СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Дуслыкны? кадерен бел.4 нче сыйныф.

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Д?ресне? темасы:Дуслыкны? кадерен бел. Д?рес максатлары:( Укытучы ?чен) 1.Дусты? турында с?йли бел? к?некм?л?рен камилл?штер?,дуслары?ны? у?ай ??м тиск?ре сыйфатларын к?р? белерг? ?йр?т?; тартым кушымчаларын,тартымлы исемн?рне? килеш бел?н т?рл?н?ен кабатлау. 2.Гомумил?штереп н?ти?? ясый бел? к?некм?л?рен? ?йр?т?. 3.Дуслыкны? кадерен белерг?,дуслардагы у?ай сыйфатларны к?рерг? ?йр?т?. Укучы ?чен:Дусты? турында с?йли,т?рле ситуациял?р буенча уенга чакыра бел?,дусты?ны? у?ай ??м тиск?ре сыйфатлары турында ?йт? бел?. Д?рес тибы:Диалогик-монологик с?йл?м д?ресе ?и?азлау:компьютер ,тема буенча презентация ?чен материал, видеоязма,р?семн?р Материал: Р.З. Х?йдарова” Татар теле ??м уку китабы”,4нче сыйныф ?чен д?реслек, 6 бит, 13-15 бит. Д?рес барышы. : l.Оештыру ?леше. .У?ай психологк хал?т тудыру. Укытучы:Ис?нмесез,укучылар!Х?ерле к?н!(Укучылар бер-берсен?,укытучыга х?ерле к?н телил?р.) -Ис?нмесез!Х?ерле к?н! -Х?ерле к?н ми?а, -Х?ерле к?н си?а, -Х?ерле к?н безг?, -Х?ерле к?н сезг?. Дежур укучыларны? б?генге к?н турында с?йл?ве. ll.Белемн?рне актуальл?штер?. -Башта ?йр?нелг?н с?зл?рне? т?р?ем?сен иск? т?шерик.(Экранда кабатласы с?зл?рне? татарчасы языла). С?зл?рне? траскрипциясен укыйбыз,т?р?ем? ит?без. Калын ?йтелешле с?зл?рне таптырабыз.2нче слайд т?рбияле акыллы юмарт тырыш саран яхшы тыйнак т?рбиясез -С?зтезм? ??м ??мл?л?рне т?р?ем? ит?без.С?зтезм? ??м ??мл?л?р тактада язылган була. Мой друг,твой друг,его друг,наш друг,ваш друг,их друг.3нче слайд Мой друг ходит в кружок татарского языка. Его друг ходит в спортивный кружок. Наш друг ходит в танцевальный кружок. 3.Белем ??м к?некм?л?рне ныгыту. -Укучылар,сез мультфильм карарга яратасызмы?Х?зер без мультфильм карарбыз,сез аны а?ларга тырышыгыз.(А.Алишны? “Чукмар бел?н Тукмар”?киятен карау.Аны? кыскача эчт?леген русча с?йл??)4нче слайд -Укучылар, ?кият н?рс? турында? -?кият дуслык турында. -?йе,?кият дуслык турнда. Дусларны? кадерен яны?да булганда белерг? кир?к. Д?рест? дусларыбыз турында с?йл?шербез.Б?ген д?ресебезне? темасы: “Дуслыкны? кадерен бел”?йд?гез,х?зер дусларыбыз турында с?йл?ш?без. ?й эшен тикшер? (5нче слайд)Сорауларга ?авап бир?.Укучылар бер-берсен? сораулар биреп,дуслары турында сорашалар.(Д?реслекне? 6 битенд?ге 6нчы к?нег? буенча сорауларга ?аваплар иск? т?шерел?) 1.Сине? дусты? бармы? 2.Сине? дусты?ны? исеме ничек? 3.Дусты? кайда яши? 4.Сине? дусты? нич?нче сыйныфта укый? 5.Сез берг? нишлисез? 6.Сез кайда дуслаштыгыз? Диалог т?з?:”Минем дустым” -Сине? дусты?ны? исеме ничек? -Минем дустымны? исеме -Владик. -Дусты? кайда яши? -Минем дустым ш???рд? яши. -Сине? дусты? нич?