СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

День Победы. Материал для проведения Дня Победы

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сценарий для проведения Великого праздника страны-Дня Победы - 9 мая.

Просмотр содержимого документа
«День Победы. Материал для проведения Дня Победы»

Хөрмəтле кунаклар! Бөек Ватан сугышы һəм тыл ветераннары, укытучылар, укучылар! Безнең бүгенге кичəбез Бөек җиңүнең 70еллыгына багышлана. Җир йөзенə 70 нче яз килде- җиңү язы, тынычлык, иминлек язы. Авыр булды җиңү юлы. Халкыбыз аны 3 ел да 8 ай, ягъни 1418 көн һəм төн буена көтте. Җиңүне яулап алу өчен Ватаныбыз азатлыгы өчен көрəштə 27 млн-нан артык корбан бирелде. Безнең күп кайгы - хəсрəт кичергəн , дəһшəтле ут- ялкын көйдергəн сөекле туган җиребезгə кешелек тарихында иң канкойгыч сугышның тəмамлануы хакында шатлыклы хəбəрне җиткергəн ул көннəн соң күпме сулар акты. Аяусыз һəм мəкерле дошман кулындагы хəрби машинаның төп Һөҗүменə дучар булган күп миллəтле Совет халкына бу сугышның никадəр бəла каза, санап бетергесез югалтулар алып килүен сөйлəп аңлату мөмкин түгел. Һəлак булган дистəлəрчə миллион кеше, хəрабəлəргə эверелгəн мең җиде йөздəн артыграк шəһəр һəм 70 меңнəн күбрəк авыл, ятимнəр белəн тулган балалар йортлары, гариплəр һəм качаклар тулган урамнар һəм вокзаллар, коллыкка алып кителгəн һəм “үлем лагерьлары” н узган меңнəрчə ватандашларыбыз- илебезгə үзенең азатлыгы һəм бəйсезлеге өчен əнə шул кадəр корбаннар бирергə туры килде. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк.

Бүген без сөекле Ватаныбыз өчен тормышларын кызганмаган барлык каһарманнар алдында тирəн ихтирам белəн баш иябез һəм аларны зур рəхмəт хислəре белəн искə алабыз. Безнең батыр йөрəкле әби-бабаларыбызның кадерлəре иксез-чиксез Россия киңлеклəренə , Европаның азат ителгəн дəүлəтлəренə һəм ерак Маньчжурия далаларына сибелгəн. Фəкать безнең Татарстаннан гына да фронтка 700 меңнəн артык кеше китте: шуларның яртысы диярлек сугыш кырларында мəңгелеккə ятып калды. Бу Бөек Җиңү көнендə һəр шəһəрдə, һəр авылда, һəр йортта ул коточкыч сугыш корбаннарын: рəхимсез бəрелешлəрдə һəлак булган һəм Гитлерчылар төрмəлəрендə җəзалап үтерелгəн, камалышта калган Ленинградта ачлыктан һəм тылда авыр хезмəттəн үлгəн, əҗəллəрен хəрби госпитальлəрдə һəм бомбалар тетеп бетергəн эвакуация эшелоннарында тапкан кешелəрне искə алаллар. Аларның якты истəлеге безнең барыбыз чен дə изге. Күренекле совет шагыйре Р.Рождественский язганча:

“Искə алыйк исемнəре белəн,

Дога булсын якты гүрендə.

Хəтер бит ул- исəннəргə кирəк,

Саклар өчен йөрəк түрендə!”

Шуңа күрə без көнчыгыш Европаны кайбер иллəрендə үзлəренə азатлык алып килгəн совет солдатының якты образын халык хəтереннəн тарих битлəреннəн юк итəргə һəм Освенцим лагерьлары корбаннарына ревизия ясарга маташуларга нəфрəт белəн кискен каршы чыгабыз. Мондый гамəллəрне бернинди əхлакый һəм идеологик юл белəн дə аклап һəм кичереп булмый.

