Көз көнендә туучылар өчен туган көн бәйрәме.
Максат: балаларның иҗади сәләтләрен үстерү,сөйләм күнекмәләрен камилләштерү,бәйрәм атмосферасын тудыру.
Алып баручы: Хәерле көн кадерле балалар,хөрмәтле кунаклар!Без бүген көз аенда туучы балаларны котларга ,аларга матур-матур теләкләрне әйтергә,җырларга ,биергә җыелдык.
Җиләк-җимешләр пешә
Яшелчәләр өлгерә.
Агачларны күр әле
Алтын төскә төренә.
Балалар бу кайсы ел фасылы була? Әлбәттә көз.
8нче төркем балалары башкаруында җыр”Кап-Кап”.
Менә әкеренләп көз ае да үтеп бара.Балалар көз нинди бәйрәмнәре белән исебездә калды?
Әйе,без сезнең белән мәктәбебездә “Белем бәйрәме”,”Укытучылар бәйрәме”,һәм “Уңыш бәйрәмен” зурлап билгеләп үттек.Әле безнең тагын бер бәйрәмебез бар икән бит.Ул нинди бәйрәм икән? Әлбәттә,ул безнең көз аенда туучыларның туган көн бәйрәме.
Көзләр җиткән,гөлләр шиңгән,
Агачлар яфрак коя.
Суык кышны каршыларга
Җыела бөтен дөнья.
Тик күңелдә бүген бәйрәм
Юк сәбәп боегырга!
Киресенчә туды сәбәп
Бергәләп җыелырга.
Бергәләп күңел ачырга,
Онытып көзге хисләрне
Күңел ачып калырга.
Алып баручы: Әйдәгез,алкышлар астында сентябрь аенда үзләренең туган көн бәйрәмнәрен билгеләп үтүче балаларны залнын түренә чакырабыз:
Гарипов Фәрит,Саидов Суражбек, Саидов Фуат, Фазлыйахметов Айназ, Рафикова Илүзә, Хәйретдинов Айзат, Усманов Марсель, Архипов Руслан, Асхадуллин Йосыф, Ибрагимов Дамир,Галимуллина Адилә,Нигъмәтҗанов Ильвир, Федин Артур,Ахметзянов Нәзир, Ахметзянов Айрат, Ившин Рамазан,Зиганшин Ильяс,Шарафутдинов Илназ.
Алып баручы: 2нче төркем балалары башкаруында шигырьләр тыңлап китәрсез.
Зөлфәт:Туган көнең котлы булсын,
Шатлан,куан,елмай син.
Җирдә яшәү зур бәхет ул
Яшәвеңнең кадерен бел.
Зинһар өчен таза сәламәт бул,
Авырлыклар урап узсыннар.
Киләчәкнең якты,ак көннәре
Бары синең өчен генә булсыннар.
Андрей:День рождения-день чудесный
Радостный ,веселый.
Мы желаем на “отлично”
Вам учиться в школе.
А еще мы вам желаем
Маме дома помогать.
И конечно никогда
Малышей не обижать.
Все мы любим день рождения
День рождения всех ребят.
Получит подарки,поздравления.
Это радует нас всех.
Моңсу көздә бәйрәм ясап,
Ничек туа белгәнсез?
Көзен яуган ләйсән яңгыр
Көзен аткан чәчәк сез!
Шаян белән Наян килеп керәләр.
Шаян: Әй,балалар барыгызга да күп сәлам! Сез безне көттегезме?
Наян: Ой ,нинди күп балалар!
Шаян: Әйдәгез,танышыйк әле! Мин Шаян булам!
Наян: Ә мин Наян!
Шаян: Бүген нинди бәйрәм бара сон монда Наян?
Наян: Ватанны саклаучылар көне я Яңа ел? Шулай бит балалар?
Алып баручы:Балалар, нинди бәйрәм бүген?
Балалар: Туган көн бәйрәме.
Шаян: Урра! Варенье көне! Мин варенье яратам.Ә сез яратасызмы?
Әйдәгез белик әле,кемнең күпме яратканын.
Наян: Ә ничек беләбез?
Шаян: Бик җиңел.Хәзер минем янга 8 бала чыга, алар берсе артыннан берсе нинди варенье яратканнарын әйтеп чыгалар. Кем белмичә туктап кала шул уеннан чыга.Ә кем варенье исемнәрен күп әйтә шул җиңүче була.
Шаян: Булдырдыгыз, балалар.Бик күп варенье исемнәрен беләсез икән.
Наян: Балалар,сездә бик күңелле икән,сезнең янда калыйк әле.Бергә уеннар уйнарбыз,күңел ачарбыз.
Балалар: Калыгыз!
Алып баручы: Шаян ,Наян ә сез уеннар беләсезме сон?
Шаян: Без бик күп уеннар беләбез.
Наян: Теләсәгез сезгә дә өйрәтербез.
Алып баручы: Әйдәгез алайса уен уйнап алабыз.
