СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Эссе "Алар даны мәңгелек"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Эссе "Алар даны мәңгелек"»

















Алар даны мәңгелек











Башкарды: татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Сафина Ф.А.















Яшәүгә өмет! Дөньяда моннан да зуррак нәрсәнең булуы мөмкин түгел! Соңгы сулышында да кеше якты дөньяда яшәүгә өмет итә!

Илебезгә 75-нче тыныч яз килде. Моннан 75 ел элек Бөек Ватан сугышы явыз Гитлерны Җиңү белән тәмамланды. Илебезгә тыныч тормыш килде, кешеләр иркен тын алды. 1418 көнгә сузылган сугыш, ниһаять, тәмамланды. Бу сугышта күпме гаепсез кешеләр гомере өзелде, күпме кан коелды?!

Кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра-җәрәхәтләр һаман да сыкрый. Йөрәк яраларыбыздан һаман да кан саркып тора. Сөекле улларын, яраткан ирләрен югалткан аналарның, хатыннарның, ятим калган балаларның кайгы-хәсрәте мәңге төзәләсе түгел. Алар сугышны шулай каһәрләп искә алачаклар.

Безнең күз алдыннан еллар, дистәләрчә еллар үтә, ә сугыш хатирәләре онытылмый. Сугыш тарихы – бөтен барлыгы белән безнең хәтердә. Тарихчылар хезмәтләре, ветераннар сөйләүләре, киноленталар аша без сугышны уклар сызгыруында, кылычлар чыңлавында, туплар гөрселдәвендә, снарядлар һәм бомбалар шартлавында, күптәнге җырлар тавышында ишетәбез һәм киноларда күрәбез. Ул хәтер мәйданнарда Мәңгелек ут булып яна, өчпочмаклы хатлар яисә, кара пичәтле шомлы хәбәр булып, музейларда, сандык төпләрендә саклана.

Әйе, Җиңү таңы беркем өчен дә ансат кына бирелмәде. Өлкән буын кешеләренең хәтеренә ул утлы хәрефләр белән уелган.

Җиңү өчен үзенең гомерен кызганмаган, тыныч тормышны яулаган ветераннар турында онытмыйбыз һәм онытырга хакыбыз юк. Күпләр Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмады, ә исән калганнары бөтен гомерләре буена батырлыклары белән үрнәк булып тора. Шуңа да күп кенә алышлар һәм бөек сугыш бәрелешләре аша үткән кеше безгә аеруча якын һәм кадерле.

Бөек Ватан сугышында безнең районнан да бик күп кешеләр катнашкан. Күпме кеше үзләренең гомерләрен кызганмый, фронтка киткән. Кызганычка каршы, туган йортларына кире әйләнеп кайтмаучылар да байтак булган. Якташларыбыз Әнвәр Абдуллинга Советлар Союзы Герое, Муса Гәрәевка ике тапкыр Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем бирелгәне һәркемгә билгеле.

Илебез өчен барган бу сугышта хатын-кызлар да зур батырлык күрсәткән. 1942 елның 5 маенда районыбызның 65 комсомолкасы беренче Башкортстан эшелоны составында, үзләре теләп, Бөек Ватан сугышына киткәннәр. Алар Сталинград фронтында сугышчан юлларын башлаганнар һәм дошманны тар-мар итүдә батырларча көрәшеп, Туган илгә Җиңү яулашканнар. Батыр кызларның күбесе туган җирләренә исән-сау әйләнеп кайтты һәм тыныч тормышта намуслы хезмәт итеп, лаеклы ялга чыктылар, соңгы көннәренә кадәр матур яшәп, бакыйлыкка күчтеләр.

Дәһшәтле сугыш елларына карата безнең һәрберебезнең үз карашы бар. Иң коточкыч шартларда да син бирешми калу гына түгел, ә җиңеп чыга алыр идеңме? Җиңелмәс дошманны җиңеп чыгарга да син үзеңдә физик һәм рухи көч таба алыр идеңме? Бу тик сугышка гына түгел, ә бөтен тормыш фронтларына да кагыла.

Үткән буын кешеләренә бу сорауларга фронтта сугыш батырлыгы, җиңү хакына героик хезмәт белән җавап бирергә туры килде.

Сугыш...Сугыш... Никадәр корбаннар алып киткән ул. Фронттамы, тылдамы, кайда гына булмасын, ул үзенең эзен тирән салып узган. Кемнәрдер кире әйләнеп кайткан, кемнәрдер чит җирләрдә мәңгелеккә ятып калганнар. Калганнар... Ни хакына, кайсы ил туфрагын җылы түшәк, юрган иткәннәр?!

1945 елның Җиңү язы ераклаша барган саен, халкыбызның немец вәхшиләренә каршы никадәр зур батырлык үрнәге күрсәтүен тирәнрәк аңлый башлыйсың. Ләкин безгә якты киләчәк өчен башларын салган ветераннарыбызның гына аралары елдан-ел сирәгәя бара. Без никадәр аларны якларга, сакларга тырышсак та, Ходай биргән гомерне үзгәртә алмыйбыз. Бәхетле балачак, тыныч тормыш бүләк иткәннәре өчен без мәңге бурычлы. Без – яшьләр дә, чал чәчле өлкәннәр дә алар алдында баш иябез, алар белән горурланабыз. Мең-мең рәхмәт Сезгә, Ветераннар!


Сәламәтлек бирсен Сезгә ходай,

Тән җаныгыз калсын көчеңдә.

Яшәгез сез әле, ветераннар,

Кайтмый калган солдат өчен дә!

Мәйданнарда җыелыгыз бергә

Җиңү көне саен, ел саен.

Тик бер теләк Сезгә, ветераннар,

Озын гомер бирсен ходаем!


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!