СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Эш программасы “Әдәби уку”укыту курсы. 2 нче сыйныф (рус төркеме)

Нажмите, чтобы узнать подробности

 

Эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм

Федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

  1. Россия Федерациясенең «Мәгариф турында»гы Законы ( Федеральный закон от 29.12.2012 г. 273-ФЗ «Об образавании в Российской Федерации» ).
  2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында»гы Законы ( Закон Республики Татарстан «Об образаовании» №68 –ЗРТ

от 22.07.2013 г., ст.8 ).

  1. Россия Федерациясенең «Россия Федерациясе халыктелләре турында»гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998 г. ).
  2. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы прказы, 30.08.2013 ел №115 ( “Об утверждении Порядка органзации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования»).
  3. «Татарстан Республикасының халык телләре турында» Законы ( Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 г. №1560-XII (ред. От 03.03.2012 г.) « О государственых языках Республики Татарстан и других языках в РТ).
  4. «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» Татарстан Республикасы Законы, 2004 ел.
  5. «2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы», 25.10.2013 ел, 794 нче карар.
  6. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты ( Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер  белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011 нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

Просмотр содержимого документа
«Эш программасы “Әдәби уку”укыту курсы. 2 нче сыйныф (рус төркеме)»

Инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 165 нче урта гомуми белем мәктәбе”

муниципаль автономияле гомуми белем учреждениясе








КАРАЛДЫ КИЛЕШЕНДЕ РАСЛЫЙМ

М/Б утырышында Директор урынбасары Мәктәп директоры

Беркетмә № 1

______А.В.Минсафина _________ В. М. Азеева __________ А. И.Шәмсетдинов

“ 26“ август 2017 ел “ 29 “ август 2017 ел №154 “ 29 “ август 2017 ел



Эш программасы

“Әдәби уку”укыту курсы

2 нче сыйныф (рус төркеме)




Укытучы: Дәүләтшина Ильмира Габделәхәт кызы


“ РАСЛАНДЫ” Педагогик киңәшмә беркетмәсе

№1 29 август 2017 нчы ел








2017-2018 нчы уку елы

Аңлатма язуы


Эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм

Федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

  1. Россия Федерациясенең «Мәгариф турында»гы Законы ( Федеральный закон от 29.12.2012 г. 273-ФЗ «Об образавании в Российской Федерации» ).

  2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында»гы Законы ( Закон Республики Татарстан «Об образаовании» №68 –ЗРТ

от 22.07.2013 г., ст.8 ).

  1. Россия Федерациясенең «Россия Федерациясе халыктелләре турында»гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998 г. ).

  2. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы прказы, 30.08.2013 ел №115 ( “Об утверждении Порядка органзации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования»).

  3. «Татарстан Республикасының халык телләре турында» Законы ( Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 г. №1560-XII (ред. От 03.03.2012 г.) « О государственых языках Республики Татарстан и других языках в РТ).

  4. «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» Татарстан Республикасы Законы, 2004 ел.

  5. «2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы», 25.10.2013 ел, 794 нче карар.

  6. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты ( Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011 нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).


Эш программасы Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартына (1-4 класслар) “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”на (1 — 11 нче сыйныфлар) авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева, 2014, Татарстан Республикасы Казан шәһәре Яңа Савин районының “Инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 165 нче урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль автономияле гомуми белем учреждениесенең башлангыч сыйныфлар өчен укыту программасына, Татарстан Республикасы Казан шәһәре Яңа Савин районының “Инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 165 нче урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль автономияле гомуми белем учреждениесенең 2016-2017 нче елга базис укыту планына нигезләнеп төзелде.

Эш программасы Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартының эчтәлегенә туры килә.

Әдәби укудан эш программасы Филология фәне өлкәсенең эчтәлеген тормышка ашыруга юнәлдерелгән, ягъни Россиянең тел һәм мәдәни җирлегенең бердәм һәм күптөрле булуы, телнең милли үзаң нигезе икәнлеге турында күзаллаулар формалаштыру; телдән һәм язма диалогик, монологик сөйләмне, аралашу осталыгын, әхлакый һәм эстетик хисләрне, иҗади эшчәнлеккә мөмкинлекләрне үстерү.

Эш программасы УМКга юнәлдерелгән: Күңелле татар теле Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Г.М. Әхмәтҗәнова. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013.

Рус телендә сөйләшүче укучыларга әдәби уку фәнен укытуның төп максаты телне аралашу чарасы буларак үзләштерүне тәэмин итү, көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. Татар телен дәүләт теле буларак укыту укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру чарасы, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль күнекмәләр булдыру чарасы.

Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартында күрсәтелгәнчә, төп белем бирүнең башлангыч этабы гомуми белем бирүнең нигезе һәм, балаларда белем һәм күнекмәләр булдыру белән беррәтттән, аларның уку эшчәнлеген формалаштыруга да нигез сала, гомуми уку күнекмәләрен үстерүне төп максатлар рәтенә куя. Әдәби уку, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә.

Гомуми башлангыч белем бирү баскычында әдәби уку фәненең максатлары:

- татар әдәбияты хакында беренчел күзаллау булдыру;

- әдәби әсәрләрне дөрес , сәнгатьле , тиз укырга һәм аңларга өйрәтү;

- әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсен камилләштерү;

- мөсткыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, татар әдәбиятына һәм башка халык әдәбиятларына хөрмәт, китапка кызыксыну булдыру;

- белемгә омтылыш тәрбияләү, укучының иҗади, логик фикерләвен, хәтерен, эстетик зәвыген үстерү, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү.


Укыту предметына гомуми аңлатма


Урта гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга әдәби уку фәнен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Бу максатлар программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда да беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.


Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның әдәби уку буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.



Уку предметының укыту планында тоткан урыны


Программа елына 70 сәгатькә төзелгән, атнага 2 сәгать, шулардан контроль дәресләргә 1 сәгать бирелә (контроль тест – 1 сәгать).


Уку предметы эчтәлегенең кыйммәти юнәлешләре


- милләтләр, мәдәниятләр төрлелегенә карамастан, дөньяны бердәм һәм бер бөтен итеп кабул итү нигезендә шәхеснең гражданлык тиңдәшлеген формалаштыру;

- әйләнә-тирәдәге кешеләргә карата игелеклелек, ышаныч һәм игътибарлылык, ихтирам, ярдәм күрсәтүгә әзерлек, әңгәмәдәшеңне тыңлый һәм ишетә белү, кешеләрнең үз фикеренә хокукын таный белү нигезендә аралашу һәм хезмәттәшлек итү өчен психологик шартлар формалаштыру;

- әхлаклылык һәм гуманизм, гаилә һәм мәктәп, коллектив һәм җәмгыять кыйммәтләрен хөрмәт итү һәм аларны үтәүгә омтылу, этик һәм эстетик хисләр формалаштыру нигезендә шәхеснең гомумкешелек кыйммәти-мәгънәви даирәсен үстерү;

- үзлегеңнән белемеңне арттыру һәм үз-үзеңне тәрбияләү, үз эшчәнлегеңне оештыра алу осталыгын формалаштыру;

- шәхеснең үз-үзен актуальләштерү шарты буларак, аның мөстәкыйльлеген һәм җаваплылыгын үстерү.



Укытуның предмет, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре


Укучыда формалашачак

Формалашу өчен укучы алачак мөмкинлекләр

Шәхси

Укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата шәхси кыйммәтләре формалаша.

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Метапредмет

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.





Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә

  • белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Предмет

Укучыларда әдәби укуның күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • Әдәби уку” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.



Программаның тематик эчтәлеге


Бүлекләрнең исеме

Сәгать саны


1.

Без мәктәпкә барабыз

19

2.

Көзге уңыш

8

3.

Мин чисталык яратам

8

4.

Кыш

7

5.

Безнең гаилә

5

6.

Яз

5

7.

Мин Татарстанда яшим

7

8.

Кибеттә

5

9.

Җәй

6


Барысы

70


1.Без мәктәпкә барабыз.

Беренче сентябрь турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү. Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау); үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим итә белү. Предметларны, саннар кулланып, үзеңә сорый белү. Мәктәптәге уку хезмәте турында сорый, сөйли белү, нәрсә эшләгәнне, нәрсә эшләмәгәнне сорый, әйтә белү.

Укучының уку хезмәтенә бәя бирә белү.

2. Көзге уңыш.

Яшелчә, җиләк-җимеш исемнәрен, төсен, тәмен, нәрсә яратуыңны әйтә белү. Базарга барырга чакыра, кем белән барганыңны әйтә белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү. Көз билгеләрен, көзне яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү.

Урамга уйнарга чакыра белү.

Көз билгеләрен сөйли белү.

3.Мин чисталык яратам.

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү. Тән әгъзаларын атый белү.

Табибка кайсы җирең авыртуын әйтә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү.

4. Кыш.

Кыш айларын атый, кыш билгеләрен әйтә белү. Кышкы табигатьне сүрәтли белү; һава торышын сорый белү. Кошларга булышу турында әйтә белү. Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә, Яңа ел бәйрәме белән котлый белү. Яңа ел бәйрәменә чакыра белү. Кышкы уеннарның төрләрен әйтә, уенга чакыра; тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү.

5.Безнең гаилә.

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын, кайда эшләгәнен әйтә белү. Татар халык ашларын атый, нинди ашлар пешергәнне белү, бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә белү.

