып сайланган һәм сәгатьләргә бүленгән.Дәрестән тыш эш программасы татар халык авыз иҗаты төрләрен,аларның яшь үзенчәлегенә туры килерлек үрнәкләрен үз эченә ала. Бу темалар рус телле балаларның телне үзләштерү дәрәҗәсенә туры килерлек итеп, метапредмет бәйләнешләрне, уку процессындагы логик эзлеклелекне искә алып сайланган һәм сәгатьләргә бүленгән.Дәрестән тыш эш программасы татар халык авыз иҗаты төрләрен,аларның яшь үзенчәлегенә туры килерлек үрнәкләрен үз эченә ала. Бу темалар рус телле балаларның телне үзләштерү дәрәҗәсенә туры килерлек итеп, метапредмет бәйләнешләрне, уку процессындагы логик эзлеклелекне искә алып сайланган һәм сәгатьләргә бүленгән.Дәрестән тыш эш программасы татар халык авыз иҗаты төрләрен,аларның яшь үзенчәлегенә туры килерлек үрнәкләрен үз эченә ала. Бу темалар рус телле балаларның телне үзләштерү дәрәҗәсенә туры килерлек итеп, метапредмет бәйләнешләрне, уку процессындагы логик эзлеклелекне искә алып сайланган һәм сәгатьләргә бүленгән.Дәрестән тыш эш программасы татар халык авыз иҗаты төрләрен,аларның яшь үзенчәлегенә туры килерлек үрнәкләрен үз эченә ала. Бу темалар рус телле балаларның телне үзләштерү дәрәҗәсенә туры килерлек итеп, метапредмет бәйләнешләрне, уку процессындагы логик эзлеклелекне искә алып сайланган һәм сәгатьләргә бүленгән.Дәрестән тыш эш программасы татар халык авыз иҗаты төрләрен,аларның яшь үзенчәлегенә туры килерлек үрнәкләрен үз эченә ала. Бу темалар рус телле балаларның телне үзләштерү дәрәҗәсенә туры килерлек итеп, метапредмет бәйләнешләрне, уку процессындагы логик эзлеклелекне искә алып сайланган һәм сәгатьләргә бүленгән.Дәрестән тыш эш программасы татар халык авыз иҗаты төрләрен,аларның яшь үзенчәлегенә туры килерлек үрнәкләрен үз эченә ала. Бу темалар рус телле балаларның телне үзләштерү дәрәҗәсенә туры килерлек итеп, метапредмет бәйләнешләрне, уку процессындагы логик эзлеклелекне искә алып сайланган һәм сәгатьләргә бүленгән.Дәрестән тыш эш программасы татар халык авыз иҗаты төрләрен,аларның яшь үзенчәлегенә туры килерлек үрнәкләрен үз эченә ала. Бу темалар рус телле балаларның телне үзләштерү дәрәҗәсенә туры килерлек итеп, метапредмет бәйләнешләрне, уку процессындагы логик эзлеклелекне искә алып сайланган һәм сәгатьләргә бүленгән.Дәрестән тыш эш программасы татар халык авыз иҗаты төрләрен,аларның яшь үзенчәлегенә туры килерлек үрнәкләрен үз эченә ала. Бу темалар рус телле балаларның телне үзләштерү дәрәҗәсенә туры килерлек итеп, метапредмет бәйләнешләрне, уку процессындагы логик эзлеклелекне искә алып сайланган һәм сәгатьләргә бүленгән.Дәрестән тыш эш программасы татар халык авыз иҗаты төрләрен,аларның яшь үзенчәлегенә туры килерлек үрнәкләрен үз эченә ала. Бу темалар рус телле балаларның телне үзләштерү дәрәҗәсенә туры килерлек итеп, метапредмет бәйләнешләрне, уку процессындагы логик эзлеклелекне искә алып сайланган һәм сәгатьләргә бүленгән.Дәрестән тыш эш программасы татар халык авыз иҗаты төрләрен,аларның яшь үзенчәлегенә туры килерлек үрнәкләрен үз эченә ала. Бу темалар рус телле балаларның телне үзләштерү дәрәҗәсенә туры килерлек итеп, метапредмет бәйләнешләрне, уку процессындагы логик эзлеклелекне искә алып сайланган һәм сәгатьләргә бүленгән.