Шаян: “Гусеница”уенын уйнап алыйк әле.
Наян: Булдырдыгыз, балалар.
Алып баручы: Сентябрь аенда туучы балаларга бүләкләрне тапшырып китик әле.
Ә хәзер сезнең хөрмәткә Хакимов Дилюс башкаруында шигырь тыңлап китәрбез.
Дилюс: Гүзәлләрдән гүзәл сезнең йөрәк
Игелек бирәсез һәркемгә.
Ашыгасыз бәхет өләшергә
Һәр иртәдә безгә,һәр көндә.
Күрәсезме кояш нурлары
Теләк тели бүген һәркемгә.
Сүнмәс дәрт һәм исәнлек ,
Йөз елларга җитәрлек.
Ә хәзер залга октябрь аенда туган коннәрен билгеләп үтүче балаларны чакырып калабыз.Менә кемнәр икән алар:Ефримова Лиана,Хайруллин Рамазан, Газизов Амаль,Пичирига Кәрим, Шакиров Әсхәт,Гатауллин Инсаф,Шарипов Милетей,Галиуллин Әсхәт,Ахметзянов Нәзир,Ахметзянов Айрат,Хәсәнов Хәмзә.
Сезнең хөрмәткә 6 нчы төркем балалары башкаруында җыр.
Наян: Шаян,безнең тагын иң күңелле уеннарыбыз бар бит .Әйдә әле ,уйнап алыйк.
Шаян: “Ботинкалар” уены.
Алып баручы: Булдырдыгыз балалар.Октябрь аенда туучы балаларны котлап 1нче төркем балалары башкаруында бию карап китәрбез.
Алып баручы: Рәхмәт, балалар бик матур итеп биедегез.Октябрь аенда туучы балаларга бүләкләр тапшырып китик.
Сәхнәгә ноябрь аенда туган көн бәйрәмнәрен билгеләп үтүче балаларны залыбыз түренә чакырабыз.Рәхим итегез! Губайдуллин Раниль, Каримуллин Ильмир ,Зарипова Адилә, Шайхуллин Рәсим,Муллагалиева Айгөл,Бухаров Айдар,Валиуллин Илназ,Алексеев Александр.
Алып баручы: Ноябрь аенда туучы балаларны котлап Плотников Максим шигырь сөйләп күрсәтер.
Максим: Желаем счастья радости, успеха.
Большой любви и много смеха.
Удачи ,здоровья, много силы,
Чтоб бодрость сердце веселила.
Чтоб грусти ты совсем не знал!
И чтоб друзей не забывал!
Желаю радости всегда
И настроения бодрого,
Не знать печали никогда
И в жизни всего доброго.
Никогда не унывать,
Не видеть огорчения,
И дни с улыбкой начинать,
Как в этот День Рождения!
Желаю счастья целый ворох,
Улыбок радостных букет.
Друзей надежных и веселых,
Счастливой жизни целый век.
Шаян: Балалар,әйдәгез әле тагын бер уен уйнап алыйк әле.Уен “Урындыклар” дип атала.
Алып баручы:Бәйрәм хөрмәтенә 5нче төркем балалары башкаруында бию карап китәрсез.
Алып баручы: Булдырдыгыз,балалар рәхмәт сезгә.Бик матур биедегез.Ноябрь аенда туучы балаларга бүләкләр тапшырыр вакыт та җиткән.
Алып баручы: Ә хәзер залда утыручы балаларга табышмаклар әйтеп китәрбез,игътибар белән тыңлагыз:
-Өстәл янында иң кирәге нәрсә?(Авыз.)
-Нинди савыттан эчеп булмый?(Буш савыттан.)
-Кайсы ай календарьда юк?(Күктәге ай.)
-Кара мәче нинди ишектән керә (Ачык ишектән.)
-Нәрсәне йомык күз белән күреп була(Төшне.)
-Су кайда коры була?(География картасында.)
-Бер имәндә өч ботак,ботак саен өчәр алма?(Имәндә алма үсми.)
-Яңгыр яуганда куян нинди куак астында утыра?(Юеш куак астында.)
-Машинаның кайсы тәгәрмәче әйләнми?(Запас тәгәрмәче.)
-Алманың яртысы нәрсәгә охшаган?(Икенче яртысына.)
Алып баручы: Булдырдыгыз ,балалар. Ә хәзер сезнең хөрмәткә 3нче төркем балалары башкаруында җыр “Туган көн”.
Алып баручы: Котлы булсын балалар туган көнегез,
Кояш кебек балкысын йөзләрегез.
Кайгы хәсрәт күрми шатлык белән,
Үтсен сезнең һәрбер көнегез.
Һәр яңа таң сезнең өчен.
Елмаеп атса иде.
Һәр яңа көн туган саен,
Шатлыклар артса иде.
Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам.Бәйрәмебез сезгә ошагандыр дип уйлыйбыз.Балалар туа торсын,бәйрәмнәребез була торсын.Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт!