Республика ведомствоара сочинениеләр конкурсы
“Ришвәтчелек уйдырма түгел... чынбарлык” турында минем күзаллавым.
Башкарды: Сулейманова Регина Радик кызы,
Татарстан Республикасы
Кукмара муниципаль районы
“Лубян авылы урта гомуми
белем бирү мәктәбе” муниципаль
бюджет белем бирү учреждениесенең
11 нче сыйныф укучысы.
Укытучы: Нуреева Люция Рәшит кызы
2015 ел
“Ришвәтчелек уйдырма түгел... чынбарлык” турында минем күзаллавым.
(инша-уйлану)
Әхлаксызлыкны сайлап алган өчен аклау юк.
Шефтсбери Антони Эшли Купер.
Кулымда - каләм, башымда мең төрле уй... Минем дә тавышымны ишетерләр дигән өмет белән язмамны башлыйм. Тормышның һәр мизгелен, һәр минутын яратып яшәүче гап-гади бер кыз мин, ләкин дөньяның матурлыгын күбрәк күрергә тырышкан саен, аның караңгы яклары ачыла гына бара.
Без, матур, тыныч тормышта яшибез. Өстәлләребез мул, өсләребез бөтен, якты, иркен мәктәпләрдә укыйбыз, һәркайсыбыз – дәүләтебезнең бер гражданы. Дөньяда бар нәрсә дә яхшы, кешеләр дә гел дөреслек буенча гына гадел яшиләрдер кебек тоела... Тик...
Үсә-үсә моның нәкъбез уйлаганча гына булмавын, тормышта без белмәгән күп кенә тискәре күренешләр дә очравын күрәбез. Cоңгы вакытта газета битләрендә, телевизорлардан, радиодан коррупция ягъни ришвәтчелек күренешләре турында даими сөйләп торалар. Аңа каршы көрәшергә кирәк диләр. Шулай итеп, үзебез дә сизмичә, бөтен начарлыкның башы ришвәтчелектә икәнлеге хакында уйлана башлыйбыз.

Ришвәтчелекне ничек җиңәргә?... Ничек... Берәр кайчан ул тормышыбыздан китәрме? Кешеләр саф чиста намус белән кайчан яши башларлар?! Бу проблема гасырлардан килә. Бүгенге көндә хәлнең ничек торуын ачыклап карыйк.
Ришвәтне без кемнәргә һәм кайда бирәбез?
1)Дәвалану, медицина ярдәме күрсәтү урыннарында.Хезмәткә яраксызлык кәгазен, гади медицина белешмәсен күпмедер бәягә берсүзсез табып була.
2)Мәгариф өлкәсендә.Балалар бакчасына урнашу өчен, яхшырак мәктәпкә,сыйныфка керер өчен, югары уку йортына керер өчен һ.б.
3)Идарә итү оешмаларында.Белешмәләрне тиз аласың килсә-түлә.
4)Полиция, суд, прокуратура өлкәләрендә.
5)Пенсия билгеләгәндә, субсидия алырга теләгәндә.


Бүген көн бик моңсу иде. Алай дисәң көзге кояш та күктән нурларын чәчә. Ләкин алар әллә нинди сары, сагышлы, моңсу булып тоела. Хәер, бу Азатның кәефе төшенке булганга гына шулай. Ул көндәгечә подъезддан чыкты, машинасын ачты һәм, гадәттәгечә, эшенә ашыкты. Аны анда һәрвакыттагыча эш кәгазьләре көтә иде.
Шулай шактый гына тизлектә шәһәр эченнән барганда, кинәт юлга яшүсмер бер малай килеп чыкты һәм... Азат аны машинасы белән бәрде. Аһ, ул бит кешене таптый язды! Әгәр ул, әгәр .... Бу уйлар аның алдыннан мизгел эчендә узды. Машинадан йөгереп кенә чыкты ул..., юк, ул исән иде! Аһ, ул кемнеңдер улы бит! Кемнеңдер бердәнбер сабые!
Малай чак тын ала иде. Азат аны тиз генә машинасына күтәреп салды да, беренче якындагы хастаханәгә юлланды. Табибта бер кеше дә юк иде. Ул тиз генә хәлне аңлатты. Ләкин табиб бик кырыс, вакыты юклыгын белдерде. Азат ничек кенә ялварып сорамасын, табиб уңай җавап бирмәде. Ә малай коридорда койкада ята иде. “Мин сезне карармын да җибәрермен, һәм вәссәләм сездән”, - дип табиб нидер теләвен белдерде. Азат һич уйламыйча, хәзер аңа күпме кирәк, шуның чаклы акча алып килүен әйтте. Шунда гына табиб йөзендә канәгатьләнү сизелде. Азат акча артыннан машинага йөгерде. Ә табиб исә үз бүлмәсендә утырып калды. Мескен малай коридорда ыңгырашып ята иде. Аны берсе, берсе дә(!!!) карамады, аңа берсе дә игътибар итмәде. Сабый инде авыртуына түзә алмыйча бик нык ыңгырашып “Әнииии” дип кычкырды. Үз бүлмәсендә утырган табибның тәненнән электр тогы узган сыман булды. Юк, бу аңа тоела гына! Алай булуы мөмкин түгел! Бала тагын: “Әнииии” дип сузды. Ничек? Кайчан? Ул бит өйдә булырга тиеш иде! Табиб бүлмәсеннән атылып чыкты, койгада яткан балага карап, хушын югалта язды! Бу бит аның, АНЫҢ бердәнбер улы – Айнуры иде... Инде кочаклап кына алам дигәндә, сабый соңгы тапкыр тын алды, ул үзенең әтисе кулына эләгүен аңламый да калды ахырысы...
Азат ашыгып табиб янына килгәндә, аның ачы итеп елап, үксеп утыруын гына күрде. Малай исән түгел иде...

