V-VII сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, сыйныфтан тыш эшләрдә укучыларның иҗади сәләтен үстерү
Балалар – тумыштан иҗатчылар.
“Возрастная одаренность школьников” дигән китабында Н.С.Лейтес балаларның яшь үзенчәлекләрен түбәндәгечә бәяли: “Подростковому возрасту характерна жажда свершений, применение своих сил к чему-то новому; независимость суждений, упорство благоприятствуют развитию творческих возможностей.” [Лейтес Н.С. Возрастная одаренность школьников.-М., 2001-с.290]
Ә немец психологы Вильям Штерн тәгълиматы буенча, балаларның 3%-ында гына иҗади сәләт үзеннән-үзе формалаша, ә башкаларына исә тышкы этәргеч көч кирәк. Әнә шундый этәргеч көч – укытучы, димәк, мин. Әгәр дә мин балаларда иҗади эшли белү сәләтен формалаштыра алсам, киләчәктә нинди профессия кешесе генә булсалар да, алар үз эшләренә иҗади якын киләчәкләр, шуның белән яңа кыйммәтләр тудырачаклар.
Укучыларның иҗади сәләтен үстерү өчен “Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән һәм әдәбиятыннан программа”да (2010) бирелгән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләрен, класстан тыш чараларны файдаланам. Үз эшемдә балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерүгә аеруча игътибар итәм, чөнки ул иҗади сәләт үстерүгә турыдан-туры бәйле.
5-6 нчы сыйныфларда миниатюр сочинениеләр үткәрү бик отышлы дип саныйм. Мәсәлән, “Яфрак, агачыннан өзелеп, җилгә ияреп китте...” дип башланган җөмләне, яфракны, җилне кеше образы белән чагыштырып дәвам итәргә дигән бирем эшләтәм. “Сукмак”, “Чишмә” темасына да шундый ук эш үткәрәм. Мондый төр эшләр белән укучыларны моңа кадәр гади, гадәти булган күренешләрдән башка мәгънә табарга , проблема күрергә дә өйрәтәм.
Программада һәм дәреслекләрдә укылган әдәби әсәр буенча язарга тәкъдим ителгән сочинение темаларының кайберләрен үзгәртәм, чөнки алар укучының иҗади мөмкинлекләрен чикли. Болар буенча укучы дәреслектә бирелгән анализ яисә дәрестә сөйләгәннәрдән чыгып кына сочинение яза. Киресенчә, баланы иҗат итәргә этәрерлек темалар сайларга тырышам. Мәсәлән, Ә. Еникинең “Әйтелмәгән васыяте” буенча “Минем Акъәбием”, К.Насыйриның “Әбүгалисина” әсәреннән соң “Әгәр Әбүгалисина булсам,..” дигән язма эшләр үткәрәм.
5 нче сыйныф укучыларында әкият иҗат итү аеруча кызыксыну уята. М.Җәлилнең биографиясе белән танышканда, аның кызы Чулпанга язган бер хатында үзенең алтын әтәч турында әкият яза башлавы, бераздан аны язып бетереп, кызына җибәрәчәге турында хәбәр иткәнен, ләкин әсирлеккә эләгеп, әкиятнең язылмый калганын сөйлим. Чулпанның әтисе язган әкиятне ничек өметләнеп көткәнен, ә әтисенең хыялын тормышка ашыра алмаганына ничек өзгәләнгәне турында әңгәмә үткәргәннән соң, балаларга: “Әйдәгез, яраткан шагыйребез хыялын без тормышка ашырыйк!” - дип, әкият иҗат итәргә кушам. Монда балаларның ничек тырышканын үз күзең белән күрергә кирәк!
Балаларның иҗади сәләтен үстерү өстендәге эшне сыйныфтан тыш чараларда да дәвам итәм. Ел да мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы үткәрәбез. Аның кысаларында төрле конкурслар игълан итәм. Мәсәлән, “Борчак шыттырам” дигән темага шаян шигырь, “м” хәрефеннән башланган сүзләрдән берәр темага хикәя, танылган такмакларның башламын саклап, үзеңнекен иҗат итү кебек конкурсларда укучылар теләп катнашалар.
Татар телендә төрле сыйныфлар белән спектакльләр кую – минемчә, максатка ирешү өчен үткәрелгән эшләрнең иң әһәмиятлеләре.
Бу чараларның һәммәсе укучыларның сөйләмен лексик һәм грамматик яктан баетырга, фикерләрен ачык, логик эзлеклелектә әйтергә һәм язарга, сөйләмнәрен матур һәм аһәңле итәргә күнектерә. Ә болар, үз чиратында, балаларда үз көчләренә һәм мөмкинлекләренә ышану булдырырга, тормыш тудырган проблемалы ситуацияләрдән чыгуның берничә юлын табып, шуның теләккә һәм нияткә туры килгәнен сайлап алып (дивергент фикерләү) , җитди нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итә.
Хәзерге фән-техниканың интенсив үсүе, тормышның катлаулануы, планетада глобаль проблемаларның арта баруы безнең балаларның нәкъ менә шундый шәхес булуын таләп итә. Бу милләтебезнең юкка чыкмавы өчен дә кирәк. Дөньякүләм татар композиторы С.Гобәйдуллинаның: ”Элегрәк милләтләр иҗат кешеләрен тудыралар иде, ә хәзер, киресенчә, ул кешеләр милләтнең милләт булуына ярдәм итәләр”,- дигән сүзләре бүгенге көндә нинди актуаль яңгырый!
Әдәбият
Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә мөстәкыйль һәм иҗади эшләр. – К., 1997
Лейтес Н.С. Возрастная одаренность школьников. – М., 2001
Татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән һәм әдәбиятыннан программа. 5-11 нче сыйныфлар. – К., 2003
Хәсәнова М. “Укучыларның танып – белү активлыгын үстерү”. – “Мәгариф”, № 3-2003, 45-47 нче битләр
Эзләнүләр һәм табышлар. – Яр Чаллы, 2000