Бу шатлыклы бəйрəм көнендə без каһарман сугышчыларыбыз белəн беррəттəн фабрика һəм заводларда, колхоз кырларында, конструкторлык бюроларында көнне төнгə ялгап эшлəп, уртак җиңүне якынайткан фидакарь тыл хезмəтчəннəрен дə рəхмəт һəм ихтирам хислəре белəн искə алабыз. Ватан алдындагы изге бурычларын намус белəн үтəгəн миллионнарча хезмəтчəннəрнең фидакарьлеге аркасында бөтен Европа промышленностеның күəтен, җелеген суырган фашист албастынысының умыртка сөяге сындырылды. Без омтылышларыбыз, фикерләребез һəм гамəллəребез уртак булганга бирешмəдек һəм җиңеп чыктык.Үзенең газиз илен һəм бөтен дөньяны корткыч көрəн чумадан коткарган барлык кешелəргə олы ихтирам һəм мəңгелек дан.

1 нче укучы:

Соңгы тапкыр кичə көлде дөнья,

Соңгы тапкыр кояш балкыды.

Таң атмады бүген, көн тумады,

Алды җирне сугыш ялкыны.

Килеп басты ил өстенə зур куркыныч!

Яуга өнди Ватан-ана үз улларын.

Нинди кеше шундый чакта ятсын тыныч,

Йөрəгендə тыеп ачу тавышларын?

Алып баручы:

Левитан тавышы (язмадан сугыш башлануы турында хәбәр тынлана)

1941 елның шомлы 22 июнь көне Тыныч хезмəт дəрте белəн янып, илен яңадан-яңа уңышлар белəн куандырып торган халык туфрагына Гитлер Германиясенең кара тəреле танклары үрмəлəде, авылларыбыз, шəһəрлəребез өстендə бомбалар, туплар шартлады. 1941 елның 22 июнь таңында цивилизация узенең үсеш юлында яңа чорга килеп керə –ике глобаль идеология , гаделлек Һəм вахшилек, яктылык һəм караңгылык , изгелек һəм золым кɵчлəренең тиңе булмаган аяусыз бəрелеше башлана . Радиоалгычтан ишетелгəн , газета битлəреннəн укылган хəбəрнең иллəр тормышының , миллионлаган кешелəр язмышын шулай кинəт һəм кискен үзгəртеп җибəрүе очрагы тарихта тагын бар микəн ?! Моңа кадəр төрле уй -хыяллар , өметлəр белəн яшəгəн кешелəр , мəңгелек коллык куркынычы алдында берлəшеп , Ватан азатлыгы өчен көрəшкə бар кчлəрен туплыйлар . Башкача мөмкин дə булмый , чөнки бу сугышта : алгы сызыкта һəм тылда , блиндажда һəм хəрби завод цехында , эш - гамəллəрендə дөньяны килəчəге нинди булуы хəл ителə .

«Барысыда фронт ɵчен ! Барысы да җиңү өчен !” дигəн сүзлəр ил девизына әверелде.

Халкыбыз бердəм булып дошманга каршы көрəшкə күтəрелде.

2 нче укучы:

Юлбасарлар таптый илебезне,

Ватан сугышына мин китəм.

Менə -балам. Син əнкəсе аның,

Балабызны тотып ант итəм:

Синең өчен, шушы балам өчен.

Нəселем өчен, Туган ил өчен

Мылтык тотып баскан җиремнəн

Бер адым да артка чигенмəм.

Бүлəгем

Кайтса иде гөллəр арасында

Гөрлəп үткəн көлəч көннəрем.

Дускай сиңа бүлəк итəр идем

Илкəемнең иркə гөллəрен.


Бер нəрсəм юк минем монда хəзер,

Йортым, бакчам, хəтта иркем дə.

Гөллəр монда бар да кибеп сулган,

Җирлəр монда читлəр иркендə

Тик бар минем кара уйлар белəн

Тапланмаган керсез йөрəгем.

Йөрəгемнең язгы гөллəр төсле

Җыры булсын сиңа бүлəгем.


Үзем үлсəм, исмем, җырым үлмəс,

Ул яңгырар илнең кырында.

Сөйлəп илгə тоткын күңеллəрдə

Чəчəк аткан дуслык турында.


Алып баручы:

Бу сугыш совет халкы ɵчен азатлык сугышы иде. Беренче кɵннəн үк ул Бөек Ватан сугышы дип аталды. Бөтен ил халкы белəн бергə Татарстан халкы да фашизга каршы көрəшкə күтəрелде. 560 меңнəн артык татарстанлы сугышка китте, шуларның 210 меңе генə җиңү язын каршы ала алды.

Бу көннәремне һич онытмам

Немец явы буген артка чигә,

Немец явы буген жимерелә

Немец явы пычрак эшләренә

Жавап бирә буген илемә.

Зур дингезнен кочле дулкыны күк,

Кин фронтны кызу атланып,

Танк белэн ,нәфрэт кылычы белән

Фашистларнын сафын таркатып,

Көнбатышка якты кояш бара-

Илне арчый Кызыл Армия.

Даннар ява бөек Армиягә,

Ə фашистлар ятып жан бирә…

Бу көннәрнең истән чыгасы юк,

Бу көннәрне гомер онытмам!

Бу көннрнең бөек эше өчен,

Һич кызганыч түгел минем кан.

Мәскәүгә дип күңел омтыла , тик

Җиңү аша безнен ана юл,

Һәр җиңүне котлап салют белән,

Безнен алда якты яна ул !

Шул маякка туры барабыз без ,

Без тиз көндә аңа житәрбез

Һәм яулашып алган Җиңү көнен

Бергәләшеп бәйрәм итәрбез


Меңнәрчә сугышчы бәек батырлыгы өчен Советлар Герое исеменə лаек булды.

Советлар Союзы Маршалы Р. Маликовский болай дип искə ала : Мин , карт солдат буларак, сугыш кырларында татар сугышчыларын һəм офицерларын күп күрдем. Аларның сугышта какшамас ныклык күрсəтүлəренə һəм корыч ихтыярларына һəрвакыт сокландым. Татар халкы үзенең сугыш эшендə чыдам һəм батыр йөрəкле солдатлары белəн бөтен армиябез каршында хөрмəт казанды».

Җыр “Совет солдаты”

Хат Аерылмас гомер юлдашым, Кайларга килмисен, хат?! Егет сөгәнен көткәндәй, Көтә бит сине солдат! Туган илем ерак калды,

Ят һәм чит жирләрдә күрдем.

Ә шулчак син кырларымнан

Бетмәс ямь алып килден.

Иркәм булып та сөйден,

Бергә окопларда булдын

Һәм бергэ утка инден.

Сүзләрнең санлы булса да,

Шатлыгың чиксез синен.

Көненә йөзләп килсәң дә,

Мин синнән туймас идем.

Аерылмас гомер юлдашым,

Кайларга килмисен,хат ?!

Егет сөйгәнен көткәндәй,

Көтә бит сине солдат!


«Священная война» җыры язмада



3 нче укучы.

Мин кабыздым җырда ялкын итеп,

Йөрəгем һəм хаклык кушканны.

Жырым белəн дусны иркəлəдем,

Жырым белəн җиңдем дошманны.


Үлгəндə дə йөрəк тугры калыр

Шигеремдəге изге антыма.

Бар җырымны илгə багышладым

Гомеремне бирəм халкыма.

Видеролик 6434

Алып баручы.

Сугыш кырына Сарман районыннан 10 меңгə якын кеше яуга китə. Шуларның 3 меңгə якынына гына исəн-сау əйлəнеп кайтырга насыйп була. Сарман ягы сугышчыларының каберлəре бөтен ил, Европа буйлап сибелгəн. ə кайда соң сезнең кабер, хəбəрсез югалганнар? Аналарның, солдат аналарының йөрәк түреннән ургып чыккан соңгы вәсиятнамәләре улларын һаман исән итеп күрүләре шушы юлларда ачык чагыла .

Ана васияте

Хор

«Озатып вокзаллар каршында» җыры


БАТЫРЛЫК ТУРЫНДА

Белəм, егет, синең җырында

Күп илеңə сю, якынлык.

Тик əйт: авыр сугыш елында

Син күрсəттең нинди батырлык?


Син бастыңмы сафка, кыенлык,

Кайгы йөгең илең тартканда?

Кыенлыкта күренə кыюлык,

Ил батыры сыный батканда.


Ирлек сорый көрəш егеттəн,

Ирешер өчен бөек өметкə.

Ирек китəр, качсаң ирлектəн,

Ирлек белəн иреш иреккə.


Коткарырмы ялыну, елаулар,

Тоткын итсə дошман йөрəкне?

Буа алмас лəкин богаулар

Кылыч йөртə белгəн белəкне!


Сугышта һәлак булганнар авылдашлар. Бу аятъләребез коръән Кәрим сүрәләребез сзнең рухка дога булып ирешсен Хәзрт дога укый.