Әй, бу тормыш! Акча гына корылган тормыш! Берсе акча эшләү нияте белән, каршына килеп чыккан баланы күрми. Икенчесе акча бирми, яраланган баланы карамый. Кая алып барыр соң ул, бу акчага гына корылган тормыш, яшәеш?! “Чын кеше” дигән матур төшенчәләр бүгенге көндә бармы соң? Юк!!! Үзенең рәхәт тормышын һәм үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәүчеләрне кеше дип атап булмый. Алар бу пычрак акчаларны кемнәрнеңдер гомерләрен һәм сәламәтлекләрен куркыныч астына кую бәрабәренә “эшләп” табалар.
Хәзерге заманда, кая карама ришвәтчелек. Без моның белән хастаханәләрдә, уку йортларында, төзелеш, хакимият өлкәләрендә очрашабыз. Хәтта эчке эшләр бүлегендә дә ришвәт алулара ишетелеп тора. Бу дөньяда гади адәм баласы барлык проблемаларын дөрес юл белән хәл итеп бетерә алмый. Шуңа күрә ул дөрес булмаган юл эзли башлый, ягъни кемгәдер акча бирә дә проблемасын чишә. Шулай ук берәр кирәкмәгән, зарарлы эш өчен дә акча түләп котылу очраклары бар икән. Әйтик, берәү юлда машинасында барганда тизлеген арттыра. Моны полиция хезмәткәре туктата һәм тизлеген ник арттырган өчен машина йөртү таныклыгын алырга уйлый. Шофёр куркуга төшә, полиция инспекторына акча тәкдим итә. Тегесе исә башта карышып маташса да, шыгырдап торган меңлекләрне күргәч йомшара һәм тәртип бозучыны бернинди җәзасыз иреккә җибәрә. Ришвәт биреп җәзасыз калган машина йөртүчене икенче тапкыр да тәртип бозмас дип кем әйтә ала?!!! 
Моны ничек җиңәргә соң?!
Әлбәттә, барлык җәмгыять белән көрәш алып барылса, сүздә генә түгел, ә гамәлләр белән эш күрсәтелсә, бу афәтне җиңеп була. Әлеге җәмгыятебездә шушы эш алып барылган да сыман. Ләкин контроль, минем карашка, җитеп бетми. Каты контроль, кешеләрнең ришвәтчелектән куркып торулары кирәк. Җәзаларның иң куркынычын бирү – дөрес булыр иде. Мәсәлән, кулга алу, шартлы рәвештә түгел, ә чын-чынлап төрмәгә ябу; мөлкәткә арест салу һ.б. шуның кебек җәзалар.
Ришвәтчелек белән көрәш – бүгенге көннең иң актуаль мәсьәләләренең берсе. Бу темага бүгенге көндә Россия президенты Владимир Путин һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та бик зур игътибар итәләр. Ришвәтчелек, беренче чиратта, кешенең җансыз, җәмгыятьнең әхлаксыз булуын аңлата. Ришвәтчелек – кешенең сафлыгын, акылын, намусын, оятын, гаиләсен юкка чыгаручы, җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла. Мәктәбебездә ришвәтчелекнең асылын аңлатучы ачык дәресләр, класстан тыш чаралар, класс сәгатьләре үткәрелә. “Ришвәтчелеккә – юк!” дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшүләрдә укучылар актив катнаша, стена газетлары чыгара, китап күргәзмәләре оештыра. Бүгенге көндә коррупциягә каршы көрәш алып барыла.Бу проблемага чик куелыр дип уйлыйм мин.Чыгарылган законнар, “түгәрәк өстәлләр”, “кайнар элемтәләр” һичшиксез, тормышыбызны бу “чирдән” дәваларга ярдәм итәр дип ышанасы килә.
Әй, кешеләр! Ришвәтчелекне җиңеп була бит ул, тик моны законнан, җәмгыятьтән, тагын кемнәндер түгел, ә иң элек – ҮЗЕҢНӘН башларга кирәк! Үзең саф чиста намуслы кеше булсаң, сиңа да кешеләр якты йөз белән карарлар, үрнәк алырлар.
Безнең яраткан илебез – безнең Россия, безнең Татарстан, ул ирекле, тәртипле һәм җаваплы кешеләр кулында булырга тиеш. Шулай буласына мин ышанам.
Әйдәгез, уйланыйк һәм бергәләп көрәшик! Киләчәгебез үзебезнең кулларда!
“Киләчәктән качып булмый”.
Оскар Уайльд.