6.Яз.

Яз билгеләрен әйтә белү. Урамга уйнарга чакыра, көннең нинди икәнен сорый, әйтә белү. Бәйрәмдә, нинди бүләк биргәнеңне, кемне котлаганыңны әйтә белү.

7. Мин Татарстанда яшим.

Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү. Татарстан шәһәрләренең, елгаларының исемнәрен әйтә белү. Татарстанда яши торган хайваннарны әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү. Кайсы шәһәргә барганны сорый белү. Светофорда нинди төсләр барлыгын әйтә, юл йөрү кагыйдәләрен әйтә белү. Авыл турында сөйли белү.

8. Кибеттә.

Кием исемнәрен, бәяләрен сорый, нинди кием яратканыңны әйтә белү. Бер-береңнең киеменә комплимент әйтә белү. Ашамлык исемнәрен, нинди ашамлыклар кирәклеген сорый, әйтә белү. Кибеткә барганыңны һәм нәрсә алганыңны әйтә белү.

9. Җәй.

Җәй турында сөйли белү. Каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү. Урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү.

Сабантуйда катнашу турында сөйләшү.


2 нче сыйныфта әдәби уку дәресләрендә үтеләчәк авторлар исемлеге:

Г.Тукай, Р.Миңнуллин, М. Җәлил, З.Туфайлова, Б.Рәхмәт, М.Гыйззәт, Ф.Кәрим, Х.Гарданов, Н.Мадьяров,Г.Зәйнашева,Л.Лерон, А.Алиш,Ш.Маннур,Г.Бәширов, Р.Вәлиева,Ә.Ерикәй, Г.Гәрәева,Җ.Тәрҗеманов, Г.Юнысова, Г.Морат, В.Хәйруллина,В.Казыйханов,И.Туктар, Н.Арсланов, Ш.Камал,Ф.Яруллин, Н.Исәнбәт.


Календар-тематик планлаштыру

Фән

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

Контроль

тест

Дәреслекнең авторы, елы


Әдәби уку

(тат.)

2

70

2

1

Р.З.Хайдарова, Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова Татар теле. 2 нче сыйныф. – Казан “Татармультфильм” нәшрияты, 2013 ел





Календар-тематик план


Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Сәгать саны


Эшчәнлек

төрләре

Планлаштырылган нәтиҗәләр


Үткәрү вакыты


Шәхси

Предмет

Метапредмет

План

Факт

  1. Без мәктәпкә барабыз ( 19 сәг.)

1

Яңа уку елы белән!

1

1нче сентябрь

турында сөйли

белү

Шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру.

Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.



Иптәшләреңә, дусларыңа карата ярдәмчел булу;
































Беренче сентябрь

турында сөйли белү. Бәйрәм белән

Котлый белү.

Регулятив
Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү. Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.
Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
Эш сыйфатына бәя бирә белү.




Танып белү
Дәреслек белән эш итә белү.
Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.
Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.


Коммуникатив
Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү
Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.
Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.
Парларда эшли белү.

1-3.09


2

Тылсымлы сүзләр

1

Бирелгән үрнәк диа-логка охшаш диалог төзи белү

5-10.09


3

Х.Гарданов”Исәнме-

сез, иптәшләр”


1

Дөрес уку, тәрҗемә итү, сораулар төзү.

Иптәшеңнең мәктәптәге уку хезмәтен әйтә белү.

5-10.09


4

“Беренче сентябрь”хикәясе белән танышу

1

Сәнгатьле укый белү.

Шигырьнең эчтәлегенә төшенү

12-17.09


5

“Беренче сентябрь”хикәясе.

Сораулар төзү.

1

Бер-береңнең

ничәнче сыйныфта укуын сорый белү. Шигырь буенча сораулар төзү,җавап бирү

Текст эчтәлеген сөйли белү.

12-17.09


6

«Көз җитте»-монологик сөйләм

1

Көз турында сөйли белү. Рәсем буенча

диалог төзү

Көз турында сөйли белү.

Дустыңны бәйрәм белән котлый белү.

19-24.09


7

Бәйрәм котлавы

1

Котлауны өйрәнү,

Котлый белү.

19-24.09


8

“Уку-язу әсбаплары

кибетендә”- диалогик

сөйләм

1

Бирелгән үрнәк диа-логка охшаш диалог төзи белү

Уку-язу әсбапларының

барлыгын,юклыг

кирәклеген хәбәр итә белү

20-1.10


9

Үзем турында үзем-

монологик сөйләм

1

Үзең турында

сөйли белү

Үзең турында сөйли белү.

20-1.10


10

“Без бәйрәмгә барабыз”-

диалогик сөйләм

1

Рәсемнәр буенча диалог төзү


Бәйрәмгә баруың

турында сөйли белү.