нче сыйныфта укый? -Минем дустым 4нче сыйныфта укый. -Сез берг? нишлисез? -Без берг? уйныйбыз,ча?гы шуабыз,д?рес ?зерлибез. -Сез кайда дуслаштыгыз? -Без лагерьда дуслаштык. Ял минуты.”?пип?”биюен биет?(13-22нче слайдлар) -Укучылар,сезне? бел?н ?нис? исемле кызны? дуслашасы кил?.Ул бию т?г?р?ген? й?ри.Сезне татарча биерг? ?йр?терг? тели. -Укучылар,безг? дуслар ни ?чен кир?к? -Берг? уйнар ?чен,ярд?м ит?р ?чен.... -?йд?гез,х?зер дусларыбызны уйнарга чакырабыз. Ситуатив к?нег?л?р эшл??.6-12нче слайдлар -Укучылар,карточкаларда язылган ситуациял?р буенча диалоглар т?зегез. 1.Тебе хочется кататься на лыжах.Предложи другу покататься на лыжах,определите время и место. -Дима,?йд? ча?гы шуабыз. -?йд?.С?гать нич?д?? -С?гать икед?.Кайда шуабыз? -?й янында. 2.Спроси у друга играет ли он зимой на улице.Узнай как он любит играть. -Син кыш к?не урамда уйныйсы?мы? -?йе,уйныйм. -Ничек уйнарга яратасы?? -Ча?гы шуам,хоккей уйныйм. 3.Узнай у друга в какой кружок он ходит. -Син нинди т?г?р?кк? й?рисе?? -Мин бию т?г?р?ген? й?рим. 4.Предложи другу покататься на коньках.Узнай есть унего коньки. -Артур,?йд? тимераякта шуабыз.Сине? тимераягы? бармы? -?йе,минем тимераягым бар.?йд?,шуабыз. 5.Узнай у друга есть ли у них возле школы каток. -Сезне? м?кт?бегез янында шугалак бармы? -М?кт?п янында шугалак бар. 6.Узнай у друга идет ли он сегодня играть в хоккей. -Владик,син б?ген хоккей уйнарга барасы?мы? -Юк,мин б?ген хоккей уйнарга бармыйм. 7.Предложи другу вместе идти в танцевальный кружок. -Васелина,?йд? берг? бию т?г?р?ген? барабыз. -?йд?.Мин сине к?т?м. Яхшы дус турында ??мл?л?р т?зет?.”Дусты?ны макта” уенын уйнау.23нче слайд -Укучылар,яхшы дус нинди булырга тиеш? -Яхшы дус т?рбияле,акыллы,юмарт,тырыш,?д?пле,тыйнак булырга тиеш. -?йе,бик д?рес ?йт?сез.Х?зер без бер уен уйныйбыз.Мен? бу шарны бер-берегезг? биреп,дусларыгызны мактагыз.Шар сезне? матур,?ылы с?зл?регезне ?ыйсын.Бер-беребезне яратып,мактап яшик.Уенны мин башлыйм. Минем дустым Дил? яхшы,ч?нки ул акыллы.(Уен шулай д?вам ит?.) Д?реслек буенча эш. -Укучылар,д?ресл?рд? без дуслар турында хик?ял?р укыдык.Д?реслекне?13нче битен ачыгыз. -“Сылтау”хик?ясенд? кыз нинди? -Ул,саран,ч?нки песине бирми. -“Алма” хик?ясен иск? т?шер?без.Чулпан нинди кыз? -Чулпан юмарт(акыллы,яхшы,т?рбияле) кыз,ч?нки алманы сыйныфташларына бир?. “Минем дустым” темасына хик?я т?зет?.Бернич? укучыны с?йл?т?. 4.?й эше бир?.”Минем дустым” хик?я язып килерг?.(25 нче слайд) 5.Д?реск? йомгак ясау. ??г?м? ?тк?р?. -Без б?ген д?рест? н?рс? турында с?йл?штек? -Дуслык турында с?йл?штек. -Дус нинди булырга тиеш? -Дус ярд?м ит?рг? тиеш.Дус бел?н тату булырга кир?к. -Сезг? д?рес ошадымы? Барысы да а?лашылдымы?(Карточкалар ярд?менд? ?занализ ясату) Билгел?р кую. Саубуллашу. -Д?рес т?мам.Игътибарыгыз ?чен р?хм?т.Сау булыгыз.