Исемлек............ (экранда чыга)



  1. Абдуллин Барый Абдулла улы

  2. Абдуллин Мәхмүт Абдулла улы

  3. Галиәскәров Салихҗан Гаскәр улы

  4. Галиуллин Ибраһим

  5. Гарифуллин Мөхәмәтдин

  6. Гыйльманов Габдулла

  7. Гыйльфанов Зәки

  8. Гыйләҗев Гыйльметдин Гыйләҗ улы

  9. Даутов Мөхәммәтхан Даут улы

  10. Бадыйкшанов Галимҗан Бадыйкшан улы

  11. Вәлиев Вәлиәхмәт

  12. Габдрәфыйков Котдус

  13. Газизов Габдрахман

  14. Гайфетдиноа Миннәхмәт Гайфетдин улы

  15. Галиәскәров Галимҗан Гаскәр улы

  16. Исламов Шәехсолтан Ислам улы

  17. Исламов Шәрипҗан

  18. Кәлимуллин Миргасим Кәлимулла улы

  19. Латыйпов Ибраһим

  20. Латыйпов Фатыйх Латыйп улы

  21. Мәрдәншин Сабирҗан

  22. Минһаҗев Гали Минһаҗ улы

  23. Миннекәев Гәрәй Миннекәй улы

  24. Насыйбуллин Лотфулла Насыйбулла улы

  25. Мөхәммәтшин Вәли

  26. Саетгараев Мөбаракша

  27. Салахов Закир Салах улы

  28. Салахов Габдулла

  29. Сахабиев Ш. Сахәб улы

  30. Салихов Әхмәтгали

  31. Миннегалиев Сәяхетдин

  32. Муллагалиев Салих

  33. Мөхәммәтдинов Нигъмәтҗан

  34. Мөхәммәтҗанов М.

  35. Нагыймов Заһидулла

  36. Нигъмәтуллин Нуриәхмәт Нигъмәтулла улы

  37. Нурыев Әхәт Нури улы

  38. Нурыев Габделәхәт

  39. Нурыев Газизян

  40. Салихов Һади

  41. Салихов Әхмәтзәки

  42. Салихов Сәлимҗан

  43. Сәхәбетдинов Шәмсетдин Сәхәбетдин улы

  44. Сибгатуллин Вәлиәхмәт Сибгатулла улы

  45. Сибгатуллин Котдус

  46. Солтанов Шәрипҗан

  47. Таҗетдинов Мөбарак Таҗетдин улы

  48. Таҗетдинв Мөхәммәтдин Таҗетдин улы

  49. Талипов Миднемөхәммәд

  50. Фазлыев Вәли Фазлый улы

  51. Гарифуллин Мәхмүт

  52. Гыйбадкллин Фәл

  53. Җамалетдинов Шәрәфетдин

  54. Камалиев Габдулла

  55. Кәрамов Вәгыйз Кәрам улы

  56. Касыймов Заһид Нәгыйм улы

  57. Минһаҗев Вәзетдин

  58. Миннегалиев Кәрәметдин Миннегали улы

  59. Файзуллин Мңнәхмәт

  60. Фәттахов Сәхипҗан Фәттах ул

  61. Фәттахов Сәяхетдин

  62. Фатыйхов Зәки Фатыйх улы

  63. Фатыйхов Хатип Фтыйх улы

  64. Хәбибуллин Зәки

  65. Хәбибуллин Раббани Хәбибулла улы

  66. Хәбибуллин Хәлиф (Хәниф)

