СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Экологический урок

Нажмите, чтобы узнать подробности

Конкурсный урок на тему экологии в 3 классе по окружающему миру. Урок прошел в рамках акции "Чистая вода-чистая природа".

Просмотр содержимого документа
«Экологический урок»

Татарстан Республикасы Арча районы

Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе филиалы

Кзыл-Яр башлангыч гомуми белем мәктәбе









Суны ни өчен сакларга кирәк ?”

дигән темага эш программасы нигезендә 3 класста әйләнә-тирә дөнья дәресе кысаларында

үткәрелгән дәрес планы













Үткәрде беренче квалификацион

категорияле башлангыч класс

укытучысы Бакиева Ә.Т.

Үткәрелде 2017 нче елның 23 ноябрендә

Тема. Суны ни өчен сакларга кирәк ?

Максат: Суның әһәмиятен күрсәтү, суны рациональ куллану юлларын өйрәтү, экологик тәрбия бирү.

Бурыч: Суның пычрану сәбәпләрен ачыклый алу күнекмәләрен булдыру

Предмет нәтиҗәләре: суның пычрану чыганакларын билгеләү, суга сакчыл караш булдыру

Универсаль уку гамәлләре:

Регулятив УУГ: Практик бурычны чишү юлларын танып-белү бурычына әйләндерү

Танып-белү УУГ: чагыштыру, анализлау,синтезлау, гомумиләштерү,сәбәпләрен ачыклау мөмкинлекләренә ия булу

Коммуникатив УУГ: группада хезмәттәшлек итә белү, суны саклауны пропагандалау алымнарына ия булу

Шәхси УУГ: экологик культура: суны саклау кагыйдәләрен үтәүгә әзер булу, сулыкларга сакчыл караш булдыру



Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше.

Җир йөзендә яшәү өчен

Кешеләргә ни кирәк?

Һавалар саф булсын өчен

Калын урманнар кирәк.

Шат, сәламәт яшәү өчен

Кешеләргә ни кирәк?

Көмештәй сулы чишмәләр

Диңгез, елгалар кирәк?

Сусыз җиргә йорт корма,

Утсыз җиргә ил корма

-Ни өчен шулай диләр икән?

-Тирә-яктагы кайсы авылны алсак та,алар да шулай ук елга буенча урнашкан. Димәк, безнең элекке бабаларыбыз елга, су буйларына урнашырга тырышканнар. Ни өчен? (Кешегә тормыш итү өчен иң мөһиме – су кирәк.)

Безнең республикабыз табигатьнең кабатланмас гүзәл почмакларына бик бай. Урман, кыр, аланнарның кыргый табигый хозурлыкларын чишмә, инеш, күл сулары, нур өстенә нур өстәгәндәй, тагын да тулыландыра-камилләштерәләр. Болар барысы җиргә генә түгел, хәтта кеше тормышына да гүзәллек өсти. Дөньяда, тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе – су. Элек-электән үк бабаларыбыз үз йортларын елга ярларына, күл буйларына, чишмә сулары күп булган урыннарга нигезләгәннәр. Һәр карыш җирне эшкәртеп, җирнең кадерен белеп, һәр урынны аерым-аерым исем белән атап йөрткәннәр.

Көндәлек тормышта судан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел. Су җир сугара – иген игүгә, җиләк-җимеш, терлек, кош-корт үстерүдә ярдәм итә. Халык көнкүреше табигать белән нык үрелеп барганга, туган ягыбызның һәр кечкенә һәм һәр зур су чыганаклары халык хуҗалыгында киң файдаланыла.

-Ә Җирдә күпме су барлыгын беләсезме ? (Укучыларның җаваплары тыңлана)

-Әйдәгез бергәләп видео карап алыйк әле

(Җир йөзендә су күпме ?

https://www.youtube.com/watch?time_continue=10&v=DR68DA3KJy4)

II.Яңа материалны өйрәнү.

-Менә су турында сез нәрсәләр беләсез икән ? Без сезне 4 группага бүлдек. Мин хәзер һәр группага белешмә өләшәм. Сез шул белешмәне укыйсыз.

(Группалар белешмә белән танышалар)

  1. Тормышта кеше суны бик күп куллана. Су булмаса, юына да, юа да, ризык әзерли дә алмас иде. Яшәгән-торган урыныбызны да сусыз чиста тотып булмый. Кырлар һәм бакчалардагы үсемлекләрне сугару өчен су кирәк. Бер генә тере җан иясе дә сусыз яши алмый.

Бик озак сусыз күселәр,аннары гына дөяләр генә тора ала. Сусыз кыгазь һәм пластмасса ясау, тукыма ману мөмкин эш түгел . Боларның һәммәсе өчен төче су кирәк.

Класс алдында тәҗрибә үткәреп күрсәтегез: Стаканга су салыгыз, аңа башта зәңгәр, аннары сары,аннары кызыл таякчыкны төшереп күрсәтегез. Таякчыкларны суда күреп буламы ? Нинди нәтиҗәләр ясыйсыз.

  1. Беренче карашка, төче су бик күп кебек. Елгаларда төче су ага, күлләрнең дә күбесе-төче сулы күл. Арктика һәм Антарктида бозлары шулай ук төче судан тора. Ләкин онытмыйк: су –бик яхшы эреткеч. Шул сә-бәпле Җирдә тозлы су бик күпкә күбрәк: диңгез һәм океан сулары-тозлы су. Ә ул эчәргә яраксыз.

