Дәрес этаплары |
Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге |
танып-белү | коммуникатив | регулятив |
эшчәнлек гамәлләре | формалашучы эшләү ысулы | эшчәнлек гамәлләре | формалашучы эшләү ысулы | эшчәнлек гамәләре | формалашучы эшләү ысулы |
I этап. Оештыру моменты (3 мин) |
Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерә. Уңай эмоциональ фон тудыра. Тыңлап аңлау, кабул итү һәм анализлау өчен бирем формалаштыра. | шигырьне тыңлап аңлыйлар, кабул итәләр. | шигырьнең асылына төшенү, биремне үтәү. | шигырьдә бирелгән биремнәрне үтиләр, эчтәлеге буенча диалог формасында аралашу формасын үзләштерәләр. | шигырьнең эстетик эчтәлеген аңлау, үз мөнәсәбәтең не белдерә белү. | өзек буенча физик күнегүләр үтиләр, елмаялар, уңай эмоциональ халәт булдыралар | өзек эчтәлеге нигезендә укучы шәхесенең үзүсешкә сәләтле булуы. |
II этап. Белемнәрне актуальләштерү һәм эшчәнлек барышында туган кыенлыкларны теркәп бару. (7 мин) |
Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән материал белән бәйли. Бүгенге тема ны үзләштергәндә кулланышка керергә тиешле, инде үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне искә төшерә. | җөмләне күчереп язалар, җөмлә кисәкләре һәм сүз төркемнәре буенча тикшерәләр. | биремнең үтәлешен контрольдә тоту, алган белемнәрне актуальләштерү. | сыйныфташларының гамәлләрен күзәтәләр, җавапларны чагыштыралар. | үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле итеп, әңгәмәдәшен кимсетмәслек итеп әйтә белү | җибәрелгән хаталарны табалар һәм анализлыйлар | үз эшенә контроль ясау, алган белемнәрне бирелгән ситуациядә куллана белү. |
III этап. Яңа белемнәрне ачу. (14 мин) |
Укучыны үз фикерен әйтүгә этәрә. Яңа төшенчәнең проблемалы сораулар нигезендә ачылуы белән җитәкчелек итә. Укучыларны дәрес алдында торган бурычларны формалаштыруга китерә. | таныш булмаган грамматик категорияне төрләндереп карыйлар, синтаксик функциясен ачыклап карыйлар, гипотеза тәкъдим итәләр, кроссворд чишәләр, дәреснең темасын билгелиләр. | кыенлыкларны теркәү, дәреснең темасын, максатын һәм бурычларын билгеләү, модельләштерү. | тыңлыйлар, үз фикерен башкаларга дәлилле итеп, әңгәмәдәшен кимсетмәслек итеп җиткерәләр, башкаларның фикерләре белән чагыштыралар. | үз фикереңне тулы һәм ачык итеп җиткерә белү, башка фикерләр белән чагыштыра белү. | дәреснең максатын билгелиләр,эшчәнлекне планлаштыралар, дәреснең темасын, бурычларын формалаштыралар. | дәреснең темасын мөстәкыйль рәвештә билгели, максат, бурычларны куя белү, танып белү эшчәнлегенең мотивларын билгели белү. |
IVэтап. Беренчел ныгыту һәм эталон буенча үзтикшерү. (10 мин) |
Модель буенча кагыйдә формалаштыру белән идарә итә. Парларда эш өчен бирем тәкъдим итә. Бәяләү критерийлары бирә. Укучыларның үзбәя һәм парларда бер-берсенең эшчәнлеген бәяләүне оештыра. | модель буенча кагыйдәне формалаштыралар, сүзтезмәләрне язып, рәвешләргә сорау куялар, дәреслектә тәкъдим ителгән мәгълүмат белән танышалар, мөстәкыйль рәвештә шигырьдән рәвешләрне табып, аларга сораулар куялар. | яңа грамматик категориянең асылына төшенү, куелган сорауларга тулы һәм төгәл җавап бирә белү. | үз фикерләрен төгәл җиткерәләр, башкаларның фикерләре белән чагыштыралар, уртак фикергә киләләр. | фикерләреңне башкаларны кимсетмичә әйтә белү. | парларда бер-берсенең эшен бәялиләр, җавапларның дөреслеген эталон буенча тикшереп үзбәя куялар. | куелган уку мәсьәләсен аңлау, эшчәнлеккә адымлап һәм гомуми контроль ясый белү , парларда иптәшеңнең эшенә һәм үзбәя куя белү. |
V. Төркемнәрдә эш һәм эталон буенча үзтикшерү. (5 мин) |
Төркемнәрдә эшчәнлек оештыра һәм җитәкчелек итә. Күнегүнең дөреслеген тикшерү өчен алгоритм тәкъдим итә. Үзбәя өчен критерий бирә. | төркемнәрдә җөмләләрне язып, рәвешләрне табалар, аларга сорау куялар, нинди җөмлә кисәге булуын билгелләр. | яңа грамматик категория буенча алган белемнәрен биремнәр үтәгәндә куллана белү,сораулар куя һәм аларга тулы җавап таба белү. | төркемнәрдә башкаларның фикерләрен тыңлап, чагыштырып, уртак фикергә килә белү. | үзара хезмәттәшлек итә белү. | төркемнәрдә җавапларның дөреслеген эталон буенча тикшерәләр һәм үзбәя куялар. | төркемнәрдә башкаларның эшенә һәм үзбәя куя белү. |
VI. Эшчәнлеккә рефлексия. (3 мин) |
Сораулар кую юлы белән дәреснең һәр этабына укучыларның анализ ясауларын оештыра. Уку мәсьәләсе чишелешенә, дәрестәге эшчәнлекләренә укучыларның игътибарын юнәлтә. Укучыларның үзбәя куюларын оештыра. | сорауларга җавап биреп, дәрестә алып барылган эшчәнлекне кабатлап чыгалар, дәрестә чыгарылган кагыйдәне формалаштыралар, үз фикерләрен җиткерәләр. | ирешелгән яисә ирешелмәгәннәр буенча нәтиҗәләр ясый белү. | сыйныфташларының фикерләрен тыңлыйлар, коллектив эшчәнлеккә нәтиҗә ясыйлар. | тыңлый белү, үз фикереңне башкаларны кимсетмичә җиткерә белү, башка фикерләр белән чагыштыра белү. | үз эшчәнлегенә йомгак ясыйлар, уку мәсьәләсе чишелешенә үзләреннән керткән өлешне билгелиләр, эмоциональ халәтне бәялиләр. | үзбәя куя белү, дәрестә үз активлык дәрәҗәсен билгеләү. |
VII. Өйгә эш бирү. (3 мин) |
Өй эшен эшләү тәртибен аңлата. 3 дәрәҗәдә өй эше тәкъдим итә. 1. 183 нче күнегү, 111 нче бит: тиешле рәвешләрне куеп, җөмләләрне язарга; 2. Шигырьдән рәвешләрне табарга һәм аларга сыйфатлама бирергә. 3.Бирелгән рәвешләрне кулланып, шигырь язып карарга: быел……………... җәен………………. уттай………………. күңелле………… | мөстәкыйль рәвештә өй эше дәрәҗәсен билгелиләр. | сайлап алган өй эше нигезендә белемнәрне актуальләштерүне оештыра белү. | тыңлыйлар, өй эше буенча сораулар бирәләр. | уку мәсьәләсе чишелеше буенча үз фикерләрен җиткерә белү. | үзбәя нигезендә эшчәнлекләрен планлаштыралар | үзүсешне нәтиҗәле оештыру |