СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Дуслык турында сөйләшәбез",класс сәгате.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема бик актуаль.Башлангыч сыйныф укучылары өчен.

Просмотр содержимого документа
«"Дуслык турында сөйләшәбез",класс сәгате.»

Класс сәгате.

Тема: Дуслык турында сөйләшәбез.

Максат:

  • Дуслык турында күзаллауны булдыру.

  • Ышанычлылык, тугрылык, җаваплылык, үзара ярдәмчеллек кебек уңай кешелекле әхлакый сыйфатларны формалаштыру.

  • Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларының берсе булуына ышаныч тәрбияләү.


I. Исәнләшү һәм уңай халәт булдыру.

-Хәерле көн!

Хәерле көн Кояшка!

Хәерле көн Кошларга!

Хәерле көн барлык Дусларга!

-Хәерле көн укучылар!

-Балалар, мин сезне менә шушы серле матур аланга чакырам әле бүген.

-.Сез ризамы?

-Әйе.

-Шушы аланда ял итеп алыйк әле.

Җыр. Әйдә, дустым, биергә. (В.Вәлиева музыкасы һәм сүзләре).


Без - бәхетле, шат балалар

Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

Марат, әйдә бие парлап,

Кемне сайларсың икән?

Марат.

Ләйлә янына киләм,

Аңа кулымны бирәм.

Әйдә, Ләйлә, чык уртага,

Бергә биибез, диям.

(Рөстәм,Ләйсән. Булат,Алсу)

-Дуслар белән аланда ял итүе дә бик күңелле шул балалар.

II. Актуальләштерү. (Уку мәсьәләсен кую).

-Балалар,бик биек тауда көтүче яшәгән. Бервакыт яңгырлы бер төндә өч кеше аның ишеген шакыган.

Слайд-1

  • Минем өем бик бәләкәй, берегез генә керегез.

  • Сез кемнәр соң? – дип сораган көтүче.

  • Без, Дуслык, Бәхет, Байлык. Иң башлап кайсыбыз керүен үзең хәл ит.

  • Укучылар сез ничек уйлыйсыз? Көтүче кемне кертер?

  • Дуслыкны. Ни өчен?

  • Чөнки дуслык керү белән өйгә бәхет тулган, байлык килгән.

- Дус кем соң ул балалар? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)

-Укучылар без бүген нәрсә турында сөйләшәбез икән ?

-Дуслык турында. (Слайд-2)

-Сез бик дөрес фикер йөртәсез.Бүген без кешеләрнең үзара дуслыгы, кемне чын дус дип атарга мөмкин, дуслыкны ничек сакларга кирәклеге турында сөйләшербез.Бүгенге сөйләшүебез сезнең өчен кызыклы һәм файдалы булыр дип уйлыйм мин. Ә моның өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк соң?

-Дус булырга,үз фикерләреңне әйтергә курыкмаска,иптәшләреңне игътибар белән тыңларга,бер-беребезгә булышырга

1. Безгә дуслык кирәк дип уйлыйсызмы? Кайсы вакытта аеруча кирәк? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)

-Бәйрәмнәр уздырганда, бәйгеләргә әзерләнгәндә класстагы дуслыкның көче

күренә. Җиңүләргә ирешкәнсез икән, “Дуслык белән көчле без” дип әйтергә тулы хакыгыз бар

-Илебездә дуслык булырга тиешме?Ә сезгә ул ни өчен кирәк?

-Дуслык безгә укырга, эшләргә, яшәргә ярдәм итә. Ул безне әйбәтрәк, яхшырак, көчлерәк итә. Кешегә дусларсыз яшәү мөмкин түгел.

-Дустың булу – зур байлык.(Слайд 3)

3.Бөтен җир шарында яшәүчеләргә дуслык кирәкме?


-Әйе, дуслык милләтләр арасындагы, һәм дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне дә көйли.Җир шарында тынычлык булуын,кешеләрнең дус яшәвен һәм бик бәхетле булуын барыбыз да телибез. (Слайд 4)

Дуслыкның кадерен белүчеләр 9 июнь көнендә “Халыкара дуслык көне”н билгеләп үтәләр.

Бу көндә сез нәрсәләр эшләр идегез соң?

Бу көнне дустыңны шалтыратып котларга, хат язарга, бүләк бирергә дә мөмкин. (Слайд 5)

Димәк, ДУСЛЫК ул- Бер- береңне ихтирам итеп, тату һәм ярдәмләшеп яшәү.

Дуслык – дөньяда иң кирәкле нәрсәләрнең берсе. Минемчә, дуслары булган кеше генә бәхетле була. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын, диләр. Чынлап та, дуслары булган кеше беркайчан да югалып калмый. Дуслык – бөек нәрсә ул.

-Рәхмәт,сез дуслыкның нәрсә икәнен бик яхшы аңлыйсыз.

-Уй-фикерләрегезне уртаклашырга, кирәк вакытта ярдәм итәргә гадәти дус кына түгел, ә кем кирәк?

-Чын дус кирәк.

Укучылар көз безнең аланыбызны нинди буяга манып киткән соң?

-Яфраклар алтын-сары төскә манылган икән шул.

-Әле алар гади генә дә түгел. Сез шушы көз матурлаган яфракларны алып язуларын укыгыз әле.Нәрсәләр язылды икән анда?