Текст эчтәлеген сөйли белү.

3-8.10


11

“Мин Казанга барам” хикәясе

1

Сәнгатьле уку.

Сораулар төзи белү

3-8.10


12

“Мин Казанга барам” хикәясе-монологик

сөйләм

1

Рәсем буенча

монолог төзү

10-15.10


13

“Татар теле дәресендә”

-диалогик сөйләм

1

Дәрес турында сөйли белү

Яраткан дәресең турында сөйли белү.

10-15.10


14

“Әбигә булышам”-

монологик сөйләм

1

Сәнгатьле итеп сөйләү. Сорауларга җавап бирә белү

17-22.10


15

“Режим”- монологик

сөйләм

1

Үзеңнең режимың турында сөйләү

Үзеңнең режимың

турында сөйли белү

17-22.10


16

“Очты-очты” уены

1

Аралашу, күмәк уен уйный белү

24-29.10


17

“Күмәч” әкияте белән

танышу

1

Сорауларга

җавап бирү. Дөрес уку, тәрҗемә итү

Рус халык әкиятен сөйләргә, сәхнәләштерергә

өйрәнү.

24-29.10


18

“Күмәч” әкиятен сәхнәләштерү

1

Сәхнәләштерергә өйрәнү

7-12.11


19

“Минем сыйныфым”-

монологик сөйләм

1

Үзеңнең сыйныфың турында сөйләү


7-12.11


2. Көзге уңыш ( 8 сәг.)


20

“Файдалы яшелчәләр”

-монологик сөйләм

1.

Рәсемнәр буенча монологик сөйләмгә чыгу.


Шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру.




Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.





Иптәшләреңә, дусларыңа карата ярдәмчел булу;






Көзге табигатькә соклану;









Яшелчәләрнең исемнәрен әйтә белү.

Базарга барырга чакыру,

кем белән барганыңны, сатып

алганыңны әйтә белү.


Базарда яшелчә

сатып ала белү.

Регулятив
Эш урынын әзерләү.

Эшне планлаштырырга өйрәнү.
Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
Эш сыйфатына бәя бирә белү.
Танып белү
Дәреслек белән эш итә белү.
Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү. Сорауларга җавап бирү, Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
Коммуникатив
Диалогта катнаша белү Сорауларга җавап бирү;

Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.
Парларда эшли белү.

14-19.11


21

“Яшелчә кибетендә”-

диалогик сөйләм


1

Сәнгатьле итеп сөйләү.

14-19.11


22

“Базарда” тексты белән танышу


1

Дөрес укый, тәрҗемә итә белү

21-26.11


23

“Базарда” тексты

сөйләмгә чыгу


1

Текст эчтәлеген сөйли белү

21-26.11


24




“Бакчада”-

диалогик сөйләм

1

Бирелгән үрнәк диа-логка охшаш диалог төзи белү

28-3.12


25

“Алтын көз” тексты

(Җ.Дәрзаман)

1

Татар телендә ара-лашу осталыгын үстерү. Дөрес укый, тәрҗемә итә белү

Көз билгеләрен

әйтә, сөйли белү.


Текстның эчтәлеген

сөйли белү.

28-3.12


26

“Алтын көз” тексты-

сораулар төзү, сөйләм-

гә чыгу

1

Текст эчтәлеген сөйли белү

Көз билгеләрен

әйтә, сөйли белү.

Уйнарга чакыру.



5-10.12


27

“Көз билгеләре”-

диалогик сөйләм

1

Рәсемнәр буенча диалогик сөйләмгә

чыгу.

5-10.12





3.Мин чисталык яратам ( 8 сәг.)


28

“Шәхси гигиена”-

монологик сөйләм



1

Рәсемнәр буенча монологик сөйләмгә

чыгу.

Шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру.



Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.





Иптәшләреңә, дусларыңа карата ярдәмчел булу;






Сәламәтлегең турында кайгырту; сыйныфта шәхси әйберләргә сакчыл караш;





Шәхси гигиена

исемнәрен

өйрәнү,нәрсә

эшләгәнеңне әйтә,

сорый белү.

Текст эчтәлеген сөйли белү.

Регулятив
Эш урынын әзерләү. Эшне планлаштырырга өйрәнү.
Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
Эш сыйфатына бәя бирә белү.
Танып белү
Дәреслек белән эш итә белү.
Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.
Сорауларга җавап бирү, Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
Коммуникатив
Сорауларына җавап бирү;
Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү. Парларда эшли белү.

12-17.12


29

“Алсу-пөхтә кыз”-

хикәя белән танышу



1

Сәнгатьле итеп укый

белү, сораулар төзү

12-17.12


30

“Алсу-пөхтә кыз”

сөйләмгә чыгу


1

Рәсемнәр буенча сөйләү

19-24.12


31

Минем шәхси

гигиенам- монологик сөйләм


1

Үзеңнең шәхси гигиенаң турында сөйләү

Тән әгъзаларын

атый белү.

