Актаныш районы сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе Белем йорты хуҗалары .
Авторы : Марданова Гүзәл Марат кызы, 8 класс укучысы
Җитәкчесе : Закирова Ландыш Җәүдәт кызы.
Максаты:
- Сәфәр мәктәбе тарихын өйрәнү,аның үткәне турында материаллар туплау;
- Укучыларда мәктәп тарихы турында күзаллау булдыру;
- Мәктәп тарихына бәйле шәхесләрне өйрәнү;
- Ирешкән уңышлар турында нәтиҗәләрне барлау, яңалары белән тулыландыру;
- Район тарихында мәктәпнең ролен ачу;
Бурычлары:
- Балаларда үз тарихына кызыксыну уяту, битараф булмаска өйрәтү;
- Мәктәп тарихын торгызу һәм шуңа бәйле рәвештә музей фондын тулыландыру;
- Һәр өлкәдә тупланган материалны билгеле,тиешле системага салу;
Хәтер...
Эй, мәктәбем, белем учагы
Син гомернең иң гузәл чагы
Хәтер,хәтер... Кечкенэ чактан алып,олы тормыш юлына кадәр кеше күңелен
хәтер биләп ала.Нинди генэ вакыйгалар сыймый адәм баласына! Гомер бик тиз
уза инде .Кая шыгасын соң син,гомер?Кая болай чабасың? Вакыт уза тора,ә
хәтирәләр яңара бара.
Барсы да үзенең мәктәптәге беренче көнен бәлки хәтерләп тә бетермидер….
Һәрбер укучы үсеп җитеп еллар биеклегеннән үзенең
мәктәп елларына караса, барыбер тик мәшәкәтьсез, тыныч балачагын һәм
мәңгелеккә узып киткән мәктәп елларын гына искә аладыр. Һәркемгә үзе
укыган мәктәп кадерле һәм якын.Мин үземнең мәктәбем турында да әйтеп
китәсем килә. Беренче карашка улбашка мәктәпләрдән, бәлки, аерылмыйдыр.
Әмма монда күңелгә үтеп керә торган җылылык һәм ниндидер рәхәтлек бар, бу
хисләр мәктәпнең тупсасын атлагап кергәч та сине урап алалар кебек.
Мәктәп тарихы һәм белем йорты хуҗалары...
Совет власте җиңгәннән соң, 1918нче елда Сәфәр авылындагы дини
мәдрәсә совет мәктәбе итеп үзгәртелә. Башта ул Мөкәррим мулла өендә
оештырыла. Беренче укытучысы Туктаров Мирдәриф була. Ул вакытта
балалар утырып уку өчен парталар булмый. Укучылар, идәнгә
тезләнеп, эскәмияләргә кәгазь-карандашларны куеп, шунда укыганнар
һәм язганнар. Кара ясау өчен мич корымы кулланылган.
1920-21нче елларда мөгаллимә Мисбахова Рәбига яңача укыта
башлый.
1922 елда Сәфәр авылына балалар укытыр өчен Алиев Әбелкарам
Һәм аның иптәше Алиева Һидая килә.
1924 елда авылга Минзәлә районыннан Латыйпов дигән укытучы
килә. Шушы елны, мәчетне сүтеп, хәзерге спорт мәйданчыгы урынына
дүртьеллык мәктәп салына.
Беренче пионер оешмасы 1931нче елда төзелгән. Оешмага беренче пионерларны Әхәт Сәфәргалин кабул иткән.
1932 нче елда җидееллык мәктәп – ТБУМ оештырыла. Мәктәптә укыту-тәрбия системасы тамырдан үзгәртелә. Беренче директоры Хәлиуллин Гата, бераздан аны Каюмов Фәрит алыштыра, завучы – Латыйпов була.
1936-37нче уку елында мәчетне мәктәп итеп салалар. Шушы уку елында мәктәп директоры итеп Исмәгыйлов Зәкәрия Исмәгыйл улы билгеләнә. Бөек Ватан сугышы башлану белән Зәкәрия Исмәгыйл улы фронтка китә. Сугыш тәмамланганнан соң, шушы мәктәпкә исән-имин әйләнеп кайта. Ташландык хәлгә килгән мәктәпне юлга салуда, яңа педагогик коллектив туплауда мәктәп директорына күп көч куярга туры килә.
