СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Дәрес эшкәртмәсе "Фразеологик әйтелмәләрне өйрәнү" . 8нче рус төркеме.

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема. Фразеологик әйтелмәләрне өйрәнү.

(8 нче сыйныф, рус төркеме )

            Дәрес тибы: Яңа теманы өйрәнү

Планлаштырган нәтиҗә:

− фразеологизмнарны рус телендәге фразеологизмнар белән чагыштырып сөйләмгә кертү;

− фигыль формаларын фразеологизмнар мисалында кабатлап үтү;

Дәрес барышы

I.  Мотивлаштыру-ориентлашу.

1.Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.

2. Өй эше тикшерү.

-Укучылар, өй эше итеп бирелгән җөмләләрне укыгыз эле.( 5 җөмлә бирелә, һәм аларның русчага тәрҗемәсе тикшерелә).

Алсу кар бөртекләрен кызылга буяган, чөнки аның башка каләме булмаган.

Балалар этләр һәм мәчеләр турында язылган әкиятләрне укырга яраталар.

Кечкенә вакытта, минем бабам  агач уенчыклар белән уйнаган.

Кыз кулъяулыгын кесәсенә салды.

Малайлар иртәдән кичкә кадәр урамда туп типтеләр.

Үзбәя кую (һәр дөрес җөмлә 1 балл).

3. – Укучылар, әйтегез әле, өй эшен эшләгәндә сезгә нәрсә ярдәмгә килде? (Сүзлекләр).

Просмотр содержимого документа
«Дәрес эшкәртмәсе "Фразеологик әйтелмәләрне өйрәнү" . 8нче рус төркеме.»

Укытучы: Харисова Чулпан Сәгыйть кызы

Тема. Фразеологик әйтелмәләрне өйрәнү.

(8 нче сыйныф, рус төркеме )

Дәрес тибы: Яңа теманы өйрәнү

Планлаштырган нәтиҗә:

− фразеологизмнарны рус телендәге фразеологизмнар белән чагыштырып сөйләмгә кертү;

− фигыль формаларын фразеологизмнар мисалында кабатлап үтү;

Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1.Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.

2. Өй эше тикшерү.

-Укучылар, өй эше итеп бирелгән җөмләләрне укыгыз эле.( 5 җөмлә бирелә, һәм аларның русчага тәрҗемәсе тикшерелә).

Алсу кар бөртекләрен кызылга буяган, чөнки аның башка каләме булмаган.

Балалар этләр һәм мәчеләр турында язылган әкиятләрне укырга яраталар.

Кечкенә вакытта, минем бабам агач уенчыклар белән уйнаган.

Кыз кулъяулыгын кесәсенә салды.

Малайлар иртәдән кичкә кадәр урамда туп типтеләр.

Үзбәя кую (һәр дөрес җөмлә 1 балл).

3. – Укучылар, әйтегез әле, өй эшен эшләгәндә сезгә нәрсә ярдәмгә килде? (Сүзлекләр).

– Сез ни өчен сүзлекләргә мөрәҗәгать иттегез?

– Сез тәрҗемә иткән җөмләләр дөрес булдымы?

– Димәк, аңламаган сүзләрне яки сүзтезмәләрне сүзлекләрдән карап, сүзгә-сүз тәрҗемә иттегез.

II. Уку мәсьәләсен кую.

–Карагыз, мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм. Бу рәсемнәрдә сез нәрсәләр күрәсез? (4 рәсем күрсәтелә: бала кәкре каенга сөялеп тора; йоклап ятучы бала; туп тибү күренеше; кызган табага басып,елап торучы бала).

– Бу рәсемнәрне аңлатучы сүзтезмәләр рус телендә бармы? Аларны нинди сүз белән атыйбыз?

–Димәк, бүгенге дәрестә күчерелмә мәгънәгә ия булган, таркалмый торган сүзтезмә - фразеологик әйтелмә  турында төшенчә алырбыз. Шулай ук дәресебезнең темасы да шушы булачак. “Фразеологизм” сүзе (грекча phrasis-тәгъбир (выражение), logos - өйрәнү (изучение) дигәнне аңлата.

1. –Тактага язылган җөмләләрдә фразеологизмнар һәм ирекле сүзтемәләр язылган. Сез дәфтәрегезгә фразеологизмнар кергәннәрен генә күчереп языгыз.(Үзбәя. Барысы да дөрес-5; икесе дөрес -4; берсе генә дөрес-3)

  1. а) Витя егылды, ләкин абыйсы аны аякка бастырды.

б) Әти-әниләре улларын аякка бастырдылар, хәзер ул мөстәкыйль яши.

  1. а) Малайлар кичкә кадәр бил турайтмый эшләделәр.

б) “Ә хәзер, билләрегезне турайтмый гына иелегез,”- диде тренер.

  1. а) Алсу җиңен сызганып куйды һәм савыт-саба юа башлады.