  67. Хәертдинов Мәүләветдин Хәертдин улы

  68. Хәертдинов Шәрәфетдин

  69. Хәйбрахманов Хәләфетдин

  70. Хәйрулин Сәгыйдулла

  71. Хәмидуллин Әхәт

  72. Харрасов Шәрәфетдин

  73. Хәсәншин Галимҗан Хасанша улы

  74. Хәсәншин Салихҗан Хасанша улы

  75. Хафизов Мөбаракҗан

  76. Хафизов Салихҗан Хафиз улы

  77. Хафизов Мөхәммәтҗан

  78. Хафизов Сәхип Хафиз улы

  79. Хөсәенов Габделбарый Хөсәен улы

  80. Хөсәенов Барый Хөсәен улы

  81. Хөсәенов Галимҗан Хөсәен улы

  82. Шәйдуллин Кәлим Шәйдулла улы

  83. Шәйдуллин Каюм Шәйдулла улы

  84. Шәймәрдәнов Галимҗан Шәймәрдән улы

  85. Шәрифуллин Афзал

  86. Йосыпов Җәүдәт Гали улы

  87. Йосыпов Миннәхмәт Әхмәд улы

  88. Җаббаров Мөбаракҗан Җаббар улы

  89. Җалаев Габдрахман

  90. Җамалов Шәрәф

  91. Әхмәтҗанов Барый

  92. Әхмәтшин Нурмөхәмәт

  93. Миннегалиев Кәрами Миннегали


Шигырь Торналар җыры

θндə түгел, төштə күрдем аны-

Язгы таңның сызлып атканын

Көмеш чылбыр булып тезелешеп

Кыр казлары очып кайтканын

Җир ямь-яшел иде,

Күк зəп-зəңгəр.

Шундый матур ямьле яз идее.

Җиргə, күккə-чиксез зəңгəрлеккə бак та

Акылыңнан яз инде.

Шундый матур ямьле яз иде.

Кыр казлары очып килə иде.

Таң нурына манчып түшлəрен…

Нигə əле шул төш онытылмый

Онытылганда башка төшлəрем

Кыр казлары очып килеп төште,

Зəңгəр күл өстенə,таллыкка,

«Исəнмесез, кошлар,»-дигəн идем

«Саумы, якташ!»-дигəн тавышка.

Ышанмый да торам, минем алда

Казлар түгел, солдатлар иде

Түшләрендә чыңлый медальләр

Шинельләрен төреп алганнар

“Безне онытмадымы ǝле якташлар

Без бит

Сугышта үлеп калган солдатлар

Табигатьнең гүзл бер чорында

Ел саен шулай итәбез

Сабан сөреп киткән җиребезне

Һаман көткән әниләребезне

Хатын-балалларыбызны

Ел саен бер күреп китǝбез

Тик үзләре генә күрми кала..

Күренәбез бары төштә генә

Күрешергә хокук бирелгǝн

Һәм бары тик казлар булып кына

Кайтабыз очып без илгә

Сездән безгә берни кирәк түгел,

Бары шуны искә алыгыз

Онытмагыз безне, онытмагыз!

Ешрак безне искә алыгыз.

Кояшлы да булыр көннәрегез

Аяз күкне каплар болыт та,

Онытмагыз безне, әгәр онытсагыз

Кайталмабыз казлар булып та...

... Шулай диделәр дә югалдылар

Ə бүген мин,бүген таң калып

Төштә түгел, өндә карап толрдым

Көмеш чылбыр булып тезелешеп

Кыр казлары очып кайтканын.



Яу кырларында һәлак булган авылдашларны бер минутлык тынлык белән искә алыйк.


Тормыш хакына, яшǝеш һәм хәтер хакына бер минутлык тынлык.

Солдат!

Исемең синең билгесез, батырлыгың синең үлемсез. Син кемнеңдер газиз баласы, ире, атасы, абый-энесе. Онытылу каһарманнарга янамый. Синең аһәң күкрәп үскән икмәк шавында. Зур төзелешләр гөрелтесендә, олы көрәшнең җиңү маршында. Видеоролик война Хорта


Сугыш чоры балалары һǝм яшүсмерлǝре

Исемлек укыла.

“Уйнагыз гармуннар”- җыр

4 нче укучы.

Барам урам уртасыннан-

Күзлəрем-капкаларда.

Һəр ɵйнең сугышка киткəн

Кемдер кайтмаган да.

Һəр ɵй юксына улларын,

Һəр нигез сызланадыр,

Батырларның рухы кайтып

Кабыза йолдызларын.

Кайтмый калганнар сафыдай

Йолдызлар капкаларда.

Билгесез түгел батырлар,

Кайларда ятсалар да.

Алып баручы.

Тормышың үз законы бар: еш кына яхшылыклар онытыла, ə авырлык, кайгы-хəсрəт хəтердə мəңгегə уелып кала. Шуның ɵчендə халкым чиксез булып тоелган 1418 куркыныч көнне бүгенгедəй хəтерли. Җирдə мəңгелек тынычлык булсын өчен, миллионнар һəлак булды.

