СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до 20.07.2025

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Эссе " Мин-укытучы "

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

“Сынарга теләгән кешемне генә укытучы итеп яраттым”, -дигән гыйбарәне без Ходай тарафыннан әйтелгән сүзләр дип кабул итәбез. Мөгаллим булу кешедән гаять сабырлык, көч, сәламәтлек сорый торган һөнәрдер ул. Якыннарыбыз да “Ходай үзе түземлелек бирсен”, -дип изге теләкләрен җиткереп торалар. Укытучының гади кешегә хас булган бик күп кенә ялгышларга, кимчелекләргә хакы юк. Үз һөнәренә, балаларга мәхәббәтлеләр генә Укытучы исемен йөртергә хаклы. Элек-электән бу һөнәрне үзенә язмыш итеп сайлаган кешеләрне даһилаштырып кабул иткәннәр.

 Бүгенге көн укытучысы өч буын вәкиленнән торган гаилә белән эшли: укучы-демократик илдә тәрбияләнә, бүгенге көннең кырыс законнарына буйсынарга теләмичә, үз читлегендә бәргәләнә, яисә чиктән тыш үзен ирекле хис итә; ата-анасы илнең үзгәртеп кору чоры җилләрен аша үткән ; әби-бабайлары коммунизм төзергә хыялланган кешеләр. Һәркем үз чорында белем алган, шул заманны мактапмы,хурлапмы искә алучылар. Без, шушы буыннарны берләштерүче, бер төенгә бәйләүче. Төеннең бер генә җебенә кагылсаң да, тибрәнеш башкаларына да күчә. Шуңа күрә укытучы җәмгыять күз алдында, аның хаталары гафу ителми, һәм алар эзсез дә узмый. Син шәкертең бирәсе сорауларны тоемлап, сизеп, аларга алдан җавап табып куярга тиешсең. Дөньяда, гаиләдә  барган үзгәрешләр дә укытучыдан башка узмый. Болар укытучының сабакларында чагыла. Традицион дәресләр белән генә замана укучысына белем бирү җитми. Көн саен үзең өстендә эшлисең, эзләнәсең,камилләшәсең. Төрле-төрле уен элементлары, инновацион технологияләр ярдәмгә килә, яңа күнегү төрләрен кулланып дәресеңне планлаштырасың. Татар әдәбияты дәресләрендә хронологик фактлар гына сөйләсәң, кызыгы да шулкадәр генә, шуңа күрә мавыктыргыч алымнар белән, яңа мисаллар белән тулыландырасың, замана белән бергә атлыйсың.Аерым язучылар иҗаты буенча электрон дәреслекләр, компакт-дисклар, аудио һәм видео язмалардан файдаланып үткәрелгән дәресләр нәтиҗәлерәк була. Стандарт булмаган дәрес  формалары кулланасың.Шул очракта гына син укучыны татар дөньясына, татар мохитенә алып кереп китә аласың. Татар әдипләренең китаплары киштәләрдә тузанга батып ятмас дип өметләнә аласың.  Әдәбият дәресләрендә генә укучыны китап уку белән “җенләндереп” булачак. Татар халкына, теленә хөрмәт уяту-безнең кулларда. Борынгы грек философы Синеканың “Мин үзем өчен түгел, ә мәктәп өчен укыйм”, -дигән сүзләрен инкарь итәргә тиешсең.Татар телен заман таләпләре кушканча укыту өчен электив курслар, төрле мәйданчыкларда башка укытучылар белән аралашу, тәҗрибәләрне уртага салып сөйләшү үзенең  нәтиҗәсен күрсәтә. Мәгълүмәти технологияләрне файдалану да – заман таләбе. Мин үз дәресләремдә компьютер технологиясеннән һәм мультимедиалы презентацияләрдән файдаланам. Слайдларны укучылар белән бергәләп тә  әзерлибез. Проект-дәресләр уңышлы килеп чыга. Укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш фәнни һәм гамәли  тикшеренүләрдән тора. Бу төр дәресләргә балалар теләп әзерләнәләр.Бигрәк тә туган төбәк тарихын, шәҗәрәләрне өйрәнгәндә тарих укытучылары белән бергәлектә әзерләнгән дәресләр кызыклы, тарихи фактлар белән баетыла. Укучыларның эзләнүләре милли төбәк компонентлары белән үрелеп алып барыла, балаларны кызыксындырырлык итеп үткәрергә мөмкинлек бирә. Еш кына үзебезнең төбәктә яшәүче шагыйрьләрне, җырчыларны чакырып әдәби –музыкаль кичәләр үткәрәбез. Укучыларны туган якның талантлы шәхесләре белән таныштырып барырга да өлгерәбез.

Алга куелган олы максатыма тугры хезмәт итеп, татар теленең дәрәҗәсен төшерми, данын күтәреп, татар булганыбыз өчен горурланып яшәргә язсын. Һөнәри авырлыклардан курыкмыйча,иҗади эзләнеп, эшләү алымнарын үстереп, белемне тулыландырып барганда гына эшеңдә уңай үзгәрешләргә ирешергә мөмкин. Педагог буларак та, мин иң беренче чиратта илдә, шәһәрдә балалар өчен тудырылган һәр мөмкинлеккә чын күңелемнән сөенәм. Мәктәп тәрәзәләреннән сирпелгән яктылык, укытучы әйткән  тирән  мәгънәле сүзләр, укучыларның йөрәкләрен һәрвакыт җылытып торыр.

Показать полностью

Просмотр содержимого документа
«Эссе " Мин-укытучы "»

Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!