Просмотр содержимого документа
«Дәрестән тыш эшчәнлек "Мин татарча сөйләшәм"»





Программа курса внеурочной деятельности

«Мин татарча сөйләшәм»

Учитель: Валиева Гузель Разяповна

направленность: общеинтеллектуальная























Аңлатма язуы



Дәрестән тыш эш программасы татар халык авыз иҗаты төрләрен,аларның яшь үзенчәлегенә туры килерлек үрнәкләрен үз эченә ала. Бу темалар рус телле балаларның телне үзләштерү дәрәҗәсенә туры килерлек итеп, метапредмет бәйләнешләрне, уку процессындагы логик эзлеклелекне искә алып сайланган һәм сәгатьләргә бүленгән.

Халык авыз иҗаты баланы сәнгать дөньясына җәлеп итү, халыкның традицияләре белән таныштыру өчен иң кулай материал булып кына калмый, образлы фикерләү үстерү, эстетик кыйммәтләргә уңай караш тудыруда да зур ярдәм итә. Туган халкы авыз иҗаты әсәрләре баланы бишектән алып озатып килсә, күрше халык иҗаты үрнәкләре аңа дөньяны танып белергә ,толерант шәхес булып формалашырга зур ярдәм итә.

Белем бирү процессын халыкның күпьеллык традицияләренә нигезләнеп кору бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрдән санала,чөнки халык җырлары, әкиятләре, уеннары, мәкаль һәм әйтемнәре баланың рухи-эстетик үсешендә төп рольне уйный , тормышны аңлауда һәм аңа яраклашуда зур ярдәм итә.



Программаның максаты: халык авыз иҗаты әсәрләре үрнәкләрен өйрәнеп, укучыларның интеллект дәрәҗәсен үстерү, тормышка яраклашкан (социальләшкән) шәхес тәрбияләү.

Программаны тормышка ашыру барышында төркемдә һәм күмәк эшләү формалары кулланыла. Бу формалар аралашу сәләтен үстерү өчен файдалы. Бу максатка бәйле рәвештә түбәндәге бурычлар куелды:

- татар халык авыз иҗаты тарихы, жанрлары, халыкның милли киемнәре белән танышу

- халык традицияләренә, костюмына, милли мирасына кызыксыну хисләре, хөрмәт уяту

- татар халкына тирән мәхәббәт тәрбияләү.

Әлеге программа түбәндәге универсаль уку гамәлләрен (УУГ) тормышка ашыруны күз алдында тота:

Шәхси УУГ баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавын

һәм кабул итүен, аның әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуны аңлауга юнәлгән.

Регулятив УУГ танып-белү процессы белән идарә итәргә булыша. Алар гыйлем туплау мәсьәләсен кабул итү күнекмәсен, билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү, үзгәрешләр кертүне, үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирүне үз эченә ала.

Танып-белү УУГ тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерүне һәм куллануны тәэмин итә.

Коммуникатив УУГ хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Ул партнерны тыңлый һәм аңлый белүдән, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзеңнең эш-хәрәкәтеңне партнер эш-хәрәкәте белән чагыштыра белүне үз эченә ала.





Көтелгән нәтиҗәләр:

халык акылы, тормыш яме, яшәү көче чыганагы булган халык авыз иҗаты турында мәгълүматлы булу

- әсәрләрнең жанрын аера белү

- киемнәрдә,бәйрәмнәрдә,аш – су өлкәсендә атар милли үзенчәлеген билгеләү

- әкият, легендаларның эчтәлеген сөйли белү

- халык җырларын, биюләре элементларын белү

- сөйләмдә мәкаль-әйтемнәр кулланырга өйрәнү

- халык уеннарын өйрәнү

- татар телендә кечкенә әсәрләрне сәхнәләштерү

- төркемдә партнер белән эшли белү

- баланың үз эшенә билге куя белүе

Эш программасы атнага1 сәгать исәбеннән төзелгән, барлыгы 34 сәгатькә исәпләнгән.











Дәрестән тыш эшчәнлек курсының эчтәлеге



Тәртип

номеры

Дәрестән тыш эшчәнлек курсының эчтәлеге

Сәгатьләр саны.

1.