1953 нче елда мәктәп бинасы яңадан төзелә, типовой итеп корыла.
1960-61 нче уку елында мәктәп сигезъеллык итеп үзгәртеп төзелә.
1962 нче елда мәктәп директоры Зәкәрия Исмәгыйл улы озак һәм
каты авырудан соң үлеп китә. Ләкин үзенең принципиальлеге, таләпчән
булуы, үз эшен намус белән башкаруы нәтиҗәсендә ул укучылары
күңеленә гомерлеккә кереп калды. Ул җитәкчелек иткән чорда мәктәпне
тәмамлаучылар арасыннан күп кенә күренекле кешеләр чыкты.
1962 нче елдан мәктәп директоры булып үзебезнең авыл укытучысы
Шарипов Мират Шарип улы билгеләнә. 1970 нче елга кадәр директор
булып эшләү дәверендә коллектив туплауга, укыту-тәрбия эшен үз
югарылыгына куюга зур көч куя. Аның төп принцибы – “Белем бирү
өчен тәртип урнаштырырга кирәк!” Моны тормышка ашыру өчен ул
үзенә дә, укытучыларга да, укучыларга да бик таләпчән булды, һәр эшне
нәтиҗәле итеп башкаруга иреште. Бу чорда укыту-тәрбия эшенең
сыйфаты күтәрелә.
1970нче елда мәктәп директоры булып Гарипов Зөфак
эшләде.
1971нче елдан мәктәп директоры Ахметгалиев , завуч
Халиков.
1974нче елда 320 урынлы яңа мәктәпкә фундамент
салына башлый. Мәктәпне үз вакытында салып бетерү
өчен “Октябрьнең 12 еллыгы” колхозы председателе Марс
Фәтхел улы Шәвәлиевнең хезмәте аеруча зур булды.
1976нчы елның 1нче сентябренә мәктәп төзелеп
бетеп, укучыларга тапшырылды. Мәктәпне уку елына
әзерләүдә шушы уку елында директор итеп билгеләнгән
Әхтәмов Ясүр Фәрукҗан улының һәм барлык укытучыларның
хезмәтен аерым күрсәтү мөһим.
Ринат Шакир улы 1980-85нче елларда Сәфәр мәктәбе директоры
булып эшләде.
1985-90 елларда мәктәп белән Бариев Фагыйль Абел улы җитәкчелек
итте. Ул үзен таләпчән, принципиаль, үз эшен яратып, җиренә җиткереп
башкаручы җитәкче итеп танытты.
1990- 2003 елларда Латыйпов Марсель Нашат улы , 2003-2004
елларда Марданов Марат Харис улы, 2004-2007 елларда Вахитов
Илшат Рәфит улы , 2007-2008 елларда Марданова Чулпан Риф
кызы , 2008-2011 елларда Сахипов Илшат Мансур улы , 2011-2014
елларда Нургалиев Әхсән Әзһәр улы , 2014-2015 елларда Бакиров
Рузил Флорит улы директор булып эшлэделэр.
2015 елдан хәзерге вакытка кадәр Магданов Айгиз Хәлил улы мәктәп
белән җитәкчелек итә.
Нәтиҗә:
Адәм баласы дөньядан бөтенләйгә югалмый. Җирдә кылган
гамәлләре, әйтелгән васыятьләре, ниһаять гомерен дәвам иттерүче
варислар кала. Үкенмәслек итеп яши белергә кирәк, үтелгән юлларга һәм
елларга карап мактанырлыгың, кешеләр алдында хөрмәтең булса иде.
Әлбәттә, болар өчен бары зур тырышлык, чиксез сабырлык, акыл, керсез
күңел кирәк.
Гомер уза аккан сулар кебек, йөрәкләрдә кала эзләре. Калсын ул
эзләр. Гомер буе тырыш хезмәт куйган, намуслылык, гаделлек эзләре
калсын. Тәүфыйкле, тәрбияле балалар тәрбияләп үстергәнгә туган
горурлык эзләре калсын.