-Нинди сыйфатлар язылган икән?

-Чын дусларда гына булырга тиешле сыйфатлар.

-Ә чын дус нинди булырга тиеш соң?

тугры

тыйнак

тапкыр

игътибарлы

ышанычлы

яхшы

намуслы

батыр

аралашучан

ярдәмчел

куркусыз



Чын дуслыкны кадерен белергә, табарга, югалтмаска кирәк. Һәр кеше үзенең дустын аның кешелеклелек сыйфатларына, кылган эшләренә карап сайлый.

-Менә күрдегезме, безнең аланыбызда “Серле агач” та үсеп чыкты бит әле.

Ә хәзер, балалар, әйдәгез,бераз хыялланып, фантазияне эшкә җигеп , дуслык

турында сөйләшүебезне дәвам итик.Әгәр дә без аны күрә алсак.....

  • Дуслык нинди төстә булыр иде икән?

  • Дуслыкны иснәп карап булса,исе нинди булыр иде икән?

  • Ашап карый алсак,тәме нинди булыр иде икән?

  • Әгәр тотып карый алсак, дуслык нинди булыр иде икән?

-Әйе балалар, мин дә шулай уйлыйм.Ул шундый йомшак булыр иде, аны гел шулай кысып, яратасы гына килеп торыр иде. (Талгын гына көй ишетелә)

Балалар, элек-электән дуслык-бик кирәкле , изге хисләрнең берсе булып саналган.Борынгы әби-бабайларыбыз дуслык турында кеше хәтерендә мәңгегә

уелып калырдай сүзләр-мәкальләр әйтеп   калдырган.Без инде аларны дәрес-ләрдә өйрәнеп киләбез.Бүген шуларның дуслык турында булганнарын тагын

бер кат искә төшереп үтәрбез.
Парларда эшләү. (Мәкальләр өстендә эш)

1.Йөз сумың булганчы, йөз … … .  
2.Дустың булмаса-эзлә, ә тапсаң ... .

3. Дустың белән эшләсән, авыр эш тә … ... .

4. Дуслык- зур … .

5. Кош канаты белән, кеше … … ... .

-Рәхмәт.Бик тырыштыгыз.Ләкин без үзебез дә билгеле бер кагыйдәләрне төгәл үтәмәсәк үзара дуслык та, чын дусларыбыз да булмас минемчә.Нинди кагыйдәләр микән ул? (Укучылар кояш нурларындагы язуларны укыйлар һәм тактага беркетәләр)

-Укучылар, әйдәгез кояшыбыз җылы нурларын алан өстенә сипсен әле.

o Дустыңа булыш

o Дустыңнан көлмә.

o Дустыңны алдама

o Әйбәт бул.

o Чиста-пөхтә йөр.

o Начар эш эшләсә дустыңны кисәт.

o Саран булма

o Начар сүзләр сөйләмә


o Кешеләрне хөрмәт ит.

o Үз хаталарыңны таный бел.

o Кисәтү ясасалар үпкәләмә.

o Көнләшмә.

o Сер саклый бел.

o Дустыңны яклый бел

o Гафу итә бел

o Сабыр да була бел.


-Без бу аланны моннан соң ничек дип атарбыз инде?

-Без бу аланны “Дуслык аланы” дип атарбыз.

-Әйдәгез аланыбызда җырлап алабыз.

Дуслар җыры” (Рафис Корбан сүзләре,Фуат Әбүбәкер музыкасы)

Дуслар белән күңелле,

Яшәве рәхәт.

Дустым булганың өчен

Сиңа зур рәхмәт.

  Кушымта:

Син минем якын дустым,

Мин синең дустың.

Яхшы һәрвакыт янда

Булганы дусның!

Безнең дуслык нык булсын,

Мәңгелек булсын!

Көннәребез гел шулай

Шатлыкта узсын!

Кушымта шул ук.

-Укучылар һәрвакытта да тәртипле булыгыз. Бары тик тәртипле кешенең генә чын, тугъры, ышанычлы дуслары була.Шуны белегез!

Кайларда яшәсә, торса да,

Бер уйда, теләктә балалар.

Бәхеткә юл ярып, дусларча,

Салават күпере салалар.

Әйдәгез, бергәләп,

Куллардан тотышыйк.

Җир шары – уртак йорт,

Шул йортта дус яшик.





АКЫЛЛЫ


ТАПКЫР

ЫШАНЫЧЛЫ


НАМУСЛЫ

АРАЛАШУЧАН

ЯРДӘМЧЕЛ


ТЫЙНАК


ИГЪТИБАРЛЫ

ЯХШЫ

БАТЫР











Йөз сумың булганчы, йөз … … .  


Дустың булмаса-эзлә, ә тапсаң ... .


Дустың белән эшләсән, авыр эш тә … ... .


Дустың белән эшләсән, авыр эш тә … ... .


Дуслык- зур … … .


Кош канаты белән, кеше … … ... .



Йөз сумың булганчы, йөз … … .  


Дустың булмаса-эзлә, ә тапсаң ... .


Дустың белән эшләсән, авыр эш тә … ... .


Дустың белән эшләсән, авыр эш тә … ... .


Дуслык- зур … … .

Кош канаты белән, кеше … … ... .




8