Шигырь «Вәхшәт»

Ленинград блокадасын үз җилкәсендә күтәргән авылдашларыбыз ............ 120 г пычкы чүбе, клейстр кушып пешерелгән икмәк. Шул икмәк һәм исемен мәңгеләштергән Ленинград. Бу шигри юлларыбыз сезгә, сезнең кебек изге җаннарга мәдхия булып яңгырасын. Ленинград радиореттрансляция студиясе дикторы шагыйрә Ольга Бергольц исемен белмәгән кеше сирәктер.Нәкъ менә аның көчле рухлы тавышы, һәр көнне ленинградлыларга өмет һәм яшәү чаткысы кабызды.

Аның “ленинградцы дети мои. Вставай город мой, город на Неве, город герой, за твоей спиной стоит Вся Россия. Ленинградцы, дети мои, вставай на смертный бой, не отдадим врагу ни горсть нашей земли, ленинградцы- дети мои, вставай город мой” дигән тавышы һәр көнне шәһәр халкын йокыдан уятып үлемнән алып калды.

Видеоролик V 14 AVI: (10/32) Шастокич

5 нче укучы

һəйкəл булып баса җиңүчелəр

һəйкəл булып баса батырлар

ə батырлар ике тапкыр үлми

җирдə алар мəңге балкырлар

Гасырларның хəзер һəр минуты

Бер минутлык тынлык аларга

Тып-тын алар шуңа

Таш һəйкəллəр

Эчтəн генə тиеш янарга

Куңелемнән генә сугышньң ачысын-төчесен үз жилкесендә татыса да, көчле рухлы, бала жанлы, итагәтьле һәм инсафлы булып кала алган татар хатын-кызларына һәйкал кую турында хыялланам. Күз алдыма, я завод цехларында көнне-төнгә ялгап эшләгән апалар яки сыер жигеп, сука сукалаган, карлы-бозлы юллардан жилкәсенә асып, я булмаса чана тартып, чәчүлек орлык ташыган әниләр, киленнәр, үсмер кызлар килеп баса.

Яу кырында ятьп калган газизенен, исән булуына өметләнеп өметтен өзмәген, куз нурын түгеп, сукыр лампа яктысында фронттагылар өчен оекбаш, бияләй бәйләгән әниләр, әбиләр сезнең һәркайсыгызга, зур майданнарның уртасына бастырып, һәйкәлләр куясы, һәркайсына багьшлап, моңлы жырлар ижат итәсе иде. Җиңү көнендə бу һəйкəллəргə җан иңəр дə, алар барысы бергə: «Кешелəр, безне онытмагыз!» - диярлəр кебек. Корбан булган ил уллары безнең хəтердə мəңге яшь, мəңге куркусыз булып яшəсен.

Дәһшәтле сугыш елларьнда Татарстан кырларында 11554 хатын-кыз —тракторчычы, 1358 е комбайнчы булып эшләгән. 32 хатын-кыз, ярышта жиңеп чыгып, «СССРның иң яхшы тракторчысы» исеменә лаек булган, алар арасьнда Сарман МТСыннан Суфия Ганиева да бар. Адәм баласы хатадан хәлиф түгел. Бәлки, кемнәңдер исемнәре бу исемлектән төшеп тә калгандыр. Моның өчен без сездән гафу үтенәбез.


Хор «Һәйкәлләр»- җыр

6 нчы укучы

Күплəр башын салды изге яуда,

Кайталмады туган ягына

Телəсə дə, аяк баса алмады,

Җиңүдəн соң тормыш язына.

Юк, үлмəде алар, баһадирлар,

Мəңге яши халык хəтерендə.

Халык мəхəббəтен чагылдырып,

Гөллəр үсə алар каберендə.


Алып баручы:

Кичәбезне без ирләр кайтмасада иленә,даны кайтыр туган җиренә дип исемләдек. Туган илнең, туган җирнең , газиз җирнең бер уч туфрагы. Инде үсеп җиткән балалар аталырының каберләрен дөнья буйлап эзләп табып, туган илнең туфрагын сала алган икән, бу ана сөте белән кергән, ана хәтирәләре аша күңелләрдә калкып чыккан ата образына ихтирам, ата образына мәдхия. Сугыш беткəнгə 70 ел тула. Тик онытылмый ул көннəр, һаман хəтердə саклана: чал чəчле ветераннар күңелендə, төннəрендə сулкылдап сызлый торган яраларында, сугышта үлгəн улларын оныта алмый торган аналар йөрəгендə, ил буйлап сибелгəн миллионнарча каберлəрдə.