Просмотр содержимого документа
«Дуслыкны? кадерен бел.4 нче сыйныф.»

4 класс Дуслыкның кадерен бел. 

Дәреснең темасы:Дуслыкның кадерен бел.

Дәрес максатлары:( Укытучы өчен)

1.Дустың турында сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү,дусларыңның уңай һәм тискәре сыйфатларын күрә белергә өйрәтү;

тартым кушымчаларын,тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнүен кабатлау.

  2.Гомумиләштереп нәтиҗә ясый белү күнекмәләренә өйрәтү.          

 3.Дуслыкның кадерен белергә,дуслардагы  уңай сыйфатларны күрергә өйрәтү.

Укучы өчен:Дустың турында сөйли,төрле ситуацияләр буенча уенга чакыра белү,дустыңның уңай һәм тискәре сыйфатлары турында әйтә белү.

Дәрес тибы:Диалогик-монологик сөйләм дәресе

Җиһазлау:компьютер ,тема буенча презентация өчен материал, видеоязма,рәсемнәр

Материал: Р.З. Хәйдарова” Татар теле һәм уку китабы”,4нче сыйныф өчен дәреслек, 6 бит, 13-15 бит.

Дәрес барышы.

:

l.Оештыру өлеше.

.Уңай психологк халәт тудыру.

Укытучы:Исәнмесез,укучылар!Хәерле көн!(Укучылар бер-берсенә,укытучыга хәерле көн телиләр.)

-Исәнмесез!Хәерле көн!

-Хәерле көн миңа,

-Хәерле көн сиңа,

-Хәерле көн безгә,

-Хәерле көн сезгә.

Дежур укучыларның бүгенге көн турында сөйләве.

ll.Белемнәрне актуальләштерү.

-Башта өйрәнелгән сүзләрнең тәрҗемәсен искә төшерик.(Экранда кабатласы сүзләрнең татарчасы языла). Сүзләрнең траскрипциясен укыйбыз,тәрҗемә итәбез. Калын әйтелешле сүзләрне таптырабыз.2нче слайд

тәрбияле

 акыллы

юмарт

тырыш

саран

яхшы

тыйнак

тәрбиясез

-Сүзтезмә һәм җөмләләрне тәрҗемә итәбез.Сүзтезмә һәм җөмләләр тактада язылган була.

Мой  друг,твой друг,его друг,наш друг,ваш друг,их друг.3нче слайд

Мой друг ходит в кружок татарского языка.

Его друг ходит в спортивный кружок.

Наш друг ходит в танцевальный кружок.

3.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

-Укучылар,сез мультфильм  карарга яратасызмы?Хәзер  без мультфильм карарбыз,сез аны аңларга тырышыгыз.(А.Алишның “Чукмар белән Тукмар”әкиятен карау.Аның кыскача эчтәлеген русча сөйләү)4нче слайд

-Укучылар, әкият нәрсә турында?

-Әкият дуслык турында.

-Әйе,әкият дуслык турнда. Дусларның кадерен яныңда булганда белергә кирәк. Дәрестә дусларыбыз турында сөйләшербез.Бүген дәресебезнең  темасы: “Дуслыкның кадерен бел”Әйдәгез,хәзер дусларыбыз турында сөйләшәбез.

Өй эшен тикшерү (5нче слайд)Сорауларга җавап бирү.Укучылар бер-берсенә сораулар биреп,дуслары турында сорашалар.(Дәреслекнең 6 битендәге 6нчы күнегү буенча сорауларга җаваплар искә төшерелә)

1.Синең дустың бармы?                                                    

2.Синең дустыңның исеме ничек?

3.Дустың кайда яши?

4.Синең дустың ничәнче сыйныфта укый?

5.Сез бергә нишлисез?

6.Сез кайда дуслаштыгыз?

Диалог төзү:”Минем дустым”

-Синең дустыңның исеме ничек?

-Минем дустымның исеме -Владик.

-Дустың кайда яши?

-Минем дустым шәһәрдә яши.

-Синең дустың ничәнче сыйныфта укый?

-Минем дустым 4нче сыйныфта укый.

-Сез бергә нишлисез?

-Без бергә уйныйбыз,чаңгы шуабыз,дәрес әзерлибез.

-Сез кайда дуслаштыгыз?

-Без лагерьда дуслаштык.

Ял минуты.”Әпипә”биюен биетү(13-22нче слайдлар)

-Укучылар,сезнең белән Әнисә исемле кызның дуслашасы килә.Ул бию түгәрәгенә йөри.Сезне татарча биергә өйрәтергә тели.

-Укучылар,безгә дуслар ни өчен кирәк?

-Бергә уйнар өчен,ярдәм итәр өчен....

-Әйдәгез,хәзер дусларыбызны уйнарга чакырабыз.

Ситуатив күнегүләр эшләү.6-12нче слайдлар

-Укучылар,карточкаларда язылган ситуацияләр буенча диалоглар төзегез.

1.Тебе хочется кататься на лыжах.Предложи другу покататься на лыжах,определите время и место.

-Дима,әйдә чаңгы шуабыз.

-Әйдә.Сәгать ничәдә?

-Сәгать икедә.Кайда шуабыз?

-Өй янында.

2.Спроси у друга играет ли он зимой на улице.Узнай как он любит играть.

-Син кыш көне урамда уйныйсыңмы?

-Әйе,уйныйм.

-Ничек уйнарга яратасың?

-Чаңгы шуам,хоккей уйныйм.

3.Узнай у друга в какой кружок он ходит.

-Син нинди түгәрәккә йөрисең?

-Мин бию түгәрәгенә йөрим.

4.Предложи другу покататься на коньках.Узнай есть унего коньки.

-Артур,әйдә тимераякта шуабыз.Синең тимераягың бармы?

-Әйе,минем тимераягым бар.Әйдә,шуабыз.

5.Узнай у друга есть ли у них возле школы каток.

-Сезнең мәктәбегез янында шугалак бармы?

-Мәктәп янында шугалак бар.

6.Узнай у друга идет ли он сегодня играть в хоккей.

-Владик,син бүген хоккей уйнарга барасыңмы?

-Юк,мин бүген хоккей уйнарга бармыйм.

7.Предложи другу вместе  идти в танцевальный кружок.

-Васелина,әйдә бергә бию түгәрәгенә барабыз.

-Әйдә.Мин сине көтәм.

Яхшы дус турында җөмләләр төзетү.”Дустыңны макта” уенын уйнау.23нче слайд

-Укучылар,яхшы дус нинди булырга тиеш?

-Яхшы дус тәрбияле,акыллы,юмарт,тырыш,әдәпле,тыйнак  булырга тиеш.

-Әйе,бик дөрес әйтәсез.Хәзер без бер уен уйныйбыз.Менә бу шарны бер-берегезгә биреп,дусларыгызны мактагыз.Шар сезнең матур,җылы сүзләрегезне җыйсын.Бер-беребезне яратып,мактап яшик.Уенны мин башлыйм.

Минем дустым Дилә яхшы,чөнки ул акыллы.(Уен шулай дәвам  итә.)

Дәреслек буенча эш.

-Укучылар,дәресләрдә без  дуслар турында хикәяләр укыдык.Дәреслекнең13нче битен ачыгыз.

-“Сылтау”хикәясендә кыз нинди?

-Ул,саран,чөнки песине бирми.

-“Алма” хикәясен искә төшерәбез.Чулпан нинди кыз?

-Чулпан юмарт(акыллы,яхшы,тәрбияле) кыз,чөнки алманы сыйныфташларына бирә.

Минем дустым” темасына хикәя төзетү.Берничә укучыны сөйләтү.

4.Өй эше бирү.”Минем дустым” хикәя язып килергә.(25 нче слайд)

5.Дәрескә йомгак ясау.

Әңгәмә үткәрү.

-Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

-Дуслык турында сөйләштек.

-Дус нинди булырга тиеш?

-Дус  ярдәм итәргә тиеш.Дус белән тату булырга кирәк.

-Сезгә дәрес ошадымы? Барысы да аңлашылдымы?(Карточкалар ярдәмендә үзанализ ясату)

Билгеләр кую.

Саубуллашу.

-Дәрес тәмам.Игътибарыгыз өчен рәхмәт.Сау булыгыз.