19-24.12


32

“Яраткан уенчыгым”

Монологик сөйләм



1

Яраткан уенчыгын турында тасвирлап

сөйли белү

монологик сөйләмгә чыгу

9-14.09


33

“Марат авырый” тексты.



1.

Сәнгатьле укый

белү, тәрҗемә итү, сораул.төзү

Авыру кешенең

хәлен сорау, аңа

чәй тәкъдим итү.


Табибка кайсы

җирең авыртуын

әйтә белү.

9-14.01


34

“Мин авырыйм”-

монологик сөйләм



1

Бирелгән үрнәк монологка охшаш монолог төзи белү

16-21.01


35

“Табибта”- диалогик

сөйләм

1

Таныш лексиканы дөрес кулланып, диалогик

сөйләмгә чыгу.

16-21.01



4.Кыш ( 7 сәг. )


36

“Кыш”-диалогик

Сөйләм


1.

Рәсемнәр буенча монологик сөйләмгә

чыгу.

Шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру.




Татар теленә карата ихтирамлы караш

булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.





Иптәшләреңә, дусларыңа карата ярдәмчел булу;




Кышкы табигатькә соклану;



Кыш айларын,

билгеләрен әйтә

белү.

Һава торышын сорый, әйтә белү.

Табигатьне

сүрәтли белү;

Кошларга булы-

шу тур.әйтә белү

Регулятив
Эш урынын әзерләү.

Эшне планлаштырырга өйрәнү.
Эшнең дөреслеген тикшерү.
Эш сыйфатына бәя бирә белү.
Танып белү
Дәреслек белән эш итә белү.
Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.
Сорауларына җавап бирү, Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
Коммуникатив
Диалогта катнаша белү.
Сорауларга җавап бирү;
Сөйләм этикеты нормаларын үтәү:

Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.
Парларда эшли белү.

23-28.01


37

Г.Тукай “Бу кайчак ,туган?”

“Кыш килә” тексты.


1

Кыш турында

сораулар бирү белү

23-28.01


38

“Кыш килә” тексты-

сөйләмгә чыгу


1

Аңлап уку,

сөйләмгә чыгу

30-4.02


39

“Яңа ел бәйрәме” тексты

1

Сәнгатьле итеп укый белү. Сораулар төзү,

җавап бирү.

Яңа ел бәйрәмендә

нишләгәнне әйтә белү. Чакыра белү.

Бәйрәм белән

котлый белү.

30-4.02


40

“Мәктәптә бәйрәм”-

монологик сөйләм


1

Бәйрәм

турында сөйли белү

6-11.02


41

“Яңа ел котлавы”



1

Бәйрәм белән

котлый белү

6-11.02


42

“Тауда” хикәясе

1

Сәнгатьле итеп укый белү. Сораулар төзү,

җавап бирү.

Кышкы уеннарның төрләрен әйтә, уенга

чакыра белү.

Тауга барганыңны

әйтә белү.

13-18.02


5.Безнең гаилә ( 5 сәг.)




43

“Минем гаиләм”-

монологик сөйләм.

З.Туфайлова “Әни сүзе”


1

Үз гаиләң турында сөйли белү


Шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру.




Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.





Иптәшләреңә, дусларыңа карата ярдәмчел булу;



Гаилә әгъзалары турында кайгырту;


Гаилә әгъзалары

ның исемнәрен,

кемнәр, барлыгын, кайда эшләгәнен әйтә белү.

Гаиләдә кемне яратканыңны сорый белү.


Регулятив
Эш урынын әзерләү.

Эшне планлаштырырга өйрәнү.
Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
Эш сыйфатына бәя бирә белү.
Танып белү
Дәреслек белән эш итә белү.
Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.
Сорауларга җавап бирү, Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
Коммуникатив
Диалогта катнаша белү
Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү. Парларда эшли белү.

13-18.02


44

“Безнең гаилә” тексты.

(Н.Мадьяров)



1

Сәнгатьле итеп укый белү. Сораулар төзү,

җавап бирү.

20-25.02


45

Г.Тукай “Безнең гаилә”

Ш.Маннур”Яратам”


1

Әбиең турында

сөйлә

20-25.02


46

“Айдар бездә кунакта” хикәясе



1

Сорауларга җавап

бирә белү.

Текст эчтәлеген сөйли белү

27-4.03


47

“Безгә кунаклар килде” –диалогик сөйләм

1

Өй хезмәтендә

катнашуыңны әйтә белү

Татар халык

ашларын атый

белү, табынга

чакыра, кыстый,

рәхмәт әйтә белү.