Бүгенге көндә дә уллары ил чикләрен саклаучы аналар, аталар. Солат хаты ничек кадерле икәнен алардан да яхшы аңлаучы юктыр.

Солдат анасы хаты

Еллар рəхимсез. Данлы көннəр, вакыйгалар һаман артта кала бара. Килер бер көн, бу сугыш тарих битлəрендə генə калыр. Шуңа күрə шаһитлəрнең

«Исəн чакта, кадерлəрен белеп,

Тыңлыйк əле, тыңлыйк сүлəрен,

Эшлəр, сүзлəр калыр,

Саклап булмас

Музейларда мəңге үзлəрен»

Хəтер бар

Сызлангандыр авылым озатканда

Ватан сугышына улларын.

Ятып калды күбе,кайталмады,

Дошман кисте кайтыр юлларын

Җиңү яулап исəн кайтканнарның

Сызласа да тəне ярадан,

Ярым җимерелгəн авылымны

Торгызырга кирəк яңадан

Илгə кайту шатлык китерсə дə,

Иртə сөенгəнбез икəн без;

Əрем баскан калдау басуларны

Ничек сөреп, ничек иккəнбез.

Алга барыр көчлəр калмаганда

Җир дəрманын бирде яшəргə.

Һəрбер чорның- үзенең авырлыгы,

Җиңел түгел буген яшьлəргə.

Җиңү көне- безгə олы бəйрəм,

Ятып калды күпме солдатлар.

Авыр туфраклары җиңел булсын,

Əле ярый җирдə хəтер бар.



Безгə аларның əйтер сүзе бар.(Ветераннар белəн таныштыру)

Ветераннарга чəчəк тапшыру


(котлау тексты)


Кадерле ветеран, ил агасы ______________________

Ватан һәм халкыбыз иминлеге хакына яу кырларында һәм тылда тиндәшсез батырлыклар күрсәтеп, киләчәгебезне һәм яшәешебезне саклап калган кешеләрнең уллары, кызлары, оныклары исеменнән, бөтен Татарстан халкы исеменнен Сезне ихлас күңелдән мөкатдәс бәйрәм — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән котлыйбыз һәм Сезгә чын йөрәктән олы ихтирам хисләребезне житкерәбез.

Ж,иңүгә юл бик озын һәм авыр булды. Фронтта да, тылда да һәр кешедән гаять зур рухи киеренкелек һәм фидакарьлек талап ителде. 700 мең татарстанлы, кулына корал тотып, Ватанны саклады, 200 гә якын якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды, дистәләрчә мең кеше хөкүмәт бүләкләре белән буләкләнде. Бу саннарда бөтен Татарстан халкының Ватанга чиксез мәхәббәте һәм тиңдәшсез батырлыгы чагыла.Сез бүген шушы батырлыкны гәүдәләндерәсез, Сез — бу олуг данның лаеклы варислары!

Жиңү исәпсез-хисапсыз корбаннар бәрабәренә яуланды. Сугышның утлы өермәсе бөтен илне айкап үтте, һәр йортка, һәр гаиләгә гомерлек кайгы-хәсрәт, зур михнәтләр китерде, берничә буын совет кешеләренең бәгырен көйдереп, язмышларын жимереп узды. Сугыш кырларында, фронтларга тиң тылда Сезнең миллионлаган дусларыгыз һәм иптәшләрегезнең чәчәк кебек яшь гомерлере өзелде. Сез явыз дошман белән көрәштә үзегезне аямадыгыз, соңгы сулышыгызга кадәр изге антыгызга тугры калдыгыз. Сез намусыгызга тап төшермәдегез, азатлыкны буарга ирек бирмәдегез. Сез Ватаныбыз халкын коллыктан саклап калдыгыз. Сез бөтен дөньяны ХХ гасыр афәте — фашизмнан коткардыгыз. Сезнең бу олы батырлыгыгызны, тиңдәшсез хезмәтегезне бөтен дөнья халкы олылый, алар мәңге тарих битләрендә язылган.

70 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буыннар алмашыр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарыньң якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр. Сезгә чын күңелдән хәерле озын гомер, исәнлек-саулык һәм бәхет телибез.

Без Сезнең алда баш иябез, кадерле ветеран!

Видеоролик 6 mpq


Хөрмəтле ветераннар, бездəн бəйрəм бүлəген кабул итеп алыгыз.