б) Алсу авылга кайткач , җиң сызганып эшкә тотынды.

Җөмләләр тикшерелә, нинди җөмлә кисәге булып килүе ачыклана, һәм фразеологизмнар русчага тәрҗемә ителә.

III. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

–Укучылар , фразеологизмнар турында нәрсәләр әйтә алырбыз? Ә хәзер фразеологик әйтелмәнең моделен төзик.  ( Модель дәфтәргә языла ).

Башка сүз белән алыштырыпбула

Фразеологизмнар




Ике яки берничә сүздән торган, тотрыклы катып калган сүзтезмәләр


Кайберләре турыдан-туры тәрҗемә ителә, яки мәгънәләре генә уртак була.

Бер җөмлә кисәге булалар



.







  • Әйтегез эле, фразеологизмнар сөйләмдә ни өчен кирәк? Аларның телдә нинди әһәмияте бар?( Төрле телләрдә фразеологик әйтелмәләр охшаш булырга мөмкиннәр, сөйләмебезне матурлыйлар).

  • Әгәр дә фразеологизмнарның мәгънәләрен аңламыйбыз икән, без аларны сүзлекләрдән карый алабыз. Рус телендә дә, татар телендә дә бу төр сүзлекләр бар. (Н.Исәнбәт, Г.Х.Әхәтов,Ф.С.Сафиуллина сүзлекләре белән таныштырып үтелә).

2.Төркемнәрдә эш (телдән). Һәр төркемгә карточкалар өләшенә. Текстны укып фразеологизнарны табалар һәм мәгънәсен аңлаталар.

  1. Кичә математикадан контроль эш булды. “ Мин бишле алачакмын, чөнки математиканы су кебек эчәм,”-диде Илшат. Ләкин бүген дәрестә укытучы яхшы билгеләрне әйткәндә , аның фамилиясен ишетмәдек.

  2. Безнең сыйныф малайлары бик яхшы, булган егетләр. Һәркайсының бер әйбәт ягы бар. Марат – ярдәмчел, дусларына булыша, Дима- бик акыллы, безгә киңәшләр бирә, ә Фәрит шаян, сүзгә кесәгә керми.

  3. Минем бабам әйбәт, уңган кеше. Ул: “ Кешенең нинди дә булса һөнәре булырга тиеш,”-дип әйтә. Шуна күрә мин һәрвакыт аңа ярдәм итәм, чөнки бабаем җил куучыларны яратмый.


  • Су кебек эчәм фразеологизмы нинди заманда бирелгән? Заман формаларын, зат-сан кушымчаларын үзгәртә алабызмы? (Хәзерге заман хикәя фигыль ,заман, зат-сан кушымчалары үзгәрә. Знает назубок).

  • Җил куучы- нинди формада? (Хәзерге заман сыйфат фигыль, гонять лодыря,заниматься ерундой, шляться без дела).

  • Сүзгә кесәгә керми- нинди фигыль ? ( Хәзерге заман хикәя фигыль, юклык формасы. За словом в карман не лезет).

  • Затланышлы фигыль булганда нинди кушымчалар үзгәрә?

  • Затланышсыз булсалар фигыльләрдә үзгәреш буламы?


3.Сүзтезмәләрнең тәрҗемәләрен эзләргә (тактада ике багана сүзләр бирелә, үзбәя – һәр дөрес җавап бер балл).

Морочить голову

Пальчики оближешь

Шары гоняют

Плевать в потолок

Край света

Телеңне йотарлык

Түшәмгә төкереп яту

Тырай тибәләр

Баш катыру

Җирчите


4.Коммуникатив бирем.

  • Скажи своему другу, чтобы он не морочил голову.

  • Как скажешь, что мальчик в мгновении ока решил кроссворд.

  • Сообщи папе, что пирог очень вкусный, даже пальчики оближешь.

  • Спроси у Димы, долго ли он вчера шары гонял. Посоветуй друзьям, чтобы не плевали в потолок, а работали.

  • Скажи, что за другом пойдешь на край света.

IV. Рефлексия. ( Төзелгән модель буенча сорауларга җавап бирәләр).

–Без бүген нинди тема үттек?

–Укучылар, сөйләм матур булсын өчен нинди сүзләр кулланабыз?

–Фразеологизмнар ничә сүздән торалар?

–Аларның ирекле сүзтезмәдән нәрсә белән аерыла ?

–Фразеологизмнарның мәгънәләрен аңламаган очракта нәрсә эшлисез?

(Үзбәя кәгазьләре җыела, билгеләр куела).

Өй эше бирү.

  1. 10 фразеологизмны ятларга,тәрҗемәсен белергә

  2. Укылган текстлардан фразеологизнар кергә 5 җөмлә табарга.

  3. Агач сүзе кергән, яки агач исеме булган фразеологизмнарны эзләргә.