Кереш дәрес. Татар халык иҗатының байлыгына,күптөрлелегенә басым ясау.Татар халык иҗатының төрләре белән таныштыру.

1сәг.

2.

Татар халык иҗатының башка халык иҗатларыннан аермасы.

1 сәг.

3.

Такмаклар.Такмакларның бик борынгы иҗат төре икәнлеген аңлату.Такмакларның төрләре һәм аларның куллану ешлыгы.

1сәг.

4.

Бию такмаклары.

1 сәг.

5.

Табышмаклар.Табышмакларның төрләре,аларның бик борынгы жанр булуын ассызыклау.Төрле табышмакларга җаваплар табу.

1сәг.

6.

Укучылар иҗат иткән табышмаклар.

1сәг.

7.

Табышмаклар кичәсе.

1 сәг.

8.

Табышмаклар кергән китапчык ясау.

1 сәг.

9.

Санамышлар.Санамышлар,аларның төрләре,куллану ешлыгы.Балаларның иң яраткан санамышлары.

1сәг.


Санамышлар кергән китапчыклар ясау.

1 сәг.

10.

Тизәйткечләр.Тизәйткечләрнең төрләре,аларны кайсы очракларда кулланырга мөмкинлеген аңлату.Балаларның иң яраткан тизәйткечләрен туплау.

1сәг.

11.

Балаларның иң яраткан тизәйткечләрен туплау.

1 сәг.

12.

Мәкаль һәм әйтемнәр.Мәкаль һәм әйтемнәрнең аерымлыклы яклары,аларны куллану ешлыгы.

1сәг.

13.

Кечкенә китапчыклар ясау.

1 сәг.

14.

Татар халык уеннары.Уеннарның төрләре,куллану ешлыгы.Уеннарның мәгънәләре.

1сәг.

15.

Укучыларның яраткан уеннары.

1 сәг.

16.

Татар халык җырлары. Җыр һәм көйнең бергәлеге,татар халык җырларының күплеге һәм кулланылыш ешлыгы.

1сәг.

17.

Татар халык җырларының үзенчәлекләре.

1 сәг.

18.

Бишек җыры.

1 сәг.

19.

Шаян җырлар.

1 сәг.

20.

Әкият жанры. Әкиятләрнең килеп чыгышы,аның төрләре.Балалар яраткан әкиятләр.Кайбер әкиятләрне сәхнәләштереп карау.

1сәг.

21.

“Өч кыз” әкияте.

1 сәг.

22.

“Зөһрә кыз”әкияте.

1 сәг.

23.

Өйрәнгән әкиятләрне сәхнәләштерү.

1 сәг.

24.

Яраткан әкиятләре буенча китапчыклар төзү. Күмәк әкият язу , китапчык төзү,бизәү.

1 сәг.

25.

Легенда.Легенданың мәгънәсе,аларның төрләре,кулланылыш ешлыгы.Укучыларга ошаган легендалар.

1сәг.

26.

Халык арасында очраган легендаларны туплау.

1 сәг.

27.

Татар халык костюмы, татар милли бизәге үрнәкләре,чигү үрнәкләре.Татар халык киемендәге бизәкләр,аларның төрлелеге.Чигү үрнәкләренә игътибар итү,аларның нинди мотивлар икәнлеген төшендерү.

1сәг.

28.

Татар милли бизәге үрнәкләре.

1 сәг.

29.

Чигү үрнәкләре.

1 сәг.

30.

Баш киемнәре: калфак, түбәтәй.

1 сәг.

31.

Читек һәм аның бизәлеше.

1 сәг.

32.

Татар халык уеннары, аларның төрләре,кулланылыш даирәсе.Урамда һәм мәктәпнең спорт залында башкарыла торган уеннар.

1сәг.

33.

Өстәл уеннарыннан кул көрәше.

1 сәг

34.

Аркан тартыш уены.

1 сәг.



































Календарь – тематик план





Тема

Сәг.

саны

Уку эшчәнлеген оештыру формалары һәм төрләре

Планлаштырылган нәтиҗә


Үткәрү вакыты


шәхси

метапредмет

план

факт

1.

Кереш дәрес

1

презентация, әңгәмә


әңгәмәдә катнашу,сорауларга төгәл җавап бирә белү, башкаларны тыңлый белү

халык авыз иҗатының асылын аңлау, тормышта куллануның файдасына төшенү



2.