Хөрмəтле Бөек Ватан сугышы һəм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары. Юлтимер төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары тарафыннан әзерләнгән кичәбез ахырына якынлаша. Сезгә бәхетле картлык, җан тынычлыгы күңел көрлеге, иман нуры, сәламәтлек телибез. Бәйрәм табыннарыгыз мул булсын.



Ана вәсияте

Кушкан инде язмыш, уртак көннең

Уртак иткән шатлык, кайгысын.

Балам!

Син бу юлларны укыганда

Җир йөзендә калган булыр

Бары минем салкын җәседем

Җаным күккә иңсә дә

Синдәдер барлык тойгыларым

Сезгә иман-фатиха белән

Кала минем бар уйларым.

Гүргә иңдерүчегә әзерләдем

Ак шадра сөлгеләрне

Сандык эчендә хәерләрем

Кәфен кисүчегә, тегүчегә,

Тастар башы тотучыга

Иман, ясин чыгаручыга...

Җиде комган суы юып төшәр,

Минем сулган гәүдәмне.

Юучылар сезгә шуны әйтәм,

Талгын гына булсын суыгыз

Чын күңелдән сезгә үтенәм

Белгәнегезне укып юыгыз.

Юучылар укып дога кылсын өчен

Язып сүзләремне калдырам...

Мине искә алырсыз дип

Вәсиятемне язып иңдерәм...

“Күкрәк турысына куйсыннар

Аятөл- көрсиләремне”

Коръән үзе рөхсәт итмәсә дә,

Рәшәткә белән кабер ташын

Мин әзерләдем исән чагымда

Авырлыкны килмәде саласым.

Бу дөнья нужаларын

Күп татыдым җилкәмдә.

Ялгыз тормыш итүчеләр генә

Аңлар шул минем хәлемне.

Гүргә иңдергәч, балам, укыт Коръəн,

Тəрəзəдəн кайтып тыңлармын.

Зинһар əйтəм, балам , укыт Коръəн,

Үтенечем сиңа шул булыр.

Миңа атап Коръəн укыталсаң,

Кабер эчлəреңдə нур булыр.

Зинһар əйтəм, балам, укыт Коръəн,

Иң газизем син бит, улкаем.

Атнакиче җиткəч, җаным кайтыр,

Ак күбəлəк булып, бəбкəем.

Зинһар əйтəм, балам, укыт Коръəн,

Рухым китмəс синең кырыңнан

Бер хəбəр дə сиңа бирə алмам,

Мəңге кайтмас изге урыннан

Тар кабердə,кара гүр эчендə

Син баламнан дога көтəрмен.

Сəдака бир, балам, җомгаларда,

Котылырмын мин дə газаптан.

Игелегең, балам, савап булып

Үзеңə дə иңəр азактан.

Алып барып гүргə иңдерелгəч тə,

Тəһлил əйтеп туфрак салыгыз.

Бер ходаем тел ачкычы бирсен

Мөнкир, Нəнкир җавап алганда.

Сəхрəлəрдə ялгыз йөргəн чакта

Хозыр Ильяс булсын юлдашым.

Ялгызымнан дөнья эше өчен

Җавап алыр өчен килерләр

Чын иманым булса, җаннарымда

Җәннәтләрдән урын бирерләр

Зинһар əйтəм, балам, ихлас белəн

Уздырыгыз минем өчемне.

Сəдакалар биреп дога кылдыр,

Буш үткəрмə атна кичеңне.

Җидемне дə, балам, үткəрə күр,

Кырыгымны аннан онытма.

Башка Кеше өчен гыйбрəт булыр

Каберемə эзең суытма.

Көннəр үтəр, балам, елым җитəр,

Исеңə ал мине тагын да.

Карт-корыга хəер биргəлəп тор

Сау-сəламəт булган чагында.

Моны яздым аек акыл берлә

Телем көрмәкләнмәгән,

Кул-аягым йөргән чагында.

Өсләремдә үсәр яшел үлән

Моңсу җилләр исәр тибрәлеп,

Үзем булмасам да яныгызда

Телегездә исемем тибрәлер.

Соңга калып тапшырылган хат булып

Килеп җитәр минем рухымнан.

Мин бәхил барыгызга да.

Тормыш бу- югалту, табылмыштыр

Үрелмеш, чишелмеш бу тормыш

Язмышлар әле яз, әле наз

Язмышлар дуамал, котырмыш.




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!