27-4.03


6. Яз ( 5 сәг.)




48

Ф.Кәрим “Яз җитә”




1

Сәнгатьле итеп укый белү. Сораулар төзү,

җавап бирү.

Шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру.




Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.





Иптәшләреңә, дусларыңа карата ярдәмчел булу;




Язгы табигатькә соклану;


Яз билгеләрен

Әйтә белү.

Көнең нинди

Икәнен сорый белү.


Иптәшеңне урамга

чакыру белү.

Регулятив
Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

Эшне планлаштырырга өйрәнү.
Эшнең дөреслеген тикшерү.
Эш сыйфатына бәя бирә белү.
Танып белү
Дәреслек белән эш итә белү.
Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.
Сорауларга җавап бирү, Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
Коммуникатив
Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү
Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.
Парларда эшли белү.

6-11.03


49

“Яз” – монологик сөйләм



1

Яз” рәсемнәре

буенча сөйләмгә чыгу


6-11.03


50

“Яз көне урамда”-

Диалогик сөйләм


1

Рәсемнәр буенча диалогик сөйләмгә

чыгу.

13-18.03


51

“8 нче март бәйрәме”

Котлау.



1

Котлауны өйрәнү,

куллана белү

8 март бәйрәме

белән котлау.

Нинди бүләк

биргәнеңне,

кемне котлаганыңны әйтә белү.

13-18.03


52

“Әнигә бүләк” –

Диалогик сөйләм

1

Рәсемнәр буенча диалогик сөйләмгә

чыгу.

29-1.04


7. Мин Татарстанда яшим ( 7 сәг.)


53

“Туган ягым” тексты




1

Сәнгатьле итеп укый белү. Сораулар төзү,

җавап бирү. Текстның төп фикерен әйтә бе-лү

Шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру.




Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.





Иптәшләреңә, дусларыңа карата ярдәмчел булу;





Туган республикаңны, үз

милләтеңне ярату

хисен тәрбияләү.

Кайда яшәгәнеңне

сорый, әйтә белү.

Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү.

Регулятив
Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.
Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
Эш сыйфатына бәя бирә белү.
Танып белү
Дәреслек белән эш итә белү.
Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.
Сорауларга җавап бирү, Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
Коммуникатив
Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү. Парларда эш.

3-8.04


54

“Мин Казанда яшим”-

монологик сөйләм



1

Үз яшәгән шәһәрең турында сөйли белү


3-8.04


55

“Татарстан шәһәрләре”-монологик

Сөйләм


1

Татарстан шәһәрләре турында

сөйли белү

Нинди транспорт белән барганыңны әйтә белү.

Кайсы шәһәргә

барганыңны

сорый белү.

Юл йөрү кагыйдәләрен әйтә белү.

10-15.04


56

“Юлда” хикәясе

М.Газизов иҗаты

1.

Аңлап уку, тәрҗемә итү. Сораулар төзи белү, җавап бирә белү.


10-15.04


57

“Мин авылда яшим”-

тексты

1

Аңлап уку, тәрҗемә итү. Сораулар төзи белү.

Авыл турында сөйли белү.

Текст эчтәлеген сөйли белү.

17-22.04


58

М.Җәлил ”Әтәч”шигыре

1

Аңлап уку, тәрҗемә итү, эчтән укый белү.

Текстның төп фикерен әйтү.

17-22.04


59

“Туган ягым –Татарстан” монологик

сөйләм

1.

Рәсемнәр буенча

сөйләмгә чыгу


Татарстанда яши торган хайваннарны

әйтә белү.

24-29..04


8.Кибеттә ( 5 сәг.)


60

“Киемнәр” –монологик

сөйләм



1

Рәсемнәр буенча

сөйләмгә чыгу


Шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру.




Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.





Иптәшләреңә, дусларыңа карата ярдәмчел булу;



Киемнәрнең

исемнәрен, бәяләрен сорый, килешүен әйтә белү;

яратканыңны

сорый,әйтә белү.


Кибеткә барганыңны, нәрсә алганыңны әйтә белү


Регулятив
Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.
Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
Эш сыйфатына бәя бирә белү.
Танып белү
Дәреслек белән эш итә белү.
Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү..
Коммуникатив
Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү
Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү; .
Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү. Парларда эшли белү.

24-29.04


61

“Киемнәр кибетендә”-

Тексты


1

Аңлап уку, тәрҗемә итү. Сораулар төзи белү, җавап бирә белү.

1-6.05


62

“Киемнәр кибетендә”-

Диалог төзү

1

“Кибеттә” уены.

Рәсемнәр буенча

сөйләмгә чыгу

1-6.05


63

“Ашамлыклар кибетендә” -диалог

1

Бирелгән үрнәк диа-логка охшаш диалог төзи белү.