Татар халык иҗатының башка халык иҗатларыннан аермасы.

1

презентация, әңгәмә

әңгәмәдә катнашу,сорауларга төгәл җавап бирә белү, башкаларны тыңлый белү

татар халык иҗатының башка халык иҗатларыннан аермасын билгеләү



3.

Такмаклар

1

презентация, аудиоязмалар тыңлау, “Көйне таны!” уены

татарча җырлау күнекмәләрен үстерү

сөйләм берәмлекләрен аңлап куллана белү



4.

Бию такмаклары.

1

бию такмакларын җырлап карау

татарча җырлау күнекмәләрен үстерү

сөйләм берәмлекләрен аңлап куллана белү



5.

Табышмаклар

1

табышмак әйтеш (русча, татарча)

фикерләү сәләтен үстерүгә омтылыш

сөйләм телен баету



6.

Укучылар иҗат иткән табышмаклар

1

табышмак әйтеш (русча, татарча

фикерләү сәләтен үстерүгә омтылыш

сөйләм телен баету



7.

Табышмаклар кичәсе

1

табышмак әйтеш (русча, татарча

фикерләү сәләтен үстерүгә омтылыш

сөйләм телен баету



8.

Табышмаклар кергән китапчык ясау

1

Табышмаклар иҗат итү күнегүләре


иҗадилыкка омтылу теләге тудыру

эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау



9.

Санамышлар. Санамышлар кергән китапчыклар ясау

1

Презентация ,

аудиоязма тыңлау

әңгәмәдәшеңне тыңлый белү, лидерлыкка омтылу

санамышларның тормыштагы роле турында фикерли белү



10.

Тизәйткечләр

1

Әңгәмә, видеоязма

күрше белән хезмәттәшлек итү, үзара ихтирам хисләре тәрбияләү

сөйләм осталыгын үстерү, сүзлек байлыгын арттыру



11.

Балаларның иң яраткан тизәйткечләрен туплау

1

Әңгәмә, видеоязма

күрше белән хезмәттәшлек итү, үзара ихтирам хисләре тәрбияләү

сөйләм осталыгын үстерү, сүзлек байлыгын арттыру



12

Мәкаль һәм әйтемнәр

1

татар халык авыз иҗаты җыентыклары белән танышу


иптәшләреңнең фикерен тыңлый, аңлый, хөрмәт итә белү

әңгәмәдәшкә кыска һәм оста итеп җавап бирергә өйрәнү



13

Кечкенә китапчыклар ясау

1

татар халык авыз иҗаты җыентыклары белән танышу

иптәшләреңнең фикерен тыңлый, аңлый, хөрмәт итә белү

әңгәмәдәшкә кыска һәм оста итеп җавап бирергә өйрәнү

рәсем сәнгатен кулланырга өйрәнү



14

Татар халык уеннары

1

уеннар турында әңгәмә; уеннар өйрәнү, уйнау.


әхлакый кагыйдәләргә ориентлаша белү, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

рус һәм татар халык уеннарының охшашлыгын күрү, аңлау



15

Укучыларның яраткан уеннары.

1

уеннар турында әңгәмә, уеннар өйрәнү, уйнау

әхлакый кагыйдәләргә ориентлаша белү, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

рус һәм татар халык уеннарының охшашлыгын күрү, аңлау



16

Татар халык җырлары

1

жанрга билгеләмә.

җырлар тыңлау.


җырлап күңел күтәрергә өйрәнү

җырның сәламәтлеккә файдасын аңлау



17

Татар халык җырларының үзенчәлекләре

1

җыр тыңлау, кушылып җырлау


җыр текстларына игътибар бирергә кирәклеген аңлау

җырның ертыгы да булуын аңлау



18

Бишек җыры

1

җыр тыңлау, кушылып җырлау, сүзләрне өйрәнү


җырлап күңел юатырга өйрәнү

җырның сәламәтлеккә файдасын аңлау



19

Шаян җыр

1

җыр тыңлау, кушылып җырлау


җырлап күңел күтәрергә өйрәнү

җырның сәламәтлеккә файдасын аңлау



20

Әкият жанры

1

теоретик материал,

аудиоязмалар тыңлау,

әңгәмә.

