СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Эссе "Мин-укытучы"

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Укытучы!  Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хәтирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Укытучы дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык... Андагы сабырлык- аналар сабырлыгына тиң. Укытучы - катлаулы да, мактаулы да, шул ук вакытта кирәкле дә һөнәр иясе.  Мин кечкенә чактан ук укытучы булып уйнарга яраттым. Өйдә берүзем генә калганда курчакларымны утыртып куеп, алар белән укытучы булып та уйнап ала идем. Уйнап кына үткәргән дәресләремне чынга ашыру - ул минем беренче дәрес биргән көнемдер. Укучылар алдында каушап калу, дулкынлану, йокысыз төн, дәреснең максатына ирешә алырмынмы дип уйланулар... Шул көннән башлап, мин бөтен күңелемне биреп дәресләремне үткәрәм. Укыту        материалының эчтәлеген  һәр укучының сәләтенә  туры  килерлек  итеп  сайлыйм, төзим. Балаларым актив, аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. Балага үзен шәхес итеп тойдыру,  ул эшләрдәй эшләрне, беркем дә аннан башка яхшырак эшли алмаячагына төшендерү — минем төп педагогик фикерем. Бүгенге көндә 21 нче гасыр укытучысынан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә.  Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала. Мин эшемә шатлана-шатлана барам һәм эшемнән ямь һәм тәм табып өйгә кайтам. Гаиләмдә минем хезмәтемә ярдәм итүче, мине аңлаучы тормыш иптәшем һәм кызым таяныч. Алар хезмәтемнең авырлыгын аңлап миңа көч һәм илһам бирәләр, һәрвакыт ярдәм кулы сузалар.

 

Просмотр содержимого документа
«Эссе "Мин-укытучы"»

Укытучы!  Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хәтирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Укытучы дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык... Андагы сабырлык- аналар сабырлыгына тиң.

Укытучы - катлаулы да, мактаулы да, шул ук вакытта кирәкле дә һөнәр иясе.  Мин кечкенә чактан ук укытучы булып уйнарга яраттым. Өйдә берүзем генә калганда курчакларымны утыртып куеп, алар белән укытучы булып та уйнап ала идем. Уйнап кына үткәргән дәресләремне чынга ашыру - ул минем беренче дәрес биргән көнемдер. Укучылар алдында каушап калу, дулкынлану, йокысыз төн, дәреснең максатына ирешә алырмынмы дип уйланулар... Шул көннән башлап, мин бөтен күңелемне биреп дәресләремне үткәрәм. Укыту        материалының эчтәлеген  һәр укучының сәләтенә  туры  килерлек  итеп  сайлыйм, төзим. Балаларым актив, аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. Балага үзен шәхес итеп тойдыру,  ул эшләрдәй эшләрне, беркем дә аннан башка яхшырак эшли алмаячагына төшендерү — минем төп педагогик фикерем.

Бүгенге көндә 21 нче гасыр укытучысынан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә.

 Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.

Мин эшемә шатлана-шатлана барам һәм эшемнән ямь һәм тәм табып өйгә кайтам. Гаиләмдә минем хезмәтемә ярдәм итүче, мине аңлаучы тормыш иптәшем һәм кызым таяныч. Алар хезмәтемнең авырлыгын аңлап миңа көч һәм илһам бирәләр, һәрвакыт ярдәм кулы сузалар.






Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!