Ашамлык

исемнәрен,

кирәклеген,сорый әйтә белү

8-13.05


64

“Яшелчә кибетендә” -

монологик сөйләм


1

Яшелчә кибете турында монологик сөйләмгә чыгу.

8-13.05


9.Җәй( 6 сәг.)

65

“Җәй җитте” -тексты

1

Аңлап уку, тәрҗемә итү. Хикәянең төп фикерен әйтә белү.


Шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру.




Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.




Иптәшләреңә, дусларыңа карата ярдәмчел булу;





Җәйге табигатькә соклану, табигать турында кайгырту;

Җәй турында

сөйли белү.


Каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү.







Урманга барганыңны, нишләгәнеңне әйтү. Җиләк җыйганыңны әйтә белү.

Регулятив
Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

Эшне планлаштырырга өйрәнү.
Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
Эш сыйфатына бәя бирә белү.
Танып белү
Дәреслек белән эш итә белү.
Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.
Сорауларга җавап бирү, Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
Коммуникатив

Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү
Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү; .
Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү. Парларда эшли белү.

15-20.05


66

Б.Рәхмәт “Җәй”

Йомгаклау контроль

тестка әзерләнү.

1

Сәнгатьле уку,

тәрҗемә итү. Сорауларга җавап бирү


15-20.05


67

Йомгаклау контроль

тест.

1

Мөстәкыйль эшли

белү. Планлаштырылган материалга

нәтиҗә ясау

20-27.05


68

Йомгаклау контроль

тестның хат. өст.эш “Урманда”- диалогик

сөйләм


1

Рәсемнәр буенча

диалогик сөйләмгә чыгу.

20-27.05


69

М.Газизов “Балан”

Шигыре


1

“Балан” шигырен сәхнәләштерү



29-31.05


70

БСҮ.Сабантуй -монологик сөйләм


1

Рәсемнәр буенча

монологик сөйләмгә

чыгу.

Сабантуйда

катнашу турында

сөйләшү.

29-31.05




Белемнәр, осталыклар һәм күнекмәләрне бәяләүнең критерийлары hәм нормалары



Эш төрләре

II

1.

Тыңлап аңлау

0,1-0,2 минут

2.

Диалогик сөйләм

4 реплика

3.

Монологик сөйләм

5 фраза

4.

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

2

5.

Уку

25-35 сүз


Тыңлап аңлау

Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

Диалогик сөйләм:

Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;

дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм

Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә мәгълүмат бирә белү.


Уку

Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;

хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

тексттагы тыныш билгеләренә карап, тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

укыганд,а сүзлекләр куллана белү.

.

Телдән җавап бирүне тикшерү һәм бәяләү

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытканда иң мөһим бурычларның берсе – сөйләм телен үстерү. Укучыларның белемнәрен тикшерү өчен сораулар төзегәндә: сораудагы һәр сүз аңлаешлы булырга, сораулар артык озын булмаска, балаларга аңлашылмаган сүзләр кулланылмаска тиеш. Сорауларны ашыкмыйча һәм ачык итеп әйтергә кирәк. Укытучы баланың җавабын тыңлап бетерергә, шуннан соң гына өстәмә сораулар бирергә тиеш. Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерү фронталь дә була ала:

1) укучылардан ешрак сорарга мөмкинлек бирә;

2)укучыларның белемнәре гомумиләштерелә, камилләштерелә;

3) тикшерү эше тагын да җанлана.

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен бәяләгәндә, билге җавапның сыйфатына карап һәм түбәндәге таләпләр искә алып куелырга тиеш:

-сөйләмнең орфоэпик , интонацион, грамматик яктан дөреслеге;

- сөйләмнең эчтәлеге ягыннан дөреслеге, эзлеклелеге ;

- сөйләмнең аңлаешлылыгы;

- сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге;

Җавапны бәяләгәндә, уңай һәм кимчелекләрен әйтеп, хаталар яңадан кабатланмасын өчен, киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген күрсәтергә кирәк.

2 нче сыйныфта эш төрләренең күләме һәм бәяләү :

1.Тыңлап аңлау-0,5-1 минут. Тыңлаган татар сөйләмен дөрес аңлап, сөйли алганда “5”ле; Аңлап,якынча дөрес сөйли алганда”4”ле; Аңлап, өлешчә генә сөйли алганда”3”ле; Эчтәлеген тулаем аңламаганда “2”ле куела.

2.Диалогик сөйләм- 4 реплика. Бирелгән ситуация, өйрәнелгән тема буенча сораулар төзи ,җавап бирә , әйтелеш һәм грамматик яктан дөрес диалогик ссөйләм төзегәндә “5”ле; ...әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3хата җибәрсә “4”ле;

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә корганда, 4-6 хата җибәреп,эчтәлеген бозып диалог ик сөйләм төзегәндә”3”ле ; Сораулар төзи, җҗавап бирә алмаганда”2”ле куела.

