СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Доклад - Сонгы вакытта

Нажмите, чтобы узнать подробности

Доклад об опыте работы на уроках родного татарского языка. 

Просмотр содержимого документа
«Доклад - Сонгы вакытта»

Соңгы вакытта барлык фәннәр буенча да, шул исәптән татар теле һәм әдәбиятыннан да, мәгълүмати ресурслар саны арта. Интернет торган саен уку-укыту эшчәнлегендә файдалана алырлык мөмкинлекләргә ия була бара. Интернет челтәре укучыга һәм укытучыга кирәкле мәгълүматны төрле урыннан эзләп табу шартларын тудыра.

Татар теле дәресләрендә интернет ресурслар куллану укучыларда уку, язу күнекмәләрен формалаштыру һәм үстерү, кирәкле материал табу, укучыларның сүзлек запасын баету, татар телен өйрәнүгә мотив формалаштыру кебек бурычларны үтәргә мөмкинлек бирә. Заман таләбе буенча, укучыларның компьютер технологияләренә булган кызыксынуларын истә тотып, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә фәнне югары дәрәҗәдә үзләштерү, максатка омтылучанлык, информацион технологияләр дөньясында яңалыклар белән кызыксыну теләге уятуда компьютер технологияләрен куллану бик отышлы, дип саныйм мин.

Безнең мəктəпнең шартлары миңа дәресләрдә компьютерны уңышлы кулланырга мөмкинлек бирә. Кабинетта интернет челтәренә тоташтырылган компьютер бар. Ә бу мөмкинлек мине даими рәвештә укытуның яңадан-яңа алымнарын эзләргә этәрә. Дәресләргә төрле видео, презентацияләр ясыйм. Сөйләм теле үстерү дәресләрендә презентацион Роwег Рoint программасында эшләнгән укыган әсәргә иллюстрацияләр, укытуны интенсивлаштыру өчен тестларны нәтиҗәле кулланам. Укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәяләү, ялгышларын ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү өчен тестлар бик уңайлы. Тѳрле презентацияләр аша

  • Язучыларның биографиясе белән таныштырам (Презент)

  • Презентациядә кроссворд ясыйм, дөресен икенче слайдта тикшерәбез

  • Презентациядәге рәсемгә музыка кертеп, җыр җырлыйбыз

  • Физминуткалар ясап, ял итәбез

  • Язучыларның тормышына һəм иҗатына багышланган музейларга сəяхэт кылабыз

Укучылар үзләре дә төрле презентацияләр ясыйлар. Татар теле дәресләре өчен басма күрсәтмә материаллар бик аз, шуңа күрә укучылар интернет челтәренә чыгып, татарча сайтлардан төрле кызыклы материаллар бастырып алалар.(татар халык киемнэре).

(Слайд 5)Электрон мәгариф челтәрендә Укытучыга дигән (педагогик осталыкны күтәрү өчен) виртуаль методик берләшмәләр бар. Мин татар телен сайлыйм. Ул үзе бишкә бүленә:

  1. Берләшмәләр (Сообщество)

  2. Цифровой( электрон) белем бирү ресурслары ( ЦОР)

  3. Файдалы сылтамалар ( полезные ссылки)

  4. Кирилл һәм Мефодий (Цифровой белем бирү ресурслары)

  5. Конкурслар

(Слайд 6)Берләшмәләрдә дәресләр өчен кирәк булган төрле дәрес эшкәртмәләрен, презентацияләрен табып була.(Слайд 8)Цифровой(электрон) белембирү ресурслары ( ЦОР). (Слайд 9)Дәресне кызыграк һәм балаларга аңлаешлырак итү өчен мультимедияле “Бала” китапханәсен куллану отышлы. (Слайд 10)Анда татар теле дәреслекләре

өчен мультимедияле кушымталар бар. Электрон ресурслар ярдәмендә әдәби уку дәресләрендә балалар өчен төрле татар мультфильмнары күрсәтеп була.

Мәсәлән,әдәбият дәресендә “ Сак белән Сок”бәетен укыганда татарча мультфильмын карадык. Г.Тукай шигырьләренә бик күп кенә мультфильмнар бар.

(Слайд 13)Файдалы сылтамаларда татар сайтлары, (Слайд 14,15)татар әкиятләрен, җырларын, фильмнарын күрсәтеп була.

(Слайд 21-22)Шулай ук, Яндекс аша уроки татарского языка дигән биткә кереп,татар телен өйрәнеп була.

Электрон китапка татар теле серверына басып, татар теле бүлегенә керәсең. Дәрес барышы –укытучы – бүлекне сайлыйсың. Мәсәлән, фонетика бүлеген сайласаң, анда тестлар бирелгән.

http://belem.ru/  сайты -  татар телендә белем бирүче укытучылар өчен зур ярдәм.

http://www.rusedu.ru/, http://metodisty.ru/, http://nsportal.ru/ төрле презентацияләрне  шул сайтлардан алырга була.

http://www.openclass.ru/node/224468  сайтында кроссвордлар

http://ggulnaz.jimdo.com/, http://ras2203.narod.ru/ - Татарча мультфильмнар, спектакльләр.   http://qushlawich.ru/node/134 - Кушлавыч авылы сайты.

http://ras2203.narod.ru/shubino-karaoke.htm - сыйныфтан тыш чаралар үткәргәндә куллану өчен   татарча караоке  урнаштырылган.

«Шәкертләрне гыйлем белән тәрбияләү, изге шәригатьтә аңлатылган күркәм холыклар белән таныштыру һәм гадәтләндерү – укытучының беренче эше булыр,» – дигән Р. Фәхреддин. Бүгенге укучыларның гыйлем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик гыйлем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда балалар язмышы. Безнең укучыларыбыз,Р. Фәхреддин теләгәнчә, бөтен яктан да үрнәк балалар булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.Фикеремне йомгаклап, шуны әйтәм: укытуны камилләштерүнең чиге юк, бары эзләнергә, яңалыкка омтылырга, куелган максатка кыю барырга кирәк. Укытучы дәрестә заманча технология элементларыннан дөрес файдалана белсә,  һичшиксез уңышка ирешәчәк.





Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!