Тоз суда җиңел эри, ә тозлы суны кабат төче суга әйләндерү бик кыен.

Класска тәҗрибәне үткәреп күрсәтегез: Стаканга су салыгыз, аннан соң салмак кына тоз салыгыз. Тоз нишли ? Икенче стакандагы суга шикәр салыгыз. Шикәр нишли? Нинди нәтиҗә ясыйбыз ?

Су-яхшы эреткеч.

  1. Билгеле, кешеләр диңгез суыннан тозларны аерып алырга өйрәнгәннәр. Моның өчен башта суны парга әйләндерәләр, аннары суыталар. Су парга әйләнгәндә, тоз утырып кала. 92 нче биттәге рәсем буенча бу тәҗрибәне аңлатып карагыз.

Тәҗрибә: Фарфор кечкенә чынаякка сулы тоз салып, астына спиртовка куелган штативка куела. Су кайнап чыга, төбендә тоз утырып кала

  1. Җир шарында яшәүчеләр төче суны торган саен күбрәк куллана. Җиңел табыла торган төче су запаслары кимегәннән кими. Ә диңгез суыннан сәнәгать юлы белән төче су алу бик кыйммәткә төшә.

Завод-фабрикалар, көнкүреш калдыклары күп кенә төче сулы сулырга эләгә. Су эчәргә яраксыз хәлгә килә.

Суны бензин, машина мае, кер порошоклары, полиэтилен пакетлар,шешәләр һәм пыяла калдыклары пычрата. Елгаларга сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм көнкүреш калдыкларын түгәләр, юынтык сулар агызалар.

Пычранган һәм агуланган сулыкларны чистарту өчен күп көч, катлаулы җайланмалар таләп ителә. Шушы максаттан махсус су чистарту корылмалары төзелә. Аларда суны башта тондыралар, аннары төрле-төрле фильтрлар аша үткәрәләр. Фильтрланган суда микробларны юк итә торган матдәләр (хлор) кушалар

Класс алдында тәҗрибәне үткәреп күрсәт:

Стаканга бераз сыек май сал, аннары аның өстенә салмак кына су салырга. Нәрсә күзәтәсез ?

Нәтиҗә : май суга караганда җиңелрәк.

-Сулыклар өслегенә нефть, бензин, солярка агу ни өчен куркыныч ? (Алар су өслегендә кала, суга кислород эләгү кими, ә андагы тереклеккә куркыныч тудыра)

III. Ныгыту.

  1. Бирем “Җөмләне дәвам ит”

Һәр группага текст бирелә. Текстта сүзләр төшеп калган.

Судан башка __________________________яши алмый. Су ___________________________________, _________________,____________, ______________ кирәк. Эчә торган су ___________________булырга тиеш. Эчә торган суда _________________________ аз булырга тиеш. Суда зарарлы матдәләр аз булсын өчен, кеше ___________________________________ өйрәнергә тиеш. Кулланылган су табигатьrә кире __________хәлдә кайтырга тиеш.


Һәр группа үзенең җаваплары белән таныштыра.

2.Суны сакларга кирәклеген искәртә торган знак ясарга (Һәр группа үзенең знагын тәкъдим итә)

3. Бер тапкыр теш чистартканда гына да кранны каты ачып куйсагыз, 7 л су агарга мөмкин. Исәпләп чыгарыгыз:көнгә 10 кеше ике тапкыр тешләрен чистартсалар күпме суны агызачак ?

(140 л)

- Ябылып җитмәгән яки ватык краннан нәзек кенә булып су ага. Кран астына 200 граммлы стакан куегыз да аның күпме вакыт эчендә тулганын күзәтегез. Бик күп булса, 1 минут эчендә тулыр. Димәк, 1 сәг.эчендә – 12 л, тәүлеккә 300 л эчә торган су файдасыз әрәм була дигән сүз.

4. Видео карау “Сулыкларны саклау”

5.Нәтиҗә ясау :суны саклау юлларын тәкъдим итәргә

IV.Рефлексия

Елгаларның чисталыгы, матурлыгы кешеләр намусында. Суларның пычрану проблемасы кичектер-гесез хәл итүне таләп итә торган җитди проблемага әйләнде. Суны саклау чараларының тагы берсе булып – аларны экономияле тоту.

1941 нче елда Харьков шәһәрендә Су музее ачылган.

Музейдагы экспонатлар олысын–кечесен суны сакларга

өйрәтә.


Сорау. Сез авыл җирендә сулыкларны пычратуны

ничек аңлыйсың?

Елгаларга һәм күлләргә туфрактан яңгыр сулары тарафыннан юылган минераль ашламалар- нитратлар һәм фосфатлар керә. Аларның югары концентрациясе сулыкларның төр составын үзгәртергә мөмкин. Сулык-ларга төрле агулы химикатлар – авыл хуҗалыгында корткычларга каршы куллана торган пестицидлар да эләгә. Бу судагы тереклекнең агулануына һәм күпләп үлеүнә китерә.

V. Йомгаклау. Гомумиләштерү.

Укучылар, бүген без сезнең нинди проблеманы чишәргә тырыштык ?

Сулыкларны саклау нигә кирәк ?

Сулыклар ничек пычрана ?

Пычранудан аларны ничек сакларга соң ?


Өй эше. Өйдә күпме су тотуыгыз турында белеп, исәпләп килергә.






Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!