әхлакый кагыйдәләргә ориентлаша белү, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

сөйләм осталыгын үстерү, сүзлек байлыгын арттыру.



21

“Өч кыз” әкияте

1

мультфильм карау


әхлакый кагыйдәләргә ориентлаша белү, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

сүзлек байлыгын арттыру



22

“Зөһрә кыз” әкияте

1

әкиятне тыңлау, әңгәмә

әхлакый кагыйдәләргә ориентлаша белү, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

сөйләм осталыгын үстерү, сүзлек байлыгын арттыру



23

Өйрәнгән әкиятләрне сәхнәләштерү

1

сәхнәләштерү серләрен

аңлату

әхлакый кагыйдәләргә ориентлаша белү, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

Тукайның “театр яктылыкка, нурга илтә...

юлларын аңлау



24

Яраткан әкиятләре буенча китапчыклар төзү. Күмәк әкият язу, китапчык төзү,бизәү

1

әкиятләрне сайлый белү

әхлакый кагыйдәләргә ориентлаша белү, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

матур язу,матур ясау серләренә төшендерү.



25

Легенда

1

сәхнәләштерү серләрен

аңлату

тарихка хөрмәт белән карарга өйрәнү

сөйләм осталыгын үстерү, сүзлек байлыгын арттыру



26

Халык арасында очраган легендаларны туплау

1

халык, кешеләр белән аралашу серләренә өйрәтү

тарихка хөрмәт белән карарга өйрәнү

сөйләм осталыгын үстерү, сүзлек байлыгын арттыру



27.

Татар халык костюмнары

4

күргәзмә

музейга сәяхәт

тарихка хөрмәт белән карарга өйрәнү

монологик сөйләмне үстерү



28

Татар милли бизәге үрнәкләре

1

күргәзмә

музейга сәяхәт

тарихка хөрмәт белән карарга өйрәнү

монологик сөйләмне үстерү



29

Чигү үрнәкләре

1

чигү үрнәкләре белән танышу

милли бизәкләргә хөрмәт белән карарга өйрәнү

күмәк эш төрләренә өйрәтү



30

Баш киемнәре: калфак, түбәтәй.

1

чигү үрнәкләре белән танышу

милли бизәкләргә хөрмәт белән карарга өйрәнү

күмәк эш төрләренә өйрәтү



31

Читек һәм аның бизәлеше

1

тамбур җөе белән танышу

тамбур җөе белән чигеп карау

күмәк эшләргә өйрәтү



32

Татар халык уеннары

1

өстәл уеннарын уйнау

урамда уйный торган уеннарны уйнау

җитезлек кебек уңай сыйфат тәрбияләү

укучыларның физик һәм рухи активлыкларын үстерү



33

Өстәл уеннарыннан кул көрәше

1

өстәл уеннарын уйнау

көчлелек кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү

укучыларның физик һәм рухи активлыкларын үстерү



34

Аркан тартыш уены

1

урамда уйнала торган уеннарның үзенчәлеген билгеләү

көчлелек кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү

укучыларның физик һәм рухи активлыкларын үстерү







Әдәбият исемлеге:



1.Әмиров Кафил. Акыллы кеше мәкальсез сөйләмәс. – Казан, ТКН., 2011.

2.Баязитова Ф.С.”Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары”. Казан, ТКН., 2006.

3.Заһид Хәбибуллин.”Күңелле маҗаралар”, Казан,ТКН.,1990.

4.Низамов И.М.”Уем тел очымда”, Казан , ТКН., 2000.

5. “Сабантуй”./Под ред.И.М.Ахметзянова – Казань:НПО “Медикосервис”,1999.

5.”Сүз эчендә хикмәт бар”.Татар халык иҗаты.Казан, “Мәгариф” нәшр., 2009.

6.”Татар халык иҗаты”. Балалар фольклоры.Төзүчесе- Р.Ягъфәров.- Казан, 1993.

7.Татар халык иҗаты.Җырлар.- Казан, ТКН.,1977.

8.Татар халык иҗаты.Әкиятләр.1нче китап.- Казан, ТКН.,1977

9.Хәбибуллина З.Н. Сәхнәләрдән әйтер сүзем бар. – ТКН., 2010

10.Интернет материаллары, 2016,2017.