3.Монологик сөйләм- 5 фраза. Тема буенча әйтелеше, гр. төзелеше ягыннан дөрес, эзлекле булган м/с өчен”5”ле; ...аерым сүзләрнең әйтелешендә, гр-к формасында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган м/с гә”4”ле;

Тема буенча эзлекле төзелмәгән ,4-6 хатасы булган м/с өчен “3”ле; м/с төзи алмаганда”2”ле куела.

4.Уку- Бирелгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап,авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда ”5”ле; ...әмма тупас булмаган 2-3 орфоэпик хата җибәреп(авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонаияне сакламау) укыганда”4”ле куела; Эчтәлекне өлешчә аңлап,4-6 орфоэпик хата белән,һәм уку тизлеге акрын булганда”3”ле; Аңламыйча,орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлеге акрын булганда”2”ле куела.




Тикшерү характерындагы эшләрнең графигы




1.

Бүлек

Эш төре

Үткәрү вакыты

План буенча

фактик

Җәй

  1. Йомгаклау контроль тест


20-27.05



Укыту процессының материаль техник тәэмин ителеше


Дидактик һәм методик тәэмин ителеш

Дидактик тәэмин ителеш

Методик тәэмин ителеш

1.Татарский язык. 2 класс: учебник для четырехл. нач. шк. В 2 ч. /Р.З.Хайдарова, Н.Г.Галиева Г.М. Ахметзянова, – Казань: Татармультфильм, 2013.

2. Г.Х.Гәрәева “Тылсымлы авазлар”, “Гыйлем” нәшрияты,2014.

3. Р.Р.Нигъматуллина «Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы 1,2 кисәк», 2012. 4. Нәниләргә бүләккә. Җыентык. Табышмаклар, такмаклар, әкиятләр, шигырьләр, кыска хикәяләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2011.

5.Орфографик, орфоэпик һәм башка төр сүзлекләр.

1.Пособие для учителей, работающих с русскоязычными учащимися по учебнику “Күңелле татар теле”. – Казан: Татармультфильм, 2013.

2. А.Ш.Асадуллин, Р.А.Юсупов. «Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре» Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2010.

3. М.Х.Хәсәнова «Татар теленнән диктантлар». «Мәгариф», 2006. 4. Я.Х.Абдрәхимова «Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр» (1-2 сыйныфлар), 2008.

5. Н.С.Гыймадиева “Үзебез язабыз” (башлангыч сыйныфлар өчен сочинениеләр), “Гыйлем”2008.




Информацион коммуникатив чаралар


Видеофильмнар

Электрон белем бирү ресурслары

Интернет ресурслары

Г.Тукай турында

Татарстан Республикасы турында

Татарстан Республикасының гербы, гимны турында

Татарча мультфильмнар

Татар халык әкиятләре


“Заман” дискы

“Барсик маҗаралары”, №1-7

“Габдулла Тукай”, энциклопедия

Дисклар “Җырлап – биеп алабыз”, №1-5

Төрле темаларга презентацияләр

“Әлифба”дискы



Татар теле һәм башлангыч сыйныф укытучылары сообществолары;

irort.ru

nachalka.com

metodisty.ru

pedsovet.ru

сабыйга.ру

tatarschool.ru



Әдәбият

Дәреслекләр

Укытучы өчен әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

Өстәмә әдәбият

Р.З.Хайдарова, Н.Г.Галиева,

Г.М.Әхмәтҗанова «Күңелле татар теле» 2 нче сыйныф. – Казан “Татармультфильм” нәшрияты, 2013 ел


1.А.Ш.Асадуллин, Р.А.Юсупов. «Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре» Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2010.

2. Р.З.Хайдарова «Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся», 2014

3. М.Х.Хәсәнова «Татар теленнән диктантлар». «Мәгариф», 2006. 4. Я.Х.Абдрәхимова «Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр» (1-2 сыйныфлар), 2008.

5. Н.С.Гыймадиева “Үзебез язабыз” (башлангыч сыйныфлар өчен сочинениеләр), “Гыйлем”2008.

1.Р.Р.Нигъматуллина «Татар телен

өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы 1,2 кисәк», 2012.

2. Нәниләргә бүләккә. Җыентык. Табышмаклар, такмаклар, әкиятләр, шигырьләр, кыска хикәяләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2011.

3. В.Хәйруллина “Чәчәк саен бер кояш”-шигырьләр,2001.

4. “Серле Казан”. Казан 2014

5. Орфографик, орфоэпик һәм башка төр сүзлекләр.

6.”Салават күпере” журналы, “Көмеш кыңгырау” газетасы.

«Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары